Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Фәйзуллинның онлайн кичәсе: Марат Готовичтан ихлас котлау һәм Ренат Зиннуровичтан рус халкының милли бренды

Татарстан язучылар берлегенең иң зур стажлы шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең 75 яшьлек юбилеен сәхнәгә кәнәфи куймыйча үткәрде. "Гомер калейдоскобы" китабын тәкъдим итү кичәсе буларак та тәкъдим ителгән кичәдән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Равил Фәйзуллинның онлайн кичәсе: Марат Готовичтан ихлас котлау һәм Ренат Зиннуровичтан рус халкының милли бренды

Хәер, кәнәфи куярлык сәхнәсе дә юк иде анда. Аның каравы, колонналар, алтын йөгертелгән затлы бизәкле түшәм һәм һәр тамашачыга җитәрлек кәнәфиләр. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең юбилей кичәсен әнә шундый 150-200 урынлык зур булмаган затлы залда үткәрде. Татарстан Милли китапханәсе оештырган китап күргәзмәсендәге китаплары, мөгаен, залдагы кунаклар санынча булгандыр. Шактый зур иде күргәзмә. 75 яшьлегенә Шагыйрь зур иҗат белән килгән. 

Дөрес, кичәнең исеме бөтенләй дә юбилей тантанасы түгел иде. Ә бәлки “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим итү кичәсе. Китапның тиражы нибарысы 1300 данә. Татарстан китап нәшриятының интернет кибетендә 1320 сум тора.

Гасырның дүрттән өч өлешен яшәгән шагыйрьнең юбилее уңаеннан чыгарылган китапның максаты – “Халык хәтерең почмагында энә очы кадәр бер урын” – китапның титул битендә шулай язылган. Дөресрәге, ул шушы урынга дәгъва итә аламы – тормышы һәм иҗаты мизгелләрен барлап, шагыйрь шуны анализлагандыр. Юк, анализламагандыр, ул аның тәгаен шулай булачагын моннан 40 ел элек Тукай премиясе алганда ук белгәндер. Ә китап шагыйрьнең гомер мизгелләренең калейдоскобы. Шулай итеп 75 яшьлеген каршылаган Шагыйрь халкы каршысында 50 яшьлек һәм 17 яшьлек ике улы, хатыны Наилә ханым, иҗатташ дуслары, күп санлы шигырь китаплары, 24 дәвамында үзе җитәкчелек иткән “Казан утлары” журналының 300ләп номеры белән, халык хәтеренә дәгъва иткән саллы иҗаты белән басып тора.

Дөрес, шушыларны бергә туплаган кичәне халкы онлайн гына карый алды. “Татар-информ” аша. Чөнки Шагыйрь зур залларда кәнәфиле кичә уздырырга теләмәгән. Яңа форматта! Онлайн-кичә.

Шулай итеп, Равил Фәйзуллин юбилеен кәнәфисез форматта уздырган беренче татар халык шагыйре.

Шагыйрьнең 70 яшьлеге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры залында узган иде. Сәхнә түреннән аны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев котлаган иде. Кичә шушы котлауның видеоязмасы белән башланды. Кичә барышында оештыручылар тагын бер котлауның видеоязмасын куйдылар. Туфан Миңнуллиның 15 ел элек котлаган чыгышы иде ул. Залның алкышлары әлеге бөек шәхесне искә алу иде.

Китап тәкъдим итү һәм бер уңайдан юбилей кичәсенең сценарий авторы - Илдар Кыямов. Алып баручы да ул үзе. Музыкаль номерлар күп түгел. Татарстанның халык җырчысы һәм якын күршесе Мөнир Якупов, иң стильле киенүче татар эстрадасы җырчысы Резеда Шәрәфиева, академик стильдә җырлаучы яшь җырчы Илүсә Хуҗина, консерватория студенткасы Сөмбел Ситдыйкова Равил Фәйзуллин шигырьләренә язылган җырларын башкардылар. Залда – La Primavera камера оркестры.

Нәфис сүз – Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм Казан театр училищесы студентлары һәм вип-башкаручы – Марат Готович. Ул Равил Фәйзуллинның “Син” дип аталган шигыреннән юллар укыды:

“Хәлемне сорама, теләсәң,
Син үзең мин булып кара.
Иреннәр пышылдавыннан
Кешеләр карап кала.
Үз алдына сөйләнә бу -
Исәр ахры, бичара”.

"Иҗат Штирлицы"

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов - микрофон янына чыгып юбилярны мактап сүз әйтү хокукы бирелгән кунакларга берсе иде. Дөрес, Марат Готович шагыйрьне хөкүмәт исеменнән котлаучы ролендә бераз уңайсызлык та кичерде бугай.

“Мин иҗат кешесе түгел, укыган китапларым да бик аз. Без якташ та түгел, иҗаты белән дә бик таныш түгелмен. Элек мин районы җитәкләгән вакытларда, авылча итеп әйткәндә, сез көтүегез белән килә һәм кайтып китә идегез. Якыннан танышу мөмкинлеге булмады. Бу шәхескә игътибарым Вил Усмановның аның “Син” шигыренә язган җырыннан башланды. Ул җырны алар Асыльяр белән бергә башкаралар. Шуны тыңлаганнан соң аны Фәйзуллинның беренче һәм бердәнбер шигыре итеп кабул иттем. Нинди тирән мәгънә салынган аңа. Мин Равил Фәйзуллинның олпат шәхес булуын тойдым. Ул иҗатның ниндидер бер Штирлицы кебек тоела...”

“Огинский бер “Полонезы” белән тарихка кергән кебек, Равил Фәйзуллин шушы шигыре белән генә калган булса да, тарихка керер иде”, - дип фаразлады Авыл хуҗалыгы министры.

Марат Әхмәтов ихлас, халыкчан чыгышын “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден медален һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы бинасы төшерелгән картина тапшыру белән төгәлләде. “Бу бинаны заманында Казан шәһәренең архитектура ягыннан иң бозык бинасы дип билгеләгәннәр иде, гәрчә бөтен кеше аның фонында фотога төшсә дә”, дип аңлатып үтте министр картина турында.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка Ратуша залының алтынды бизәкләре илһам бирде булса кирәк – ул чыгышын алтын юу технологиясен аңлатудан башлады. Тел төбендә – алтын юганда иләктән бөтен ыбыр-чыбыр коелып бетеп, чын алтынның гына калуын аңлату иде. “Иләктә калган каты токымны без алтын дибез. Арада аңа охшаганнары да бар. Әмма озак иләүдән алар да төшеп юкка чыга. Безнең иләк өстендә бердәнбер алтын кала”, - диде рәис.

Залда утырган хөрмәтле язучылар алтынның бер генә булуына риза булганнардырмы-юкмы – әмма алар сайлап куйган рәис алтынның берлеген әйтте.

“Адәм баласы да шулай: Ходай безне бөек итеп яратса да, тормыш безне үзенең иләгенә салып или. Гомере буе кеше иләк өстендә әйләнә. Кемнәрдер иләктән төшә, кемнәрдер кала. Андыйларны талант диләр. Алар әдәбият киштәсенә куела. Безнең Равил абыебыз да әдәбият киштәсендә алтын кебек балкып торган шәхесебез. Аның яктылыгына әле яшь буын да тартылачак”, - дип дәвам итте Данил Салихов.

Дөрес, бүген ул бирегә яшь каләмдәшләрен алып килмәгән иде. Залның иң арткы рәтендәге диванда мин Рүзәл Мөхәммәтшин белән Фәнил Гыйләҗевны гына күрдем. Рөстәм Галиуллин белән Ленар Шәехны санап тормыйм, алар беренчедән, артык яшь тә түгел инде, икенчедән, бәлки, “по долгу службы” килгәннәрдер.

Сүз уңаеннан Данил Салихов Марат Готовичка да рәхмәтләрен җиткерде. “Сез икмәк үстерү белән беррәттән безнең әдәбиятыбызны да олылыйсыз”, - диде ул. “Бер атуда – ике куян” ди татарлар.

Язучылар берлеге рәисе чыгышын Шәмаил бүләк итеп тәмамлады.

Бөтендөнья татар конгрессыннан татар шагыйренә - рус милли бизәге

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров сүзен милләтнең зыялылыгы һәм зурлыгыннан башлады. “Равил Фәйзуллин ярты гасыр дәвамында милләтебезнең йөзек кашы булып үзе кебек тыйнак шигырьләр иҗат итә. Аларда ут-ялкын дөрли. Ул татар халкының рухы белән яши”, - диде рәсми милли лидер. Хезмәт вазыйфасы буенча киңәшен дә җиткерде: “Татар мохите булдыру безнең үзебездән тора. Аны беркем дә тыя алмый”, - диде ул һәм юбилярга рус халкы һөнәрчелеге үрнәге булган гжель белән бизәкләнгән затлы самавыр бүләк итте.

"Шагыйрьне мактап кына үстереп була"

“Киң сулыш белән татар әдәбиятына яңа буын – алтмышынчы елгыларның килеп кергән дәвере. Аларны “Фәйзуллиннар буыны” дип атау кабул ителгән. Бүген алар барысы да халык шагыйрьләре, барысы да Тукай исемендәге шанлы премия лауреатлары”, - дип алып баручы сәхнәгә Рәдиф Гаташ, Ренат Харис һәм Гәрәй Рәхимне чакырды. Фәйзуллиннар буынының бер вәкиле – Рөстәм Мингалим инде вафат. Рәдиф Гаташ белән Гәрәй Рәхим иҗат мәйданында бигүк күренми башладылар кебек. Ренат Харис кына ялкынлы иҗатта. “Яңа гасырда да егерме еллап бергә барабыз”, диде Рәдиф Гаташ. Ул кичәне “милли тантана”, “туган тел тантанасы” һәм “халкыбыз тантанасы”, ә “Гомер калейдоскобы” китабын “Киләчәк өчен ачкыч” дип атады. Гәрәй Рәхим “Бөек татар халкы” турында язылган шигырен укыды. Ренат Харис Равил Фәйзуллинның үзенә атап язылган бер шигырен укыды. “Хөкемнәрне җиңеләйтә дөресен сөйләү чын күңелдән, кылганнар ниятләгәннән аерыла шактый – беләм. ...Барым белән сезнең алда, хөкемегезне көтәм... ягез! ... артык һаваланмыйм, чөнки хөкем гадел булыр – беләм”, - дип язып биргән Равил Фәйзуллин дустына үзенең шигырь китабын. “Шагыйрьне мактап кына үстереп була”, - дип киңәшен дә бирде Ренат Харис.

Залдагы зур кунаклар арасында Татарстан Президентының мәдәният фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Болгар ислам академиясенең учедительләр советы рәисе Камил Исхаков, Башкортстанның күренекле шагыйре Равил Бикбаев та бар иде. Иң кадерле кунакларның берсенә – укытучысы Наилә Әхмәтовага Равил Фәйзуллин чәчәкләр бүләк итте.

“Гомер чиксез түгел, бер очрашу – үзе бер гомер, - диде Равил Фәйзуллин кичә тәмамланганда. – Мин бер нәрсәне анык сиздем. Без шунда җыелып рухыбыз турында, киләчәгебез турында уйланып утырдык. Миңа калса, без бүген бу залдан горур чыгарбыз. Ата-бабаларыбызга тугрылыклы булып, аларның лаеклы варислары булып бу залдан таралырбыз дип уйлыйм”.

“Безне китап җыйды, безне кайгы җыймады. Безнең төп байлыгыбыз – китаптыр. Без китап белән үстек, дәүләтчелегебез турында хыялландык. Без – китаплы халык. Китаптан аерылмаска язсын!” - диде ул һәм сүзен шигъри юллар белән тәмамлады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100