Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шәһәрчеләр” - Илгиз Мөхетдинов: “Татарга артык тыйнаклык комачаулый”

Илгиз Мөхетдинов Казан дәүләт консерваториясе студенты. Җырлый, көйләр яза. Казан егете.

news_top_970_100
“Шәһәрчеләр” - Илгиз Мөхетдинов: “Татарга артык тыйнаклык комачаулый”

Илгиз Мөхетдинов – халыкара конкурслар лауреаты. Быел TAT CULT LAB проекты кысаларында Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язылган операның эскизын әзерләде. 

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илгиз Мөхетдинов безне Казанның Астрономия урамында урнашкан Тавыш яздыру студиясенә чакырды.

Астрономия (Астрономическая) урамы элек Поперечно-Воскресенская дип аталган. Казан университетының астрономия обсерваториясенә якын булганга шушы исемне кушканнар. Бу урам татар дөньясы өчен биредә заманында Шамил йортларының берсе (Мәрҗямбану Шамил Апакова йорты) булуы белән дә билгеле. Хәзер ул йорт юк.

- Бу студиянең җитәкчесе үзе дә консерватория белемле Айрат Ганиев. Биредә бик күп кешеләрнең тавышы язылган. Рузил Гатин, Артур Исламов, Гөлнора Гатина, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина монда языла. Эльмир Низамов та үзенең җырлары һәм җырчылары белән белән монда хәйран килә. Бу - студиянең икенче бүлмәсе, беренче бүлмәсендә тавыш яздырыла. Ә монысы - әзерләнү өчен. Вакыты һәм илһамы килеп җитсә, теге бүлмәгә кереп тиз генә язылып чыгалар. Мин иң беренче җырларымны монда яздырган идем. “Бик бәхетле булыр идек без” дигән җыр монда язылды...

- Ә халык җырлары?

- Бу студиядә хәзерге заман җырлары яздырыла. Халык җырларын мондый кечкенә бүлмәгә генә сыйдырып булмас төсле, андый җырларны зур залларда җырлыйсы килә. Аларны яздырмыйбыз да, аларны инструментлар белән тере итеп эшләргә кирәк. Аранжировкасын да бер-ике инструмент кына эшли алмый. Халык җырына аңа зур заллар кирәк. Һәм шул залда утыра торган кешеләр кирәк.

- Элек халык язган җырлар студиягә сыймаган. Хәзергеләр сыя. Үзебез кечерәйдекме?

- Безнең җырлар да, Алла бирса, киләчәктә шулай җырланачак дип өметләнеп калабыз инде.

- Илгиз, Казан консерваториясе студентыннан хыялдагы Музыкаль театр турында сорамыйча булдыра алмыйм.

- Без инде ул театр турында күптән хыялланабыз. Әле мин Казан музыка училищесында укыган вакытлар иде. Шул вакытта сүзләр чыкты безнең музыкаль театр була дип. Янып киттек ул идея белән. Берничә актер сәхнәдә җырлый, ниндидер күренешләр уйнала. Ул вакытта бик кызык булып киткән иде ул. Һәм бүгенге көндә дә без аның белән янып яшибез. Труппа яшьләрдән торырга тиештер. Чөнки консерваториягә ниндидер опералар, мюзикллар куярга күп режиссерлар килә. Аларның: “Яшьләр белән эшләү кызык, алар янып тора”, дип әйткәннәре бар. Режиссерлар интервьюлар биргәндә: “Яшьләрнең максатлары бар, күзләре мөлдерәмә, үзләре кызыксынучан”, - дип әйтәләр иде. Димәк, аның төп мәгънәсе яшьләрдә. Әлбәттә, ниндидер мэтрларсыз да булмый торгандыр. Безгә бит кемнәндер өйрәнергә дә кирәк.

- Сезнең буынның әле дә күзләре янамы?

- Әлегә яна. Ләкин күпме яначагын белмибез. Без инде консерваторияне тәмамлау алдында торсак та, өмет бар әле.

- Ә нинди музыкаль әсәрләр куярга теләр идегез?

- Әсәрләр ягыннан проблема чыкмас. Безнең музыкаль драма театрлары өчен Сәйдәш әсәрләре циклы бар, яңа композиторлар яза. Эльмир Низамов әсәрләре бар, Ильяс Камалов та опереттамы, операмы яза бугай. Без белмәгән авторлар, аларның әйберләре бардыр... Ләкин куяр урын булмагач, алар аны әйтмиләр дә. Вакыт килеп җиткәч, ул композиторлар күренәчәк.

"Тарихны белергә тиешбез"

- Музыкаль мирасыбыз бар дибез. Ләкин алар совет чоры әсәрләре. Драматик әсәрләрнең күбесе бүгенге көн өчен яраксыз булуын күрәбез. Музыкаль әсәрләр белән дә шул хәл килеп чыкмасмы?

- Әйе, кайбер операларның, комедия, драмаларның, мюзиклларның вакыт күренеше туры килми. Ләкин ничек кенә булса да, ул - безнең тарих. Син аны беләргә тиеш. Сугыш заманы - сугыш заманы ул: шул ук мылтыклар, шул ук ялкын, танклар, шартлаулар, берничек тә үзгәртеп бетерә алмыйсың син аны. Фантазия бай булса да, без ул чорның ничек булганын күз алдына китерә алмыйбыз. Ә театр аны күрсәтә ала. “Җәлил” операсында сугыш темасы бар. Анда сугыш баруы зур экранда күрсәтелә, куркыныч, дер-дер килеп утырасың, күрсәтү алымнарын тапканнар бит.

- Син үзең дә театр лабораториясе кысаларында сугыш чоры сурәтләнгән “Илдар” операсына эскиз ясап карадың. Шул операны сәхнәдә күрергә теләр идеңме?

- Ул операны сәхнәдә күрергә бик тә теләр идем. Беренчедән, ул Муса Җәлил либреттосы, икенчедән, Нәҗип Гаязович Җиһанов музыкасы. Заманында бу зур тандем булган - “Алтынчәч”, “Илдар”... Әле без тандемда эшләнгән ике генә әсәрне беләбез. Бәлкем, тагын нәрсәдер табылырдыр. Заманында Җәлилгә “секретность” грифы булгач, бәлкем, нәрсәдер яндырылгандыр. Эскизлар ясарга уйлагач, “Илдар”ны да озак эзләдек. Ноталарын табыр өчен бик азапландык. Либреттосын бер атна эзләдем. Җәлил томнарының икенче китабында “Лачыннар” дигән пьесаны таптым - шул булып чыкты, куштырнаклар эченә “опера өчен” язылган иде. Эскизлар ясый башладык, режиссерлык тәҗрибәм дә юк, ике атна вакыт эчендә зур әйбер дә эшләп булмады. Ләкин мин аны эшләп карадым. Яшьләр ә дигәнче җыелды. Сәхнәсе билгеле булгач, эшлибез дип тордылар.

- Бүген сәхнәдә куелса, ул чор әсәре бүгенге форматта ничек яңгырар иде икән?

- Нинди форматта икәнен күз алдыма китерә алмыйм. Ләкин сәхнәдә күрергә теләр идем. Мин үземне ул операда режиссер итеп түгел, артист итеп күрергә теләр идем. Барыбызга да - тамашачыга да, артистларга да тәмле булсын өчен аны тәҗрибәле, талантлы режиссер куярга тиеш.

"Эстрада сүзе минем өчен куркыныч сүз"

- Консерватория тәмамларга да күп вакытың калмады. Артистлык киләчәгеңне ничек күрәсең? Биредә кирәклегеңне тоясыңмы?

- Әлбәттә, курку бар: бетә бит инде, бер ел калды дип утырасың, үзеңчә планнар корасың. Опера театрына керү өчен зур тырышлыгың кирәк, ул гына да түгел, син ул опера аның белән “авыртырга” тиеш. Миндә ул юк. Безнең бөтен консерватория шуның белән хыяллана. Шуны да аңлаптыр, андый хыялым юктыр инде хәзер, чөнки ул театрга барыбызны да алып булмый. Әле, Аллага шөкер, бүгенге көндә анда бөтен труппа Казан консерваториясеннән чыккан артистлар. Соңгы операларда тулысынча диярлек безнең консерватория укучылары дип әйтеп була.

- Димәк, Илгиз Мөхетдиновның тавышы бүгенге эстрадабызны баетачак?

- Бүгенге... Катлаулы сорау. Эстрада сүзе минем өчен куркыныч сүз ул бүгенгесе көндә. Яратмыйм мин ул сүзне. Мин, гомумән, эстрада җырлары һәм халык җырлары дип бүлмим. Син җырчы – эстраданы да җырлый беләргә тиеш, син халык җырларын җырлый беләргә тиеш, ниндидер чит ил җырларын да. Уйный беләргә дә тиеш, бии беләргә дә тиеш, бөтен концертыңда дубыр-дубаяны җырлап булмый бит инде. Бай булырга тиеш концерт. 

Кешеләр төрле бит алар, зәвыгы да төрле - кемдер тозлы ярата, кемдер шикәрлене... 

Кемгәдер халык җыры ошаса да, икенчесе заманча эстрада җыры ошатадыр, бәлки. Консерваториядә укыган бит инде – концертта ниндидер опералардан ниндидер арияләр җырлый аласың. Үзең дә үсәсең, синең белән бергә тамашачың да үсә. Мин боларны белеп үсмәдем. Училищеда укыганда гына белә башладым романс дигәнне, ариянең сүзен дә белми идем. Хәзер генә күп романслар өйрәнеп, аның матурлыгын, байлыгын аңлыйсың. Музыка училищесына кермәсәм белми калыр идем, бәлки.

- Ә бит белмәүчеләр күп.

- Хәйран. Бу проблема инде бездә генә дә түгел. Бу телевидение, радио, бүтән матбугат чаралары проблемасы. Алар нәрсә күрсәтә? Нәрсә өчен түлиләр - шуны күрсәтәләр. Бер карасаң, яшь җырчылар консерватория тәмамлап чыгабыз. Кая барырга?! Синең җырларың бар, репертуарың бар. Киләсең нинди булса да радиога, менә сиңа прайс диләр, карыйсың да, җитми шул диясең, гафу итегез, дияләр дә - шуның белән сәлам. Каян алсын яшь җырчы? Ничек бирсен ул радиога?

- Нишли инде ул яшь җырчы?

- Ниндидер юллар эзлисең, табасың инде. Шул ук банкетлар... шуның эчендә югалып китмәсәң. Яки кемдер продюсерлар белән эшли башлый. Бүгенгесе көндә бүтәнчә булмыйдыр. Дөнья белән мәгълүмат идарә итә.

- Димәк, Илгиз Мөхетдинов дипломлы җырчы булгач, акча табыштырып җырларын әйләндерәчәк, мөмкинлеге булса, үз төркемен төзеп гастрольләргә йөриячәк. Хөкүмәт концертларын оештыручыларның күңеленә хуш килсә рәсми концертларда чыгышлар ясаячак. Шушы киләчәкне күрәсеңме?

- Бу 100 процентлы киләчәк инде. Дөреслектә, аның мәгънәсе көйдә, җырның сүзләрендә... хәзер бөтен кеше акча артыннан чаба, минем ниндидер акча җыелса, әйдәгез, эшлибез дип, җыр яздырырга киләм. Мәгьнәсе шул бит инде аның - син үз продуктыңны танытасың. Төрле ысуллар белән. Хәзер социаль челтәрләр ярдәм итә. Шуның өчен бөтенесе блогер була башлады. Ул бушлай реклама. Бәлкем, акчаң җиткәч радиоларга да бирә башлыйсың. Мәгънәсе шунда - син җырыңны танытасың. Иң тәмлесе - ул сиңа бирелгән комментарийлар, сиңа килә торган ниндидер хатлар, “Сез матур җырлыйсыз, сезнең музыкагыз матур ”, - дигән сүзләр, уңышлар теләүләре... Шунысы киләчәктә нидер эшләргә көч-дәрт бирә.

- Андыйлар күпме? Мактаучылар?

- Бар андыйлар.

- Алар нигездә кем тамашачысы? Элвин Грейныкы, Әлфия Авзалованыкы диикме?

- Белмим. Хәзер бит кеше бер артист артыннан бәрелеп йөрми. Күп функцияле дип әйтсәм дә дөрес түгел инде, меломан дип әйтсәм күбрәк булыр. Кеше бер генә артистның фанаты түгел, күпкырлы. Кемнәрнеңдер инстаграмнарын карыйм да, бу кеше шул концертка барган икән дим. Гомумән, уйламас идем бу кеше шундый концертка барыр икән дип. Бөтенләй уйламаган кешеләрне Айдар Фәйзрахманов концертларында күрәм, мәсәлән, Филүс Каһиров концертларында да уйламаган-көтмәгән кешеләрне очраттым.

- Концертка килү әле ул фанат булмаска да мөмкин. Бәлки, син яратып концертына килгән артист оешмалар аша билетларын саткандыр да, танышың шунда эшлидер.

- Бушка биргән билетка кешеләр йөрмиләр дә. Оешма сатып ала да, тарата билетларны. “Безнең кесәдән китмәгән” ди дә халык - бармый. Хәйран булган иде андый хәлләр – артистлар да сөйли.

- “Үзгәреш җиле”нә бәйле сорау: ничек уйлыйсың - татар җырына ниндидер реконструкция кирәкме?

- Тәмле итеп эшләсәләр, булсын. “Үзгәреш җиле”ндә хәйран әйберләр ошап бетмәде, видеодан гына карап әйтәм, бөтен концертны карый алмадым. Ләкин кайбер җырлары, мәсәлән, Айгөл Гардисламова җырлаган “Әйткән идең” җыры ошады. Бик тәмле эшләгәннәр аны. Анда күп төрле инструментлар дөбер-шатыр килми, нибары өч инструмент һәм Айгөлнең тавышы. Җыры да матур инде аның, аранжировка өчен бүгенге заманның бер-ике нотасын куясы да, бетте - глобаль үзгәрешләр кирәкми. Яңа әйбер ишетәсең килсә, мега глобаль әйбер эшлисең килсә - яңа әйбер яса: яз шигырь, яз көй - аннары таныт! Ә халык җырының орлыгы бар аның, ул бүген дә үсә. Үзгәртергә уйласак та, аның төбе калырга тиеш.

- Менә аранжировка проблемаларына килеп җиттек. Эстрадада ул шактый кискен тора кебек.

- Аранжировщиклар проблемасы бар. Аранжировщиклар күп алар, тик менә яхшысы - укымышлысы, үз эшен белә торганы аз. Укыганмы-юкмы - үзен аранжировщик дип атаучы кешеләр бар. Дөрес әйткәндә Казанда, Татарстанда, Рәсәйдә дә андый әйбергә укытмыйлар. Син Консерваториядә яки училищеда композиторлыкка укыйсың да, сине шунда өйрәтәләр оркестровка дигән әйбергә. Аранжировка шартлы сүз инде ул. Аранжировка - оркестрдагы инструментларны кушу. Шуларны өйрәнгәч, син үзеңне композитор дип, аранжировщик дип атый аласың. Зөлфәт Вәлиуллин, мәсәлән. Авылдан килгән егет, “Әйдә, кереп карыйк”, дип кенә музыка колледжына кереп караган - алганнар. Ул бөтен курслар белән сольфеджиоларга йөргән. Бүгенге көндә аның эшенә ихтыяҗ бар, чөнки ул укымышлы. Ул ике ел элек Казан консерваториясен тәмамлады. Үз эшендә әкренләп үсә. Шәрыкъ уен кораллары яңгырашын да өйрәнә. Аларның бөтенесен дә танып та булмый әле. Үзебезнең уен коралларын да ничек итеп эшкәртергә икәнен белеп бетермибез. Аранжировкалар ясаучы Марат Мухин бар. Алар, әлбәттә, бөтен кешегә өлгермиләр. Эстрадабыз зур бит. Шул кадәр кешегә эшләргә нинди вакыт җитсен?! Әле вакыт кына түгел, сәламәтлек тә җитәргә тиеш. Күз алдына китерәсезме - бүлмәдә ике ягыңда ике колонка болгыр-болгыр колагыңа эләгеп тора. Колак кына түгел, баш шартлый бит аның хәтле информациядән. Көйгә ниндидер үзгәреш, яңалык уйлап табарга кирәк. Зур эш ул. Шул кадәр күп аның нюанслары. Вакыт һәм түземлек кирәк.

- Музыка ягыннан кемнәр белән киңәшәсең, авторитетларың кемнәр?

- Әти-әнием бар, алар белән киңәшәм. Музыка өлкәсендә Айдар абый Фәйзрахманов, Филүс Каһиров киңәшләр белән бик булыша. Мин аларга бик зур рәхмәтле. Консерваториядәге укытучым кем белән аралашырга икәнен, кемнең концертына барырга икәнен, кемнең концертына якын килмәскә икәнен аңлата. Яки “барып кара - үзең аңларсың”, дия.

"Миңа татар телен әти-әни бирде"

- Син - шәһәр баласы, ләкин тамырларың авылдан. Син авылның киләчәген күрәсеңме?

- Авылның киләчәге бар, минем абый армиядә булып кайткан кеше, юридик белем алган, ул “Мин авылда калам”, диде. Андый кеше бер минем абый гына булса начар инде, ләкин минем абый кебекләр күп дип өметләнәм. Бәлкем бардыр андый кешеләр.

- Татар телен яхшы белүең әти-әниең казанышымы? Әллә авылга кайтып йөрү сакладымы?

- Миңа татар телен әти-әни бирде, хәзер генә ул урыс телендә күп сөйләшкәч, әзрәк татар телем начарланды. Болай без өйдә татарча гына сөйләшә идек. Әти әйткән иде мәктәптә йөргән чакларда, хәзер дә исемдә: “Урамда кытайча, русча, инглизчә сөйләшсәң сөйләш, өйдә татарча сөйләшәсез!” Вакыт узгач ул бераз йомшарды, ләкин вакытта бик кырыс иде. Кайсы вакытта онытылып китәсең, урыс сүзен кушып куйсаң - әти карап куя иде. Шунда ук сүзсез дә аңлашыла иде. Минемчә, дөрес эшләгәндер ул.

- Син үз гаиләңдә дә шул модельны кулланыр идеңме?

- Кулланыр идем. Бүгенге көнгә карасак, ул эшли бит. Мин үзем тере мисалы.

- Кырыслык белән генә җиңә идеме? Әллә мотивация дә кулланамы?

- Безне кызыксындыра иде ул. Авылга кайткач ничек сөйләшерсең татарча белмәсәң дип әйтә иде...

- Авыл кызыксындыру чарасы идеме?

- Анысы да бар иде. Безгә китаплар укыта иде ул. Әни-әти эштә булса да, кич белән эштән кайткач, әти контрольдә тота иде. Шундый матур бизәкле китаплар алып кайталар иде. Балалар күз белән күрә бит инде башта. Шулай кызыксындырырга кирәк.

- Хәзер тел өйрәнү өчен нинди мотивация булырга мөмкин?

- Әлегә әйтә дә алмыйм. Киләчәктә үзем әти булырга тиеш бит инде. Нәрсә белән кызыксындырырга икән белмим. Куркыта да бер караганда.

- Милләтне сәнгать саклый аламы?

- Саклый ала, әлбәттә. Тик аны бер генә кеше эшли алмый. Бүгенге көнгә туры килсен өчен артист үз үзенчелеген кертергә һәм шул үзенчелек белән кызыктырырга тиеш. Биюче дә биегәндә, бәлки, яңа хәрәкәтләр табар. Теге замандагы хәрәкәтләргә генә калмаган бит. Яңалык булырга тиеш.

- Безнең халык гел яңалыкны кабул итеп тә бетерми.

- “Абый җаным, - диярмен. - Без бит бүгенге көн белән яшибез, мин бит хәзер камзул белән урамда йөрмим. Син дә йөрмисең, хәзер бит тормыш алга бара, тәгәрәп бара, Европа үсә, Кытай да үсә...” Музыкаль яктан да үсеш бар. Яңа опералар туа. Яшь шагыйрләр менә туа, шул кадәр мәгънәле шигырьләр языла. Бөтенесе түгел, андыйлар бармак белән чутларлык.

"Бездә укырлык әйбер юк"

- Татар әдәбиятын укыйсыңмы?

- Бу арада көнбатыш әдәбиятына күчкән идем, бездә укырлык әйбер юк. Элегерәк татар әдәбиятен укый идем. Мәктәп чорыннан башлап училищега кадәр. Хәзер чит ил әсәрләрен укыйм, чөнки алар электрон форматта бар. Төнлә өйгә кайткач, ачтың да, бер 20 минут укып алдың. Гүзәл Яхина дигән язучы барын ишеттем – әле аны укырга да кулым җитми.

- Әйтик, тарихи романнар авторы Вахит Имамовның китаплары электрон форматта булса укыр идеңме?

- Укыр идем. Андый әйберләр электрон форматта да булырга тиеш. Ул китапханә файдасына түгелдер инде. Ләкин минем китапханәгә барып җитәргә вакытым җитешми. Мин бүгенге көндә Консерваториянең өч бинасы арасында бәргәләнеп йөрим.

- Җырлар язган кеше буларак, татар шигърияте турында нәрсә әйтә аласың?

- Тик җыр текстлары проблемасы бар. Мин бүгенге шагыйрьләр буенча әйтәм. Чөнки классик шагыйрләр әсәрләренә язарлык дәрәҗәм юк - әлегә мине ул туктата. Бәлки, берничә елдан яза башлармын. Әнгам Атнабаевны, Илдар Юзеевны укыйм. Рөстәм Мингалим шигырьләрен укып чыккан идем әле. Бүгенгеләрдән Йолдыз Миңнуллина иҗаты ошый. Ләкин аның шигырләре өчен бераз сәеррәк тылсымлы көй кирәк.

- Бүгенге көндә милли яшәешебезне үзгәртү өчен син, мин һәм башкалар нәрсә эшли ала?

- Үзара татар телендә аралашыйк. Менә сорау бирелгәч, уйлап утырам инде нишләргә була икән дип. Мин глобаль итеп ничек үзгәртергә икәнен белмим. Үзем көй аша, җыр аша нидер эшли алсам гына.

- Син киләчәгеңне Казанда күрәсеңме?

- Әйе. Китсәм дә, мин өч көннән соң кайтам. Белмим, мине Казан тарта. Безнең Казаннан да матур җир юк. Шул шәһәргә кирәклегемне тоям. Мин кирәк булачакмын бу шәһәргә - нигәдер шундый өмет бар. Шулай кебек тоела миңа. Мин яратам бу шәһәрне.

- Татар сәнгатендә синең өчен иң зур авторитетлар кемнәр?

- Хәйдәр абый Бигичев. Ул татар җырчылары арасында югары торган кеше. Иң зур кешеләрнең берсе. Театрдан алсак, ул Марсель абый Сәлимҗанов. Мин аны күрмәгән кеше бит инде, ник болай дип әйтәм дисезме? Мин кечкенә чакта өйдә видеомагнитофон бар иде. Безнең апа “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек спектакльләрне яздырган иде. Өйдә шуларны карый идек. Анда языла иде режиссер Марсель Салимҗанов дип. Хәзер спектакль карасаң, мәгънә эзлисең бит инде. Ә балачакта башкача карыйсың – ул күңелдә кала. Мин Филүс Каһировның потенциалын күрәм. Киләчәктә ул зур дәрәҗәгә ирешәчәк. Чөнки ул эшли. Иртән килеп кичкә кадәр репетецияләр ясый. Тагын Рузил Гатин. Ул да бик эшчән - аның Ла Скалада булуы бары тик үз тырышлыгы гына.

- Авторитет синең өчен ул үз өстендә эшләгән, тырыш кеше булып чыга инде. Фикер иясе түгел, ә бал корты кебек эшләгән кеше.

- Минем өчен ул хыялы булып, шул хыялга бара торган кеше.

- Татарга хас сыйфат дип нинди сыйфатны атый аласың?

- Татарга артык тыйнаклык комачаулый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100