Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Динар Хөснетдинов: “Театр эчендә яшәргә теләүчеләр булсын иде”

Динар Хөснетдинов – Әлмәт театрының йолдызы. “Хәтта уйнап торырга да кирәкми, ул чыккач тамашачы болай да риза инде”, - диләр аның турында.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Динар Хөснетдинов: “Театр эчендә яшәргә теләүчеләр булсын иде”

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Динар – Чаллы егете, 28 яшь. 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән. Телевизор караучы татар тамашачысы аны “Ак чәчәкләр” телефильмындагы Мансур роле аша яратты. Казаннан читтә алдынгы татар яшьләрен барлый башлагач, Динарга тукталдым. Туксанынчы елларда туып, шәһәрдә үсеп, татар театрына килгән яшь буын.


Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Динар Хөснетдинов белән Камал театры янында очраштык. 

“Бу урын миңа бик кадерле, - ди Динар. - Балачактан ук Казан дигәч, зәңгәр түбәле Камал театры бинасы күз алдына килә. Балачакта Казанга бару ул хәзер башка материкка бару кебек. Хәзер мин атнага берничә тапкыр Казанга барырга мөмкинлек табам. Балачакта, бәлки, биш елга бер эләккәндер андый мөмкинлек. Мин Казан урамнарын хәтерлим. Яшерен-батырын түгел, бүгенге кебек түгел иде Казан. Соры биналар иде. һәм шулар арасында, алан уртасында бер чәчәк кебек зәңгәр күк төсендәге түбәле Камал театры бинасы. Телевизордан спектакльләр карый идем дә, Казанга килгәч театр бинасы яныннан үткәндә сихри бер могжиза кебек иде. Балачакта кичергән ул хисләрне хәзер шул яшемә җитеп кичергәнем юк”.

 -  Динар, син үзеңнең тамашачыга тәэсир итәрдәй сөйкемле сөягең барын кайчан аңладың?

-  Дөресен әйткәндә, сез аны күземә карап әйтмәсәгез, мин аны белмәгән дә булыр идем. Ачык сүзләр белән “Динар, кешеләрне нәрсәң белән яраттырасың?” дип сез беренче әйттегез. Ул хакта уйланган юк. Бәлки, ул табигатьтән килә торгандыр. Минем уйлавымча, бары тик ихлас булырга кирәк. Мин һәрвакыт ихлас булырга тырышам. Бәлки, шул тәэсир итәдер кешеләргә. Ә болай сезнең сорауга туры җавап бирсәң, ул - тамашачыларның сиңа карата рәхмәт сүзләре белдерүе, аларның, сиңа карап, фикерләрен җиткергәндә, кешенең җылы мөнәсәбәтен бик сизәсең...

- Динар, өлкән буын тамашачысының “И улым, әйбәт уйнадың”, диюе башка әйбер...

-  Сез кызлар мәсьәләсендә, әйеме?

-  Әйе. Тупасрак итеп әйтсәк, сине татар театрының секс-символы дип алыйк. Ул нәрсәдә чагыла, синеңчә?

- Дөресен генә әйткәндә, аның сере юк. “Аның сере шунда, шунда, шунда”, дип җентекләп әйтә алмыйм. Миңа караганда, әтием кыюырактыр ул мәсьәләдә. “Минем чибәр булуымда минем гаебем юк бит инде”, дип әйтә иде әни көнләшкәндә. Мине кызлар яратканга мин гаепле түгел дип мин алай тутырып әйтә алмыйм. Әзрәк оялам. Шуңа күрә бу сорауга “шуның өчен мине яраталар”, дип әйтә алмыйм. Кара кашлы, кара күзле, кара чәчле булганга яраталардыр, елмаюым өчен... Аны, дөресен генә әйткәндә, миннән түгел, “Ни өчен Динарны яратасың?” дип кызлардан сорарга кирәк. Кемдер холкым өчен яратадыр, кемдер күз карашым өчен. Минем уйлавымча, һәрбер кыз аерым бер халәт өчен, аерым бер сыйфат өчен ярата торгандыр.

- Ул ярату сиңа комачаулык тудырмыймы? Әллә ул рәхәтлек бирәме?

-  Дөресен әйткәндә, мин аны сизмим. Күрәсең, мин ияләшкәндер. Төптәнрәк уйласаң, кайбер вакытларда ниндидер кыенлык сизәмдер. Кайбер вакытта артык игътибар авырлыклар тудыра. Җиңеллегем югала. Ул мәсьәләдә бер авыр ягы бар аның.

- Син “Ак чәчәкләр” телесериалында уйнадың. Шушы фильмнан соң синең тормышыңа нинди дә булса үзгәреш кердеме?

- Әйе, әлбәттә. “Ак чәчәкләр” чыккан мизгелдә шундый бер вакыт булып алды: мин Мансур исеменә караганда, үз исемемне сирәгрәк ишетә башладым. Урамда очраталар да: “И Мансур балам, бу син бит”, диләр. Әлеге бүгенге көндә дә театр белән гастрольләргә йөргәндә, мин сәхнәгә чыккач тамашачының “Мансур” дип пышылдаганын ишетәм. Аның кызык яклары бар инде.

- Кинода тагын шундый популяр рольләр булыр дип өметләнәсеңме әле?

- Кино чыккач, бер авырлык сизгән идем. Чөнки күп игътибар башланды. Журналистлар тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да... Җиңеллегемне югалттым. Шунда “Башка киноларга төшмим”, дигән идем. Мин артык игътибарны кабул итә алмыйм, ул миңа авырлык китерә. Ләкин менә хәзер вакыт узган саен, әллә сагынылган, мин инде башкача җавап бирәм: “Миңа хәзер тәкъдим булса, мин ризалыгымны белдерәм. Мин риза!”

-  Әлмәт театры репертуарында иң яратып уйнаган ролең? Сиңа туры килгән, сине ачкан роль?

-  Яраткан ролем дә бар, ачкан рольләр дә. Алар барысы да төрле. Ниндидер рольне аерып, “бу рольне мин яратам” дип, “монысы миңа якынрак, монысы әзрәк болайрак” дип, аларны чагыштыра алмыйм. Әниләр балаларын бертигез яраткан кебек... Мин әнидән кечкенә вакытта һәрвакыт “Әни, кемне күбрәк яратасың – абыйнымы, минеме”, дип сорый идем. Һәрбер баланың андый соравы буладыр инде. Әни һәрвакыт әйтә иде: “Кулымның бер бармагын күбрәк яратам дип аерып әйтә алмыйм”, дия иде. 

Мин рольләремне балаларым кебек чагыштырам. Аларның һәрберсенең аерым тарихы бар, аларның һәрберсенә ниндидер вакыт бирелгән. Эшләү дәверендә ниндидер юл үтелгән, үзенең авырлыклары, җиңеллекләре... 

Әмма дә ләкин сорау шулай бирелгән икән, бик яратып уйныйм Бертольд Брехтның бездә куелган “Туй” спектаклен. “Ни өчен?” дип сорасагыз, әйтәм. Чөнки ул рольдә миңа уйнарга туры килми. 

Кайбер рольләрне, мәсәлән, ниндидер образга кереп уйнарга туры килә икән, “Туй”да уйнамыйм. Җиңел спектакль булмаса да, җиңеллек белән бирелә. Мин аның серенә төшендем – мин анда үземне уйныйм. Мин тормышта нинди – ул минем холкыма, халәтемә туры килә. Шуңа күрә якындыр.

- Димәк, сине беләсе килгән кеше шушы рольне карарга тиеш.

-  Үзем җавап бирдем дә, үзем уйлап куйдым. Хәзер аны караган кеше “Динар менә нинди икән!” дип уйлап куярга мөмкин. Ә бит ул уңай сыйфатларга ия булган роль түгел. Ләкин шуңа да карамастан, ихлас булырга кирәк, шулайдыр дип ышанам. Шулайдыр инде ул. Минем тормыш белән чагыштырсак, ул рольдә хаклык бар.

- Иҗатчы яшьләр белән сөйләшкәндә, Татарстанның түшәме түбән, биредә кысан дип әйтәләр. Ә син 150 мең халкы булган Әлмәткә дә сыешасың? Кысан түгелме?

- Миңа ничектер рәхәт. Әллә шәһәрдә үскәнгә, мин һәрвакыт авылы булганнардан көнләшә идем. Мәктәптә каникулдан соң балалар җыелышалар да, авылдагы җәйге ялларын сөйли башлыйлар. Үз авылым булмагач, мин каникулларны Чаллыда үткәрә идем. Бәлки, шуның тәэсиредер, бәлки шәһәрдән арыганлыктыр... Кешеләр кечерәк шәһәрләрдән олырак шәһәрләргә күчергә тырышалар. Ә мин – киресенчә. Миңа Әлмәттә шулкадәр рәхәт. Казанда укыдым мин, Казанны яратам. Казанда, дөрестән дә, мондагы ритмга өлгерергә кирәк. Әгәр дә ул ритмга өлгермәсәң, төшеп каласың. Казан сулышы белән бер сулышта булырга кирәк. Ә мин арыйм. Әлмәткә кайтам да, өемә кайткан кебек булам. Кунакларда озак булып өенә кайткач рәхәтлек кичергән кеше кебек. “И, өемдә шулкадәр рәхәт”, диләр. Миңа да шулай. “Нигә Чаллыга кайтмыйсың?” дип тә сорыйлар. Чаллы да Әлмәткә караганда зуррак бит инде. Әгәр мин Чаллыга кайтып эшләсәм, мине кайтыр урыным булмас төсле. Мин Әлмәттән арыган вакытларда Чаллыга кайтып рәхәтләнеп ял итәм, көч җыям, энергия туплыйм. Әгәр дә мин Чаллыда эшләп яшәсәм, кайда кайтыр идем?! Шуңа күрә Әлмәт минем өчен оптималь вариант. Мин Казанга кунак булып килергә, Чаллыга кайтырга яратам. Әлмәт - минем өчен алтын урталык.

- Киләчәгеңне Әлмәт белән бәйләп күрәсеңме?

- Бу сорауны еш бирәләр. Бертуган абыем да “Кая төпләнергә уйлыйсың?” ди. Казанга да чакыралар. Әлмәтне никадәр генә мактасам да, бүгенге көндә мин “Әлмәттә калам”, дип тутырып җавап бирә алмыйм. Тормыш күрсәтер. Каядыр күчәм дип тә әйтә алмыйм. Ничектер мин шундый кеше – план корып яшәргә яратмыйм. Күпме мисал китерә алам, бер план корып куясың, бер мизгел – үзгәрә дә куя. Укырга кергәндә Фәридә Бәгыйсовна (Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова - ред.): “Әлмәткә кайтырга риза булсаң, без сине алабыз, стипендиат итәбез”, дигән иде. Мин, ике дә уйламыйча, Әлмәттә бер туганым булмаган килеш, ризалаштым. Минем контракт өч ел иде. Өч елга дип килдем Әлмәткә. Җиде ел үткән дә киткән.

- Син киләчәгеңне татар театры һәм татар киносы белән күрәсең инде, әйеме? Мәскәү дип хыялланмыйсың инде? Үзеңне Татарстан яссылыгында күрәсең...

- Күктә тонык кына хыяллар язылганын күрәмдер. Ләкин үз теләгем белән уй-фикерләрем - татар театры белән татар киносыдыр инде ул. Шуннан китеп булмас ахрысы, эчке дөньям шуның белән яши.

Динар Хөснетдинов фикеренчә, театр бөтен Әлмәтне үз эченә сыйдыра ала

 - Җиде ел яшим дисең. Әлмәттә алдынгы карашлы татар яшьләре өчен җыелу урыны Әлмәт театрымы? Бармы анда андый яшьләр?

- Алдынгы татар яшьләре ул кем?

- Милли үзаңлы яшьләребез. Казанда бераз бар алар. Ә Әлмәттә?

- Казанда мин аларны күрәм, мин аларны ишетәм. Кызганыч, Әлмәттә мин андый Казандагы татар җанлы яшьләр белән чагыштырырлык яшьләрне әйтә алмыйм. Хәтергә килми. Әгәр без милли җанлы татар яшьләренә керәбез икән, димәк, безнең ял итү урыны, эш урыны, яшәү урыны – ул театр.

- Театр Әлмәттә булган кадәр татар җанлы кешеләрне туплый аламы?

- Минем уйлавымча, театр бөтен Әлмәтне үз эченә сыйдыра ала. Театр эчендә яшәргә теләүчеләр булсын иде.

- Театр тормышыңны тутырамы? Буш вакытыңны ничек уздырасың?

- Элегрәк бу сорауны биргән булсагыз, уйга калыр идем, авыррак җавап бирер идем. Хәзер икеләнмичә җавап бирә алам - театр бөтен вакытымны алып тора. Спектакль, репетиция булмаган буш көнне дә театр диварларыннан беркая да китә алмыйм. Эшем бармы-юкмы – керәм дә утырам шул театрга. “Нишләп утырасың?” диләр.

- Театр сине тулысынча файдаланамы, әллә кулланылмаган потенциалың бармы?

- Минем уйлавымча - бар.

- Театр сине кулланып бетерми әле, шулаймы?

- Театр мине тулысынча файдаланса, мин үземне тулысынча биреп бетерсәм, театрда эшләүнең кызыгы бетәр иде. Театрга да, минем үземә дә.

Динар Хөснетдинов дөньяны үзгәртә алмавын белсә дә, гаделлек эзли

-  Син спектакльләрдә уйнаудан тыш төрле кичәләр алып барасың. Бу синең өчен акча китерә торган “шабашкамы”, әллә яратып эшлисеңме?

-  Театр белән бәйләсәк, алып баруны мин иртәрәк башладым. Балачакта Чаллы телевидениесендә балалар тапшырулары алып ара идем. Аннары – радиода. Аннары – “Созвездие-Йолдызлык”та конференсье номинациясендә катнаша идем. Шуңа күрә ул әйбер миңа якын. Мин аны “шабашка” итеп күз алдына китермим. Мин аны яратып башкарам, ләкин арттырырга да тырышмыйм. Театрга зыянлы ягы бар инде аның. Яшерен-батырын түгел, алып баруның театрга караганда акчасы күбрәк. Шуңа күрә күбесе алданып беренче урынга шуны куя башлый. Шуңа күрә театрдага һөнәреңә карата тискәре бер хис уйнап ала. Сайлап алу алдында калсам, театрны сайлыйм.

- Танылган артистларның капризлары да барлыкка килә инде ул. Бу эпизод, бу балалар спектакле дип өстән караулар... Синең дә андый капризларың буламы?

- Кызганыч, бар. Кайчакта депрессиягә дә китеп алам. “Динар “йолдыз чире” белән авырый”, дигәннәрен дә күп ишетергә туры килә. Әйе, яшерен- батырын түгел, булгалый - мин кайбер рольләрдән баш тартам. Балалар спектакльләреннән дә. “Мин балалар спектакльләрендә уйнамыйм”, дип әйтмим. Мин, гомумән, “йолдыз чире”, дигәнне аңламыйм. Баш тартуымны аның белән бәйлисем килми. Сез әйткәндәй, ул минем каприздыр инде, холкымдыр инде. Нәрсәдер башымда чиртеп куя да, мин капризлана башлыйм. Ни өчендер, яшь барган саен ул әйбер дә арта барган кебек.

- Капризың белән кемнедер үпкәләтсәң...

- Үкенә башлыйм. Мин бик тә кешеләрне жәллим. Әнинең кешеләрне жәлләргә ярамый дигән сүзе бар. Әнием бит минем чирдән китеп барды. “Кешеләрне жәлләгәч, үземә дә эләкте”, дип әйткәне бар. Бәлки, аның сүзендә дә хаклык бардыр. Жәлләүнең дә төрле яклары бар. Мин бит каты холыклы. Гел елмаеп йөрсәм дә, юаш кына кебек күренсәм дә, холкым җиңелләрдән түгел. Кайбер вакыт телеңне кыс бит инде шунда, юк, чәпәп куерга кирәк... аннары үкенә башлыйм. Әмма әйтмичә кала алмыйм. Мине гаделсезлек темасы күбрәк борчый. 

Директорыбыз Фәридә Багыйсовна мине “Гаделлек эзләмә, юк ул”, дип сүгә. Ничек эзләмисең ди?! 

Гаделсез әйберләрне күреп, мин аның белән ризалашып яши алмыйм. Мин беләм миннән генә тормаганын, мин генә үзгәртә алмаганымны...

 

Динар – реалист: милләте өчен җанын биргән шәхесләр дә милләтне саклап кала алмый дип уйлый

 - Син үзеңне авылсыз шәһәр баласы дидең. Ә татарча чиста сөйләшәсең. Авылсыз балаларга нинди киңәш бирә аласың?

- Киңәш бирә алмыйм. Үз мисалымда әйтсәк, менә, абыемның балалары татарча сөйләшә иде. Олы кызы Мәрьям минем белән кинода да төште. Балалар бакчасына киткәненә бер ай булуга, сине татарча тыңлап, русча җавап бирә башлады. Татарча әйт дисең – әйтми. Аңа карыйм да, нинди киңәш бирәсең инде. 

Гаиләдән килә, дияр идем, кызганыч, күп әйбер гаилә белән генә дә чикләнми икән. Шәхсән үземә килгәндә – гаиләдән. Мин әби белән үстем. Татар балалар бакчасына йөрдем. Татар гимназиясен тәмамладым. Казан театр училищесында татар курсында укыдым, татар театрында эшлим. Тирә-юньдәге кешеләрем татар телле. Үз тирәлегеңдә кемнәр белән аралашуыңнан торадыр инде. Игътибар иткәнем бар, берәр авылга кайтып бер атна гына яшә. Шул якның мелодикасын тоясың. Һәр якның үз көе бар – шул көне тотып алам. Бер ай руслар белән аралашып, рус кешеләре белән генә сөйләшеп йөрсәм – мин аны күп тапкырлар сизгәнем бар, татарча сөйләшкәндә авырлыклар кичерә башлыйм. 

Шуңа күрә татар китаплары укырга тырышам. Татар җырларын тыңларга яратам. Татар киноларын... менә монда икеләнәм яратам дип әйтергә. Алар аз. Шуңа да авыз тутырып яратам дип әйтә алмыйм. Китапларны әйтә алам.

- Татар театры милләтне саклап кала аламы?

- Оптимист булсам, әйтер идем: “Әйе, саклап кала ала”, дияр идем. Ләкин мин реалист. Шуңа күрә минем уйлавымча, татар җанлы, милләте өчен җанын биргән шәхесләр дә, ни кызганыч, саклап кала алмый.

- Милләтебезнең хөрмәткә лаеклы, милләт горурлыгы булган шәхес дип кемне атый аласың?

-  Туфан Миңнуллин.

-  Ни өчен?

-   Аның бер язмасы театр стендында эленеп тора иде. Ялгышмасам, трибунадан сөйләгән соңгы чыгышы бугай ул. Шулкадәр күңелемә кереп калды, ул тормышым девизы кебек. Һәрвакыт Туфан абыйның сүзләрен искә алам: “Бөтен дөнья спорт дип җан ата. Ни өчен театр дип җан атучылар аз соң? Бөтен акча спортка бирелә, театрга алай түгел. Кайчан күргәнегез бар театрдан чыгып тамашачыларның үзара сугышканын? Ә спорттан соң нинди генә ямьсез гамәлләр кылмыйлар?! Ә барыбер халык спорт дип яши”. Уйлап карасаң, алтын мәгънәле фикер бит ул! Шуңа күрә бу сорауга шикләнмичә “Туфан Миңнуллин”, дим.

 Белешмә: Үзенең соңгы чыгышын Туфан Миңнуллин 2012 елның 26 апрелендә ясый.

“Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш”. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100