Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрының VIP-клиентлары, Рәшит Заһидуллин кабинетының кемгә бирелүе һәм янкорма проекты: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән әңгәмә

Баш режиссер китү белән бәйле ыгы-зыгыдан соң Тинчурин театры ничек яши? "Татар-информ" театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән яңа сезонның беренче интервьюсын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Тинчурин театрының VIP-клиентлары, Рәшит Заһидуллин кабинетының кемгә бирелүе һәм янкорма проекты: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән әңгәмә

Быел Татарстанда театр сезонын беренчеләрдән булып соңгы арада зур тетрәнүләр кичергән Тинчурин театры ачып җибәрде. Театр аны Кәрим Тинчуринның туган көненә туры китереп ача.

Быел Тинчурин театрының 25 еллык сәнгать җитәкчесе Рәшит Заһидуллин эшеннән китте. Аның белән контракт озайтылмады, әмма аның режиссер буларак проектлар эшләү мөмкинлеге турында әйтелде. Театрның чакырылган режиссерлар белән эшләве игълан ителде.

- Сезонны иртә ачтыгыз, Фәнис Наилевич!

- Безнең туктап торган да булмады. Август аенда да гастрольләргә чыгып кердек. Без иң күп йөрүче Казан театрыдыр. Авылларда ачылган яңа клубларга да күп йөрибез.

- Театр үзенең башлангыч чорындагы күчмә традицияләрен дәвам итә, әйеме?

- Мин аны күчмәлек дип тә әйтмәс идем. Тамашачы белән араны өзәргә ярамый. Якын районнар Казанга еш килә ала. Ерак районнар да бар бит. Елга 340 спектакльне стационарда күрсәтсәк, 80нән артыгын чыгып күрсәтәбез. Болар - Чувашия, Удмуртия кебек зур гастрольләрдән тыш. Әле Уфага әзерләнәбез. Анда Нефтьчеләр сараен алдык...

- Зур зал. Тутырасы авыр булыр.

- Мин 2002 елда театрга килгәннән соң, 2003 елда Уфада тулы заллар белән яхшы гастрольләр ясаган идек. Шуны кире кайтарасым килде. Ул вакытларга ностальгиядер, бәлки. Тамашачы үзгәрәк иде, әлбәттә. Компьютерлар зур кулланылышта булмаганда кеше театрга күбрәк йөри иде кебек. 

Зур гастрольләр алдыннан хәзер бераз курку бар. Куркытса да, барырга кирәк. Дурак кына курыкмый дип тә әйтәләр, эшләгәндә каршылыклар буласын белеп торырга тиешсең. Каршылык куркыта, ләкин җиңәм дип уйларга кирәк. Уфага премьералар - “Син бит минем бер генәм”, “Алай түгел, болай ул”, “Гомер буе сине көтәм” спектакльләре бара.

Кассада билет юк дигән татлы хыял

- Гастрольләр ясаганда билет таратуның кайсы юллары кулай? Рекламага ышанасызмы, әллә предприятиеләр белән актив эшлисезме?

- Икесе дә. Әле бит бер үзенчәлеге дә бар: 1 июльдән башлап билетларны касса аппаратлары белән генә сату рөхсәт ителә. Билет бирелүгә кассаңда чегың да чыгарга тиеш - мәгълүмат автомат рәвештә салым органнарына китә. Сатып алучыга бирелгән чекта кайчан нинди спектакль икәнлеге язылган булырга тиеш. Бу безнең эшне тоткарлый. Димәк, билет сатучы уполномоченныйлар хәзер үзләре генә йөри алмыйлар. Халыкның аңы онлайн түләүләргә ияләнмәгән вакытта уполномоченныйлар бик кирәк кешеләр иде.

- Хәзер аларга касса аппаратлары алып бирәсезмени?

- Үзегез уйлап карагыз – аны 60 мең сумга алырга кирәк, аппаратларга кемдер хезмәт күрсәтергә дә тиеш була. Касса аппаратын кулланып булмаган җирләр дә бар бит әле. Аңа интернет кирәк – симка алып куясы була.

- Киләчәктә уполномоченныйлар булмаячак дисезме?

- Уполномоченный билетны сатып кайтканнан соң гына касса аша бер чек белән үткәрә торган булса, яхшы булыр иде. Шул вакытта гына театрларга да, тамашачыга да нормаль эшләү мөмкинлеге булачак. Ул законны бер карарга тиешләр, үзенчәлекләрне исәпкә алып үзгәрешләр кертелмәсә, безгә районнар белән эшләү бик читен булачак. Кайсы авыл клубында аппарат булсын?! Юк ул! Авылларга чыкканда үзебезнең бер аппаратны алып чыгабыз яки акча күчерү юллары белән эшлибез.

- Театр билетларының күпме өлеше кассадан сатыла?

- Анализлар ясап караган идек. Үткән сезон ахырында кассадан алучылар - 10 процент, онлайн билет сатулар, спектакленә карап, 20-30 процент иде. Беләсезме, халык бит әле аңа өйрәнеп бетмәгән. Берәүнең дә үз карточкасы номерын интернет системасына кертәсе килми. Чөнки алдаулардан куркалар.

- Димәк, кассадан билет алучылар тамашачының яртысы да юк. Калганы...

- Әйе, аз әле, аз. Калганы предприятиеләр һәм уполномоченныйлар белән бара. Монда мин икенче сәбәбен дә күрәм - репертуар сәясәтен үзгәртергә кирәк. Көн саен спектакль күрсәтелә торган театрда репертуар алгы планда булырга тиеш. Үзәге шул булып, спектакльнең нинди аудиториягә аталуына карап, пиары була. Кайсы вакытта интернет реклама, кайчагында – тышкы реклама, кайсыбер очракта – радио, телевидение, промоакцияләр. Мәктәпләр, югары уку йортлары, оешмалар белән эшләү - бөтенесе спектакльдән чыгып эшләнергә тиеш.

- Халык үзе билет алып йөри торган күпме спектаклегез бар?

- Оешмалар аша таратып түгел, халык кассадан һәм уполномоченныйлардан үзе билет алып килә торган спектакльләр биш-алты булыр.

- Ә күпме булырга тиеш?

- Бөтен репертуарның 70 проценты. Шуннан да ким түгел. Шул вакытта театр нормаль яши ала. Ә яхшы яшәү ул “Билет юк” дип әйтү.

- Шулай булыр дигән өмет бармы?

- Дөресен әйткәндә, мин күптән – театрга аяк басканнан бирле бу хакта хыялланам. “Билет юк” дигән сүз барлык театр директорлары күңеленә май булып ятадыр.

- Премьераларда гынадыр инде ул театрда “билет юк!” дигән сүз?

- Өч, дүрт, биш премьерага билет җиңел сатылырга тиеш. Премьера да сатылмаса, андый спектакльнең кирәге дә юктыр. Без беренче "читка" көненнән башлап халыкны булачак спектакль белән таныштыра башлыйбыз. Тамашачыга темага кагылышлы сораулар биреп, киңәшләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Тамашачы үзен шушы спектакльгә кагылышлы итеп, үзен спектакль чыгаручылар арасында итеп тоя башлый. Ләкин беренче биш, кайчагында өч спектакльдән соң, чын вазгыять күренә.

Директор театр яратамы?

- Сезнең баш режиссерыгыз китү белән бәйле матавыклар театр тамашачысына ничек тәэсир итте? Әллә үзенә күрә реклама да булдымы?

- Интернетта төрлесен язалар. Белмәгәнен язып үзен белдекле итеп күрсәтүчеләр дә бар. Театрга килеп бер спектакль карамаган кешеләр дә яза. Андый сүзләргә карап фикер йөртү дөрес түгел. Ниндидер тайпылыш, үзгәреш булуны кабул итергә теләмәүчеләр бар. Ә начармы-яхшымы, рекламамы-антирекламамы – анализ ясарга иртәрәк, соңрак анализларбыз. Халыкны бит аны алдап булмый: килгәне күрә. Минем теләгем шул: яхшыга үзгәрешләрне күрсеннәр иде. Начар әйберне күрергә була, ләкин чүп кадәр әйбердән салам кибәне ясамыйсы иде. Чүпне күргәнсең икән – интернет челтәренә түгел, шәхси почтага яз! Без һәрвакыт нәрсәнедер яхшыртырга әзер. 

