Утыз драматург һәм тугыз театр: Ирада Әюпова татар драматургиясен татар театрына кайтара алырмы?

2 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
"Татар-информ" татар театрлары белән татар драматургиясе арасындагы бәхәсне анализлый.

"Бүген без татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләрен чыгарабыз. Ләкин татар язучылары да төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аларның пьесалары алдынгы театрлар репертуарына кертелсә, бу - алга китеш булыр иде", - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында. Татар драматургиясендәге бүгенге вазгыятькә караганда, бу буй җитмәс хыял кебек, әмма Ирада Хафизҗановна үзе алынган икән... татар драматургиясенең якты киләчәгенә ышанасы килә башлый.

Министрның шушы белдерүен "санау ноктасы" дип билгеләп, шушы көнгәчә булган соңгы вазгыятьне күзаллыйк. Әлбәттә, теманың "геройларына" сүз биреп.

Моннан бер ай элек Татарстан мәдәният министрлыгының татар дәүләт театрларының репертуарын анализлаячагы билгеле булган иде. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

Әлеге анализга министрның татар драматурглары белән очрашуы сәбәпче булган. “Без - бай халык. Безнең 30дан артык драматургыбыз бар”, - диде Ирада Әюпова.

Очрашуда драматурглар Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Берлекнең драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди, драматурглар Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Зөлфәт Хәким, Шамил Фәрхетдин һәм күз буучы (фокусник) язучы-драматург Альберт Гадел катнашкан.  

"Зур милләттә бер Зәйниев кенә була алмый"

Татар театрлары белән татар драматургия арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр өчен борчылып берничә язма урнаштырган “Татар-информ” әлеге очрашуда катнашкан драматурглар белән элемтәгә керде.

“Драматургия – зур традицияле зур күренеш иде, - ди Мансур Гыйләҗев. - Безгә бөтенебезгә 60 яшь тирәсе. Анда бер яшь драматург та юк иде. Безнең арттан кем бара? Бер Илгиз Зәйниев. Алай булмый бит – зур милләттә бер Зәйниев кына була алмый”.

“Бу очрашу министрлык инициативасы иде. Драматургларга матди яктан яшәргә мөмкинлек бирү турында сүз булды, - дип дәвам итә Мансур Гыйләҗев. - Министр Татарстан Республикасының 100 еллыгына, Җиңү көненә багышлап драма әсәрләре конкурслары уздыру тәкъдимен кертте. Ул да язарга этәргеч булыр иде. Пьесаларны интернетка урнаштырып, шуннан уку мөмкинлеге тудыру тәкъдим ителде. Очрашу бик нәтиҗәле булды һәм безгә өмет бирде. Мин хәзер нык язам, театрлар репертуарына кайтачакмын”.

Әйе, Мансур Гыйләҗев театрларның репертуарына кайтып килә. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев драматургның “Исәнмесез!” әсәрен куя. Шунысы кызык, ул башта киносценарий буларак язылган. Театр соравы буенча Мансур Гыйләҗев аны пьеса итеп язган.

“Куймыйлар дип зарлана алмыйм. Очрашуга чакырдылар – бардым, - ди әдәбиятның бөтен жанрларында актив иҗат итүче Ркаил Зәйдулла. - Драматурглар әсәрләре куелмауга зарландылар, театрларны татар драматургиясен читләштерүдә гаепләделәр. Монда хаклык бар – анысын үзең дә беләсең. Театрлар тәрҗемә әсәрләренә игътибар итә, үзләре тәрҗемә ясыйлар. Үзешчән тәрҗемәле андый тамашаларны караганда чәчләр үрә тора. Бер театрда үзләре язганны гына куялар - ул хакта да сүз булды”.

“Цензура вазыйфаларын үти торган совет оештырырга тәкъдим булды - без анысына каршы төштек. Драматургларның театрлар белән бергә эшләргә тиешлеге әйтелде, - дип дәвам итә Ркаил Зәйдулла. - Пьесалар конкурслары оештырылырга мөмкин. Әмма җиңгән әсәрләрне театрга куярга мәҗбүр итү булмаячак, әлбәттә - хәзер андый юлга басмаслар дип уйлыйм. Пьесаны сатып алу мәсьәләләре турында сүз булды. Бу эшләр театрларга гына тапшырылса, алар авторлар хисабына чыгымнарны азайтырга теләячәк. Ә куелмаган драматург арзанга да риза булачак. Шушы мәсьәләләрне кысаларга салу турында сүзләр булды. Хосусый театры булса, директор теләсә нәрсә эшләсен, дәүләт театрында бераз уйлабрак эшләсеннәр инде”.

