“Мулла” - татар кызларын беренче тапкыр экранда чишендергән милли фильм

22 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Шушы көннәрдә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Мулла" фильмы журналистларга тәкъдим ителде. Безнең хәбәрчеләребез - фильмның беренче тамашачылары иде.

Татарстанда «Мулла» фильмын төшерү Россиянең танылган киноактеры Марат Бәшәровның җиңел аягыннан һәм “Татар-информ” хәбәрчеләренең җиңел камераларыннан башланып китте. Бу 2017 елның 5 августы иде. Ә инде нәкъ тугыз айдан, ягъни, ана карынында бала өлгергән кадәр вакыт эчендә ул әзерләнеп бетеп, тамашачыга тәкъдим ителде.


Сүз Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров төшергән яңа фильм турында бара. Әлеге фильмның идея авторы композитор Марат Әхмәтшин. Генераль продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Фильмның беренче тамашачылары журналистлар булды. Аны татар телле журналистлар гына тулысынча аңлап карый алды – русча титрлар куелып өлгермәгән иде. Фильмның беренче премьерасы Әтнәдә булды, Казанда ул Татарстан киносы атналыгы кысаларында 28 апрель көнне күрсәтеләчәк. Бөтен төшерү төркемен шунда күрербез, бәлки. Журналистларның сорауларына әлегә идея авторы Марат Әхмәтшин гына җавап бирде.


“Мулла”: пьеса һәм спектакльләр турында яңа булмаган мәгълүмат

Туфан Миңнуллинның Әсфәндияр исемле егетнең татар авылына имам булып кайтуы турындагы “Мулла” пьесасы 2006 елда Татарстанда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. 2007 елда аны иң элек М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Айрат Әбушахманов куйды. Кыскасы, иң элек Әсфәндияр башкортча сөйләшеп зур сәхнәгә чыкты. "Мулла” спектакль буларак Татарстанда өч дәүләт театрында уңышлы барды. Беренчесе – Әтнә театры (театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды), икенчесе – Минзәлә театры (театрның баш режиссеры Дамир Сәмирханов куелышында), өченчесе – Камал театры (театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде). 2010 елда Әтнә театры бу спектакль белән “Идел-йорт” халык театрлары фестивале гран-приын алды. Сүз уңаеннан, ул чакта әле Әтнә театрының дәүләт статусы да, Тукай исеме дә юк иде. Барысы да соңрак – “Мулла”дан соң килде.

Шулай да күпчелек тамашачы “Мулла”ны Эмиль Талипов уйнаган Әсфәндияр буларак хәтерендә калдырды. Хәзер спектакль инде репертуардан төште.

“Мулла”: экранлашу тарихы

Ниһаять, татар авылына имам булып кайткан Әсфәндияр тарихы экранлашты. Пьесаның беренче театраль режиссеры Рамил Фазлыев үзе өчен эксперимент буларак, аны кинога төшерү эшенә дә алынды. Әлбәттә, Әсфәндияр образын беркемгә дә ышанып тапшырмады. Моны ул фильмга акча эзләү өчен төшерелгән видеороликта үзе төшкән булуы белән аңлаткан иде.

Киносценарийны Марат Әхмәтшин белән Илгиз Зәйниев язган. “Мулла” – теленә тел тидермәслек бик аз санлы татар фильмнарының берсе. Татар фильмнарының “агач” телдә язылу проблемасы бар һәм бу профессиональ сценаристлар һәм тел белгечләре белән эшләмәү нәтиҗәсе. “Мы сами с усами”, ягъни мәсәлән. Бу юлы егетләр тырышкан, афәрин!