Мин театрда эшли башлаганнан бирле тамашачыга ал белән тору яклы. Без тамашачылар белән “Ни куябыз – шуны карагыз” дигән фикер белән баррикадалар аша кычкырышмыйча аралашырга тиеш. Тамашачы юк икән - театрның кирәге юк. Мин һәрвакыт тамашачы теләген ике адым алдан белеп барырга тиешбез дип әйтә киләм. Тамашачыны нәрсәгәдер өйрәтәбез, нәрсәнедер популярлаштырабыз дибез... ләкин бит шунысы да бар: залыңда тамашачың утырмый икән – кемне өйрәтәбез соң без?! Ул тамашачыны башта китерергә кирәк, аннары әкренләп өйрәтербез. Әйтергә теләгәнебезне төрле кызыксындыру чаралары белән аз-азлап кертергә кирәк.

- Ыгы-зыгы вакытында аренда турында да сүз булды.

- Әйе, бездә аренда чаралары да була. Арендаларга каршы килмәвемнең сәбәбе – алар яңа тамашачыны алып килә. Аның зыянына караганда файдасы күбрәк чыга.

- Баш режиссер киткәнгә карап кем дә булса театрдан киттеме?

- Юк, барысы да эшли, Аллага шөкер. Бөтен кеше дә уз урынында. Яңа әсәргә тотындык – эш бара. Илшат Мөхетдинов спектакль чыгара. Артистлар яңа режиссерларның яңа алымнарын күрәләр. Репетиция барганда комачауламаска тырышып кына мин дә балконнан карап китәм.

- Элек тә карый идегезме? Чөнки Фәнис Мөсәгыйтов театр яратмый дигән фикерләр укыдым.

- Дөресен генә әйткәндә, мин бу фикерне әйткән кеше белән сөйләштем. “Минем сүзләр түгел”, диде. Ничек инде спектакльне карамыйча булдыра алыйм?! Бу - белмичә әйтелгән сүз. Мин спектакль чыккач, аны режиссер ярдәмчеләре һәм артистларның үзләреннән кала иң күп караучы кешедер, унышар-егермешәр тапкыр карыйм. Кунаклар килсә, алар белән дә карыйм бит әле. Без артистлар читкага утыруга ук спектакльнең декорациясен җыя башлыйбыз. Реквизитлар, костюмнар – бөтенесе безнең кул аша уза. Сишәмбе, җомга көннәрдә гомуми киңәшмәләр була: анда да һәр цехның эшен барлыйбыз. 

Бер үзенчәлегем бар – үзебезнең театрда премьераларны утырып карый алмыйм, басып торам. Ниндидер ялгышлык чыкса, аны тамашачы сизмәсә дә, мин башымны иеп борчыла башлыйм. Икенчеләрен, өченчеләрен генә утырып карый ала башлыйм. Кемдер мине спектакль яратмый дип әйтә икән – бу мөмкин хәл түгел. Башка театрлар чыгарган спектакльләрне дә карап барырга тырышам.

- Хәзер театрның иҗади ягы кем өстендә? Кем сезнең киңәшчегез?

- Дөресен әйткәндә, барысы да министрлык, театр һәм Театр әһелләре берлеге белән киңәшеп эшләнә. Теләдем дә, куйдырттым түгел. Һәр спектакльнең алдан проектын әзерлибез. Бер папка була ул – менә алар. Анда эскизлар, сметалар, юл картасы... Алар алты-җиде ай алдан әзер булырга тиеш. Театрда барысы да план буенча барырга тиеш. Безнең бит ничәмә-ничә цех! План булмаса, аларның эше туктала. Берсе сөртенеп китә икән, аның сөртенүе башкаларга да зыян сала. Театр - бик нечкә һәм җылы организм ул. Аның эшләве өчен һәр кешенең үз эшен төгәл башкаруы кирәк. Шул вакытта гына без тамашачыга тулы, кызыклы спектакльләр чыгара алабыз.

- Сезнең хәзер дүрт чакырылган режиссер билгеле: Илшат Мөхетдинов репетицияләр үткәрә, Илгиз Зәйниев килә, Туфан Имаметдинов әзерләнә, Фәрит Бикчәнтәев җыена. Тагын?

- Әле икесен килештереп бетерәсе бар. Миндә тагын алты проект бар. Бу сезонда шуның икесе сайланачак. Киләсе елга фестивалебез дә бар бит әле. Аны зур итеп эшләргә җыенабыз.

- Ул милли драматургия фестивале буларак форматында каламы? Йөзен алыштырмыймы?

- Юк, юк. Шулай кала. Әмма безнең аны элек узган фестивальләргә охшамаган итеп уздырасыбыз килә. Фикерләр бар.

- Хәзер театр сәнгать җитәкчесеннән башка, директор кул астында гына эшләячәкме?

- Бүгенге театрларның 70 процентында директор идарәсе. Хәзерге заманда ул иң кулай юл шикелле.

- Ни өчен?

- Бу бер калыптагы спектакльләр чыгып бармасын өчен кирәк. Артистлар төрле режиссерлар белән уйнап ачылсын. Мин артистларга кая чакырсалар да барыгыз дип әйтә киләм. Кино төшерәләрме – төшегез, күренегез, дим. Алар бит театрның йөзе! Тамашачы исемгә килә!

- Театр йөзе сезнең легендар Исламия апа инде.

- Әйе, тамашачының аны яратуы бик сизелә ул. Кая гына җыенсак та, “Исламия апаны алып килегез”, диләр.

- Тагын кайсы артистларыгыз “медиа йөз”?

- Резеда Төхфәтуллина күп күренә, Нуретдин Нәҗмиев, Ләлә Миңнуллина, Миләүшә Нәҗметдинова... ни кызганыч, өлкән буыныбыз китеп бара шул инде... яшьрәкләрдән Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәлахова, Зөлфәт Закиров, Гөлназ Нәүмәтова... Илфак Хафизовны бик беләләр иде – театрдан китеп барды.

- Резеда Гарипова да декрет ялыннан эшкә чыккан икән. Ул нинди вазифада?

- Үз штатында - куючы режиссер. Без аны декрет ялыннан иртәрәк чакырып чыгардык.

- Ул бит “Контракт срогы беткәч китәм”, дип комментарий бирде.

- Юк. Журналистлар кайдан алды икән ул сүзне?

- Кайдан булсын! Минем диктофонда яздырылган.

- Үзе әйттемени? Хәзер андый сүзнең булганы да юк. Көн саен булмаса да, ике көнгә бер очрашып торабыз. Яңа гына клиплар төшердек.

- Күрдем. Матур булган (Сүз театрның Өлкәннәр көненә багышлганган ролигы турында бара. Авт).

- Безнең театрда моңарчы артистлар белән башка бүлекләрнең бердәмлеге булмады. Хәзер реклама ясау өчен сәхнәдә барганны гына төшереп бирү атмый: роликларда артистларыбызның йөзе булырга тиеш. Без акцияләрне театрыбызның башка кешеләре белән ясый идек.

- Ничек инде?

- Ничектер артистлар килә алмый иде. Бу дирекция белән артистлар арасында бәйләнеш җитмәүдән булгандыр. Ә бит медиайөз булырга тиеш. Сәхнәдә уйнамаган кеше киенеп спектакль рекламасында төшеп йөрергә тиеш түгел. Аллага шөкер, бик матур акцияләр була башлады. Өлкәннәр көнендә алтымышынчы-җитмешенче еллар мохите булдырдык. Артистыбыз Зөлфәт Закировка өстәмә эш буларак, аны театрны имидж ягыннан үстерү бүлегенә алдык.

- Резеда Гарипова темасын дәвам итеп, ул спектакль куячакмы?

- Әлегә ул акцияләр һәм яңа ел интермедиясен эшли. Быел безнең театрда яңа ел кичәсе үзенчәлекле булачак.

- Гафу итегез, татарча буламы? Ни өчен болай соравымны аңлыйсыздыр...

- Татарча булачак. Безне былтыр татарча куймадылар дип гаепләделәр.

- Әйе, шушы гаепләүгә ишарә итүем иде.

- Безнең бер генә артист та русча сөйләмәде. Бездә русча спектакльне Карина Булычеваның музыкаль театры эшләде. Алар безнең театрда үз актерлары белән русча куйды. Бу аренда иде. Шушы ук декорация белән безнең артистлар үзебезнең көннәрне чип-чиста татарча уйнадылар.

- Театр монда аренда белән генә акча эшләде булып чыга, әйеме?

- Әлбәттә. Бары тик аларның артистлары гына русча уйнады. Нигә безне русча уйнады дип язганнардыр – аңламыйм. Афишада бит безнең артистлар уйнаган көннәр күрсәтелгән иде - килеп карасыннар!

- Ә быелгысы турында ни әйтә аласыз?

- Ул интерактив булачак һәм театрның бөтен мәйданнары файдаланылачак. Чыршы тирәли әйләндең дә шигырь сөйләдең түгел. Аннары – залда традицион әкият. Быел яңа әкият куймыйбыз – булганнарын яңартабыз. Аның белән Резеда Гарипова шөгыльләнә. Бөтен театрлар практикасында да шулай – театрның куючы режиссеры шундый эшләрне башкара.

- Баш режиссер киткәннән соң артистлар үзләрен ятим калган кебек хис итмиләрме?

- Үзләренә хөрмәт булмаса, бәлки ятим калган кебек тоярлар иде. Элек-электән артистларның көнкүрешен администрация карый иде. Бөтен сораулар белән миңа керәләр иде.

Театрның яңа янкормасы салыначак

- Театр коллективының мәдәният министры урынбасарлары белән очрашуында техник җиһаз проблемасы күтәрелгән иде.

- Әле генә режиссер ярдәмчеләренең эш урыннарын яңарттык – экраннар куйдык. Артистлар ягындагы экраннарны да яхшырттык. Ул проблеманы җыелышты күтәрү кирәк булдымы икән? Миңа әйтергә иде. Ул хакта беренче тапкыр шунда ишеттем. Үзем дә күреп йөри идем, һәр чыбыкны аерым сузганчы, җәйге ремонт вакытында бергә эшләнер дигән идем.

- Ремонт көтеләме?

- Реконструкциядән соң 11 ел узды бит инде. Без аны буяштырып торабыз. Әмма косметик ремонт барыбер кирәк. Аны биш елдан соң ук ясарга кирәк иде. 2018 елда давыл түбәне алып атканын беләсездер. Бу бит сорап алган бәла түгел. Шул вакыт яңгыры да яуды бит аның. Эшчеләребез тиз генә менеп каплый алгач, зур зыян килмәде. Хәзер саргайган урыннарын буяп, чормадагы җылыткычларны алыштырып, тәртипкә китереп бетерәсе бар. Ватылганны төзекләндерү яңаны ясауга караганда ун тапкыр читенрәк. Без хәзер декорация саклана торган салкын кирпеч склад урынына җылы янкорма ясалуын бик көтәбез. Бөтен документлары бар, килештерүләр узылган.

- Яңа склад турында сүз барамы?

- Юк, алай гына түгел, без аны масштаблырак итеп күрәбез. 1200 кв.м.лы өч катлы бина күздә тотыла. Анда декорация саклау складлары гына түгел, цехларыбыз да булачак. Администрация дә анда күчеп, урыннары барысы да гримеркалар булып кала.

- Салкын складның тарихи театр бинасына катнашы юкмы?

- Ул баланста да юк иде - кертеп йөрибез. Яңа төзеләчәк бина төп бинага икенче кат аша җылытылган коридор белән тоташтырылачак. Яңа бинаның икенче каты декорацияләр саклау урыны булачак.

- Димәк, төп бина иҗат өчен генә булып калачак?

- Әйе. Безнең гримеркаларыбыз аз. Оркестрыбызга да урын юк. Цехларыбыз ярымподвалда утыра. Алар яңа бинага күчкәч, Казан театр училищесы белән хезмәттәшлек итәргә теләк бар. Костюмерлар, бутафорлар, ут куючылар бездә практика үтсеннәр иде. Чөнки театрларга эшкә килгәндә алар теорияне белә, ә эш рәтен белмиләр. Безгә килеп эшләп карыйлар да, “Болай икәнен белмәгән идем” дип китеп баралар. Менә шушы бинаны салып чыга алсак, яхшы булыр иде. Аның бит инде җире үзебезнеке, котельный да үзебезнеке, гомуми челтәргә тоташтыру мәшәкатьләре дә юк. Югыйсә төзелеш проектлары бәясенең 30 проценты бит төрле кушылуларга китә. Су, ут, җылылык...

- Хәзер дәүләттән акча көтәсез инде, әйеме? Күпме акча кирәк?

- Соңгы исәпләүләр буенча, 76 миллион сум. Акча булса, без аны 6 айда эшләп чыга алабыз. Акча көтәбез. Бу эшләр башкарылып чыкса, артистларга да иркен булыр иде.

- Сез Кече залсыз эшлисез. Аны булдыру мөмкинлеге бармы?

- Ул булырга тиеш иде инде. Әмма аның ясалу вакыты Пермьдәге “Хромая лошадь” клубындагы янгын вакытына туры килде. Хәзерге гардероб урынына Кече залны ясап ятканда янгын сүндерүчеләрдән катыландырылган таләпләр килеп төште. Шуннан соң ул гардеробка әйләнеп калды инде: янгын сүндерүчеләр зал ясарга рөхсәт итмәделәр. Ләкин без анда репетицияләр ясыйбыз.

- Оркестр чокырын матурлап ясап бетердегезме инде?

- Утларын яңарттык. Әмма әле эш бетмәгән. Эш өчен кирәкле материалларга заказ бирелде.

- Димәк, оркестр чокырын тулы көченә кулланырга мөмкин була?

- Чакырылган режиссерлар спектакль куйганда оркестр чокырын кулланырга телиләр икән – бөтен мөмкинлекләр бар. “Башмагым-джаз” уйналганда оркестр шунда утыра.

- Яшьләрнең иҗади лабораториясе кысаларында куелган “Минем Такташ” операсы театр репертуарына керергә мөмкинме?

- Әле ул хакта сүз юк. Анда безнең артистлар катнашмый. Безнең артистлар читтә куйган “Нәзер” спектаклен килешү нигезендә репертуарга керттек. 11 октябрьдән башлап айга ике тапкыр күрсәтеләчәк. Билетлар әйбәт сатыла. Спектакльнең премьерасы Ленин исемендәге мәдәният сараенда булганда барып караган идем. Миңа бик ошады. Үзебездә уйнаган артистларның бөтенләй яңа яктан ачылуын күрдем. Артистларга төрле режиссерлар белән эшләргә кирәклеген 2003 елдан бирле әйтеп киләм. Артистны төрле кул һәм төрле караш кына ача ала.

- Артистларның читтә спектакль чыгару сәбәбен ни белән аңлатасыз?

- Алар соңгы спектакльләрдә катнашмадылар, тик йөрмәс өчен шушы проектка алындылар. Артистка озак вакыт тик тору ярамый - ката ул, сүнә. Аны гел ачып, үстереп торырга кирәк. Безнең театр артистлары бик әйбәт.

- Быел Казанда ике уку йорты татар артистлары чыгарды. Яңа артистлар алдыгызмы, әллә штатыгыз тулы идеме?

- Безнең штат буенча 40 артист каралган. Декреттагыларның вакытлы урыннары бар. Быел әле яңа артистлар алмадык, әмма алуыбыз мөмкин - карап йөрибез. Без аларның уен коралларында уйный белүен, җырлый-бии белүен карап алачакбыз. Батулла ага бер әйткән иде бит - җырлый-бии белмәгән кеше нишләп йөри театрда дип. Солист урыннары да бар әле. Алты штат. Без алар белән музыкаль спектакльләр дә ясый алабыз. “Кара пулат”ны да репертуарга кайтарырга мөмкин әле. Теге составны җыя алмыйбыз, әмма яңа солистлар белән яңарта алабыз.

- Оркестрыгыз белән эшләр ничек? Тулымы ул?

- Оркестрыбыз тулы. Ильяс Камал әлегә виолончелист штатында иде, аны баш дирижер итеп куябыз. Оркестрыбыз белән кечкенә генә концерт программасы әзерләү нияте бар.

VIP-клиентлар – театр дуслары

- Соңгы елларда сезнең театрда спектакльләр аз чыкты һәм бу акча юклыкка бәйләп аңлатыла иде...

- Миннән бер тапкыр да акча юк дигән сүз чыкмады. Без һәрвакыт мөмкинлекләрне табарга тырыштык. Акча җитеп бетмәгәндә, тегесеннән-монысыннан сорый идек. Министрлык та, төрле оешмалар да булыша иде. Хәзер дә “Хыялый” комедиясен кую өчен кирәкле җиһазларны бөтенләй чит оешмалар бирә. Берсе инде акчаны күчерде дә.

- Быел алты спектакль чыгарырга җыенасыз. Соңгы елларда алай чыгармадыгыз. Елына өч булдымы икән? Быел сезгә акча күбрәк бирелдеме?

- Элеккеге елларда шулай чыга иде инде ул. Соңгы елларда гына чыкмады. Кайсы елны өч тә димәс идем әле. Әмма аларның бюджетлары бик зур иде. “Башмагым-джаз” музыкаль спектакле 2,5 миллион сумга чыкты. Костюмнары да, декорацияләре дә кыйммәт, гонорарлар да зур иде. Театр елына дип министрлыктан бирелгән акча шунда кереп бетте.

- Димәк, быел алты спектакль чыгарырга акчагыз җитәчәк.

- Җитә дип торабыз. Форс-мажорлар булса, министрлык булыша инде ул. Безнең кыенлыгыбыз - Татарстанның Казаннан читтәге театрлары һәм ТЮЗлар алган федераль грантларга катнаша алмауда. Бер спектакльгә ТР Театр әһелләре берлеге гранты булды. Бу күпмесендер каплый. Акча җитмәсә, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәбез. Андый оешмалар бар, булышалар.

- Вакытлыча биреп торалармы?

- Юк. Бүләк итәләр.

- Бу сезнең шәхси элемтәләрме?

- Әйе инде. Башкача булмый. Без бит шуның өчен ел әйләнәсе эшлибез.

- Алар бит сезгә акчаны Фәнис Наилевич әйбәт кеше булган өчен бирмиләрдер.

- VIP-клиентлар белән эшләү дигән төшенчә бар. Алар белән аралашып, башка җирләрдә дә дусларча очрашып торабыз. Алар җитәкләгән оешмаларда ниндидер мәдәни чаралар үткәрәбез, әйтик, Өлкәннәр көнендә аларның ветераннарын котлыйбыз. Төрле юлларын табасың инде. Беренче урында – шәхси мөнәсәбәтләр. Шунсыз булмый! Үзең дә бик яхшы аңлыйсың! Алар өчен махсус карталар булдыру теләгем бар. Аның иң югарысы – VIP-клиентлар, аларны без театр дуслары дип атыйбыз. Аларны мин һәрчак театрда үзем каршы алам һәм ложага утыртам. Әле тагын театр эшчәнлегенә зур өлеш керткән театр партнерлары бар. Безнең театр фойесында бер зона бар – аны кунакларыбыз өчен җиһазларга телибез.

- Алар анда чәй эчәме?

- Әйе. Ул безнең алдан ук чәй өчен уйланылган иде. Кафега кеше сыймаса, чәй эчерә ала идек. Кафега сыеп баралар, әмма анда чират. Партнерларыбыз тәнәфестә әлеге бүлмәгә кереп, бушлай чәй-кофе эчә алачак. Андый урыннар бөтен җирдә дә бар. Аэропортлар да...

- Ә театрларда?

- Мәскәүнең берничә театрында бар, тик икенчерәк төрле эшләнгән.

- Сез Татарстанда VIP-бүлмәле беренче театр булачаксызмы?

- VIP-бүлмә әллә ничек яңгырый - аны “Дуслар бүлмәсе” дип атыйк. Хәзерге вакытта кешенең өстәмә игътибар һәм хезмәтләр аласы килә. Дисконтлар, кешбеклар... Без балл җыйдыра торган карта эшләргә исәплибез. Билет алып, ниндидер санда балл җыйсалар, экскурсияләр дә ясый алабыз. Квестлар оештыру турында да сүз бара. Мәдәни туган көннәр дә оештырыла. Башта кафеда утыралар, аннары кереп спектакль карыйлар, соңыннан тагын кафеда утыралар. Монда килеп ЗАГСта язылулар да бар. Татар туе – татарча, чуаш туе – чуашча... Артистыбыз Тимер абый Зиннуров, мәрхүм, гармуннар уйный иде әле аларга.

- Озак еллар Рәшит Заһидуллин утырган кабинетта хәзер кем утыра?

- Фәнис Наилевич, сезнең “Гамлет” спектакле “Федерация” милли театрлар фестиваленә чакырылган булса да, бара алмады. Сәбәбе?

- “Гамлет” бит бездә 2015 елдан соң уйналмады. Анда уйнаган артистларның күбесе бездә эшләми, алар студентлар иде. Фестивальгә бару өчен унлап артистны “ввод” итеп кертергә һәм аларга кием тегәргә кирәк. 600 мең сум акча кирәк дигән сүз. Сәхнәдә барган спектакль булса, әлбәттә, барыр идек. Юлга гына булса, табар идем акчасын да. Бездә чыккач та аңа кеше йөрмәде бит. Фойеда куелган спектакльдә билетлы 15 кеше утыра иде, калганнары - студентлар. Кайчакта оешмаларга сатабыз, акчасы килә, залга кешеләре килми. Бервакыт кайсыдыр спектакль белән театрда 9 майда шундый хәл булды: оешма партерны сатып алды, ә залда 15 кеше утыра. Акчасы күчкән, бәйрәм булгач, кеше авылына я бакчасына киткән. Үзең сатып алмаган билетның кадере юк бит аның.

- Фестивальләргә йөрмисез шул.

- Йөрергә теләк бик зур. Фестиваль - ул спектакльгә бәяләмә. Заявкаларны гел җибәреп бара идек. Алмадылар. “Нәүрүз”гә генә катнаша идек.

- Киләчәктә Тинчурин театрының йөзе нинди булачак?

- Аның үз йөзе булырга, ул күпкырлы булырга тиеш. Төрле тамашачыга эшләсен! Күпчелек татар драматургиясе булсын, тәрҗемә әсәрләре белән артык мавыгырга ярамый. Әмма алар да кирәк. Драматурглардан яхшы әсәрләр кирәк...

- Алдыгыздагы алты проект нинди әсәрләр?

- Алар бөтенесе дә безнең драматурглар әсәрләр. Бер тәрҗемә әсәре юк икән арада. Башта игътибар итмәгән идем – шулай икәнен белгәч, сөенеп куйдым.

- Театрның йөзе темасын дәвам итик әле.

- Татар театры татар җанлы булырга тиеш. Театрның татар җанлылыгы режиссерның, җитәкченең татар җанлы булуыннан да тора.

- Татар җанлылыкны ничек аңлатасыз?

- Татар җанлы булу - ул татар мохитендә үсү, татар дөнясының нечкәлекләрен белү. Ул һәр сүздә, ымлыкта, үз-үзеңне тотышыңда чагыла. Аңа өйрәнеп булмый, аның белән яшәргә кирәк. Ул кемдәрер бар, кемдәдер җитми. Мине татар җанлы дип әйтәләр икән – бу дөрес. Без татар җанлы театр ясаячакбыз.

- Русча куймаячаксыз инде... Андый хәлләр бар.

- Аңа барып җитмәбездер дип уйлыйм. Районнардагы театрлар русча куйгалый һәм мин аларны аңлыйм. Үзебез дә чыгып йөрибез бит – күрәбез.

- Русча куючыларны аңлыйсыз, димәк? Нишләргә соң инде? Аларга нәрсә тәкъдим итәсез?

- Мин ул театрларга рус телле состав алырга тәкъдим итәр идем. Курчак театрындагы кебек. Әмма бу районнардагы театрлар өчен генә. Бу - алар өчен исән калу юлы. Казан театрларына ярамый. Яңа труппа булы театрга яңа тамашачы китерер иде. Әгәр син татар артистын көчләп русча сөйләштерәсең килмәсә – бу проблемадан чыгу юлы. Рус төркеменә килгән тамашачы татарныкына да киләчәк. Артистларны бүлмәсәк, татар артистын руска күчереп бетерәбез. Аны хәзер бүлергә кирәк. Теле бозылмасын! Рус телендә уйнап тәм таба башламасын! Ул аннары русча сөйләшеп йөри башлаячак.

- Озын әңгәмәнең соңгы соравы – сезнеңчә, татар театрына дәүләт ярдәме җитәрлек дәрәҗәдәме?

- Театр эзләнеп йөрергә тиеш түгел. Дәүләт грантлар белән булыша. Тик федераль грантлар безгә файда итмәде. Россия грантларына омтыласы бар. Әмма аларга татар телендә чыккан спектакль кирәкме икән? Ниндидер зур проект итеп сорарга кирәктер. Ә аның эчендәге спектакль татарча калырга тиеш. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100