Рәмис Аймәт – ертык эстрада Дон Кихоты һәм югалган буын шагыйре
Шагыйрь юбилееннан соң эстрада һәм шигърият турында уйланулар.
Шагыйрь, популяр җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рәмис Аймәтнең юбилее уңаеннан оештырылган концертны карап утырганда бер “сакаллы” анекдот искә төште. Хәтерлисезме, хайваннарга, имеш, ике якка бүленергә кушканнар. Бер якта – матурлар, икенче якта – акыллылар. Хайваннар бүленгәннәр, әлбәттә. Уртада әллә маймыл, әллә бака – бер җан иясе генә калган һәм “Икегә ярыла алмыйм бит”, дигән. Шигырь текстлары шигърияттән аерылып чыгып, үзенә бер аерым жанр тәшкил иткән заманда, Рәмис Аймәт чыннан да шул уртада калган җан иясен хәтерләтте.
Рәмис Аймәт минем өчен шагыйрь генә иде, баксаң, ул эстрадада бөтенләй үз кеше икән. Аның шигърияттән аерылып чыкмаган җыр текстлары бар икән ләбаса. Бүгенге шагыйрьләр арасында җыр текстларын да шигърият дәрәҗәсендә башкарган бердәнбер шагыйрь Роберт Миңнуллин дип йөри идем, ялгышканмын. Рәмис Аймәт тә бар икән. Аның шигърияте Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Илһам Байтирәк кебек затлы композиторларны рухландырган. Бөтен татар эстрада җырлары шундый булса, безгә бернинди “Үзгәреш җиле” кирәк буласы түгел иде.
Әмма ни булса булган, татар эстрадасы шигърияттән баш тартып, үз юлы белән китте. Ә без Рәмис Аймәт концерты мисалында сыйфатлы татар эстрадасы шундый була алыр иде дип күзаллый алдык. Әмма эстрада үз юлы белән китте һәм ул “попса” дигән заманча исем алды. Кыскасы, Рәмис Аймәт кебекләрнең шигърияте инде бернәрсәгә дә китерми, “донкихотланып” алу гына.
Котлаулар: Рәмис шигърият белән йокларга ята
Рәмис Аймәт иҗатына багышланган шигърият һәм җыр кичәсе Казанның иң заманча залларының берсендә – “Пирамида”да узды. Концерт авторның юбилее уңаеннан оештырылса да, залда журнал өстәле дә, кәнәфи дә юк иде.
Котлау чыгышлары да минималь иде. Юбилярны сәхнәдән Татарстан мәдәният министрының яңа урынбасары Дамир Натфуллин белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Рәмиснең турыдан-туры җитәкчесе Данил Салихов котлады.
Дамир Натфуллин: “Сезнең шигырьләрегездә туган телебезнең эчке куәте, халык уй-кичерешләре, милләт язмышы, алар тирән фәлсәфилек белән аерылып тора”.
Данил Салихов: “Рәмис тормыш сукмагыннан ялгыз гына атламый. Ул шигърият белән җитәкләшеп атлый. Аның гаиләсе дә, хәләле дә шигърият. Ул шигърият белән йокларга ята, шигърият белән тора. Ул гомере буе шигърияткә намуслы булып хезмәт итте”.
Рәмис Аймәт вакытлыча Айдар Галимовны алыштырды
20 минутлык тәнәфес белән бергә өч сәгатьтән артыграк барган концертта җырчылар бер-берсен алыштырып кына тордылар. Сәхнәдә “Яңа музыка” камера оркестры урнашкан иде һәм беренче бүлектәге артистлар җырларын оркестрга кушылып башкардылар. Татар эстрадасының Венера Ганиева, Резеда Галимова кебек артистларыннан башлап, Артур Исламов, Филүс Каһиров кебек опера сәхнәләрендә җырлаучыларны да кертеп, Илнар Сәйфиев, Альбина Апанаева кебек инде онытылып беткән җырчыларына кадәр чыктылар.
Рәмис Аймәт концертында катнашкан җырчылар: Венера Ганиева, Резеда Галимова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Илшат Вәлиев, Артур Исламов, Резеда Төхфәтуллина, Илсаф, Айрат Имашев, Илгиз Мөхетдинов, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Румия Фәтхетдинова, Альбина Апанаева, Рөстәм Насыйбуллин, Динә һәм Булат Нигъмәтуллиннар. Исемлектә Айдар Галимов та бар иде. Тик ул видеосәлам генә юллаган һәм икенче юбилейга килергә вәгъдә иткән.
Айдар Галимовның иң популяр җырларының берсен ("Син минем җанымның яртысы") Рәмис Аймәт язганын искә төшерсәк, Айдар Ганиевичның килмәве әйбәт түгел, әлбәттә. Әмма икенче яктан, килмәве яхшырак та булды кебек. Чөнки җырны Рәмис Аймәт үзе башкарды. Тамашачы Айдар Галимовны ничек алкышлаган булыр иде – белмим, әмма Рәмисне озак алкышлады.
Югалган буын шагыйре
Концертта Рәмис Аймәтнең шагыйрьлегенә игътибар азрак бирелгән. Программада җыр белән шигырьне 50гә 50 ясасалар да, шәп буласы иде. Әмма сценарий авторы Луиза Янсуар белән режиссер Раушан Шәриф Рәмис Аймәтнең җырчы шагыйрь булуына өстенлек биргәннәр. Хәтта шагыйрьнең “Туган телнең хушлашу догасы” кебек шигырьләре җыр агымы астында югалып калган кебек тә булды әле. Бу миндә бераз каршылык тудырды. Чөнки мин белгән Рәмис – ул беренче чиратта шагыйрь. Мин аның Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров, Камал театрыннан Фәннүр Мөхәммәтҗанов кебек артистлар яраткан шигырьләрен рәхәтләнеп тыңлар идем.
“Шәһәрчеләр” проекты кысаларында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән сөйләшкәндә ул болай дигән иде: “Мин бер атна Рәмис шигъриятендә яшәдем. Һәм бер әйбергә шаккаттым: аның “Мин китәрмен, шигырь учакларыннан очкыннар очар...” дигән бер шигыре бар, минем моңарчы бу шигырьне укыганым юк иде кебек, гомеремдә дә, беркайчан да, гәрчә Рәмис Аймәт шигъриятен укыган булсам да... Минем күз алдыма үземнең шигырь килә, бөтен образлары, бөтен борылышлары, бөтенесе кабатланган кебек. Һәм мин уйлыйм: ничек инде шулай булырга мөмкин, мин бит инде бу шигырьне укымаган”.
Рәмис Аймәт – татар шигъриятендә Газинур Моратлар, Ркаил Зәйдуллалар буынын Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар белән тоташтырып торучы боҗра. Игътибар итегез, тегеләре дә, болары да – күпләр, алар тулы бер буын. Ә Рәмис Аймәт берүзе. Ул яшьлеге туксанынчы елларга туры килеп, югалган буынның әдәбият-сәнгатьтә калган бердәнбер вәкиле. Татар әдәбиятында аның яшьтәшләре юк. Ә артында массовка тормагач, бер кешенең тавышы каты чыга алмый ул. Башка шагыйрьләрнең артында “бэк-вокалы”, ягъни йомшаграк яшьтәшләре тора, ә Рәмиснең – юк.
Кыскасы, бер зал тамашачы Рәмис Аймәт шигырьләреннән төзелгән концертны алкышласа, миңа Рәмис шигърияте җитми калды. Мин аның шигырьләрен камера залында тыңлар идем, мин аның шигырьләреннән әдәби театр ясалуын теләр идем. Миңа бу җитмәде.
Ә “Пирамида” залын тутырып килгән тамашачы канәгать иде. Шунысы да игътибарга лаек, зал беренче бүлектән соң бушап калмады. Билет белән килгәннәр дә, чакырылганнар да азаккача утырдылар.
Бу концерт программасын Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә бирсәң, алар шулкадәр танылган җырчы, затлы җырлары булган концертны кимендә өч көн сата алыр иде. Бәлки, бер тәменә кереп китсә, Рәмис Аймәт мондый концертларны алга таба үзе дә оештырыр. Аның мондый концерты беренчесе түгеллеген беләм. Соңгысы да булмавын чамалыйм.