“Мергасов йорты”: таушалган Хыял йорты яки “Рәхәт” кунакханәсендә Сергей белән төн кунган татар кызы

2 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов
Казан яшьләре моннан 90 ел элек Хыял йорты булып төзелеп, бүгенге көндә кемнәр өчендер “бомжатник” булып тоелган, киләчәк язмышына әле нокта куелмаган, соңгы елларда матбугат битләреннән төшмәгән йорт турында спектакль эскизы күрсәттеләр.

Шәһәр үзәгендә – Кави Нәҗми һәм Дзержинский урамнары чатында урнашкан, Черек күлгә карап торган яшел зур йортны халык телендә Мергасов йорты дип атыйлар.

Татар энциклопедиясеннән. Мергасов йорты – Казандагы тарих һәм архитектура истәлеге, 20 йөзнең 1 нче яртысындагы совет чоры архитектурасы үрнәге. Шәһәр үзәгендәге Кремль урамыннан Черек күлгә илтүче калкулык битендә урнашкан. 1928 елда архитектор Д.М.Федоров проекты буенча полковник Мергасовның элеккеге җир кишәрлегендә (Мергасов тыкрыгында) төзелгән дүрт катлы кирпеч йорт; исеме шушы шәхес фамилиясе белән бәйле. Йорт формасы П хәрефе рәвешендә, турыпочмаклы, баскычлы ишегалды тәшкил итә. Черек күл ягыннан таш баганаларга беркетелгән тимер рәшәткә белән уратып алынган. Ишегалдына Дзержинский урамы ягыннан капка аша керелә. Күп фатирлы, җиде подъездлы йорт 1930 еллар башындагы совет чоры архитектурасы стилендә төзелгән. Һәр катта 2-3 бүлмәле берничә коммуналь фатир бар. Фасадлар штукатурланган, ритмлы тезелгән турыпочмаклы тәрәзәләр һәм озынча балконнар белән тыйнак кына бизәлгән. Мергасов йортында 1931 – 1952 елларда татар язучысы, публицист, тәрҗемәче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты Кави Нәҗми; 1938-41 елларда татар балалар язучысы Абдулла Алиш яши.

Быел "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясенең дүрт эскизының икесе хакимият үз бәясен биргән, димәк, курыкмыйча алынып була торган тарихи темаларны үз эченә алса, тагын берсе бүгенге шигърияткә бәйле булса, дүртенчесе бүгенге көндә дә кайнар бәхәсләр барган җитди темага багышланган иде – 90 еллык тарихы булган йорт һәм төрле чорларда яшәүчеләр тарихы. Эскиз проектын әзерләүчеләр шушы йорттагы язмышлар турында мәгълүмат туплаганнар һәм шуны заманча техник мөмкинлекләр аша тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Мергасов йорты – шәһәр уртасындагы кыйммәтле җир - “майлы калҗа”. Авария хәлендәге бу йортта әле дә яшәп ятучылар да сугышчыларга тиң, нәкъ Тукайча: “Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен”, - диеп торалар. Алар спектакль эскизын да карадылар. Карап бетергәч, үз фикерләрен әйтергә чәчрәп чыктылар да. Бәлки, аларга сәясәт җитмәгәндер, әмма спектакль – ул беренче чиратта сәнгать. Ә инде ул сызлап яткан җәрәхәтне ачып күрсәткән икән – моны инде сәясәт тә күрми калмас.

Тамаша залы урынына Кави Нәҗми урамының икенче ягындагы йорт, дөресрәге, йорт ишегалдындагы гараж өстендәге яшел тигезлек сайланган. Тимер челтәр рәшәткә белән әйләндереп алынган өслеккә 120 урын әзерләнгән. Эскиз ике тапкыр күрсәтелде, димәк, аны 240 кеше караган. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән күренекле режиссер Тимур Бекмамбетов та булган. 

Эскизларга Олег Лоевский җитәкчелегендәге театр тәнкыйтьчеләре бәя бирде.

“Дом” эскизы нигезенә шушы йортта яшәүчеләрнең тормышы алынган. Режиссер - Вера Попова. Текстларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм журналист Радмила Хакова әзерләгән. Үзләре үк катнаштылар да. Рәссам/куратор – Ксения Шачнева. Композитор – Владимир Раннев.

Тамаша караңгы төшкәч – 21.00 сәгатьтә Мергасов йортының диварыннан башланып китте. Проектор яшел стенага юнәлтеп төп мәгълүматны язмача, ә балконнардагы артистлар телдән бирделәр. Гомуми белешмә Мергасов йортының 1928 елда төзелүеннән һәм 1981 елда тузган торак дип танылуыннан башланды.

Рәссамнар Мавровская, Әлмиев һәм Тимофеев, һәм ювелир Фазылҗанов

Бу йортта танылган рәссам Магдалина Мавровская яшәгән. Аны эскизда “Казан офортының әбисе” дип атадылар. Магдалина Мавровская – татар графикасы үсешенә зур өлеш керткән рәссам. Аның “Шагыйрьнең туган ягында (Кырлай, Кушлавыч)”, “Казанда Толстой урыннары”, “Кокушкино авылы – В.И. Ульянов-Ленинның беренче сөргене”, “Болгарлар” һәм башка график серияләре бар. Мавровскийлар фатир алып инде бу йорттан күченеп киткәннәр.


Бу йортның подвалында Надир Әлмиевның остаханәсе булган. Надир Әлмиев – күренекле опера җырчысы Усман Әлмиевның улы. Шушы подвалда Надир Әлмиевның “Республиканың график сәнгатенең алтын фонды”на кертелгән Шүрәлесе ясалган.

Виктор Тимофеев, рәссам, 64 яшь: “Мин бар. Мин яшим. Минем фатирым бар да кебек, юк та кебек. Мин анда яшим. Юридик яктан ул юк. Мин Кави Нәҗми урамының теге башында – ТЮЗ каршындагы бала тудыру йортында дөньяга килгәнмен. Кави Нәҗми урамының урталарындагы тулай торакта яшәдем. Менә Кави Нәҗми урамының азагында бу эпопея төгәлләнеп килә”.

Танылган ювелир Илгиз Фазылҗанов эшчәнлеге дә шушы йортка бәйле булып чыкты. Акчалары да, остаханәләре дә булмаган ювелирларны Надир Усманович үз янына керткән. Соңрак – 1992 елда үзенең беренче ювелир остаханәсен ачкан. Әмма алдарак – беренче танылуы шушы йорт подвалыннан башланган. Пакистанда беренче премияне алган Коръән тышлыгы шушында ясалган. Ул аны беренче премиясе.

Тычканнар, балталар һәм өрәкләр

Бу йортта төрле вакытта яшәүчеләрдән шактый күңелсез хатирәләр яңгырады. Әлбәттә, андый хатирәләрне Казандагы иске йортлардан шактый җыеп булыр иде. Әмма авторлар шушы йорттан җыйганнар.

“Мин бу йортта фатирда тордым, чөнки эшкә якын иде. Фатирда тычканнар бар иде. Мин кәгазьгә җилем сөртеп раковина астына куя идем дә, үле тычканнарны тотып пакетка сала идем...”

“Күп ишекләр теткәләнеп беткән, күрдегезме? Кемдер чормадан төшеп, ишекне тырный диләр. Ишекләр иске, күннәре искергән. Кайберәүләр өрәк диләр. Минем ишекне тырнаганнары булмады. Бик позитив йорт бу. Тыштан гына куркыныч кебек күренә”.


“Без иске йорт җиһазларын чыгарганда чүкечләр һәм балталар таптык. Нигә шулай күп? Диварларда кан таплары да бар иде. идәндә алар беткән – юылып тора бит. Алар вакытлар үткәч саргаеп киткәннәр. Кан табы булмыйча, тагын нәрсә булсын икән шундый төстә?.. Бәлки, кемдер ялгыш киселгәндер...”

“1981 елда йортның теге почмагы ишелде. Эштән кайттым – кешеләрне эвакуациялиләр иде. Ондатра бүрекле кешеләр җыелышкан...”

Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова тарихы

Менә тамашачылар янында гына, рәшәткәле койманың теге ягында – Йолдыз Миңнуллина белән Евгений Скрипачев килеп чыкты. Тамашачы аларның ничек пәйда булганнарын сизми дә калды. Әле генә кан таплары иде, рәссам проблемалары... Йолдыз белән Евгений “Свободу Кави Наджми” һәм “Свободу Сарвар Адгамовой” дип язылган футболкалардан, рәшәткәләргә тотынып әкрен генә бер-берсенә якыная-якыная, ике язучыдан торган гаиләнең бәхете һәм бәхетсезлеге турында сөйләделәр. Сәрвәр Әдһәмова – Горький, Толстой, Чеховны тәрҗемә иткән. Татар балалары Дефоның “Робинзон Крузо”сын, Свифтның “Гулливер маҗаралары”н, Бертуган Гриммнар әкиятләрен аның тәрҗемәсендә укыганнар.


Башта – Кави Нәҗми, ярты елдан “халык дошманы хатыны” буларак Сәрвәр Әдһәмова кулга алынган. Уллары Таймасны колониягә озатканнар, ул качып кайткан һәм туганнары Хатирә эзләп тапканчы, йортның чормасында яшәгән. Җәй көне Ленин бакчасында кешеләрнең ботинкаларын чистарткан, кыш көне цирк артистларының балаларын караган. Кави Нәҗми бу вакытта йорттан 100 генә адымда НКВДда утырган. Аны дубинкалар белән кыйнаганнар, җәзалаганнар - гаебен тануын һәм имза куюын таләп иткәннәр. Гаиләсен ату белән янаганнар. Кави кул куйган. 1939 елда әдип иреккә чыгарыла. 1940 елның октябрендә Сәрвәр Әдһәмованың эше яңадан каралып, гаепсез дип табылып, Казанга кайта...


Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова тарихы – спектакльнең төп тарихы иде. авторлар аңа кабат-кабат әйләнеп кайттылар.

Фахишә...

Геройларның тагын берсе тамашачыларның уң ягындагы йорт тәрәзәсендә пәйда булды. Диварга аның Алсу булуы язылган иде. “Мин монда төн кунарга курка идем. Оля дүртенче подъездда яши иде. Анда сауна бар. Оляның күршеләре аның ни белән шөгыльләнгәнен белмиләр иде. Камил булмаса мин дә белмәс идем. Камил аның сутенеры иде. Ул минем балачак дустым. Оля 2016 елда клиентына кияүгә чыгып, Италиягә китеп барды. Күптән түгел сөйләштек, иреннән туйган, әмма монда кайтырга җыенмый”, - дип сөйләде Алсуны уйнаган артист. Тамашачыларга Оляның героинясын күрү мөмкинлеге дә тудырылды. “Төнге күбәләк” кебек киенгән чибәр кыз сул яктагы йортның витрина-тәрәзәсен шакыды...


...һәм “Рәхәт” клиенты

Татар телендәге бердәнбер тарихны журналист Радмила Хакова сөйләде: “Яшел йорт минем тормышымда мөһим урын алып тора. Мин яраттым... Күрәсең, Сергей да. Ә бәлки икебез дә уйлап кына чыгарганбыздыр. Хәер, анысы хәзер мөһиммени? Кичләрен без шәһәр әйләнә идек. Һәм мин аңа шәһәрдәге яраткан урынымны күрсәтергә булдым. Ә ул мине сүзсез генә шушы Мергасовский йорт янына алып килде. Йорт безнең тормышның бер вәкиленә әйләнде. Бишенче элемент диимме, шаһит диимме? Мәшәкать арты мәшәкать... аның да гаиләсе, балалары бар, мин дә замужем. Ә йорт үз көенә торып калды да, берничә елдан безне тагын үзенә дәште. Без “Рәхәт” кунакханәсендә очраштык һәм, әйтергә кирәк, аның рәхәтлеге шул чама булды – аерым бер дәфтәргә паспортларыбыздан фамилияләрне язып алдылар һәм бер-берсенә каршы куелган раздельный кроватьлар торган бүлмәгә урнаштырдылар. То еще удовольствие, конечно. Башка Сережа белән анда очрашмадык. Тик барысы да шунда башланды кебек. Көчле хис иде ул. Бәлки гомеремдәге иң көчле хис булгандыр”.


Йортның һәм проект язмышы

Яшел диварлы “Мергасов йорты” моннан 90 ел элек Хыял йорты буларак төзелгән. Коммунизм төзиячәк совет кешеләре уртак бәдрәф һәм уртак хыяллар белән яшәргә тиеш булганнар. Әлбәттә, уртак бәдрәф яхшыга илтми. Хыяллар уртак булса да, бәдрәфләрнең аерым булуы хәерле.

Хыял йорты булган “Мергасов йорты” бу хыялның вакытлар узу белән нәрсәгә әйләнүен ачык күрсәтте. Кемнәрдер аннан башын алып чыгып качты, кемнәрдер шул Хыял йортын бүгенге көнгә яраклаштырырга тырыша – сәнгать әсәреннән дә хакимияткә әйтер сүз эзли, эскиздан да сәясәт таләп итә. Хыял йортының күптән инде хыял булмавын күрергә теләми. Андыйлар гараж башындагы тамаша залында бар иде. Әйтүләре буенча, аларны “Салават күпере” торак комплексына күчерергә телиләр.


Йортның язмышы билгеле түгел. Ә менә проектныкы ачыграк. “Дом” спектакленең эскизы, спектакльгә әверелеп, “Угол” иҗат лабораториясе репертуарына керергә мөмкин. Анда тарихлар да күбрәк булачак.

Ә Бекмамбетов эскизны карарга нигә килгән – билгесез. Йортның һәм анда яшәүчеләрнең алдагы көне кебек үк...


P.S.: Әле “Болгар” номерлары җир белән тигезләнеп, аның урынында яңа йорт калыкканчы, хәрабә диварлар эчендә Салават Юзеев “121” дип аталган ткыска метражлы фильм төшергән иде. Тукай рухы сеңгән ул диварлар инде булмаса да, хәрабәләр татар кинематографиясе тарихында калды. “Мергасов йорты” театр тарихында калырмы, Бекмамбетов иҗатына күчәрме, әллә... Кем белгән инде?


Фикерләр








Мәдәният

Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Вип-кунакларны залга тезеп утыртып сәхнәдән рәхмәт әйтү жанрын татар сәхнәсенә Салават Фәтхетдинов кертте. Әлеге файдалы жанрны бик рәхәтләнеп Айдар Галимов эләктереп алды. Инде Сербиядән кайтып Уфага китеп барышлый Казанда туктап, Раил Садриев та “рәхмәтле кичә” үткәреп алды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла