Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар киносының яңа йөзе – “Мунча ташы” театры, Фирдүс Тямаев һәм Салават Фәтхетдинов

Бүгенге халәтебезгә туры килгән иң милли киноны, гафу итегез... “Мунча ташы” төшереп ята. Ул “Яу” дип атала һәм әлегә ул тулысынча эшләнеп бетмәсә дә, авторлары аны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим иттеләр. Фильм тамашачыга Милли бәйге кысаларында күрсәтелде - кинофестиваль кинозалларының берсендә премьера алды күрсәтүе буларак тәкъдим ителде.

news_top_970_100
Татар киносының яңа йөзе – “Мунча ташы” театры, Фирдүс Тямаев һәм Салават Фәтхетдинов

“Яу” – тарихи фильмнарга да, милли кинематографиягә дә, гомумән, бүгенге тормышыбызга да пародия. Карикатура. Үзен кинофестиваль фильмнары карарга яралган затлы тамашачы дип санаган кешеләр бу фильм барганда кинозалдан чыгып киттеләр.

“Яу” комедиясенең режиссеры – Айдар Габдрахманов. Идея һәм сценарий авторы – Альберт Шакиров. Продюсерлары – Рәис Шәйхетдинов, Альберт Шакиров. Фильмның башлангыч бюджеты 6 миллион булган. Төп-төгәл саннар билгесез.

Фильмда эстрада һәм драма артистлары төшкән. Аерым алганда, төп рольләрне “Мунча ташы” артистлары тулы составта башкара. Ни өчен “Мунча ташы”мы? Идея авторы Альберт Шакиров фильмның төп тамашачысы итеп “Мунча ташы” аудиториясен күзаллый. Фильм прокатка чыгып, кинозалларына татар юморын яратучыларны җыячак һәм теге 6 миллионны кайтарып кына калмыйча, продюсерларга акча эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк дип уйланыла.

Әгәр дә “Яу” фильмы “Мунча ташы” тамашачысын кинозалларына китерә ала икән – мин бу фильмның кимчелекләренә күз йомарга әзер. 

Ә әлегә төшерүчеләр фильм турында тәнкыйтьне кабул итәргә, конструктив тәнкыйть булган очракта, фильмга төзәтмәләр кертәчәген әйтә. “Безнең ашыгып, хәтта эш тәмамланмаган килеш, кинофестивальгә гариза бирүебез - фильм турында белгечләр фикерен ишетәсе килүдән”, - диде Альберт Шакиров.

Мин, әлбәттә, кино мәсьәләсендә дипломлы белгеч түгел, шулай да фикеремне әйтергә җөръәт итәм.

“Мунча ташы” юмор театрының Казанда гына да 10-13 мең тамашачысы бара. Моны аларның 1000 урынлык “Уникс” залында бер-ике атна дәвамында концерт куюыннан чамаларга була. Фильмны төшерүчеләр “Яу”ның бюджетын уртача алганда 6 миллион сум дип әйтәләр. Димәк, “Яу” комедиясе турында әлеге максатчан аудиториягә тиешле мәгълүмат барып ирешсә, әлеге тамашачының яртысы гына килсә дә, кино бюджетының уннан берен Казан тамашачысы каплый дигән сүз. Калганнарын – Татарстан районнары арасында тигезләп бүләбез.

“Яу”ны караган тамашачы икенче юлы килеп, “Мулла”ны, “Байгал”ны карарга мөмкин. “Остазбикә”не, тагын башка фильмнарны. Бу инде татар киносының үз тамашачысы бар, Татарстанда төшерелгән фильмнарның прокаты бар дип сөйләргә җирлек бирәчәк.

Ярар, акча һәм тамашачы мәсьәләсен бераз күзалладык. Инде фильмны “сүтеп җыеп” карыйк. Фильм 90 минут бара. Сәгать ярым! “Мунча ташы”ның ун мең тамашачысы минем белән килешмәскә дә мөмкин, әмма шулкадәр вакыт Гамил Әсхәдуллага карап утыру ялыктыра, җәмәгать. Ни өчен Гамил Әсхәдуллагамы? Соң ул бит фильмның төп герое. Хәтта әйтергә куркыныч һәм уңайсыз: әмма “Мунча ташы”ның “йолдызы” булган Гамил Әсхәдулла Казан ханы ролен башкара. Күз алдына китерегез: Гамил Әсхәдулла – Казан ханы! Башка рольләрдә әлеге юмор театрының башка артистлары һәм Тинчурин, Кариев һәм Әтнә театрлары артистлары.

Фильмда хәтта Салават Фәтхетдинов та төшкән. Сарай җырчысы ролендә, ягъни, үз образында. Бөтен күмәк күренешләрне дә кертеп, тамашада 200ләп артист һәм артист кебегрәк кешеләр төшкән. Әмма әле бу чик түгел. Альберт Шакиров әйтүенчә, әле фильм яңа кадрлар белән тулыландырылачак. Эксклюзив хәбәр буларак әйтәм – Фирдүс Тямаев та төшәчәк! Продюсерга Фирдүснең бик органик, уңайлы артист булуы турында хәбәрләр килеп ирешкән. Күрәсең, “Әпипә” проекты авторлары әйткәндер, яңа мюзиклда Фирдүс Тямаев шактый гына масштаблы роль башкара – ул җырчы кызларны гастрольгә йөрткән транспортның шоферы ролендә.


Фото фильмның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Эчтәлегенә килгәндә, вакыйгалар 1430 елда бара. Бу әле Казан ханлыгын чәчәк аткан чоры. Әлбәттә, дошманнар теш кайрый. Әстерхан ханы Мотыйк та Казан ханлыгы тәхете турында хыяллана, ханлыкны яулап алу өчен ул хәйләкәр план кора һәм ике яугирен Казанга озата. Азамат белән Батыр Казан ханы мәҗлесенә үтеп керергә тиеш булалар.

Фильмда вакыйгалар Булат белән Азаматның диверсант булып Казанга юл тотуы тирәсендә бара. Яугирләр, гүзәл кыз күреп башларын югалтып, киемсез дә калалар, татар һәм рус әкиятләре “законнары” буенча алар Убырлы карчык өенә дә эләгәләр, юлбасарлар өненә дә килеп чыгалар. Фильмда Мәскәү патшасына да, аның явына да урын бирелгән. Ханлыкның үзендәге эчке дошманнар да күрсәтелгән. Кыскасы, бөтенесе бергә тупланган “почти тарихи” җирлеккә корылган, кәмит белән болгатылган бер жанр барлыкка килгән. Болар барысы да “Мунча ташы” стилистикасына корылган.

Авторлар фильмны бүгенге көн турында диләр. “Моны тарихи фильм дип әйтергә ярамый. Бөтен персонажлар да уйлап чыгарылган. Барлык сюжетлар да уйлап чыгарылган. Бу тарихи декорацияләр белән бүгенге көнебезгә пародия, - дип аңлатты Альберт Шакиров. – Элекке заманда да, хәзер дә кешенең асылы үзгәрмәвен күрсәтә. Саранлык, көнчелек кебек кимчелекләр кайсы гына заманда да бар инде ул. Мәхәббәт һәм тугрылык кебек сыйфатлар да бар ”.

“Фильм “Мунча ташы” аудиториясенә юнәлтелгәнгә, шушы стилистикада төшерелде. Рольләрне дә башта алар арасында бүлеп чыктык”, - ди Альберт Шакиров. Проектка рольләр бүленгәннән соң гына чакырылган Айдар Габдрахманов, яңа кастинг оештырып, кайбер артистларны алыштыру турында да сорап караган. Әмма рөхсәт ала алмаган һәм аңа фильмны безнең үткән гасыр яшьлегендәге мәгълүм эстрада җырындагыча, “Я его слепила из того, что было...” дип эшләргә туры килгән. Җырны Алина Апина: “А потом что было, то и полюбила”, - дип дәвам итә бит. Айдар Габдрахманов фильмын яратуы турында әйтмәде, әмма эстрада артистлары белән клиплар һәм шундый видеопродукция төшереп азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән яшь егет, “комедия жанрына караганда драма жанрына” өстенлек бирсә дә, үзенең бу эшен тырышып эшләвен әйтте.

Артистларның уены турында ни әйтим? Алар начар уйныйлар. Әмма ихлас уйныйлар. Әйтик, Гамил Әсхәдулла ханны уйнамый, ә хан булып кыланган Гамил Әсхәдулланы уйный. Башта куелмаган тавыш белән уңайсыз дикция колакны “авырттырса да”, карый-карый ияләшенелә икән. Ә Искәндәр Мотыйгулла уйнаган Әстерхан ханы булган кадрлар күрсәтелгәндә - гафу үтенәм! - мин экранга карамаска тырышып, инстаграм яңалыкларын укып утырдым. Ул бернинди режиссурага бирешми торган “нык” “актер” булып чыкты.

Фильмда төрле сюжетларга урын бирелеп, алар бөтенесе кульминация буларак, Казан ханлыгы мәҗлесендә бергә килеп төйнәлә. Фильмны караганда “Иван Васильевич меняет профессию” фильмы да искә төшеп китә – режиссер кайбер кадрлар белән әлеге фильмга дә “сәлам юллаган”.

Фильмны тамашачыга тәкъдим иткәндә төшерүчеләр Казан тирәсендә тарихи жанрны эшләрлек урыннар калмавына зарланып алдылар. Фильм төшерү өчен урын эзләү шактый мәшәкатьле булган. Гел табып та бетерә алмаганнар. Хәзер, әнә - техниклар кадрларны тимерчыбыклар, рельслар кебек заман “рәхәтлекләреннән” чистартып утыралар.

Фильм тәкъдим ителгәч, аны зурдан кубып мактаган кеше журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина булды. Милләт өчен фаҗигале вакыйгаларны күрсәткән кино төшерү төркеменә ул рәхмәтләрен укыды һәм фильмны мөмкин кадәр зуррак аудитория күрергә тиешлеген әйтте. Әлмира ханым мөселман кинофестиваленең иң тугры тамашачысы. Үзе генә түгел - аның бер төркем теләктәшләре бар.

Әгәр бу фильмны карап кемнәрдер “алай булган яки булмаган” дип бәхәс куптара, авторларны сүгә һәм хакыйкатьне табарга теләп тарих китапларына ябыша икән – бу фильм авторларының зур уңышы. Кайбер журналистлар тарихи фаҗигага киная белән карарга ярамый, фәлән-төгән дип буза куптара икән, монысы да табигый. Кемдер кенәзне мунча кертү күренешеннән борынын җыерган булып кылана икән – монысына да гаҗәпләнмим. Әгәр кемдер Гамил Әсхәдулланың уеныннан көлеп кенә кайтып китә икән, монысы булырга мөмкин... Без тере милләт икән, бөтен реакция табигый.

Ә мин бу фильмны хуплыйм. Без үзебез турында шулай киная белән генә әйтә алабыз. Без үзебездән көлеп кенә үзебезне уйланырга этәрә алабыз. 

Кыен чакта чарасызлыктан көлә башлау да була бит әле. Бу - саташу ук түгел, башы гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100