“Мулла”: Туфан абый язган эчтәлек һәм Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин өстәмәләре

Сюжет беренче карашка артык катлаулы түгел. Самат исемле бай эшмәкәр туган авылында мәчет салдыра һәм яшь Әсфәндиярны авылга имам итеп алып кайта. Әмма авыл халкы мәчеткә йөрми, эчә, шул исәптән, Сәләхетдин мулла да дөрес кенә яшәми, яшьләр бозык. Әле җитмәсә авыл кешеләрен эчереп ятарга Вәлиәхмәт тә кайтып урнашкан. Ул - авылның теге заманнарда сөрелгән мулласының оныгы. Дөньяга фәлсәфи карашлы, әмма шактый усал адәм. Камал театрында аны Искәндәр Хәйруллин шәп итеп уйнаган иде. Якты образлар - Әсфәндиярга ашарга пешереп, өен караштыргалап йөрүче күрше апа һәм Әсфәндиярга гашыйк булган күрше кызы Налимә. Пьесада һәм Камал театрында куелган спектакльдә шулай иде. Киносценарийга шактый образлар өстәлгән, булганнары да бераз үзгәртелгән яки тоныкландырылган. Фильмга Артур образы һәм Вәлиәхмәтнең бандит дуслары кергән.

Пьесада Әсфәндиярның үткәне турында “чәнечкеле тимер чыбык артында” дигән ярты җөмлә генә бирелгән булса, фильм бер экшн-күренеш һәм төп геройның төрмә капкасыннан чыгуы белән башланып китә. Әсфәндияр үзенең туганнан-туганы Самат абыйсы янына бара. Спектакльдә дә, кинода да Самат абыйсы аны үзе салдырган мәчеткә мулла итеп куя һәм үзе туган йортка урнаштыра. Спектакльдә участковый активрак кулланылса, кинода ул бернинди дә мәгънәви роль уйнамый. Аның каравы киносценарий авторлары Вәлиәхмәт образын җентекләп эшләгәннәр - аны авылның алпавытына әйләндереп куйганнар...

“Мулла”: матбугатка иң ачык татар фильмы

Фильмны төшерү командасы үзенең матбугатка ачык булуы белән аерылып торды. “Татар-информ” хәбәрчеләре фильмның беренче кастингында да катнаштылар. Анда Илсөя Бәдретдинова да Налимә роленә кызыгып килгән иде. Хәтта съемкалар хакына гастрольләрен күчерергә риза иде. Әмма әлеге роль Әтнә театры примасы Гүзәл Гафаровага насыйп булды. Кастингка Әсфәндияр роленә өметләнеп килүчеләр дә күп иде. Әмма, әйткәнемчә, әлеге роль килүчеләрнең берсенә дә насыйп булмады. Режиссерның үзенең төп рольне башкаруы начармы, яхшымы – белмим. Кыскасы, ни булса да булды – татарның бүгенге заман мулласы экраннарга Рамил Фазлыев йөзе белән чыкты.

Беренче кадрлар Әтнә районының Күәм авылында Гыйлемхан Галләмов хуҗалыгында төшерелде. Йорт хуҗасы Әнис Галләмов киң күңеле белән төшерү төркеменә үз йортын тәкъдим иткән. Ул үзе дә беренче көнне читтән генә төшерү командасының эшен күзәтеп торды. “Миңа кечкенә генә роль дә бирмәкчеләр иде – баш тарттым”, - ди. Ул кино төшерүче командадан кечкенә рольдән баш тарткан бердәнбер кеше иде булса кирәк. Шул тирәдә йөргән кешеләрнең күбесе кадрда күренеп, әз генә булса да тарихта калырга тырышканнар.

Беренче кадрларны Әтнә районы газетасы журналистлары белән бергә бердәнбер республика матбугат чарасы буларак, “Татар-информ” да төшерде. Безнең коллекциядә фильм төшерә башлау алдыннан ватылган тәлинкә кыйпылчыклары да саклана, фотоархивта фотографыбыз Салават Камалетдиновның эксклюзив кадры – тәлинкә кыйпылчыкларының чәчелеп киткән мизгеле дә бар.


Марат килгән дә киткән. Шуннан?

Беренче кадрлар буларак, Марат Бәшәров белән Рамил Фазлыевның, ягъни, эшмәкәр Артур белән имам Әсфәндиярның шәһәргә китергә җыенуы, әмма соңгы мизгелдә Әсфәндиярның авылда калуы төшерелде. Аннары – аларның өйдә сөйләшеп утыруы, ягъни, Артурның элеккеге дустын шәһәргә китеп, бергә эшләргә үгетләве. Аннары аларның мәчет янында очрашуы. Кыскасы өч эпизод кире тәртиптә төшерелде дә, бер көн эчендә эшен бетереп Маратыбыз Мәскәүгә очты. Ул премьерага килмәячәк.


Марат Әхмәтшин Мәскәү йолдызларын кинода төшәргә чакыруы кыен түгеллеген әйтә. “Яхшы сценарий булса, ризалаша алар”, - ди. Марат үзе дә җәй көне сценарийны ошатуын әйткән иде. “Иң элек герой исән каламы дип сорадым. Геройның үлмәве яхшы”, – дигән иде ул.


Дөресен әйткәндә, Маратның булуы-булмавы фильм өчен артык зур роль уйнамый дип уйлыйм. Ул аны яхшырта да, боза алмаган. Аның дустын китергә үгетләве Әсфәндиярның иман ныклыгын сынау дип тә карый алмыйбыз. Әсфәндиярның дустының машинасыннан төшүен “шулай язган” дип кенә бәяләргә мөмкин – авылның иң карт кешесе үлеп киткән, ә карт мулла өйдә юк.

Әгәр дә Маратның булуы фильмга кызыксыну арттыра һәм тамашачыны китерә ала икән – бик яхшы. Юк икән – зыян юк.

Әтнә примасын чишендергәннәр

Ә инде тамашачыны тәгаен кызыксындыра торган бер кадр бар. “Мулла” фильмы – шәрә кызлар күрсәткән беренче татар фильмы булса кирәк. Бәлки, ниндидер өйрәнчек фильмнар булгандыр. Әмма зур амбицияләр белән төшерелгән фильмнарда мондый кадрларны хәтерләмим. Салават Юзеевның бер татарометражкасында “министрга артын күрсәтте” дигән репликаны гына хәтерлим. Күрсәтү процессы күрсәтелмәде, әлбәттә.

Ә биредә точно күрсәтелә. Кызлар – төп героиня Налимә белән аның ахирәте Гөлназ мунчада утыралар. Башта тезләрен кочаклап бөгәрләнеп утырсалар, аннары берәр-берәм торып басалар. Яшь оператор Юрий Даниловка афәрин – уңышлы ракурслар табып, матур төшергән кызларны. Шулай итеп Гөлназ Гафарова белән Ирина Кибякова – беренче булып милли кинода шәрә төшкән татар кызлары.


Марат Әхмәтшин әйтүенчә, кызларны үгетләве җиңелдән булмаган. Димәк, бу кадрларның ни өчен кирәклеген Марат Әхмәтшин журналистларга аңлатып бетерә алмаса да, актрисаларга аңлата алган. Шулай да төрки илләргә прокатка чыкканда, ил әлеге кадрларның булмавын таләп итә икән, авторлар аны төшереп калдырачаклар. Татар киносында ике шәрә артны саклап калу бәрабәренә чит ил прокатыннан баш тартмаслар бит инде. Әле алда Казан халыкара мөселман киносы фестивале дә бар. “Мулла”ның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова бит әле Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры да. Ул үткән елның августында ук фильмның Казан кинофестивале өчен төшерелүен ассызыклаган иде. Әлеге кадр кинофестиваль өчен “хәләл” буларак кабул ителерме икән – карап карыйк.

Шунысы да игътибарга лаек – зур фестивальләргә тәкъдим ителү һәм киң прокатка чыгу амбицияләре белән эшләнгән “Байгал” фильмында андый “хәләл булмаган” кадрлар юк. Биредә Миләүшә Айтуганова төп геройның 30 ел элек аерылышкан хатынын уйнады һәм ул үз героен “киемсез” кадрлардан саклап кала алган. Ә ир-ат затыннан булган сценарист һәм режиссер, аның сүзләренчә, героиняның пляжда элеккеге ире белән җенси мөнәсәбәтләргә керүен теләгәннәр. “Яшь Миләүшә белән теләсә нишләгез, миңа килешми”, дип әйттем”, - ди Миләүшә Айтуганова.

Андый-мондый эшләр яшьләргә генә килешә дип саный Миләүшә ханым һәм кызларны матур гына чишендергәннәр. Миңа ошады.

2 сәгать

Алга таба китик. Спектакльдә өйләнешкән Налимә белән Әсфәндиярга күбрәк вакыт бирелсә, кинода сәгать ярым караганнан соң гына, Әсфәндияр торт күтәреп, хатын сорарга китә. Ә аңарчы балалар белән уйнап, исерек Бәдретдин абзыйны өенә озатып, Вәлиәхмәт белән карышып вакытын үткәрә. Һәм болар, төрлечә төшерелгән Әтнә пейзажы белән бизәлеп, төп-төгәл сәгать ярым дәвам итә.

Кыскасы, фильм артык озын, бу татарның әрәм-шәрәм итергә яратмау гадәтеннәндер инде: төшерелгән икән – керсен! Артык кыскартып монтажламаганнар. Әрәм калмасын, дигәннәрдер.

Алпавыт

Инде Вәлиәхмәткә килик. Бу рольдә Әлмәт актеры, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров. Ну, малай, шәп уйный. Камал театрының Искәндәр уйнаган Вәлиәхмәте авылның “соры кардиналы”, авылга үчле, аны тарату-бетерү уе белән яшәгән бер адәм булса, Рафикның Вәлиәхмәте – авылның алпавыты, ул теплицалар ямап кыяр үстерә, аңа киңәергә җир кирәк. Ә аңа якын җир – мәчетнеке. Кыскасы, каршылык рухи төшенчәләргә бәйле түгел, тотып карый торган төшенчә – җир мәсьәләсе. Вәлиәхмәт авыл кешесен эшле итәм дисә дә, Әсфәндияр ни өчен бирмәве турында дәлилләр китермәсә дә, җирне бирергә теләми. Хәтта Вәлиәхмәт өстенә трактор белән килгәндә дә курыкмыйча басып тора.


Вәлиәхмәт теге заман мулласы оныгы булып кына калмыйча, бу заманның бандиты да икән ләбаса. Дуслары килә моңа. Эчәләр. Гөнаһ шомлыгы дигәндәй, шулвакыт Әсфәндияр килеп керә. Кычкырып сүгенмәүләрен үтенеп кергән икән авыл мулласы. Вәлиәхмәт муллага пистолет тери һәм... тегесенең курыкмавы моны үзгәртә дә куя. Югыйсә, ул мулланың курыкмавын өстенә трактор белән килгәндә үк күргән иде бит. Кыскасы, Вәлиәхмәт могҗизаи яхшырып мәчеткә йөри башлый. Рафик Таһиров үзе дә канәгать түгел героеның кинәт яхшыруына. Әмма кушканнар икән, яхшырасың инде.

Вәлиәхмәт – Рафик Таһировның беренче кино эше. Менә бит, кеше утыз елга якын сәхнәдә уйнап йөргәннән соң кинематография өчен табышка әверелде. Алга таба да аның кинематографиядә кулланылачагы турында хәбәр бар. Яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай яңа төшереләчәк “Алмачуар” фильмында аңа роль әзерләп куйган инде – үзе әйтте.

Вак-төяк күзәтүләр

Тагын бер фантастикага тиң күренеш – авыл хатыны айнымас ирен – Бәдретдин абзыйны өенә китереп биргәч, ипләп кенә урынга салуы, “матурым” дип матур сүзләр әйтүе. Булмас димә, дөнья бу, дияр идең, алай бик кадерләгәч, нигә ул аны караңгы төшкәнче үзе эзләп тапмаган соң. Мин үскәндә авыл хатыннарының көтүдән кайтмый калган сарык бәрәнен эзләгән шикелле, исерек ирләрен эзләп йөрүе табигый хәл иде. Ярар, монысы лирик чигенеш.


Фильмны әзерләүчеләр дин тотучылар белән тотмаучылар арасында төрлечә кабул ителергә мөмкин күренешләр керткәннәр. Әйтик, авыл бандиты Эльбрус машина капоты өстенә салып Налимәне көчләргә маташа. Налимәнең дусты Гөлназ мәчеткә кереп, Әсфәндиярдан ярдәм сорый. Ә Әсфәндияр намаз укуын дәвам итә. Укып бетергәч кенә сикереп торып урамга ташлана. Дөньяви тормыш белән яшәүчеләр өчен аңлашылмаган бу күренеш дин ягыннан дөрес диләр.

Дин тотып яшәүчеләр Әсфәндиярның ни өчен чәче бик кыска булуын, сакал-мыек үстермәвенә дә аптырабрак карарга мөмкин. Әсфәндияр яшәгән өйнең хуҗасы Әнис Галләмов та төп геройга бераз сакал үстерергә киңәш итүен әйтә.

Финалда Эльбрус Әсфәндиярга пычак кадый. Ни өчендер, сценирстлар һәм режиссер яралы Әсфәндиярны больницага алып китү вариантын карамаганнар - ул өендә ак урын җирдә ята һәм күзләрен ача. Менә бит, ә Бикчәнтәев аны үтергән иде. Аңа тәрәзәдән аткач, тамашачы залдан Әсфәндияр үлде дигән уй белән чыгып китте. Марат Әхмәтшин Туфан Миңнуллинның Әсфәндиярны үтермәвен ассызыклый. Кинода да ул үтерелмәде. Әсфәндияр исән, хатыны матур, Вәлиәхмәт яхшырды, балалар динле, хәтта күрше малае азан әйтә. Дөнья матур, дөнья киң!


Фильмны төшерүчеләр аны төрки илләрдә күрсәтәчәкләр һәм бу бер күрсәтелү булырмы, прокатмы – анысы Туфан абый язган тарихның көченнән һәм Миләүшә Айтуганованың дипломатик сәләтеннән тора.

“Мулла” – милли фильм

“Мулла” фильмы алдыннан “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә милли фильм төшенчәсе турында сүз чыккан иде. толерант спикерлар бу сорауга саграк җавап бирде. Минемчә, “Мулла” – милли фильм. Беренчедән, ул татар тормышын күрсәтә, икенчедән, татар телендә, өченчедән, татар әсәре буенча төшерелгән. Ә төп герой – милли героймы? Бәлки... Әмма мин бу төп геройның күзләрендә киләчәккә өмет, яшисе килү теләге, ярату күрмәдем. Нууу җәмәгать, мулла дигәч тә...

 

    

Фикерләр








Мәдәният

Зиннур Хөснияр: Татар театрына Фәрит Бикчәнтәев кирәкме, яки милли инкыйразга ерак калдымы?

Татар театрына фестивальләрдә катнашу ни бирә, вакыт һәм акча әрәм итеп йөрү кирәкме икән? Мәдәният министрының татар театрларына булган мөнәсәбәте үзгәрерме? "Төркифест"лар чыннан да төркиме? Татар театрларының гастроль географиясен кем тарайта? Без хөрмәтле Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов сүзләренә ни дәрәҗәдә колак салабыз? Язучы, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр шулар хакында уйлана.

Мәдәният

Әтнәдә ни хәлләр бар, яки Марат Хәбибуллиннан сигез монолог

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан "Татар-информ"да матбугат конференциясе үткәрде. Бүген без театрның иң тәҗрибәле артистларының берсе Марат Хәбибуллинның журналистлар алдындагы чыгышларын бирергә булдык. Чөнки бу чыгышлар үзе бер моноспектакль. Афәрин, Марат абый! Без сезне бик яраттык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла