Татар театрында чикләр һәм чиксезлек: эпатаж, шәрә кешеләр, ябыштырылган сакал, гармун белән өчпочмак... безгә хасмы?

16 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Владимир Васильев
Татар театрында сәхнәгә шәрә чыгарга яки сүгенергә ярыймы? Спектакль аңлаешлы булырга тиешме? Театр тәрбия функциясен үз өстенә алырга тиешме? “Татар-информ”ның “Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре” исемле түгәрәк өстәлендә кунакларыбыз шул турыда фикер алышты.

Татар театры дөньясында бәхәсләр Кариев театрының “Тамга” лабораториясеннән башланды. Кайбер белгечләрдә әлеге эскизларның драматургик материалы борчу тудырды: әсәрләрнең берсендә алар суицид темасын күрсәләр, икенчесендә балигъ булмаган кызның интим мөнәсәбәтләре булу мөмкинлегенә ишарәләр сизелгән. Иң кызу бәхәсләрне шушылар: чакырылган ике режиссерның ике театраль эскизы - Норильскидан Тимур Фәйрузовның "Мой папа Питер Пен" һәм Уфадан Илшат Мөхетдиновның "Молчанка" эскизлары кузгатты. Кайбер экспертлар татар театры мондый юл белән барырга тиеш түгел, дигән фикер җиткерде. Бу бәхәс башка эксперименталь спектакльләр буенча барган фикер алышуларны да кульминация ноктасына җиткерде. 

Шушы бәхәсләр Түгәрәк өстәл түренә җыелып гапләшеп алырга этәргеч булды. 

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар:

  • Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин;
  • КФУ педагогы, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова;
  • «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты, Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла;
  • Татарстаның атказанган артисты, Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов;
  • Әтнә театры яшь артисты Гүзәл Гафарова;
  • “Идель” журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова;
  • «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

- Бездә "татарга хас түгел" дигән төшенчә бар... гореф-гадәт дибез... Ачыктан-ачык интим мөнәсәбәтләр турында сөйләү татар театрына хас түгел дибез...

Бу сорау Илдар Хәйруллинны кузгатып җибәрде:

- Ай-яй-яй! Ничек инде хас түгел?! Бу әйбер хас, бу хас түгел - алай булмый бит ул! - дип башлады ул сүзен. -

Сәнгать – ирекле иҗат территориясе. Сәнгатьтә көчләүгә өндәү һәм порнография генә булырга тиеш түгел. Калганы бөтенесе ярый. 

Сәнгатьтә бер генә критерий бар – талант. Ничек инде: татарга хас, башкаларга хас түгел? Мораль шул бер бит инде. Оят, намус, җинаять бу халыкка хас, безгә хас түгелмени? Алай булмый. Театрда сүгенергә дә ярый. “Нет хороших и плохих слов - есть уместные и неуместные”, дигән Пушкин. Әйбәт иҗатчыда яхшы зәвык була. Шәрә тән дә ярый. Нигә ярамасын? Без бит музейга баргач Микеланджело скульптураларын, Рубенс картиналарын карыйбыз. “Шәрә хатын сурәтен карамыйбыз, бу татарга хас түгел”, димибез. 

Бу урында сөйләшүгә Илназ Фазуллин кушылып китте (әйтергә кирәк, "Ялкын" журналы редакторын без яшүсмерләр буенча эксперт буларак чакырдык):

- Гореф-гадәтләргә нигезләнеп, иҗатны тыеп торсак, милли үсешкә чик куелачак дип уйлыйм. 

Без балаларны “Бу театрга барма, ул безнең милләткә туры килми”, дип чиклибез икән, алар, киресенчә, барырга омтылырга мөмкин. Бу безнең тар карашлыкны күрсәтә торган әйбер. Җәдитчеләр белән кадимчеләр йөз ел элек талашкан кебек, хәзер дә шуның чаткылары күренәдер. Яңа төрләрне, яңа стильләрне ничектер кабул итә алмыйбыз. 

Балаларга чикләүләр булырга тиеш түгел дип әйтсәм, катгый яңгырар, шуңа порнография белән көчләү булмаса, миллилек белән генә чикләмәскә кирәк, диюем. Татар милли сәнгате ул түбәтәйле һәм милли киемле генә булырга тиеш түгел. Театрның төрле жанрлары булсын – аларны татар телендә чыгаруны мин милли театр дип саныйм. 

Айсылу Хафизова бу уңайдан хәтирәсен искә төшерде:

- Мин яшүсмер идем әле. Ниндидер фестивальдә Камал театры сәхнәсендә фин театры спектакль күрсәткән иде. Вакыйга мунчада бара, һәм ирләр мунчада ничек юыналар – шул хәлдә чыктылар...

Ул спектакльнең башка бернәрсәсе дә хәтердә калмаган, шул сәхнәне – ирләрнең ничек бар, шулай йөрүләрен генә хәтерлим. 

Минемчә, бу бәхәсле күренеш. Иҗат бу дәрәҗәдә ирекле була алмый. Ниндидер кысалар булырга тиеш – мәдәният кысалары. Татарның мәдәнияте үзенчәлекле һәм ул рус мәдәниятеннән аерылып тора. Безнең театр, әлбәттә, рус театрыннан туган. Ләкин барыбер татарның үзенчәлеге бар – ислам нормалары, гореф-гадәтләр, гаилә нормалары...

- Син андый спектакльгә хәзер кызыңны җибәрер идеңме?

Алып баручының Айсылу Хафизовага юллаган бу соравына Илдар Хәйруллин җавап бирде:

Кызны театрга җибәрер алдыннан тәрбияләргә кирәк. Билет алып килеп утырабыз да, миңа ошаган әйбер булырга тиеш, дибез. Сиңа ошаган әйбер генә булырга тиеш түгел! Сиңа ошамый – башка кешегә ошый, башка кешегә ошамый – сиңа ошый. Кысалар куярга ярамый. 

Без үзебезне һәм балаларыбызны тәрбияләргә тиешбез. 

Сәнгать белән аралашу өчен тишек чабата белән йөрергә ярамый. Аңа бераз гына әзерләнергә, зәвыгеңне үстерергә кирәк. 

Безнең театрда “Курчак туе” спектакле бар иде. Анда Нәфисәнең (Хәйруллина, театр артисткасы - ред.) күкрәкләре күренде. Биш кеше аһ итте... 25 ел элек “Җәһәннәм биюе” спектакле куелган иде. Анда Мәрьям Йосыпованың күлмәген тартып алып шәрә күрсәткәннәр иде. Бер нәрсә җимерелмәде. Нормаль спектакль булды. 

Ирек Хафизов та шундый бер спектакльне искә төшерде:

- Башкортстаннан Казанга гастрольләргә килгән Гафури театры “Кара йөзләр”не күрсәтте, анда героиняны анадан тума чишендерделәр. Әмма ул безгә - тамашачыларга бер дә оятсыз булып күренмәде. Әгәр безнең уйнавыбыз үзен аклый икән – нигә күрсәтмәскә? Бәлки, без үзебезне калыпка тыгабыздыр. Ул калыптан чыгарга вакыттыр. Айсылу белән дә килешәм – без ислам динендә. Әмма дә ләкин...

Миләүшә Хабетдинова да мисал китерде (сүз уңаеннан, Миләүшә Хәбетдинова театр лабораториясендәге ике эскизны тәнкыйтьләгән экспертларның берсе):

- Минем өчен иң матур үрнәк – башкорт театры эше. Башкортлар безгә Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”ен алып килде. Шаккаттым мин ул спектакльне күреп! Монда тормыш циклларын - оргазмнан башлап, бала тууга чаклы - бию аша күрсәттеләр. Ләкин ул шундый әхлаклы, матур иде. Бөек ноктага күтәрә торган бию булды ул. Мин яшь режиссерның хрестоматик спектакльгә яңа сулыш кертүенә сокландым. Бию аша бу әсәр яңа яклары белән ачылды. Бу бик матур иде...

Милли әсәрнең тагын бар матур үрнәге бар. Рәхмәт Нияз Игъламовка – “Нәүрүз” театр фестиваленә якут театрын китерде. Бу безнең өчен үрнәк. Алар үз образлар системасын реконструкцияләп, кытай-япон театрыннан техника алып, буш урында үз театрларын төзегәннәр. Өр-яңадан традицияләр булдырганнар. Бу театр хәзер дөнья буйлап йөри. Милли, матур һәм бөтен кешегә дә кызык.

Ә безнең миллилек ритуаль функция үти. Түбәтәй, калфак, бию... Ләкин бит мәдәният һәм әдәп дигән әйбер бар. Менә бу әдәп аркасында татар туксанынчы елларда Чечня ясамады. Бездә сугыш китмәде, чөнки татарда әдәп булды.

Мин экспериментларга каршы түгел. “Медея”не дә (Әлмәт театры. - ред), “Метаморфозы”ны да (Нурбәк Батулла һәм аның командасы. - ред.), Буа театрында куелган “Сөеш, көмешкә һәм телевизор”ны да (“Буа Талиясе” лабораториясе эскизы. - ред.) кабул иттем. Ә "Тамга"дагы эскизларны мин кабул итмәдем. 

Чикләр бармы-юкмы дисез - мин сезгә җавап бирәм: чикләр бар, аның өчен бар Роскомнадзор бар! Бар административ кодекс, Җинаять кодексы. Чикләр бөтен җирдә бар, чикләрсез яшәп булмый. 

Сәхнәдә балалар өчен әсәр куйганда, без уйлап куярга тиешбез. Без балалар психикасына зыян китерергә тиеш түгелбез. Мин Рамазан ае булганга эскизлардагы бу әсәрләрдән цитаталарны китерә алмыйм. Ләкин театр видеоязмаларны элде – карый аласыз. “Мой папа - Питер Пен” эскизында ата үз-үзенә кул салды. Алты яшьлек балага шундый спектакль күрсәтәбезме? (Тамашачының яше 6+ дип билгеләнгән). Физиологик яктан әзерме бала мондый мәгълүматны дөрес кабул итәргә? Ул аны куллану өчен инструкция итеп кабул итмәсме? 

Ә “Молчанка” спектакле - ул эпатаж. Кызганыч, безнең мәдәниятебез эпатажга китте.

Ни өчен Саха-Якутия аз гына вакытта үз театрын төзеде? Ә без копи-центрга әйләндек: тегене күчерәбез, моны күчерәбез. Вакыт җитте бит инде. Бер суверенитет буыны үсте - минем бу буынның җимешләрен күрәсем килә!

Бу урында Нурбәк Батулла әлеге сөйләшүне "конструктив түгел" дип атады:

- Бу абсолютно конструктив булмаган сөйләшү. Закон дибез. Закон ул төрле илдә төрлечә. Мәсәлән, Россиядә марихуана тарту тыелган. Кайбер илләрдә ул тыелмаган. Шулай ук проституция тыелган, аның өчен безнең илдә төрмәгә утыра аласың. Кайсыдыр илдә ул синең законлы профессия була ала. Мин Голландиядә татар театры ясасам, ул анда чикләрсез татар театры буламы?

- Ә татар театры ясау нәрсә ул?

Менә шул-шул, мин сездән сорыйм: нәрсә ул татар театры? Мин татар һавасын сулап үскән, ана сөте белән кергән, тана сөте белән кергән, ишеткән, тыңлаган, җырлаган, уйнаган, биегән, укыган... Мин тагын ничек татар булырга тиеш? Мин аңа җавап эзләмим. Мин чиксезлек эзлим. Сез бушка вакыт уздырасыз! Бушка яшьләрне тыясыз! Бу бәхәсләр Россиягә хас әйбер. Без, нәрсә генә дисәк тә, Россиянең бер өлеше. Ул безнең уртак проблема. Ә чит илдә андый проблема юк. Без ул проблеманы уйлап чыгардык һәм шуның аркасында бәхәсләшәбез, ачуланышабыз...

Гүзәл Гафарова да Нурбәк Батулланы куәтләде:

- Сәнгатьтә чикләр булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Сәнгать - ул ирек, ирекле иҗат. Ә миллилек турында сөйләшкәндә без телне саклап калырга тиештер. Хәзер бәби театрлар актуаль. Без кечкенәдән балаларны шулар белән тәрбияләргә тиеш. Ә чишенүгә килгәндә... ниндидер кысалар булырга тиеш.

Ирек Хафизов коллегасының бер гамәлен искәрте:

- Гүзәл үзе дә фильмда чишенде (сүз "Мулла" фильмындагы роле турында бара - ред.)

Гүзәл Гафарова чишенүен сизми дә калганын әйтте:

- Әйе, үзем дә чишендем. Дөресен әйткәндә, мин аны үзем дә аңламый калдым – ул тиз булды. 

Без фильм белән күп йөрдек, авылларда да булдык. Мөселманнар да карады, әмма “О, бу кыз чишенгән” дигән сүз булмады. Ташланулар булмады.

- Татар театрында татарлык телдән башка тагын нәрсәдә чагыла ала?

Бу сорауга Илдар Хәйруллин җавабы:

- Якутлар бервакыт “Тит Андроник” трагедиясен алып килде. Инглиз драматургиясе. Шекспир әсәре искитмәле милли әсәр булып каралды. 

Эш бит формасында түгел, рухында. Татарча булды икән - гармун белән Галиябану, җырлашалар... Татар тормышы алай гына түгел бит! Рухта ул! Дөньяны ничек кабул итүебездән тора. Менә өчпочмак, коймак, дисәк... Юк, киңрәк карарга кирәк. 

Ә инде спектакльгә шәрә тән, сүгенү сүзләре кергән икән, миңа калса, театр афишага язып куярга тиеш: бу спектакльдә шәрә тән күренә, бу спектакльдә ненорматив лексика. Тамашачы үзе хәл итә: “Ә, монда сүгенәләр икән, монда баламны алып килмим инде”, - ди. 

Ирек Хафизов шәрә тән афишасы белән реклама ясау мөмкинлеген искәртте:

- Миңа калса, бу әле реклама да була – тамашачы күбрәк йөри башларга мөмкин. Сез әйткәнчә итеп язсак, халыкта ул кызыксыну уятачак.

Айсылу Хафизова дәүләт театрларының бюджеты чыганакларын искә төшерде:

- Дәүләт проектка акча бирә икән, ул дәүләткә, аның статусына, кануннарына тәңгәл килергә тиеш. Ул шушы дәүләттә яшәүчеләр өчен кабул ителешле булырга тиеш. Әгәр сез экспериментлар ясыйсыз икән – ясагыз: чик тә юк, бернәрсә дә юк! Ләкин үз акчагызга ясагыз. Тамашачы сез ясаган әсәрне яратып килә, билет сатып ала, карый - бар да яхшы. Бу процесс шушы кысаларга керсә, экспериментлар барлыкка килер идеме икән?

Илдар Хәйруллин экспериментларга игътибарның артыкка китүен әйтте һәм анда профессиональ режиссерлар булмавына шик белдерде:

- Бюджет акчасына шундый әйберләр куясыз дигән сүзне еш ишетеп була. Җәмәгать, акчаны хөкүмәт бирә икән, дәүләтнең административ статьялары бар. Көч куллануга өндәү, порнография һәм дискриминация тыелган. 

Лаборатория, эксперимент... Бер генә дә төпле спектакль турында сүз бармый. Эксперимент - ул лаборатория. Буламы әле ул, юкмы? Аңа шул кадәр игътибар бирергә кирәкме соң? Миңа калса, кирәкми. Рәхәтләнсеннәр яшьләр! 

Кемнәр соң анда режиссер? Яшьләр кемнәр белән эшлиләр? Анда бит безнең профессиональ режиссерларның исемнәре чыкмады. Зәйниев исеме дә чыкмады, Бикчәнтәев исеме дә чыкмады. Казан дәүләт мәдәният институтын бетергәннәрдер, бәлки. Ул бит әле чын режиссерлар чыгармый, ул үзешчән театрлар өчен җитәкчеләр чыгара. Аларның режиссер белән аермасы бик зур. 

Аңлатып карыйм: Пионерлар йортларында төрле түгәрәкләр була иде. Анда балалар, җыелышып, берәр Әхмәт абый җитәкчелегендә самолетлар ясыйлар. Аңа мотор да куялар. Мотор эшли, самолетны җибәргәч оча да. Ләкин бит без аларны авиаинженерлар дип әйтә алмыйбыз. Монда да шул ук хәл: алар үзара котырышалар инде. Профессиональ театрның вазыйфасы һәм мөмкинлекләре бөтенләй башка, карашлары башка.

- Димәк, монда проблема режиссерларның әзерлегендә? Бикчәнтәев кебек затлы режиссерлар бәхәсле эшләр кылмыйлар, шулаймы?

Миләүшә Хабетдинова:

- Бикчәнтәевлар да “Курчак туй”ларын куялар. Аларныкы зәвыкле чыга. Начар һәм яхшы зәвык бар. Без эпатажга керәбез. Җырчылар композиторга әйләнәләр...

Ирек Хафизов:

- Әйләнеп беттеләр инде...

Миләүшә Хабетдинова:

- Артист режиссерга әйләнә... 

Ә менә нәрсәдә проблема: яңа гына татар теле буенча олимпиадалар узды һәм миңа балаларның нинди җаваплар биргәннәрен күрсәттеләр. Болар дөньядан бөртекләп җыйган балалар! Муса Җәлил һәйкәле күрсәтелә. Сорау: бу кем? Җавап: Берлинда табылган билгесез солдат кабере. Шиһабетдин Мәрҗани фоторәсеме. Җавап: Казанның соңгы ханы Биктимер рәсеме. Шуларны күреп минем җаным бетә! Без монда уйнап вакыт уздырабыз. Без беркайда да балаларыбызның аңын торгызмыйбыз. Безнең төрле сәнгать төрләре арасыннан театр гына актуаль. Рәсем сәнгате үлгән хәлдә – җәмгыять белән эшләми. Бию сәнгатен күрмибез. Димәк, без милли аңыбызны театрда үстерергә тиешбез. Театр миллилек мәйданы булырга тиеш! 

Миллилек үрнәге минем өчен - Айдар Җаббаровның “Агыла да болыт агыла” спектакле. Заманча куелган шигъри спектакль! “Әлиф”нең (былтыр Нурбәк Батуллага "Алтык битлек" премиясен китергән хореографик спектакль" - ред). идеясен, хореографиясен кабул итәм, ләкин музыкасын кабул итмим. 

Илдар Хәйруллин. 

- Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу?” - чын милли спектакль үрнәге.

Нурбәк Батулла:

- Милли театр үрнәкләре күп инде алар. Тинчурин театрына барыгыз да, чыкмыйча бөтен репертуарны карагыз. Гәрчә минем анда булганым юк. 

Бар тере спектакльләр һәм бар тышкы рәвешкә генә әйләнеп кайткан спектакльләр. “Тормышмы бу?” - минемчә, тере спектакль. Ул күңелеңне актарып чыгара икән, син анда көләсең дә, елыйсың да икән, бу бит минем турыда икән дип уйлыйсың икән... Миллиме ул? Белмим. 

Миңа тидеме ул? Тиде. Энергия бирдеме? Бирде. Наданлыгымны ачтымы үзем өчен? Ачты. Иҗат дәрте бирдеме? Бирде. Миңа калса, шундый критерийлар булырга тиеш. 

Ләкин болар барысы да бик субъектив. Кемдер чиркәүгә охшаганны кабул итмим, ди. Ә мин чиркәүне яратам. Мин бөтен конфессияләрне дә яратам. Минем өчне чиркәү чаңы ул тискәре образ түгел. Гәрчә бик акыллы, мөхтәрәм, милли шагыйрьләребездә ни өчендер чиркәү чаңын тискәре образ белән бәйләү сизәм. Мин аны аңлыйм, әлбәттә: Явыз Иван килеп чукындырган, шуңа күрә тискәре. Бу инде балалар бакчасы түгелмени? Мондый миллилек безгә зыян гына китерә. 

Шуңа мин сорауны тере сәнгать турында куяр идем.

Илдар Хәйруллин:

- Мин дә шушы әйбернең очына чыга алмыйм. Безнең театрда Островский куелды, “Бирнәсез кыз”. Рус классигы. Милли театрмы? Милли театр. Татар театры. “Кара чикмән” - осетин әсәре. Кешеләр елый-елый карады. Ул бит милли театр. Ничек аерасың аны? “Зәңгәр шәл” белән “Сүнгән йолдызлар” гынамы? Әллә бөтен драматургия милли театрмы? Островский да милли театрмы? Һаман бер әйберне ишетмисез – талант дәрәҗәсе! Сәнгатьтә бер генә критерий – әсәрнең ничек бирелүе.

Нурбәк Батулла:

- Мин театрга бик сирәк йөрим. Ләкин афишадагы фотога карап 90 процент төгәллек белән бу спектакльгә барырга кирәкме-юкмы икәнен әйтә алам. Бу минем шәхси критерийларым. 

  • Ябыштырган сакал-мыек – монда барырга кирәкмидер. 
  • Кәчтүм белән тутырылган – барырга кирәкми. 
  • Такта декорацияләр – минус. 
  • Сакал ябыштырылмаган – плюс. 
  • Костюмнар зәвыклы – яхшы. 
  • Драматургия юк икән – биш плюс. 
  • Сәхнәдә кешесе юк икән – димәк, барып карарга кирәк. 
Һәр тамашачы үзендә мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге тәрбияләргә тиеш. Аны тәрбияләү өчен сайлау иркенлеге булырга тиеш. Ябыштырылган сакаллысы да булсын, текстлысы да булсын. Актерсыз спектакль дә булсын. Кайда ул? Юк. Кайда драматургиясез спектакль? Кайда сюжетсыз опера? Күрәсез, сайлау мөмкинлеге кими. 

Мин килешәм – аралашырга, тәнкыйтьләргә бик кирәк. Ләкин басуыбыз сай бит. Бу фикер алышуда сюжетсыз опера куючы режиссер лаф орып утырырга тиеш иде. Монда перформанслар куючы булырга тиеш иде. Перформанста шәрә чыгучы перформер шәрә килеш утырырга тиеш иде. Кайда ул? Юк бит. Без ничектер үзара гына, гаилә эчендә җыелган кебек кенә утырабыз. Киңрәк кирәк! Чикләр турында сүз барырга тиеш түгел. Ничек чикләрне тагын да алып атарга дип сөйләшәсе иде. 

Мин бер киңәш бирер идем: аңлашылмый торган спектакльләр куярга кирәк. Әгәр сәнгать әсәре миңа тулаем аңлашыла икән, мин башымда тәнкыйть схемаларын төзим икән, димәк, ул миңа таныш әйбер. Димәк, ул минем башымда яңа нейрон бәйләнешләр тудырмый. Миңа калса, сәнгатьнең максаты – яңа нейрон бәйләнешләр тудыру. Ә бу бик гади эш түгел. 

Безгә курыкмаска кирәк. Аңлашылмаган булса, игътибар итәргә кирәк. Ә аңлашыла икән инде... әһә, ул моңа гашыйк, аннары ул аңа хыянәт итәчәк. Икенче актта дуслашып, бөтен персонажлар җырлашып, пәрдә ябылачак. Андый булса, ул безгә яңа нейрон бәйләнешләр бирми.

Илдар Хәйруллин Нурбәк Батулла белән килешми:

- Марсель Сәлимҗановның бөтен иҗаты стабиль иде, тотрыклы иде. Спектакльләре әйбәт бара иде. Начар пьесадан да әйбәт спектакль куя иде. Аның бер яраткан сүзе бар иде – аңлашылырга тиеш һәм ишетелергә тиеш. Нурбәк, синең сүзең белән бик килешеп бетмим. Спектакль аңлашылырга тиеш. Театрның позициясе, халыкка җиткергән фикере аңлашылырга тиеш. Халык “Нәрсә соң бу?” дип баш ватып утырсынмы? “Әлиф”не карадым. Бернәрсә дә аңлашылмый кебек. Ләкин позицияң аңлашыла. Миңа бик кызык булды.

Нурбәк Батулла Илдар Хәйруллин белән килешми:

- Ләкин мин сезнең белән килешмим, Илдар абый. Мин сезне яратам, мин сезгә гашыйк, ләкин килешмим.

Илдар Хәйруллин:

- Сәнгатьтә панацея юк. Шуңа кемдер аның театрына йөри, кемдер моның театрына йөри.

Без балаларыбызны театр сәнгатен аңларлык итеп тәрбияләргә тиеш.

Нурбәк Батулла:

- Сәнгатьтә аңлау лазем түгел. Әгәр тою аппаратың эшләми икән, син аңлау аша керә аласың. Аңлау - ул логос, безнең хәятебезнең бер өлеше генә. Аңламыйсың икән, башка кораллар бар. Иркенәеп утырасың, үз тәнеңне сәхнәдәге актер белән тоташтырасың – бу бер корал. Икенчедән, син аның пространствода ничек хәрәкәт иткәнен карыйсың. Хәрәкәтләре өчпочмак ясыймы, түгәрәк ясыймы, яки хаосмы – бу очракта заманча театр рәсем сәнгатенә якынрактыр. Монда композицион фикер йөртү булса, ниндидер тоемлау да килә. Миңа калса, аңламаудан курыкмаска кирәк. Аңлашылмый торган өлкәләргә керергә кирәк.

Илдар Хәйруллин:

- Иҗат тамашачыга эмоциональ тәэсир көче булганга яши. Театр проблеманы күтәрергә тиеш, җавап бирергә тиеш түгел. Калганын кеше уйлап бетерергә тиеш. Ә ул фикергә килү өчен аңлашылырга тиеш. Хисләрем уяна икән – сәнгатьнең асылы шунда.

Нурбәк Батулла:

- Эмоциядә дә зур әйбер бар: ул – энергия. Кайбер әсәрләр эмоциональ яктан салкын калдыра, энергия дәрәҗәсендә тәэсир итә. Бер акыллы кешенең фикере: театрның максаты – энергия аралаштыру.

Европаның яңалыкны тизрәк кабул итүе сәбәбе - бәби театрларның алтмышынчы елларда ук башланган булуындадыр. Бәби театрлары конфликтка, сюжетка корылмаган. Ул композициягә, төскә корылган, энергиягә корылган. Мәсәлән, зәңгәр өчпочмак белән сары шакмакның мөнәсәбәтләренә. Аны өлкән кеше аңлый алмый. Баланы кечкенәдән үк шулай тәрбияләсәң, аның баш мие яңалыкка әзер була. Ул аңлашылмый торган спектакльдә дә кагыйдәләр табып аңларга өйрәнәчәк.

- Сорауны "татар театрына нәрсә җитми?" дип куйыйк алайса.

Айсылу Хафизова. Татар театрына белем җитми, профессиональлек җитми. Миллилек ул берничек тә театрны чикләми. Миллилек ул кешенең йөзен ача, кем икәнен таныта.

Яхшы әйберне кечкенә бала да, карт кеше дә аңлый. Профессиональ куелган булса, аңлашыла ул.

Соңгы реплика. Илдар Хәйруллин:

- Оныгым татар гимназиясендә укый. Тукай туган көне тирәсендә боларны Курчак театрына алып барганнар. Татар театры татар балаларына Тукай әкиятләрен рус телендә уйнап күрсәтә... Мин шул турыда уйланам... 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

«Башмагым-jazz» мюзиклы – Тинчурин театрының «театраль җәдидчелек»кә протесты

Тинчурин театры үзенең яңа гасыр башында гаять зур уңыш белән барган «Башмагым» музыкаль спектаклен яңадан куйды. Әмма арада ике дистәгә якын ел гына ятса да, бу юлы аңа зур уңыш фаразланмый. Ни өчен?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла