Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Илшат Сәетов: “Безнең әле 100 мең уйлана торган татарыбыз бар”

Галим, драматург Илшат Сәетов - моннан 13 ел элек, фикердәшләре белән берләшеп, "Үзебез" яңа буын хәрәкәтен һәм Казанда "Мин татарча сөйләшәм" проектын башлап җибәргән шәхесләрнең берсе. Бу акция хәзер Казан кысаларыннан чыкты - Татарстанның барлык шәһәрләрендә, Россия күләмендә, хәтта башка илләрдә үткәрелә. Быел Илшат Сәетов үзен драматург буларак та күрсәтте - аның "Ку" спектакле татар шәһәр зыялы яшьләрен үзбилгеләнү, милләтнең киләчәге турында уйланырга һәм фикерләргә мәҗбүр итте.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Илшат Сәетов: “Безнең әле 100 мең уйлана торган татарыбыз бар”

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.


Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илшат Сәетов белән “Эрмитаж” бакчасында очраштык. Казанда ул торган җире Мәскәүдән туган җире Азнакайга кайтып барышлый тукталган иде.

  • “Эрмитаж” бакчасы Казанның үзәгендә – Некрасов, Щапов һәм Мяковский урамнары арасында урнашкан. Бакча үз вакытында хуҗалары исеме белән Износковский (1848-1860), Александровский (1860-1903), господин Николаи (Рудольф Николаи. 1903-1917) бакчасы исемнәрен йөрткән. 1920-30нчы елларда бердәнбер гамәлдәге бакча булып саналган.1940нче елларга кадәр Балалар паркы һәм Төзүчеләр паркы дип аталган. Хәзер “Эрмитаж” бакчасы дип атала. Бакчада 19 төр агач һәм 4 төр куаклык үсә. Экзотик төрләр – Маака шомырты, уссурий грушасы, себер карагачы, чәнечкеле чыршы, вергин шомырты, җиләкле алмагач.
Илшат Сәетов – сәясәт фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, Мәрҗани Фонды чыгарган Islamology журналы мөхәррире. 2005-2007 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Илшат, үзеңне милли яшьләр хәрәкәте, яшьләр сәясәте ветераны итеп тоясыңмы? Сине Бөтендөнья татар яшьләре форумы концепциясенә нигез салучыларның берсе дип атап буламы?

-  Сәясәт дип инде... Без күбрәк мәдәни проектлар, яшьләрне яңа юлга юнәлтү, яңачарак әйберләр ясау белән белән шөгыльләндек. Сәясәтнең кайбер тасвирламалары эченә мәдәният тә керә. Алай карасак – сәясәттер. 

Форумга килсәк, 2005 елда без “Үзебез” хәрәкәтен башлап җибәргән идек. 2006 елда “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырдык. Милли матбугат, милли мәдәният турында пресс-клублар оештырдык. 2006 елның җәендә Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр булды һәм алар безнең эшчәнлекне форум кысаларына кертеп җибәрергә тәкъдим иттеләр. Күбрәк мөмкинлекләр булыр дигән сөйләшүләр булды. 2006 елның җәендә форум узды да, мине анда рәис итеп сайладылар. Ләкин конгресс белән эшләү авыррак булды -психологик аермалыклар бардыр. Әлләни ярдәм дә күренмәде. Без эшләгән эшне форум эше итеп күрсәтү генә булды. Бер ел маташып карадым да, киттем. Конгрессның үзендә эшләмәгәч, акча да гел юк иде. Аннары форумны Руслан Айсин җитәкләде. Аннан соң – Тәбрис Яруллин. Хәзер ул зуррак хәрәкәт. Әмма иҗади яктан, яңа офыклар күрсәтү ягыннан безнең өлеш тә бар инде.

Аннан соң ун ел вакыт узган. Ул эш шул вакыттагыча дәвам итәме? Концепцияне үзгәртергә вакыт түгелме?

- Аның концепциясе идеологик рамкаларга кергән әйбер түгел иде. Һәрвакыт яңа ысуллар табып, үз мәдәниятебезне күрсәтү иде. Ул үз-үзеннән яңара торган концепция дип әйтеп була. Һәр эшләнгән эш безнең концепция эчендә дип тә әйтеп булмый, әлбәттә. Концепцияне “Мин татарча сөйләшәм һәм мин моның белән горурланам, мин моннан гарьләнмим”, - дигән фикер эчендә дип уйласак, үзгәртү өчен зур эш тора. “Мин русча сөйләшәм, ләкин мин татар”, дигән әйберне концептуальләштерергә кирәк булыр, әлбәттә. Ләкин аңа күчү булмады, булмаса әйбәтрәк тә булыр иде, бәлки.

Синең Казанда күрсәтелгән “Ку” рок-спектаклеңне карагач, шулай да, моңа күчергә туры килмәгәе дигән курку бар бит... Алай түгелме?

-  Чынлыкта бар инде, чөнки үзен татар дип хис иткән, үзаңы татар булган бик күп татар татарча сөйләшми. Аларны яшәгән шартлары, булган мохитенә карамыйча, “Сез татарча белмисез, китегез моннан”, дип әйтсәк, ул дөрес түгел. Татарча белмичә татарча үзаңны саклау өчен ниндидер яңа әйберләр ясарга кирәк, әлбәттә. Шул ук вакытта татарча сөйләшкән активистлар белән нинидидер кызыклы чаралар уздырып, ниндидер даими эшли торган проектлар ясарга кирәк. Бөтен дөньядагы тәҗрибәне кулланып, эчтәлеккә бик нык каршы килми икән, хайповый әйберләрне дә кулланып эшләргә кирәк. 

Күпчелек әйбер технологиягә генә бәйле. Мәсәлән, инстаграм бар. Аны бит нәрсә белән тутырудан тора. Кызык итеп татарча тутырырга була. Татарлар турында русча видеоблог ясарга була. 

Елдан-елда рус телле татарлар аудиториясе үсә бара. Татарлар өчен русча әйберләрнең аз булуы начар. Ун елдан артык яшьләр белән дә, зыялылар, галимнәр белән эшләгән кеше буларак әйтәм. 

Алтынчы ел Мәскәүдә яшим - анда бу проблема бигрәк тә зур. Татарча сөйләшүчеләр аз, бигрәк тә икенче, өченче буын арасында. Дүртенче, бишенче буыннан берсе дә татарча сөйләшми. Шуңа күрә, минемчә, әле бу юнәлеш буш һәм бу якка таба эшләргә кирәк.

Мәскәүдә татар булып калу кыенракмы? Әллә Казанда да шул чамамы?

- Мәскәүдә кыенрак, әлбәттә. Чөнки Мәскәү кызык һәм алга киткән шәһәр. Ул инде Россия шәһәре дә түгел. Яртылаш Европа, бер өлеше Урта Азия сыман... Мәскәү Россиядән аерылып тора торган шәһәр һәм анда эрү җайлырак та, кызыграк та. 

Россия милләте, Россия ватандашы дигән тәңгәлләштерүне алга сөрсәләр, Россиядә мохит уңайлы булса, татарларның эрүе тизрәк булачак. 

Кешене бит өч нәрсә формалаштыра – геннар, гаилә һәм мохит. Геннарның әһәмияте кала, әлбәттә, ләкин мохитнең тәэсире үсә бара. Кешеләр нинди мохиткә өйрәнә - шундыйга әйләнә инде. Әгәр Казанда татар мохите бетә барса, татарлар да бетә барачак. Мәскәүдә артмас инде ул. Аерым чаралар яңа гына килгән беренче буын кешеләре өчен мөһим, бәлки, икенче буынның әти-әниләре өчен мөһим, ә үзләре өчен аның хәтле мөһим түгел. Ләкин алар арасында да татар темасы белән кызыксынган кешеләр җитәрлек - шуларны саклап калып булса, әйбәт була инде.

Әзрәк фикер йөртә ала торган кешеләр уйланып китсә, билгеле бер төркем әле озак итеп татар телен саклый алыр

Милли хис, милли җан каян килә ул? Сиңа ул каян килде? Азнакайданмы?

- Азнакайда мин милләт турында гел уйламый идем. Чөнки анда безнең 90 процент татар, 10 процент руслар һәм алар да татарча сөйләшә. Бездә, гомумән, милләтчелек дигән әйбер юк иде. Анда, мәсәлән, мин үскәндә бик авыр заманалар иде бит - ОПГлар, башкалар. Мин ТОЦны оештырылган җинаятьчел төркем дип кенә белә идем. Мин Казанга килгәч кенә ТОЦның башка расшифровкасын белдем. Шуңа күрә Казанга килгәч кенә ничектер уйлана башладым.

Нәрсә тәэсирендә?

- Кем белгән инде... Ниндидер бер мизгеле искә төшми. Мин дүртенче курста укыганда “Интертат” беренче татар электрон газетасына яза башлаган идем, татарча. Бәлки, Туфан абыйның гаиләсе белән аралашу да уйлана башлауга китергәндер. Чөнки без Туфан абыйның оныгы Диләрә белән дус идек, аның әнисе Әлфия апа шул татар редакциясенең шеф-редакторы иде. Шунда яза башлагач, ничектер тирән итеп уйлый башладым кебек. Аннан соң университетта Руслан Айсин белән таныштым. Без Җәлилдән бер дустым белән университетның 2нче корпусында тарих факультетында татарча сөйләшә идек. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм икътисад факультеты да шунда иде, татарча сөйләшкәч, безгә бөтен кеше акаеп карый иде... Нигә әле минем туган телем Казанда чит ителә дип аптырый идем - бәлки, шулар да тәэсир иткәндер. Әлбәттә инде, гаиләнең дә тәэсирен танымый булмый, чөнки кайбер әйберләр сиңа сеңгән була, вакытында аңлап бетермисең, соңрак аңлыйсың. Минем әни гомер буе укытучы булды һәм РОНОда эшләде, ул Азнакайда милли-мәгарифне торгызган кеше, районда конгрессның вәкиле дә иде. Ул бу хакта бик күп сөйләмәсә дә, тәэсире булгандыр.

Илшат, дизайнер Илдар Әюпов инкыйраз-таймер төзеде, ә син татарның рок-спектаклендә татарның бетү куркынычын күрсәттең. Бу нәрсә – пессимизммы, кисәтүме, халыкны әзерләүме? Начарга дип әйтүем инде...

- Чирне дәвалар өчен бит башта диагноз куярга кирәк. Мин аны күбрәк шул диагноз дип уйлыйм. Ләкин бөтен татар халкы турында дип әйтә алмыйм. Бәлки аңлашылгандыр да инде: мәсәлән, рок-спектакльдә бер эпизодта 1965 дип хәтта туу елы язылган иде. Бәлки, күбрәк шул буын кешеләре турындадыр бу спектакль. 

Әгәр без диагнозны белмәсәк һәм хәзерге тенденцияләр безнең пассивлык белән дәвам итсә, мин кисәткән әйберләр булачак инде, әлбәттә. Әгәр без әзрәк аңга килеп, дип әйтимме... Мин халык турында әйтмим инде - күпчелек халык өчен ул кызык әйбер түгел, тамак туйдырып булса, балаларны кеше итә алса – шул җитә аларга, рефлексия дигән әйбер, гомумән, аларга хас түгел. 

Ләкин актив, зыялы, укымышлы һәм әзрәк фикер йөртә торган кешеләр уйланып китсә, һәм һәрберсе бәләкәй-бәләкәй хәрәкәтләр ясаса - үзенең профессиясендәме, яки буш вакытында милләт өчен ниндидер үз өлешен кертә алса - кемдер иҗади яктан, кемдер гамәли яктан дип әйтик инде - иң әз дигәндә, татарча сөйләшсә, билгеле бер төркем (зур төркем дип уйлыйм мин) - биш миллион булмаса да, берничә йөз мең кеше әле озак итеп татар телен саклый алыр. Аннан соң инде күз күрер, бәлки шартлар үзгәрер дә, җайлырак булыр татарлар өчен.

Укымышлылар дисең, татар укымышлылары, татар интеллегенциясе... алар күпме һәм гомумән - кем ул татар интеллегенциясе?

- Минем санаган юк, әлбәттә. Гомуми саннар бар, алар бөтен халыкларга да хас - ике процент кеше дип уйланыла. Болар - үзенең кем икәнлеге, бу тормыштагы урыны, җиһандагы миссиясе, максаты турында уйланучылар. Татарда да шулайдыр инде ул.

Татарлар саныннан ике процент дип саныйбызмы?

- Биш миллионнан ике процент булса, ул күпме була? 100 мең.

Җиде миллион түгелмени?

- Соңгы җанисәп буенча, биш миллион ике йөз мең тирәсе кеше татар дип язылган. Әгәр дә ул үзен татар дип язмаган икән, минемчә, аның белән эшләү дә, аңа өметләнү дә файдасыз. “Без 30 миллион, ә безне 5 миллион дип язалар”, дип әйтүчеләр бар, әмма мин ышанып бетмим. Ике процент булса, димәк, 100 мең уйлана торган татар бар. Бәлки, 10-15 мең актив татар бардыр... хәтта күбрәктер дә әле - минемчә, 20-30 мең бардыр. “Вконтакте”дагы төркемнәрне карасак, мәсәлән, шул ук “Татары и татарочки” да 100-120 мең кеше бугай, аларның өчтән бере актив, интернетта булса да актив...

Безнең татар авылы  - ул татар телле кешеләр биреп торучы урын. Киләчәктә алай булмас дигән куркыныч бар - авыллар бетеп бара, теле руслашып барганын күрәбез. Бу куркынычмы? Әллә безнең шәһәр мәдәнияте барлыкка килеп, шәһәр татарлары артачакмы?

- Татарларның шәһәре дә авылда иде. Чөнки элек авылларда берничә мең кеше яшәгән, берничә мәктәп булган, берничә мәчет-мәдрәсә булган, ул зур шәһәргә тиң. Традицион тарихта карасак, шәһәрләр шул зур авыл бит инде. Яңа заманда шәһәрләшү башлана, ул вакытта шәһәрдә татарлар бик күп булмаган. Ләкин XIX гасырда татар бистәләре шәһәрләр эченә кереп киткән, чөнки шәһәрләр зурайган. Шәһәр тәҗрибәсе шул вакыттан башлана. Безнең зур шәхесләребез шәһәрдә яшәгән. Тукайны алсак та, Болгар номерларында яшәү - ул бит инде шәһәр. Бәлки, ул тәрбияне авыл мәдрәсәсендә алгандыр, ләкин ул авыл мәдрәсәсенең дәрәҗәсе, руслар белән чагыштырсак, педагогия училищесыннан начаррак булмагандыр. Шуңа күрә аны гел авыл мәдәнияте дип әйтеп булмый. 

Хәзерге мегаполиска яраклашу, ияләшү - башка әйбер. 

Әлбәттә, иске чыганаклар бетә бара. Авылда татарча сөйләшүче азая. Безнең әбиләр буыны, кызганычка, инде күбесе мәрхүмә. Ә әти-әниләребез буыны русча бик әйбәт белә һәм үзен татарча сөйләшеп бик көчләми. Кемдер "минеке сөйләшә" дип әйтергә мөмкин. Әмма мин, галим буларак, статистика һәм социология турында сөйлим: аерым шәхесләр күпме тырышса да, аларның тәэсире, гадәттә, бик зур булмый. 

Менә минем әни - чи татар, Казанда укып кайткан да, гомер буе Азнакайда татар мохитендә яшәгән. Ул да хәтта минем балалар белән сөйләшкәндә русча сөйләшә. Мин аны гел кисәтәм, мәсәлән. Азнакайның үзендә дә элек гел татарча сөйләшәләр иде, хәзер балалар күбрәк русча сөйләшәдер.

 “Татар мәдәни проектларга үз акчасын бирергә бик ияләшмәгән”

Илшат, Зуля Камалова краудфандинг белән үз проектына акча җыйды, Йолдыз шигырьләре белән альбом яздырырга җыена. Бик аз җыелган акча... (интервью алынганда әле акча җыела иде. - авт.)

- Бик аз димәс идем.

Бер атна гына вакыт калып бара, анда 70 процент чамасы гына җыелган.

- 50 процент булса, уңышлы була бит инде.

Бу уңышлымыни? Мин аны тиз генә җыяр дигән идем – зур сумма түгел бит. Бу безнең татарның бераз саранлыгымы, әллә ышанып бетмәүме, әллә бу нормаль күренешме?

- Кызганыч, татар мәдәни проектларга үз акчасын бирергә бик ияләшмәгән. Мәсәлән, Мәскәүдәге театрларның билет бәясе белән мондагыны чагыштырсак, бәлки, анда ун тапкыр артыграктыр. Ләкин Мәскәүдә, гадәттә, кешеләр хезмәт хакын ун тапкыр күбрәк алмыйлар, биш-алты тапкырдыр. 

Рәхимбай үз фильмына акча җыеп бетерә алган иде, Гүзәл Хәсәнова да җыя алды, күп проектлар уңышлы булып бетте. Зуля Камалованың суммасы зур иде бугай, 250 мең идеме, шуңа күрә “бирмиләр” дип әйтеп булмый. Анда кеше санына карарга кирәк. 

Краудфандинг бит ул, гомумән, яңа әйбер. Мин һәрбер татар краудфандинг проектын карап барам. Күбесенә үз өлешемне дә кертәм, миңа кызык. Кеше ияләшергә тиеш. Ул бит ислам мәдәниятендә дә бар - зәкят сыман. Көнбатышта да ун процент байлыгыңны, алган эш хакыңны хәйриягә бирү - гадәти әйбер. Татарда әле бу барлыкка килмәде. Ни кызганыч, күбрәк дәүләттән төшкән зур хәйрия концертларын ясыйлар. Бу начар – чөнки кеше карый да, анда шоу-бизнесны, бай кешеләрне күрә, “Акча аларда бар бит, алар бирсен”, ди. Дөрес әйтәләр - әлбәттә, алар да бирергә тиеш. 250 мең әз акча түгел, ләкин вак проект, моңа кешеләрнең үзләренең акча җыюы, минемчә - дөрес әйбер. Минем үземнең дә берәр проектны краудфандинг аша эшләргә дигән фикерем бар.

Татарда мондый әйбер үсеш кичерер дип уйлыйсыңмы?

- Әлбәттә,

Саран дип әйтә алмыйбыз инде?

- Юк, гел саран дип әйтеп булмый. Мәсәлән, шул ук “Ку” спектакленә ике конкрет кеше ярдәм итте. Ничек диим: гади һәм күз яше чыгара торган әйберләргә, гадәттә, акча җыела. Ә мәдәният, фән - алар югарырак әйбер һәм анда кешенең мотивациясе аз. “Бу күргәзмә булмаса, нәрсә булган”, диләр. Ә хәйриядә балага акча җыймасаң, ул бала үләчәк. 

Ләкин без милләт турында һәм гомуми планда татарның киләчәге турында сөйләшсәк, мондый проектларсыз булмый һәм моңа өйрәнергә, ияләшергә кирәк, чөнки, бәлки, киләчәктә дәүләт татар мәдәниятенә бөтенләй дә акча бирмәс.

 Теләсә кайсы татарның ясаган әйбере – татарлар ясаган әйбер дип саналырга лаек

Синең өчен милли сәнгать нәрсә ул? Татар театры бар, концертлар, профессиональ музыка, фольклор, думбра, баян... Татар милли сәнгате дигәч, нәрсә күз алдына килә?

- Мин теләсә кайсы татарның ясаган әйбере – татарлар ясаган әйбер дип саналырга лаек дип уйлыйм. Ул кеше әгәр үзе “Мин татар түгел, китегез моннан!” дип әйтсә, ул башка әйбер. Ләкин, мәсәлән, Илдар Әбүзәровка “Син татар язучысы түгел” дип әйтү, минемчә, ахмаклык. Чөнки ул татар һәм бик милли хисле кеше. Нәрсә язганы - анысы башка әйбер. Мәсәлән, “Хуш” романында татарларга якын ислам темасы бар. Шамил Идиятуллинның китапларында да татарлар бар, әле тегендә, әле монда татар темасы бик кызык ракурсларда килеп чыккалый. Ирина Смелованың “Алтын чәчәк” клибы - татармы юкмы? Үзенең блогы “Татарка” дип атала. Әгәр ул татарча җырлый икән, нишләп ул татарга кермәсен?! Минемчә, ул үзе теләмәсә, татарча җырламас иде. Ул җырлаганчы, миллионлаган кешенең татарча клип караганы юк иде. Һәм ул моны популярлык җыяр өчен генә ясаган дип ышанмыйм, ул кызык әйбер булган өчен ясалгандыр, минемчә. 

Бу тема Россиядә дәвам итәчәк, чөнки экзотикага, бигрәк тә этник әйберләргә кызыксыну арта бара. Дөньяда да шулай ул һәм моны кулланырга кирәк, минемчә. Татарча сөйләшмәгән, татарча язмаган, татарча җырламаганнарны читләштермәскә кирәк. 

Мәсәлән, Айдар Шәрипов казах фильмының баш операторы булды. Татар төшерде, без аны нигә татар мәдәнияте орбитасына кертмик ди?! Әлбәттә, анда казах режиссеры казах темасын төшергән, ләкин Айдар Шәриповның өлеше зур һәм аны “татар төшергән фильм” дип әйтеп була. Гел татарлыгын алга сөреп, бу татар дип йөргән кешеләрнең дә бөтен эшләренең сыйфаты бик югары булмый. Ул үзенең күкрәгенә тибеп йөргән өчен генә аны татар мәдәнияте дип әйтеп булмый. Ләкин ул да булсын, бөтен нишалар ябылырга тиеш мәдәнияттә.

Илшат, без бөтенебез милләт турында матур итеп сөйли беләбез, әйеме, ә өйдә балаларны татарча сөйләштерү - бөтенебезнең дә проблемасы. Ул проблема миндә дә бар, күпме татар язучыларында да... Милли җанны, милли телне үз балабызга ничек сеңдерергә тиеш без? Син дә балалы кеше бит инде, сине дә борчыймы бу әйбер? Яки син аклану таптыңмы?

- Борчый инде, әлбәттә. Татар милләтчесе өчен минем гаилә – үрнәк гаилә түгел. Чөнки минем хатыным рус, татарча белсә дә. Балалар белән мин сеңеп калсын дип татарча гына сөйләшергә тырышам. Әмма авыррак, чөнки без гаиләдә үзара русча сөйләшәбез һәм алар да аны отып кала. Ләкин мин үземә план куйдым: мәсәлән, Әнвәрне соңгы елны без атна саен татар теле курсларына йөрттек. Яңа уку елыннан мин атнага бер көн гаиләдә татарча сөйләшергә дип уйлыйм. Ә инде гел татарча сөйләшү минем очракта мөмкин түгелдер. Чөнки мин аның хәтле милләтче түгел, бөтен кешене гел татарча гына сөйләшсен дип көчләмим. Һәм сез әйткән кайбер милли язучыларның балалары татарча сөйләшмәвен күрәм дә, әле минем ул хәтле начар түгел икән дип уйлыйм. Русча сөйләшсәк тә, татарчаны аңлыйбыз, кайбер сүзләрне гел татарча гына сөйлибез, мәсәлән, исәнләшү һәрвакыт – “Сәлам, әти”, бер тапкыр да “Папа” дигәннәре юк. Шуңа күрә, теләк булса - аны ясап була, ә мохит булмаганда, татарча тулаем сөйләштерү бик авыр.

Синең өчен иң бөек, үрнәк булган татар шәхесе дип кемне атый аласың? Теләсә кайсы чордагы шәхес.

- Дәрдмәнд бик якын минем өчен. Бер яктан эшмәкәр булып, үзенең байлыгын татар милләтенә сарыф иткән. Икенче яктан, бик әйбәт шагыйрь. Мәрҗани - бик кызык шәхес. Беренче яңа чорны, аның нервасын тоеп, яңа әйберләр уйлап чыгарган һәм гомуми мейнстримга каршы килгән кеше. Әгәр соңгы вакытны алсак, минем өчен Мәрҗани фондын оештырган Рөстәм абый Сөләйманов бик зур үрнәк, ул - уникаль кеше. Аның бәясен әле аңламыйлар. Аннан Дәрдмәндләр сыман язарлар әле аның турында. Аны, нигәдер, Татарстанда бик сирәк искә алалар. Акчасы булган, үз эше белән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кешеләрне җыеп, аны чакырып, мастер-классмы, лекцияме уздырасы иде. 

Андыйларны клонлаштырып, тиражлап булсын иде. 


***

Тагын укыгыз: "Шәһәрчеләр" - Йолдыз Миңнуллина: “Мин соңгы буын татар шагыйре түгел”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100