“Театрларның драматургларга игътибарсызлыгы белән килешәм. Театр белән драматург бергә кайнап эшләргә тиеш. Әмма монда административ юл белән хәл ителми. Мине Камал театрында кочак җәеп каршы алалар. Драматург үзе килергә дә тиештер, чакыру көтеп ятмасын, - ди  Ркаил Зәйдулла. – “Биюче бии бии остара”, дигән шикелле драматург куела-куела остара. Әмма монысы яшьләргә карыйдыр, 70 кә таба барганда куелсаң да, куелмасаң да, алга китеш була алмас”.

"Театрлар халыктан бик ерагайды", - дип саный драматург Рәдиф Сәгъди. “Нәрсә эшләргә икәнлеген белмим. Ләкин театрлар азганнан-аза, беткәннән-бетә бара, тамашачы йөри торган репертуар юк. “Ак барс” начар уйный икән – халык йөрми, театрда да шул ук хәл, - ди Татарстан язучылар берлегенең драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди. - Бездә утыздан артык драматург бар иде. Туфан абый китте, Ризван Хәмид, Гафур Каюмов үлде. Кимибез...”

“Мин драматурглар очрашуында үзешчән театрлар проблемасын күтәреп чыктым. Халык театрлары – безнең горурлыгыбыз. Алар арасында профессионалларны узып китәрлек ике-өч театр бар. Актаныш районында гына да дистәләгән халык театры бар. Россиянең бер генә төбәгендә дә ул кадәр халык театры юк. Элек халык театрлары белән Камил Саттаров актив эшли иде. Театрлар белән эшләргә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенә аның дәрәҗәсендәге көчле белгеч кирәк. Игътибар кимесә, алар сүнеп калырга мөмкин. Элек совет чорында халык театрлары өчен пьесалар җыентыклары чыга иде. Драматургларның өйдә яткан пьесалары шунда туплана иде. Бер генә драматургның да үз пьесасын бушка бирәсе килми – ул аның икмәге. Элек аларны сатып алалар иде. Драматургка да файда, театрларга да. Мин очрашуда шушы проблеманы күтәрдем”, - диде Рәдиф Сәгъди.

“Театрларда хәзерге драматургларның әсәрләре сирәк куела. Театрлар рус һәм чит ил әйберләренә тәрҗемә ясап, “түбәтәй” кидереп чыгаралар, ул барыбер башкача килеп чыга. Без шул проблеманы күтәреп чыктык, - диде Альберт Гадел. – Заманында мин шактый куелдым. Хәзерге режиссерларны аңлап бетермим. Ниндидер “чыш-пыш”ны куялар...”

Театр җитәкчеләре бертавыштан: Язучылар театрга йөрми

Драматурглар мәсьәләсендә театрларның үз фикере бар. Алар аны “Татар-информ”да Театр елы уңаеннан татар дәүләт театрлары җитәкчеләре белән оештырылган очрашуда әйттеләр.

Татар театрларының татар драматургларына иң зур дәгъвасы – аларның татар театры дөньясыннан аерылган булуы.

Буа театры директоры Раил Садриев: "Туфан абыйның сүзе бар иде: “Драматург театрдан кайтып кермичә яшәргә тиеш, ул анда бер-ике актрисага гашыйк, бераз исәр булырга тиеш”. Шуның атмосферасында яшәмәсә, яза алмый. Ә чакыру көтеп яткан драматург кем инде ул? Безнең зур проблема – драматургия театр белән бергә бара алмый".

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: "Гастрольләргә Казанга киләбез – мин театрда язучыларны күрмим. Чакыру бирсәң дә, “Килә алмадык инде”, диләр".

Әтнә театр директоры Ленар Зәйнуллин: "Мин коллегалар белән килешәм. Бүгенге көндә Әтнә театры белән эшләргә теләгән драматурглар юк. “Бергә эшлик” дигән тәкъдим белән килүче юк. Режиссер белән драматург бер дулкында булса, спектакль килеп чыгар иде".

Камал театры директоры Илфир Якупов: "Хәзер бит режиссерлар үзләре инсценировка ясый башлады. Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров үзе язды. Драматурглар аны күрми идемени?! Яшь драматурглар белән драматургия лабораториясе үткәрдек. Өч кызны сайлап аларның әсәрләрен Кече сәхнәдә куябыз. Театрлар тик утырмый. Кайчакта драматурглар – Хәбир Ибраһим да, Данил Салихов та - нигә премьераларыгызга чакырмыйсыз дип шалтыраталар. “Мәгълүмат бар, килегез, дим, шалтыратсагыз без кабул итмибезмени?” дим. Милли балалар драматургиясе тагын да зуррак проблема бит. Яшь тамашачы театрларына нишләргә?"

Татар драматургиясе дөньясыннан дүрт факт

Беренчесе. “Әкият” татар дәүләт курчак театры “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсы конкурсы игълан итте. Конкурс 2018 елның 1 ноябрендә игълан ителеп, гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителәчәк. Бүгенге көндә нибары бер татарча пьеса кабул ителгән.

Конкурсларга бәйле икенче бер мәгълүмат.

“Яңа татар пьесасы”ның төп оештыручысы булган Камал театры былтыр бу конкурсны игълан итмәде. Ул “Яңа татар пьесасы”ның үндүртенче томын чыгарганнан соң, пьесалар булдыруның яңа форматын сайлады. Драматургия лабораториясе ясап, драматургларны үзе әзерли башлады. Хәзерге вакытта Кече сәхнә өчен өч спектакль әзерләнә. Аларның берсен Фәрит Бикчәнтәев үзе куя. Театр җитәкчелеге әлеге пьесаларны тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен Фәрит Бикчәнтәевның зур көч куюын билгеләп үтә.

Ә шул вакытта башкорт күршеләребез Татарстанның драматурглар үстерү тәҗрибәсен үрнәк итеп куя. “Республика театрлары репертуар сайлаганда зур кыенлык кичерә. Ул милли драматургиянең ярлылыгына бәйле. Безнең Мостай Кәрим, Әсхәт Мирзаһитов, Әнгәм Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Флорид Бүләков һәм башка драматургларыбыз булган алтын вакытларыбыз бар иде. Хәзер драматурглар өчен стимул юк. Камал исемендәге татар театры базасында “Яңа татар пьесасы” конкурсы уза һәм анда ел саен 120 кеше катнаша. Яхшы тәҗрибәне алардан күчереп алу оят түгел”, - диде Олег Ханов.

Өченчесе. Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзалары драматургия буенча Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премиягә Аманулланы (Әмир Камалиев) тәкъдим итәләр. Ул заманында Камал театрында да, халык театрларында да актив куелган “Әлепле артистлар” комедиясенең авторы.

Дүртенчесе. Илгиз Зәйниевның “Бәби” пьесасы Казан Яшь тамашачы театрында куелачак. Автор аны үзе куя. Бу әсәрне заманында Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган иде.

Утыз драматург һәм тугыз театр"

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге мәгълүматлары буенча утызлап драматургыбыз булуы турында әйтте. “Татар-информ”да татар театрлары җитәкчеләре белән үткән түгәрәк өстәл утырышында тетар җитәкчелеге утыз драматургның исемлеген сорады.

“Без Хәбир Ибраһимны, Рәдиф Сәгъдине, Зөлфәт Хәким, Зиннур Хөсниярны беләбез. Болар үзләре актив йөри торганнар. Ә бит 30 драматург турында сүз бара. Без санаганнар бит алтыдан бер өлеше генә”, - диде гаҗәпләнеп Раил Садриев.

“Мөмкин булса театрларга шул 30 драматургның исемлеге кирәк иде. Мин һәрберсе белән үзем элемтәгә керәм, һәрберсеннән пьеса алам, - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. - Кирәк булса, белгечләр белән укыячакбыз, анализлаячакбыз. Без теге семинардан соң да пьесаларны анализлап карадык. Белгечләр “Куя торган түгел”, дип әйттеләр. Куярлык булганны куябыз без – бөтен коллегалар килешер минем белән”.

Театрлар соравы буенча “Татар-информ” Татарстан язучылар берлегенең драматургия остаханәсеннән алынган исемлекне тәкъдим итә.

1. Хәбир Ибраһим
2. Ләбиб Лерон
3. Ркаил Зәйдулла
4. Рәдиф Сәгъди
5. Мансур Гыйләҗев
6. Әмир Камалиев
7. Альберт Гаделшин
8. Шамил Фәрхетдин
9. Рәшит Заһидуллин
10. Рүзәл Мөхәммәтшин
11. Булат Сәлахов
12. Фоат Садриев
13. Равил Сабыр
14. Әхәт Гаффар
15. Сөмбел Гаффарова
16. Илгиз Зәйни
17. Раушан Шәриф
18. Салават Юзеев
19. Роберт Батулла
20. Разил Вәлиев
21. Галимҗан Гыйльманов
22. Рафис Корбан
23. Зиннур Хөснияр
24. Данил Салихов
25. Юныс Сафиуллин
26. Эсфир Ягудин

Исемлекне тагын дүрт фамилия белән тулыландырырга тәкъдим итәбез, мөгаен, алар ялгышлык белән төшеп калгандыр:

27. Зөлфәт Хәким
28. Ренат Харис
29. Айгөл Әхмәтгалиева
30. Рәмзия Габделхакова

Драматургия белән шөгыльләнүче әдәбият белгече Әлфәт Закирҗановның “исемлегендә” драматурглар саны азрак. “Безнең бит әзерлекле 15 ләп драматургыбыз бар”, - ди ул. Аның Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында яңгыратылган исемлеге түбәндәгечә: Рабит Батулла, Юныс Сафиуллин, Рәдиф Сәгъди, Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Хәбир Ибраһим, Равил Сабыр, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон, Мансур Гыйләҗев, Эсфир Яһүдин. “Аларга проза һәм поэзиядән Ркаил Зәйдулла. “Айгөл Әхмәтгалиева, Зиннур Хөснияр, театрдан Булат Сәлахов һ.б. килеп кушылды. Яшь авторлардан Рүзәл Мөхәммәтшин, Сөмбел Гаффар, Йолдыз Миңнуллина, Рәзинә Мөхсинова һ.б. онытмыйк”, - дип өсти әдәбият белгече.

Димәк, “әзерлекле” драматурглар бар. Эш театрларда. Дөресрәге, безнең театрларыбызның драматурглар тәкъдим иткән продуктка риза булмавында.

Татарстанда тугыз татар дәүләт драма театры бар. Унынчыга – татар труппасы булган “Әкият” татар дәүләт курчак театры. Аларның һәрберсенең репертуары бар. Әйдәгез, карап чыгыйк: алар ни дәрәҗәдә шушы “утыз драматург” исемлеге белән эшли икән.

1. Камал театрында татар әдәбияты классикларының тулы портретын табарга була: Гаяз Исхакый, Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев. “Исемлек”тән – Салават Юзеев, Зөлфәт Хәким, Сөмбел Гаффарова. Мансур Гыйләҗев куела башлый. Кече залда өч яшь драматург ханым-туташ куелачак. Болар – Гүзәл Сәгыйтова, Сөмбел Гаффарова һәм Энҗе Гыйззәтова. Димәк, киләчәктә “Утыз драматург” исемлеге тагын да үсәчәк.

2. Тинчурин театры репертуарында милли драматургларның әсәрләре аз түгел. Кәрим Тинчурин, Хәй Вахит, Мирсәй Әмир, Рөстәм Мингалим, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин... Әлбәттә, һәр татар театрының үзәгендә торган Туфан Миңнуллин. “Исемлек”кә килгәндә, әлеге дә баягы бер “илһамгалиләшкән” Шамил Фәрхетдин бар. Хәер “Илһам Гали”нең икенча яртысы Рәшит Заһидуллин үзе дә бу исемлектә бар.

3. Кариев театрының репертуары авторлар ягыннан чуар, әмма биредәге спектакльләрнең бөтенесе дә яңа бинага көйләнеп, яңартылып бетмәгәндер дигән шигем бар. Һәрхәлдә, театрның бөтен репретуарын тетар белгечләре карап чыкты, карарбыз, алга таба кайсысы репертуарда, кайсысы тарихта гына калыр. Репертуарда Гаяз Исхакый, Мирхәйдәр Фәйзидән башлап бүген популяр Россия драматургы Юлия Тупикинага кадәр бар. Ренат Әюпов - татар драматурглары белән иң актив эшләүче режиссер. Театр Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимнарга да заказ биреп пьесалар яздыртты. Быел яңа ел чыршысына килгән балалар Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасы буенча куелган спектакльне карады. Хәзер Ренат Әюпов яңа драматург ача – Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримовка заказ биреп пьеса яздырды.

4. Чаллы татар дәүләт театры репертуарында - Зөлфәт Хәким, Айгөл Әхмәтгалиева һәм театр директоры Рашат Фәйзрахмановның “алтын приискасы” булган Зифа Кадыйрова. Дөрес, ул драматург түгел. Әмма тамашачысы саныннан чыгып исәпләсәк, бүгенге көндә бер исән драматург та аның белән ярыша алмый.

5. Әлмәт театры репертуарында Нәкый Исәнбәт, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗевлар бар. Бүген дә гөрләтеп иҗат итүчеләрдән - Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев, Мансур Гыйләҗев. Әлмәт театрының соңгы премьераларының берсе Зифа Кадыйрова романнарының берсе буенча куелды.

6. Минзәлә театры яңа гына Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын чыгарды. Театр репертуарында Аяз Гыйләҗевның “Кара күзле кызлар”ы бар. Исемлектәгеләрдән Эсфир Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле” әсәре бар. Язучы Зиннур Хөсниярнең балалар өчен язылган “Баһадур” пьесасы буенча спектакль куелуы турында мәгълүмат бар. Минзәлә көн саен үз сәхнәсендә спектакль күрсәтерлек зур шәһәр түгел. Шунлыктан ул зур репертуар тотып эшли алмый.

7. Әтнә театры репертуарында милли драматургиянең төрлесе бар. Бу театр – совет драматургиясен яратып, тәмен белеп куючы театр. Шәриф Хөсәенов, Сәет Шәкүров, Аяз Гыйләҗев, Хәй Вахит – бөтенесе куелган. Аларның бер өлеше - Әтнә театрының халык театры булган вакыттагы спектакльләрен яңартуы. Ул чакта, күрәсез, халык театры заман драматурглары белән актив эшләгән. Бу сезонда Әтнә театры Морис Метерлинк әкиятен һәм Галиәскар Камалның “Безнең шәһәр серләре”н чыгарды. 2019 елга бирелгән федераль акчаларга да бүгенге татар драматурглары әсәрләрен кую планлаштырылмаган.

8. Буа театры репертуарында Зөлфәт, Рәдиф Сәгъди бар. Ркаил Зәйдулланың хикәяләренә нигезләнеп “Абага” спектакле куелды. Театр заманча драматургларга да игътибарлы, тик алар Татарстанныкылар түгел.

9. Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә һәм аның әсәрләрен актив куя. Түбән Камада Ркаил Зәйдулланың Чаңгыз Айтматов әнисенә багышланган “Нәгыймә” драмасы премьерасы көтелә.

Хәзер заманча драматургия турында белгеч фикере:

“...Шулай итеп, 2018 елда драматургиягә караган пьесаларның шактый аз булуы күзгә ташлана. Алар арасында вакыйга булырлык әсәрләр юк диярлек. Авторларга тематик киңлек, тирәнлек, чор проблемаларын милли яшәеш белән тыгыз бәйләнештә ачу җитми. Күбесе көндәлек, көнкүреш мәсьәләләреннән күтәрелә алмый. Югарыда без күзәтү ясаган пьесаларда олы характер дип аталырга лаеклы бер генә герой да юк”, - дигән иде Әлфәт Закирҗанов әдәби ел йомгакларында драматургия жанрына нәтиҗә ясап.

Әдәбият галиме ситуациядән чыгу юлын түбәндәгечә тәкъдим итә:

“Драматургларның пьесаларын театрлар кабул итмәгән очракта да, 3-4 елга бер җыентык чыгаруларын сорый алабыз. Шулай ук безгә драматургларга заказ биреп пьеса яздыруны һич тә көн тәртибеннән төшерергә ярамый. Бүгенге шартларда “Яңа татар пьесасы” кебек зур конкурслар оештыру мәслихәт түгел. Безнең фикеребезчә, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге урынлы-локаль конкурс игълан итү белән дә хәл-торышка үзгәреш кертү мөмкинлеге бар. Драматургларгны махсус курсларда укыту, башка халыклар әдәбиятлары тәҗрибәсе белән таныштыру да үзен аклар иде”, - ди ул.

“Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Ләкин аның туу һәм оешу, ныгу процессы чагыштырмача тиз арада булды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым-ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Моның үзенең берничә сәбәбе бар. Бердән - татар әдәбиятының бай традицияләре. Бу традицияләрдә драматургиянең үзенчәлекләреннән берсен тәшкил иткән диалог шәкеле шактый эшләнгән иде. Икенчедән, татар халык иҗаты, һәртөрле уеннар, тамашалар һәм йолалар драматургия алымнарына бай һәм алар шактый ук чарланган иде. Өченчедән, бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды”, - дип яза татар әдәбияты белгече, профессор Азат Әхмәдуллин.

Кыскасы, татар драматургиясе тиз формалашты һәм совет чорында актив күтәрелеш кичереп, сүнеп тә калды. Бәлки сүнеп тә бетмәгәндер, театрлар алга киткәнгә күрә генә артта булып тоеладыр...

Драматург Равил Сабыр авторитар юлны куллану мөмкинлеген дә фаразлый. «Станислав Говорухин "Әгәр мин сәясәт белән шөгыльләнмәсәм, Россиядә үлеп барган кино сәнгате яңадан терелмәс иде», дигән иде  Татарстанга бер килгәндә ул яңа канун турында сөйләде. Аның нигезендә Россия ТВ-каналлары үз эфирларының күпмедер процентын урысча фильмнарны күрсәтүгә һичшиксез багышларга тиеш иде. Шуннан соң Бразилия сериалларын урысныкы алыштырды, сан сыйфатка күчте, кино да акрынлап терелде. Бәлки безгә дә татар әдәбияты турында канун кабул итәргә кирәктер? - ди Равил Сабыр. - Әйтик, татар театры репертуарларында кимендә 60-70% татар драматурглары әсәрләре булырга тиеш. ТВга да үз квоталарын куярга кирәк. Шул чакта аларда драматургларны үстерүдә кызыксыну туачак. Шуны эшләмәсәк, бүгенге кебек, татар язучылары надан, алар яза белми, менә ичмасам Шекспир язып та куя, дип йөри бирәчәкләр. Кем хәтерли бүген Туфан Миңнуллинның «Безнең авыл кешеләре» пьесасын?! Тик заманында ул сәхнәдә куелмаган булса, аның замандаш режиссерлары «Шекспир! Шекспир!» дип бертуктаусыз тәкърарласа, «Әлдермештән Әлмәндәр» дә булмас иде..."

Әйе, РФ Мәдәният министрлыгы “Россия Федерациясендә кинематографиягә дәүләт ярдәме турында” законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Фильмнарның көнлек сеанслары гомуми сеанслары санының 35 процентыннан артырга тиеш түгел. Әмма бу милли кинематографиягә кагылмый, ягъни, аларны күпме телисең – шулкадәр күрсәтә аласың – караучысы гына булсын! Милли кинематография дигәндә законда Россия киносы күздә тотыла.

Мәсәлән, Россия Мәдәният министрлыгы регионнарны Кинотеатрларны модернизацияләү программасында катнашырга өнди. "Татарстан өчен 20 кинозал аз. Программага Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрегездә күп заллы кинотеатрлар ачыгыз, безгә мөрәҗәгать итегез - ярдәм итәрбез. Иң заманча җиһазлар бирәбез, залга кәнәфиләр урнаштырабыз. Иң мөһим бер шарт кына бар - сеансларның 50 проценты Россия киносы булсын!" - диде кичә РФ мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда.

Татарстан да милли драматургияне үстерү өчен шушы юлга басарга мөмкинме? 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Альбина Шаһиморатова: “Хатын-кыз өчен опера җырчысы булу – авыр хезмәт”

Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова “Культура” каналының “Линия жизни” тапшыруында катнашты. Анда ул үзенең тормыш юлы, ничек итеп дөнья аренасына чыгуы, дөнья театрлары һәм уңышлы рольләре, гаиләсе турында сөйләде.

Мәдәният

"Картиналарымны күрү белән "Син бит бу!" диләр": Надир Әлмиев белән кыска әңгәмә

Казан Ратушасының «Тәрәзә» заманча сәнгать галереясында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә кандидат рәссам, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманчы исемендәге премия лауреаты Надир Әлмиевнең «Вакыт шаукымы» дигән күргәзмәсе бара.

Мәдәният

ХХI гасыр «Ат кәмите»: ТАССРның 50 еллыгына Татар цирк труппасы төзи алганбыз. Ә 100 еллыкка?

ТАССРның 50 еллыгын Казан циркы Татар труппасының «Сабантуй» программасы белән каршылаган. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә яңа Татар труппасы төзи алырбызмы? «Татар-информ» соңгы бер ел эчендә Казан циркының җитәкчелегенә бәйле вазгыятьне күзәтә һәм Татар труппасына бәйле истәлекләрне яңартып, циркта милли труппа төзү мөмкинлеген фаразлый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла