Урланган алтын тарак турында XXI гасыр "ужастигы": "Су анасы" фильмы бүген прокатка чыга

14 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татарстанда төшерелгән "Водяная" фильмы Россия прокатына чыга. Премьера алдыннан ул журналистларга күрсәтелде. Әмма авторлар журналистлардан спойлер ясамавын сорадылар. Шунлыктан "Татар-информ" үз фотоларының бер өлешен чыгармыйча тора.

Татар әкиятләрен нигезенә корылган “ужастик” 14 марттан Россиянең 54 шәһәрендә 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк. 7 марттан аны Казахстанда карый да башладылар инде. Сүз Алексей Барыкинның “Водяная” фильмы турында бара.

Фильм авторлары версиясе буенча, Су анасы яңа гасырда да Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы күлендә яшәп ята. XXI гасырның Су анасы, Тукай әкиятендәгечә, тәрәз шакып кына калмый, ә тәрәздән өйгә кереп, тарагын алган кешене урлап та китә икән. Әлбәттә, “җен-пәриләр” ялгыз гына булмый – булышучылар бар. Гафу, монысын спойлер дип бәяләүләре мөмкин – туктыйм. Алексей Барыкин журналистлардан фильмның финалы турында язмауларын сорады.

Кинорежиссер Алексей Барыкин татар әкиятләренә нигезләнгән “Водяная” фильмын 2016 елда төшерә башлаган. Димәк, ике елдан артык вакыт үткән, фильмда төшкән балалар үсеп җиткән. Ниһаять, быел, 1,5 елга сузылган постпродакшннан соң, фильм үз тамашачысына килеп җитте.

XXI гасыр әкиятенең эчтәлеге болайрак. Алинә белән Руслан әниләре белән Мәскәүдә яшиләр. Әниләре тумышы белән Олы Ачасыр авылыннан, Мәскәүдә шактый уңышлы бизнесвумен булып киткән. Моннан ун ел элек ул әтисе һәм Тимур абыйсы белән ачуланышып Мәскәүгә чыгып киткән булган икән. Ул әтисе вафатын ишетеп, балалары белән авылга кайта. Тимур апасын яңа хатыны белән таныштыра. Балалар җиңгиләрен бик яраталар. Хәтта Ләйсән җиңгиләренең әнисенә караганда яхшырак булуын да әйтәләр. Авылда беренче төнне үк әниләрен Су анасы урлап китә... Әкияти детектив, фэнтези, ужастик – барысы да шуннан соң башлана.

Урланган Алсу ролендә - Казан яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Шакирҗанова. Тимур - Камал театры актеры Илдус Габдрахманов, татар кинорежиссерлары аны үз фильмнарына бик яратып ала. Каюм Насыйри һәм авыл мулласы ролендә – кинорежиссерларның тагын бер яраткан актеры Фәнис Җиһанша. Тимурның хатыны ролендә чибәр Нәфисә Хәйруллина – актриса буларак Камал театры аша танылды, шәхси тормышы турында артык мәгълүмат бирмичә генә хәзер Мәскәүдә яши. Тиктормас Алинә ролендә – Катя Барыкина – Алексей Барыкинның кызы. Руслан ролендә – Коля Невзоров. Алексей Барыкин сценарийның артистларны күздә тотып язылуын, балалар өчен генә кастинглар үткәрелүен әйтә.

Киносценарий авторы да, куючы режиссер да, композитор да, продюсерларның берсе дә – Алексей Барыкин үзе.

Татарстанда кино төшерелми дия алмыйбыз. Мәдәният министрлыгыннан аз булса да, субсидияләр бирелгәләп тора, Казан мәдәният институтының Кино һәм телевидение факультеты студентларының да эшләрен күргәлибез. Төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә дә катнашабыз. Казан кинофестивале дә үтә. Питчинг кебек яңа заман чараларыннан да читтә калмыйбыз. Федераль проектларны да кабул иткәләп торабыз – төрле дәрәҗәдәге фильмнарда Казан күренешләре күзгә чалынгач рәхәт булып китә. Кыскасы, Россия прокатыннан башка бөтенесе бар иде. Алексей Барыкин “Семейные хлопоты” белән өлешчә прокат ясады, аннары фильм идеясен сатып, аны төшергән бәяне каплап та куйды.

Ә менә “Водяная” белән чын киң прокат булачак дип вәгъдә ителә. Бу тулысы белән – бөтен графикасына кадәр - Татарстан белгечләре әзерләгән фильм.

Әлегә режиссер “Водяная”ның бюджетын әйтми, күпме җыемны күздә тотуларын да әйтә алмый. Фильмны төшерергә Татарстан Президенты ярдәм иткән. Фильм Зеленодольск районының Олы Ачасыр авылында төшерелгән. Кинокомпаниягә район да, авыл халкы да ярдәм иткән.

Шулай итеп Татарстан кинематографиясе Россия киңлекләренә татар әкияте белән чыга. 

Фильм турында күпләрне кызыксындырган сорау – ул татар халкын ничек итеп күрсәтәчәк?

Фильм, беренчедән, татар фольклоры турында күп мәгълүмат бирә. Тамашачы Су анасы, Юха елан, Шүрәле кебек әкият геройлары белән таныша. 

Икенчедән, татар мәгърифәтче-галиме Каюм Насыйри турында мәгълүмат бирелә. Бөтен җен-шайтаннар аның китапларына нигезләнеп бирелгән. 

Өченчедән, татар авылы матур, төзек итеп күрсәтелә. Татарларның авыл җирендә дә үз галимнәренә затлы музей салып куюлары күренә. 

Дүртенчедән, Алексей Барыкин фильм өчен чибәр татар йөзләрен сайлап алган. Нәфисәбез дә, Гүзәлебез дә, Фәнисебез дә, грим белән шактый картайтсалар да Илдусыбыз да, Әсхәт абый Хисмәт тә матурлар. 

Бишенчедән, фильмның өчтән бере татарча. Илдус Габдрахмановның, Гүзәл Шакирҗанованың, Нәфисә Хәйруллинаның һәм Фәнис Җиһаншаның татарча сүзләренә ТЮЗ артисты Роман Ерыгин кадр арты тәрҗемәсе ясаган. Тәрҗемә татар теленең аһәңе ишетелерлек итеп кенә эшләнгән, теләгән кеше татарча тыңлый ала. 

Алтынчыдан, безнең хәзрәтебез матур, затлы, зыялы, талантлы. Әлеге идеаль мулланы Фәнис Җиһанша уйный. Мулла булуына карамастан, хәтта сыннар да ясый. Мулланың агачтан сыннар ясавы үзе дә дини яшәү рәвеше алып барган Фәнис Җиһаншаны борчымаганмы? “Башта бераз сорау туган иде. Әмма ул бит музей директоры да, фольклорчы да. Фольклор җыйган кешенең сыннар ясавы табигый тоелды”, - ди ул. Дөрес, Фәнис Җиһанша да, Алексей Барыкин да мулланың сыннар ясавы сюжет линиясе өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турындагы сорауга җавап бирә алмадылар. Кыскасы, балаларга татар әкиятләре аша чишелеш күрсәткән музей директоры сыннар ясамаса, сюжетка хилафлык килер идеме? Алексей Барыкин безнең исламның куркыныч булмавын, матурлыгын күрсәтергә теләвен әйтте.

Фильм 12+ тамгасы белән чыга. Алексей Барыкин фильмның гаилә белән карау өчен чыгарылуын, аның 6+ белән чыгарырга да мөмкин булганлыгын әйтә. Гаилә белән килеп, сәгать ярымга, татар фольклоры темасына фэнтези карап кайту начармыни?

Сүз уңаеннан, ялларда кинотеатрларга барырга җыенсаң, бала белән ата-ана бергә карардай фильмнарның бик булмавы күзгә ташлана. Әйтик, 8 март ялларында мин өйгә иң якын кинотеатрда бала белән карардай фильм таба алмадым. Бар булган 18+ яки 6+ тамгалы анимация.

Бер үзенчәлек...

Алексей Барыкин ачуланырмы икән – аз гына спойлер. Геройлар Юха елан турында сүз алып барганда аның кендеге булмавы әйтелә.

Татар энциклопедия сүзлегеннән: Юха елан – татар фольклоры персонажы. Кешегә дошмани зат. Ышанулар буенча, йөз яшькә җиткән елан Юхага әверелә. Әкиятләрдә гүзәл кыз (сирәк кенә чибәр яшь егет) кыяфәтенә керә...

Шул урында Алексей Барыкин кемне дә булса чишендереп, кендек барлыгын-юклыгын тикшерер микән дип көткән идем көтүен, әмма гаилә белән карардай фильмда кендекләр ачылмады.

Алга таба кендекләр ачылуы да мөмкин. Финанслар булган очракта режиссер бу тематиканы дәвам итәргә әзер. Алексей Барыкин үзенең балачактан ук Каюм Насыйри иҗаты белән таныш булуын, русчага тәрҗемәдә ул җыйган татар фольклорын укып үсүен әйтә.

Бүген - 14 март көнне Алексей Барыкинның “Водяная” фильмы киң прокатка чыга. Татарстан күлләрендә Су анасы яшәгәнен тиздән бөтен Россия беләчәк. 





  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

Мәдәният

XXI гасырда татар балалар әдәбияты: Кәҗә белән Сарыктан китәргә кирәк инде!

Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәле - татар дөньясында көнүзәк темаларның берсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, бу өлкәдәге проблемаларны барлап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү максатыннан, балалар язучыларын җыеп сөйләшү уздырды. Фикерләшү рәвешендә узган бу очрашуда халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Зиннур Хөснияр, китаплар мөхәррире Айсылу Галиева, балалар китаплары дизайнеры Илдар Әюпов катнашты.

Мәдәният

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

"Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла