Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олег Фазылҗанов: Камал театрның алтын тавышы, керәшеннәрнең халык артисты, татарларның күке Зарифы

Камал театры Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның 50 яшьлек юбилеен уздырды. Аны Камал театрында бер зал халык, онлайннан тагын ике зал кадәр халык карады.

news_top_970_100
Олег Фазылҗанов: Камал театрның алтын тавышы, керәшеннәрнең халык артисты, татарларның күке Зарифы

Олег Фазылҗановның 50 яшьлек юбилей кичәсендә театр җитәкчелеге традицион юбилей “пьедесталын” һәм затлы кәнәфине чыгарып куйса да, актер аны файдаланмады. Сәхнә кәнәфие ул шәхеснең алтмыш яшьлек юбилееннан башлап, яшь барган саен активрак кулланыла торган атрибут. Ә илледәгеләр өчен затлы кәнәфи чәчәк куйгыч кына һәм бу бик әйбәт.

  • Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов 1968 елның 10 мартында Татарстанның Ба­лык бис­тә­се ра­йо­ны Казак Чал­лысы авы­лын­да туа. 1987 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт та­тар те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Шул ук ел­ны ар­ми­я­гә алына. 1990 ел­дан Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нең Неф­те­хим бер­ләш­мә­се кар­шын­да­гы те­атр сту­ди­я­сен­дә, 1996 ел­дан Ха­лык иҗат йор­тын­да ар­тист-во­ка­лист булып эшли. 2003 ел­дан Тү­бән Ка­ма дра­ма те­ат­рын­да, 2004 ел­ның ав­гус­тын­нан -Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да ар­тист.

Беренче номерлы татар театрына килеп эләккәнче Олег Фазылҗанов әнә шундый урау юллар узган. Ул Камал театрында 14 ел гына эшли әле. Актерны киң таныткан беренче роле – Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектаклендә күке Зарифның яшь чагы. Соңгысы – Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән “Тормышмы бу?” спектаклендә карт мулла образы. Арада мин яраткан бик ямьсез бер образы да бар – авыл байларыннан куркып, ялган шаһитлык кылган Заркай карт роле.

Олег Фазылҗановның юбилей кичәсен 1+2 зал халык карады

Сценарийның театр капустнигы форматында төзелүе залдагы 800 тамашачыны сәхнә артына керткән кебек булды. Андый бәхет теләсә кемгә елмаймый ул. Театрның яшь артистлары Камал театры ди⁠ректоры Илфир Якупов, аның администрлары, башка җитәкчеләре ролен башкарып, актерның юбилеена “әзерләнделәр”. Актерның берүзенең өч сәгать сәхнә тотарга җыенуы да шунда билгеле булды. Һәм тотты да. Камал театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе нәкъ өч сәгать барды. Шунысы игътибарга лаек – азакка кадәр бер урын да бушамады – бу залда очраклы кешеләр булмавын билгели торган бер факт. Хәтта тамашачы кичә бетәр-бетмәс гардеробка да йөгермәде. Киресенчә, азактан программаның финалы якынлашкан саен тамашачы сәхнәгә агыла башлады. Чәчәк биреп кенә калмыйлар, сөйләргә дә, хәтта җырларга да омтылалар. Юбилярның сәхнәдә чәчәкләрен куярга урыны калмавын күзәтүе дә рәхәт иде.

Олег Фазылҗановның юбилей кичәсен “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Кичәне 1500гә якын кеше онлайн караган. Бу инде тагын ике Камал театры залы дигән сүз. Юбилей кичәсен онлайн карарга Америка, Төркия, Франция, Финляндия, Бөекбритания, Эстония, Казахстан, Литва, Украинадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән кергәннәр.

Керәшенме, түгелме?

Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе аның керәшенме, түгелме икәнлеген ачыклауга бәйле юмордан башланса да, керәшеннәр бу темага дискуссия оештырырга мөмкинлек бирмәделәр. Сәхнәгә республиканың керәшен җәмгыяте исеменнән котларга Людмила Белоусова чыгып Олег Фазылҗановны “Керәшен халык артисты” дип игълан итте. Әлегә бу рәсми дәрәҗә түгел, әмма үз Олегларын керәшеннәрнең ничек яратуын күреп, бу исемнең рәсмидән дә дәрәҗәлерәк булуын күрәсең.

Бер-бер артлы сәхнәгә “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле, актерның авылдашлары - Балык Бистәсе районының Казак Чал­лысы авылы вәкилләре чыккач, Олегның укытучысы Татьяна Васильевнага регламенттан тыш та котларга рөхсәт ителгәч, чакырылган артистларның Галина Казанцева, Георгий Ибушев икәнен белгәч, бу темага артык сүз куертып торасы да юк.

Котлаулар: кыска һәм оста

Шунысы да яхшы: котлауларга минимум вакыт бирелгән иде. Рәсми өлештә Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәбрикләде. Олегны шулай ук ике режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев белән Рөстәм Галиев котлады. Бергә театр училищесы тәмамлаган группадашлары да тәбрикләде. Алар арасында “Татар-информ”ның видеооператоры Альфред Камелевский да бар иде. Олег Фазылҗанов Камал театры примасы Люция Хәмитова, Түбән Кама театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев, Тинчурин театры артисты Миләүшә Нәҗмиевалар белән бер курста укыган. Укытучылары – Наил Дунаев һәм Илдар Хәйруллиннар. Олег шәхсән үзе Башкортстаннан җырчы актер Сәгыйдулла Байегетне чакырган. 

Котлаулар аша ачылган кайбер серләр

Турысын әйтергә яраткан Олег Фазылҗанов Казан театр училищесының кабул итү комиссиясендә утырган Асия Хәйруллинага “Үзеңә кара, үзең дә кечкенә” дигән. Чөнки Асия Хәйруллина аны "буе да кечкенә" дип, укырга алмаска иткән булган. Әмма театр белән хыялланган Олег шансны кулдан ычкындырамыни? Ул педагогка карап “турысын” әйткән. Бөек актриса һәм педагог үпкәләмәгән – кыю егетне укырга алган. Бу истәлекне Илдар Хәйруллин сөйләде.

Театр Колумбиягә фестивальгә баргач, Олегның долларларын урлаганнар. “Безне кисәттеләр, мин Олегтан тагын бер кат сорадым. “Яшердем” диде. Нәкъ менә аныкын урладылар”, - дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев. “Душам ачык”, - дип җаваплады илле яшен бәйрәм итүче актер.

Камал театрында Олег Фазылҗановны “театрның алтын тавышы” дип йөртәләр.

Кариев театры актрисасы Энҗе Камалиева белән Олег Фазылҗановлар бер ата балалары. Абыйсын сәхнәгә котларга чыккан Энҗе Камалиева Олегның әтисенә охшаганын әйтте. Фаррух абый гына озын гомерле булмаган – 46 яшендә дөнья куйган.

Олег Фазылҗановның дүрт баласы бар. Кичәнең финалында сәхнәгә аның өч улы чыкты.

Олег Фазылҗанов моннан берничә ел элек каты авыру кичергән. Әкрен генә сүнеп барган актерны театр директоры Илфир Якупов белән баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хастаханәгә салганнар. Олег Фазылҗанов аларга бик рәхмәтле – моны ул сәхнәдән үзе әйтте.

Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе – актерның бер айлык йокысыз төннәре. Монысын да ул сәхнәдән үзе әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100