Әтнәдә ни хәлләр бар, яки Марат Хәбибуллиннан сигез монолог

24 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Солтан Исхаков
Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан "Татар-информ"да матбугат конференциясе үткәрде. Бүген без театрның иң тәҗрибәле артистларының берсе Марат Хәбибуллинның журналистлар алдындагы чыгышларын бирергә булдык. Чөнки бу чыгышлар үзе бер моноспектакль. Афәрин, Марат абый! Без сезне бик яраттык.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры – Россиядә бердәнбер авыл җирендә урнашкан дәүләт театры. Моннан ун ел элек “дәүләт театры” исемен алган театр, халык театры булган чорындагы тарихын да кушып, быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында театр җитәкчелеге белән матбугат конференциясе үткәрелде. Матбугат чарасында театр директоры Ленур Зәйнуллин, баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм театрның примасы Гүзәл Гафаровалар да катнашса да, без бүген театрның иң тәҗрибәле актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин чыгышын аерып бирергә булдык.

Марат Хәбибуллин коллективның халык театры артисты. Театр хобби булган чакта “ипиен” журналист буларак тапкан – район газетасын җитәкләгән. Ә инде халык театры дәүләт статусын алгач, аптырап тормаган, театрга күчкән. Сер итеп кенә журналист чагындагыга караганда хәзер хезмәт хакы күбрәк булуын да әйтте.

Рәхим итегез – артист монологлары. Марат Хәбибуллин күп тапкырлар "моны язмагыз" дип әйтте. Әмма бу сүзләр матбугат конференциясендә әйтелгәнен, туры эфирда трансляция барганын, Марат әфәнденең журналист булып эшләгәнлеген исәпкә алып, язмагыз дигән сүзне матурлык өчен генә әйтелгән фраза дип кабул иттек. Шуның кадәр аудитория алдына чыгып әйткәч, язар өчен дип әйтелгән бит инде ул!

Беренче монолог Әтнә главасы Габделәхәт Гыйлемханович белән матбугат конференциясен килештерү турында

"Әтнә - Әтнә инде ул, без главадан узып бернәрсә дә эшләмибез"

Борынгы артист буларак халык театры вакытларыннан башлыйм. Ун ел элек, әле Рамил Фазлыев Камал театрында эшләгәндә, без халык театр буларак, коллективның 90 еллыгына әзерләнеп, Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” пьесасын куйдык. Ул вакыт театрны мәдәният бүлеге мөдире Илфат Хәкимов җитәкли иде. “Күк капусы ачылса” - кайчандыр Гомәр абый Мәрданов куеп, бөтенсоюз фестивальләрендә җиңгән спектакль.

Бүгенге министрыбыз Ирада Хафизҗан кызы ул вакытта министрның беренче урынбасары иде. Ул Илфатка зур итеп пресс-конференция уздырырга тәкъдим итте. Без министрлыкта зур итеп уздырдык. Анда Шамил Зиннурович та килде, Фәнис Җиһанша да катнашты. Гомәр абый, Рамил, Илфат, мин... Менә шуннан бирле... иң күңелсезе, җәмәгать, безнең болай зурлап очрашкан булмады. Бу безнең гаеп, әлбәттә. Ун ел эчендә Әтнә театрында нинди генә вакыйгалар булмады! “Мулла” спектакле чыкты һәм “Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә гран-при алды. Шул спектакльдән соң күптән куерып йөргән “Казан артының үз дәүләт театры булырга тиеш”, дигән сүзләр тагын күтәрелде. “Әтнә халык театры күптән профессиональ статуска менде”, дигән сүзне мәрхүм Туфан абый Миңнуллин күтәреп чыгып, аны безнең главабыз күтәреп алып, сигез район главасы бер көн эчендә хат язып, Президент безгә дәүләт статусы бирде.

Элеккеге журналист буларак димим, элеккеге журналист булмый, элеккеге матбугат хезмәткәре буларак әйтә алам – театрның журналистлар белән очрашмавы бик начар, әлбәттә. Без дәүләт статусы алгач, артык тыйнакланып киттек: газета битләренә, телевидениегә, интернетка омтылмыйбыз; фестивальләргә йөрмибез. Нәрсә дип әйтим? Авылның бер чибәрлеккә чамалы кызы утырырга мөмкин инде шулай итеп. “Егетләр миңа карамый, тышым бик чибәр булмаса, эчем бик матур, табылыр әле минем матурлыгымны күрерлек егет”, дип утыра да, карт кыз булып кала. Без дә шуның шикелле, җәмәгать, сезнең белән эшләмәсәк, шундый карт кыз көненә калмагаек дип котым чыгып йөри инде.

Мин газета редакторыннан дәүләт театрының гади артисты булып киттем. “Журналистлар белән эшләргә кирәк” дип әйтә киләм җитәкчеләргә. Заманы шундый, яшәешебез шундый. Әгәр син матбугатта чагылмыйсың икән – димәк, син дөньяда юк! Менә, безгә шушы аң килә башлады. Бу - беренче коймак. “Ирне ир дә иткән, чир дә иткән - хатын”, дигән шикелле, журналист кешене бар да итә, юк та итә.

Әлбәттә, журналист булмаган әйберне бар итеп яза алмый, әмма кечкенә генә әйберне зур итеп язсагыз, халык сезгә ышана, бу зур икән ди. Ә зур әйберне күрмәсәгез, ул күренмичә кала. Ә безнең җәмәгать күрсәтерлек тә, сөйләрлек тә әйберләребез бар. Тарихыбыз гына түгел, бүгенге көнебез дә дип әйтәсе килә.

Фикеремне төгәлләп әйтим инде, чыннан да, журналистика дару кебек, чамасын белмичә куллансаң, зыян китерә, ә файдасыннан тән сихәтләнә башлый. 

Нәрсәдән чыгып әйтәм, бүген иртән әзерләнәнбез сезнең белән очрашуга дип, директорыбыз бик дулкынлана. Аңа хәбәр киеп иреште: Президентыбыз “Гүзәлем Әсәл” спектакле белән Кыргызстанга гастрольгә барырга рөхсәт иткән. Бүген генә шундый хәбәр килеп ирешкәч, сезнең йогынтыдыр дип уйлыйм. Моны бик әйбәт фал дип кабул итәбез. Киләчәктә шулай бергә эшләрбез дип өметләнәсе килә.

Без сезне Әтнәгә премьерага чакырасы килә. Бездән инде ул, бездән тора. Үзебез эшләп бетермибез. Яшерен-батырын түгел, җәмәгать, анысын язмасагыз да була, Әтнә ул Әтнә инде. Безнең Әтнәдә Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов дигән бик яхшы главабыз бар. Без аннан узып бернәрсә дә эшләмибез. Шуңа Әтнә алга бара да инде ул. Бөтен кеше үзенчә эшли башласа, без әллә кайда калыр идек. Инде ишетеп беләсездер, главабыз чит җирләрдә булды. Шуңа күрә бу пресс-конференцияне аның белән килештерә алмадык. Киләчәктә, Аллабирса, чакырырбыз, кайтырсыз Әтнәгә. Әтнәнең карарлыгы бар, театрыбызның карарлыгы бар. Театр янында гына Президент фәрманы белән бер ел эчендә 14 фатирлы ике катлы йорт салып куйдылар. Безнең артистларыбыз шунда яши, чәпәләй киеп кенә шортиклар белән генә репетициягә керәләр. Шулхәтле матур, шулхәтле күңелле яшиләр. Җидесе өйләнде, унике бала туды. Тагын ничәсе декретта. Үрчеп торалар. Әлбәттә, режиссерга бик катлаулы, чөнки гел “ввод” кирәк. Ике сезон уйныйбыз да спектакльләр төшеп кала. Аның каравы күңелле, үсәбез, алга барабыз. Менә шул!

Икенче монолог талант һәм диплом алам дип типтереп йөрү турында

“Мине Фәрит Бикчәнтәев укырга алмый”

Актерларыбызның географиясе бик зур: Мамадыш, Мөслим, Буа, Апас, Балтач, Кукмара, Чаллының үзеннән дә бар. Бүгенге көндә труппада аякта басып торган 21 артист бар. Шуның сигезе-тугызы халык театрыннан калган. Минем шикелле профессиональ ветераннар дип әйтик инде. Яшьләр театр училищесыннан беренче сезоннан ук кайта башладылар. Хәзер югары белем алалар. Беренче кайткан егетләр-кызлар хәзер инде дипломнар алып чыктылар. Безнең 55 яшьлек өлкән актрисабыз Сылу Бәйрәмова, хәзерге реформалар буенча яшь инде ул, быел Алабуга көллиятенә читтән торып укырга керде.   

Сезнең алда бу мәсьәләне күтәрәсем килә. Хәзер, Мәскәүдәндер инде ул, яңа стандартлар кертәләр: профессиональ белеме булмаса, актер булып булмый икән. Мин аңа бик гаҗәпләнәм инде: сәләт бармы-юкмы икәнен тикшермиләр, белем бармы-юкмы икәнен тикшерәләр. Сез моны күтәрегез әле, җәмәгать, бездән соң чират сезгә җитә - сезнең арагызда да бөтенегез журфак бетермәгән, күбегез филология белемле укытучылар. Бездән соң, анекдоттагы еврей әйткән шикелле, сезгә тотыналар. Иҗади һөнәрләрдә диплом буенча гына бәяләү була аламыни? Хәзер менә театрга сәләтле кешене алып булмый актер итеп - белеме юк, диләр.

Мәсәлән, мин театрга ничә яшьтә килдем? 50гә якынайганда. Минем һөнәри булмаган югары белемем бар. Мине Фәрит Рәфкатович Бикчәнтәев үз группасына укырга ала алмый. Чөнки законга сыешмыйм. Мин бик йөрер идем. Щепкинга да укырга барыр идем, Щукага да... Ә заочный укуның нәрсә икәнен барыбыз да беләбез инде, җәмәгать. Диплом алыр өчен генә елга бер-ике мәртәбә хатыннан һәм эштән качып, Казанда типтереп ятып... аның актер буларак миңа файдасы буламы. Юк бит.

Өченче монолог совок спектакльләре турында

"Әтнә театрында  райком секретаре Гыйльманов колхоз председателе Миңлекамал белән райком өстәлендә фәхешлек кыла алмый"

Министрлык безнең репертуарга бәйләнми. Ләкин безне тәнкыйтьчеләр бик күреп бетерә алмый. Менә Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”ын куйдык. Без инде аны Гомәр абый Мәрданов куйган уңышлы спектакльләрне торгызу кысаларында сәхнәгә чыгардык. Нияз Игъламов премьерага кайтта да, авыз тутырып әйтте: “Бу – совок”, диде. “Сез моның белән Казанга аяк та баса күрмәгез. Кешегә күрсәтмәгез моны”, диде. Безне тәнкыйтьчеләр шулай кабул итте. Әгәр дә анда райком секретаре Гыйльманов колхоз председателе Миңлекамал белән райком өстәлендә фәхешлек кылса, карак кылый Хәлим Сталин режимы корбаны итеп күрсәтелсә, әлбәттә, безне тәнкыйтьчеләребез, бәлки, “Алтын битлек” театр премиясенә дә тәкъдим итерләр иде. Әмма без алай иттермәдек. Без ул спектакльне өлкән буын өчен куйган идек. Аннан яшь кызлар елап чыкты.

Тарихка төрле караш бар, җәмәгать. Ул сугыш чорларын кичергән әби-бабайларны идеология тарафыннан алданганнар диеп әйтергә була. Алар Сталинның да бик әшәке кеше икәнлеген белмәгәннәр. Аларның хәзер шулай итеп күзләрен ачыйкмы? “Сез гомер буе җүләр булып яшәгәнсез”, диикме? Әллә инде аларның хатирәләрен уятып, саф күз яшьләрен чыгарыйкмы? Начары онытыла, хәтердә бит яхшысы кала.

Мин җитәкче түгел, мин артист кына - үз фикеремне әйтәм. Без бер телетапшыруда Нияз Игъламов белән чәкәләшеп тә алдык. Ул: “Сәхнәдә генә уйналырга итеш түгел, спектакльне баскыч астында да, бәдрәфтә тә куерга кирәк. Шундый нәрсәләр кертергә кирәк”, дигән фикерләр әйтә. Җәмәгать, безнең тамашачыбыз кара икмәк ашап туймаган. Рухи яктан. Ә без фуа-гра белән сыйламакчы булабыз. Менә шул гына.

Без Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасын куйдык. Әлбәттә, ул да “совок”. Фестивальләргә дә чакырмыйлар аның белән, “Нәүрүз”гә дә алмыйлар. Әмма аны халык җылый-җылый карый.

Дүртенче монолог федераль акчаларга Әтнә театры чыгарачак премьералар турында

“Безгә дәүләт  статусы биргән Президентка матур әкият күрсәтәсебез килә”

Метерлинкның “Күк кош”ын кую - күптәнге хыялыбыз. Станиславский тик торганнан гына үз театрының ун еллыгына шуны куймагандыр. Әлбәттә, Станиславский белән үзебезне тиңләү - оятсызлык. Шулай да 100 еллыкка Әтнә театры да куя аладыр. Безнең күптән шундый әкият-мюзикл куясы килә иде. Президент Рөстәм Миңнеханов театрга дәүләт статусы бирергә кайткач Хәй Вахитның “Җырым табар сине” мюзиклын карады. Хәзер безгә дәүләт  статусы биргән Президентка 100 еллык юбилей уңаеннан шундый матур әкият күрсәтәсебез килә.

Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр.

Икенче спектаклебез Галиәскар Камалның “Безнең шәһәр серләре”. Сез күрми калсагыз, аны халык та күрмәячәк. 1911 елны язылган һәм “Сәйяр” труппасы куйган әсәр. 1912 елның 1 январендә Габдулла Тукай болай дип язып чыккан: “Чит шәһәрләргә баргач гел сорыйлар «Казан ничек? Андагы халык ничек? Андагы «Шәрык клубы» ничек? Әлбәттә, читтәге милләттәшләрнең матур сүзләр ишетәсе килә. Ялганларга күңел бармый. Дөресен әйтеп тегеләрне рәнҗетәсе килми. Менә хәзер инде Галиәскар Камал “Безнең шәәһр серләрен” язып бөтен шәһәргә Казанның серләрен ачты. Менә хәзер шуны укыгыз да нәрсә икәнен күрерсез дә белерсез дә дип әйтәм”.

Бу пьесага 100 елдан артык вакыт узган, анда бернәрсә дә үзгәрмәгән. Без сезнең белән арт-подготовка ясамыйча аны Әтнә сәхнәсендә куйсак, беренче премьерадан соң ул үләчәк тә. Сез яңгыратмасагыз, берәү дә белми кала аны.

Бишенче монолог сәхнәдә артисткаларны чишендерү турында

"Барыбер беркем күрми ич, Әтнәдә шыпырт кына уйныйбыз"

Сәхнәдә чишенү алга таба барыш булса, профессиональ статуста эшләгән беренче сезонда ук режиссерыбыз Рамил Фазлыев сәхнәдә яшь Фатыйманы чишендерде. “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакле иде ул. Сез аны күрми калдыгыз. Күренмибез шул.

“Күк кош”ка әйләнеп кайтып, андагы төп фикерләрнең берсе исламда да, христиан динендә дә сабырлык, тәкъдиреңә ризалык тәрбияләү булган. Бездә андый әсәрләр юк, “мальчиш-кибальчишлар” гына бар. Бездә бай күршесенә ярлы малае рогаткадан атырга тиеш... “Революция ясарга кирәк, давай, тигезлек! Кушыйк та, урталай бүлик”, дип әйтикме? “Күк кош” әкиятендә Аллаһ безне тигез итеп яратмаган дигән фикер дә үткәрелә. Кемнедер байлык белән, кемнедер ярлылык белән сынала. Шуны сабырлык белән кабул итә белергә өйрәткән әсәрләр бармы әле безнең? Андый яңа әсәрләр юк. Булса бик әйбәт булыр иде. Менә Алмаз абый Хәмзин әсәрләр бар ди. Безгә күрсәтми. Барыбер беркем дә куймый ди. Ә бәлки куяр идек. Барыбер беркем дә күрми ич. Әтнәдә шыпырт кына уйныйбыз да...

Алтынчы монолог Казан артының хикмәте турында

“Арт як ник матур?”

Театры булу – Казан артының бер хикмәте ул. Кызлар, егетләр, монысы матбугат өчен түгел, үзара гына сөйләшкән сүз. Безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев һәр җәйне Әтнәгә кайтып, бер көн ял итеп китә иде. Су буенда җир җиләге җыеп... Ул беркайда чагылмый, брифингта әйтелми. Барды да кайтты Әтнәгә. Ярый, без Минтимер Шәриповичны аңлыйбыз инде – ул җир кешесе, хиссият кешесе. Премьераларны да калдырмый.

Ни хикмәт, безнең икенче Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та шушы традицияне дәвам итә.

Казан арты диләр, мин кечкенә чакта аңламый идем. Нишләп арты? Нишләп без арты Казанның? Арт әйбәт җир түгел ич инде ул. Мин 50 яшькә җиткәч аңлый башладым моның нәрсә икәнен? Традицион татар утарында йорт алды белән урамга, юлга чыгып тора. Ә артында аның бакча, җәмәгать. Тиреслек түгел, бәдрәф тә түгел, әйбәт хуҗаның йорт артында бакча була. Казан элек-электән олы юлга - Иделгә чыгып торган. Ә артта аның бакчасы булган. Иске Мәңгәр урынында Казан ханнарының җәйге резиденцияләре булган. Яшел чирәм чыга башлауга алар чатырларын корып җәй буе яшәгәннәр. Мондагы ташпулатларда черки ашатып ятмаганнар. Яфрак коела башлагач кына Казанга күчкәннәр. Казан артыннан тикмәгә генә Тукай да чыкмаган, тикмәгә генә Мәрҗани да чыкмаган. Салих Сәйдәшев, Габәши, Максуди - бөтенесе Казан артыннан. Аның ниндидер энергетикасы бар.

Безнең Президентыбыз андый нечкә материяләр белән йөрмәсә дә, прагматичный кеше булса да, ул шунда кайтып аккумуляторларын заряжать итеп китә. Габделәхәтнең сые, әлбәттә, бөтен дөньяга танылган инде. Аны җырлыйлар да. Ну бит анда түгел хикмәт. Бер ел кайтыр иде, икенче ел кайтыр иде. Өченче ел кайтмас иде. Ә ел саен кайталар, үзләре дә аңламыйлар, алар анда зарядка алып китәләр.

Шуңа күрә аның театры да бар. Арчага таба китәсең – анда театрга исләре китми, аларга концерт кирәк. Театр ул - Әтнәнеке.  

Театрларын 70нче еллардан исәпләгән кешеләр дә 100 еллыкны үткәрәләр. Әмма Әтнәдә спектакль 1918 елның декабрь кичендә уйналган. Рәхмәт сезнең коллегаларга – 1919 елда “Эш” газетасында “Идеология ягыннан алама әсәр куйдылар”, дип пыр туздырып тәнкыйтьләп язып чыкканнар. Әмма ул документ.

Монысын язсагыз да була. Элек Марсель абый Сәлимҗанов ике-өч көнгә Әтнәгә кайта иде дәЮ әзер спектакльне шомартып китә иде. Марсель Хәкимович авыртып киткәч Гомәр абый Мәрданов (халык театры режиссеры. Авт.) аптырап кына Бикчәнтәевка барды. Фәрит Рәфкатович кайтты, безне Марсель Сәлимҗанов кебек сүкмәде. Тыныч кына карады да, болай-болай дип әйтте дә, китеп барды. Фәрит Рәфкатович якташыбыз бит инде, тамырлары Бәрәскәдән.

Дәүләт театры булгач “Әтием истәлегенә сездә “Беренче мәхәббәт”не (Хәй Вахит пьесасы) куям дип, безгә өч сезон вәгъдә итеп йөрде. Инде хәзер онытты. Хәзер Наилә апа “Фәритне күндерәм әле”, ди. Фәрит Рәфкатович Буага кадәр барып җитте, анда спектакль куйды, Әтнәдә әле куймады. Вәгъдәсен үтәмәде - анысын язсагыз да була. Вәгъдә – иман!

Җиденче монолог театр сабантуеның Бәрәскәдә булмый калуы турында

“Артист халкы да тәүфикъка килер әле”

Марсель абый Сәлимҗановның да нигезендә Бәрәскә авылы. Сөйләсәң ярыйдырмы-юктырмы, сөйлим әле. Язмассыз! Ике ел рәттән Театрлар сабантуе безнең театр өстендә булды. Былтыр аны чираттан дип Әтнә театрына йөкләделәр дә... менә монысын язмагыз, безнең главабыз “Сабантуй алдыннан мәйданны таптап йөрисе юк анда”, дип, рөхсәт бирмәде дә, былтыр сабантуй Сабаның Лесхозында булды. Әмма аны без әзерләдек. КамАЗларга төяп тарантаслар алып бардык. 25 җигүле атның сбруйлар белән ялтырап чыгуы - Әтнә сабантуеның фишкасы бит инде.  

Ә инде быел, театрның 100 еллыгын да исәпләп, сабантуйны үзебездә уздырырга уйлаган идек. Ошап китте ич безгә уздыру. Безнең әле Бәрәскәдә уздырырга дигән фикер дә бар иде. Безнең бит Рәфкать Бикчәнтәев Бәрәскәнеке, Зөлфирә апа Зарипова да, Илдар Хәйруллинның да шуннан, Марсель Сәлимҗановның чыгышы шуннан. Күрсәтәсе килгән иде шунда театр Әтнәгә гастрольгә кайткач, Хәким абый (Хәкимҗан Сәлимҗанов. Авт.) кечкенә Марсельне җитәкләп, 8 км юл үтеп Бәрәскәгә алып килә. “Әти алып килде, зиратка алып керде. “Менә, улым, синең бабаларың шушында ята”, дип әйтте. “Менә шушында кайтып йөр” дип әйтте”, дип Марсель абый үзе сөйли иде. Гел Әтнә дип яшәде. Марсель абыйның бик яраткан көчеге бар иде. Шуны Әтнәгә кайтканда этнең кабере янында туктап узарбыз дигән шикелле Әтнә юлында күмделәр. Сабантуйда күрсәтәсе килгән иде кечкенә Марсельне җитәкләп чыккан Хәким абыйны; көянтәләр белән болыннан кайтып килгзн 16 яшьлек сыер савучы Зөлфирә Зарипованы.

Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилданович Хәйруллин - безнең бик абрыйлы җитәкче, диндәге кеше, хаҗи кеше. Бәрәскәдә дигәч башта бик канатланып киткән иде, аннары соң “Ай егетләр, артист халкы бик ни бит, чорсыз бит, ислам канунына бик туры килеп бетмәс аларның тәртибе”, дип, рөхсәт итмәде. Ну без Илгиз Вилданович белән белән сөйләшеп, Бәрәскәдә ул сабантуйны ничек тә уздырырбыз әле, артист халкы да безнең тәүфыйкка килер, бәйрәм иткәндә лимонадтан көчле әйбер эчмәс.

Сигезенче монолог Наил Дунаевның Әтнә театрына мәхәббәте турында

"Камаллар үпкәләр!"

12-13 октябрьдә былтыргы премьера белән театр сезонын ачабыз. “Әниемнең ак күлмәге”. Әни ролендә Наилә Гәрәева уйный. Камал театры артистының Әтнәдә уйнавы безнең символик әйбер дип әйтәсе килә. Дәүләт театры булгач та шундый хәл булды. Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектаклендә өлкән артистыбыз Таһир Фәйзрахманов баш рольдә уйнаган иде. Авыртып китте. Камал театрына барып егылгач, Наил Дунаев безнең белән уйнарга ризалык бирде. Шамил абый Закиров исән иде әле ул чакта. Монысын да язмасагыз да була – Камаллар үпкәләр. Наил абыйның юбилее җиткәч Камал театрында “Нәрсә куябыз?” дип әйтәләр икән. Наил абый Әтнәләр белән “Сөясеңме, сөймисеңме?”не күрсәтәбез дигән. Камал театрында шок, әлбәттә. Академия театрының әйдәп баручы артистының үз юбилеенда Әтнә театры белән уйныйсы килсен инде! Алай була алмый. “Бабайлар чуагы”н күрсәттеләр. Әмма аның әйтүе дә бит безнең өчен бик кыйммәт. 1969 елдан бирле бар андый традиция: актерыбыз авыртып киткән дә, Камал театрыннан Асия апа Хәйруллина уйнап чыккан. Камал театры артистлары теләсә кайсы театрда уйнамыйлар. Алар безгә генә киләләр.

1969 елдан бирле Әтнә театры Камал театры сәхнәсендә үзенең иң уңышлы спектакльләрен куя. Видеода Марсель Хәкимовичның: “Без берәүгә дә сәхнәбезне бирмибез. Әтнәләргә генә “Рәхим итегез, дуслар!” дип әйтеп торабыз” дип сөйләгән язмалары да бар.

Фикерләр








Мәдәният

“Ашкына гомер” җырының авторы Мидхәт Әбделмановка 75 яшь!

“Талантлы кеше – һәр яклап та талантлы” дигән әйтем бар. Уфада яшәүче милләттәшебез, матур, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы талант иясе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәновка да тулысынча туры килә бу гыйбарә. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән аксакал бүгенге көндә дә иҗаттан туктамый.

Җәмгыять

“Ике минут эчендә үлеп китте...Килеп кочаклап алдым – күзен дә ачмады, бер сүз дә әйтә алмады”. Татар җәмәгатьчелеге Рауза Хәйретдинова белән хушлашты

Татар дөньясының тагы бер якты йолдызы сүнде. Татар җәмәгатьчелеге “Мәйсәрәсен” һәм “Галиябануын” – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озатты. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Рауза Хәйретдинова уйнаган рольләрендә башкарган җырлары әкрен генә яңгырап торды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла