Мәскәү күзләрне ача: Казан пычрак эчендә яки “Зөләйха күзләрен ача” геройлары аклар белән ничек көрәшә

9 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Галиев
Татарстан журналистлары "Русское" кинокомпаниясе рөхсәте белән Казан университеты алдында "Зөләйха күзләрен ача" сериалын төшергәнне тамаша кылдылар.

Казан уртасында авыл урамы

Съемка урыны, Мәскәү кинематографистлары фәрманы буенча, Казан мэриясе тырышлыгы белән оештырылган иде. Казан федераль университетының колонналы төп бинасы алдына, юлдагы брусчатка өстен томалап, кичтән йөк-йөк туфрак китереп аударганнар. Төнлә яңгыр явып үтте дә, иртән бу урын ерып чыккысыз пычракка әверелгән. Шулай итеп, Кремль урамындагы ялт иткән таш җәймә тоташ ләмнән торган авыл юлына әйләнгән дә куйган.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча кино төшерү командасын һәм бер төркем Татарстан журналистларын Кремль урамы шушындый хәлдә каршы алды. Биредә 1918 елгы вакыйгалар – Казанда аклар һәм кызыллар арасындагы сугыш күренешләре төшереләчәге билгеле булды.

  • Татарстанда Гүзәл Яхинаның популяр романы буенча “Русское” кинокомпаниясе сентябрь башыннан бирле сериал төшерә. Сериал Россия 1 каналында күрсәтеләчәк. Кинокомпаниянең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, сериалның 60 проценты төшерелгән. Фильмның режиссеры Егор Анашкин. Продюсерлары – Александр Кушаев, Ирина Смирнова.

Кино төшереләсе участок тимер күчерелмә коймалар белән әйләндереп алынган иде. Журналистларны берәмтекләп санап керттеләр, телефоннарның тавышын сүндерергә кирәклеген искәрттеләр. “Мотор” сүзе яңгырагач, видеооператор да, фотограф та эшләреннән туктап торырга тиеш иде – монысы да инструкция. Чөнки фотографның фотоаппараты чертләп, чит тавыш керергә мөмкин, ә видеооператор кадрны кинооператордан алдарак төшереп дөньяга таратсынмыни?! Беркем дә интервью да бирмәячәк – монысын да яхшылап әйтеп куйдылар. Кино төшерү мәйданындагы бердәнбер йолдыз Евгений Морозов буласын да белә идек.

  • Евгений Морозов – НКВДшник Иван Игнатовны уйнаячак актер. Мортазаны шул атып үтерә, Зөләйха ахырдан шуңа гашыйк була, аның Мортазадан туган Йосыф улына ул үзенең фамилиясен бирә.

Тик Кремль урамында бик пычрак буласын гына кисәтмәгәннәр иде. Гомер пычрак ятмаган урамның шул хәлгә китереләсе, әлбәттә, безнең дә башка килмәде. Иң запаслы кеше “Татар-информ” хәбәрчесе Рамил Галиев булып чыкты – машинага барып резин итекләрен киеп килде. Без үкчәле көяз итекләребездән аның артыннан теркелдәдек.

Хәер, теркелдәргә өлгермәдек, ямьсез генә мыек ябыштырылган күн курткалы, күнитекле Искәндәр Хәйруллинны очраттык. Бакиевны уйный икән ләбаса Камал театры йолдызы.

  • Гүзәл Яхина романында Миша Бакиев – Иван Игнатовның көрәштәше, яшьлек дусты. Игнатовны ул Казанга ГПУда хезмәт итәргә чакыра, әмма Игнатовка кәгазь эше күңелсез тоелгач, аны кулаклар белән көрәшергә авылга озата. Ә инде кулаклар белән көрәшеп, ягъни Мортазаны атып үтереп, тол калган Зөләйханы һәм башка кулак тамгасы салынган кешеләрне сөргенгә озатырга дип Казанга алып килгәч, Бакиев дустына сөрелгәннәрне билгеләнгән урынга кадәр озатырга боера. Игнатов икенче көнне юлга кузгалыр алдыннан Бакиев белән хушлашыйм дип эшенә сугылгач, аның кулга алынганын, өстәлендә тентү барганын күреп өлгерә. Соңыннан ул аның атылганын ишетә. Шул рәвешчә, Бакиевның Игнатовны сөрелгәннәрне озатырга җибәреп, аны кулга алынудан коткарып калганлыгы анлашыла. Китаптан юллар: “...Все знают: Мишка Бакиев – умница, партиец, революционер. Наш человек – до последней капли крови, до последнего вздоха. Непременно разберутся и отпустят. Не может такого быть, чтобы не отпустили. Отпустят и извинятся, перед всем коллективом. А виновных – накажут”.

Болар барысы да романнан – болары Гүзәл Яхина версиясе. Ә менә сценарий авторлары Анна Аносова, Лариса Леоненко һәм Василий Павловның Бакиевка, Зөләйхага, Игнатовка һәм башкаларга нинди язмыш язганын әлегә бездән сер итеп саклыйлар. Гримерлар Бакиевны шактый ямьсез күзаллыйлар булса кирәк: Гитлерга охшаган мыек куйганнарына караганда герой бер дә уңай булмас кебек.

Җитмәсә, Искәндәр Хәйруллин Бакиевка охшашлырак образны Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектаклендә уйнавын әйтте. Әлеге әсәрдә Зимин - коточкыч тискәре образ. Ул ике татарның бер-берсенә нигә атмавын гомере буе аңлый алмый (Зөлфәт Хәким әсәренең нигезендә Россиядәге татар белән фин татарының капма каршы лагерьда очрашып, бер-берсенә атмавы сурәтләнә. - авт.).

Мәскәү киносында безнекеләр

Хәйруллин “Зөләйха күзләрен ача” романын укыган, ул аны “хатын-кыз әдәбияты” дип саный. “Әлбәттә, төп герой – хатын-кыз, ир-атлар – тискәре образлар. Ул алар белән көрәшә. Үзенең бәхетен таба дияргә мөмкин. Бу әсәрне “Татар хатыны ниләр күрми?!” дип билгеләргә була. Безнең әдәбиятта андый әсәр бар”, - ди ул.

Бакиев образы турында гына сөйләп өлгерә алмады Искәндәр, аны чакырып алдылар. 

Ул да булмады, кино төшерү командасы мәш килгән яктан – Татарстан Милли китапханәсе ишекләре яныннан: “Нишләп актер әзер түгел?” дигән дәһшәтле тавыш яңгырады. Дөрес күзлек киертмәгәннәрме шунда. Костюмерлар тиз генә килеп, ялгышны төзәттеләр. Искәндәребез кулын Кремль урамына җәелгән пычракка ышкып пычратып, пычрагын киеменә сөртеп, үзен кинода төшәр хәлгә китерде – режиссер командасын көтеп басып калды.

Искәндәр Хәйруллин – Татарстан артистлары арасыннан “Зөләйха күзләрен ача” сериалында иң зур роль бирелгән актер. Искәндәрнең кино тәҗрибәсе бик юк. Мин күргән-белгән бердәнбер роле – Салават Юзеевның Тукайга багышланган “121” фильмы. “Болгар” номерлары хәрабәләрендә төшерелгән бу кинокартинада Искәндәр Хәйруллин Фатыйх Әмирханны уйнаган иде.

Бакиев роленә Камал театрының тагын бер йолдызы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та чакырылган дип беләм, әмма ул, әллә Америкага очасы булганга, әллә башка сәбәп белән кастингларга барып та тормаган. Сүз уңаеннан, “Зөләйха күзләрен ача” сериалында катнашудан баш тарткан артистлар арасында Нури Сафин, Айдар Хафизов һәм Миләүшә Шәйхетдиновалар бар диләр. Ә катнашучылар – Камал театрыннан - Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкбәрова, Кариев театрыннан – Фернат Насыйбуллин, Тинчурин театрыннан – Ренат Шәмсетдинов. Болары мин репортаж ясаган көнне кино мәйданчыгында очраган артистлар. 

Кайбер актерлар Мәскәү киносында төшү теләге белән бу проекттагы теләсә нинди рольгә ризалашса, кайберләре акча дип килгән. “Нигә төшәсең дип әйткән булалар, миңа акчаны беркем дә китереп бирми, эшләп алам”, - ди бер артист.

Без үкчәле көяз итекләребездән пычрак ерып Кремль урамының икенче ягына атладык. Университет колонналары ягыннан “тамаша” яхшырак күренә. Татарстан Милли китапханәсенең тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган, университет диварларына листовкалар ябыштырылган. Такталар, әрҗәләр, капчыклардан баррикадалар корылган.

- Синең сугыш төшергәнең бар идеме? – дип сорый режиссер ярдәмчесе Лилия Пысларь режиссер Егор Анашкиннан.

- Мин сугыш төшерергә яратмыйм, - ди Егор Анашкин.

Без Иван Игнатов ролен башкарган Евгений Морозов белән Миша Бакиев ролен башкарган Искәндәр Хәйруллинның йөгергәнен, атышканын, баррикадалар артында качып торганнарын күзәттек. Күчерелмә коймаларның теге ягында үтеп-баручылар да күзәтә иде.

Тимер кисмәкләрдә утлар яна, пиротехниклар сугыш кыяфәте чыгарып дары шартлаталар, гримерлар массовкада катнашу өчен сайлап алынган ир-атлардан “мәет” ясыйлар.

Моннан берничә көннәр элек социаль челтәрләрдә массовка өчен ир-атлар эзләгән игъланнар очраштыргалады. Үтерелгән юнкерлар роленә чакырылганнар икән алар. Егетләр үзләренең кастинг аша сайлап алынуларын, юнкерлар мәете булып уйнаячакларын сөйләделәр һәм телевизор йолдызы Дмитрий Пивоваров белән фотога төштеләр. Менә, белегез, Мәскәү кинематографистлары, бездә кемнең йолдызрак икәнен! Алайса, карап кына торыгыз, имеш.

Дөрес, массовканың бөтенесе дә журналистлар камерасы алдына чыгарга атлыгып тормады. Крестьян булып уйнаучы абзый үзенең кемлеген әйтмәде, бары тик “Университет укытучысы” дип кенә таныштырды, “Мин үлмим, крестьян үлми, ул революция ясый”, - диде ул. Нигә инкогнито булып калды – аңлашылмады. “Дан” өчен булмагач, акча өчен генә төштеме икән? Массовкада уйнаучылар 700 сумнан 1500 сумга кадәр акча алачаклар ди.

Массовка “артистлары” арасында чын артист та очрады. Профессиональ актриса Неля Гәрәева – “Точка.кино” киномәктәбе җитәкчесе. Аны XX гасыр башындагы шәһәр хатын-кызы кебек киендергәннәр. “Мәскәүләр белән эшләп карыйсым килде. Бездә мондый мөмкинлекләр бик юк бит”, - ди ул.

Киношникларның ясалма пычрагы сыланып итекләр авырайгач, профессор Лейбе булып уйнаячак Маковецкийны съемкаларның икенче сменасына язылган журналистларга гына күрсәтәчәкләрен аңлагач, кайтырга кузгалдык.

Әйе, оештыручылар журналистларны икегә бүлделәр шул: иртәнге якта килүчеләргә – Игнатов ролендәге Морозов, кичке яктагыларга – Маковецкий.

Казанда, дөресрәге, Лаеш районында махсус төзелгән Сәмруг авылында һәм Казан эчендәге төрле урыннарда октябрь ахырына кадәр кино төшереләчәк.

Аннары кино төшерү төркеме Пермь якларына кузгала. Зөләйха белән Мортаза яшәгән авыл өчен йортны шунда тапканнар ди.

Ни өчен Мәскәүләр моннан бер гасыр элек Казанның үзәк урамы, данлыклы Казан университеты алды пычракка баткан дип уйладылар икән соң – аңлый алмыйм. Җитмәсә, фильмда төшерелгән тарихи вакыйгалар август аенда булган дип беләм. Әлбәттә, без тарихи фильм төшермәдек. Без тарихи вакыйгалар нигезендә кеше язмышларын төшердек, диячәкләр. Хәзерге брусчаткада күрсәтә алмыйбыз, диярләр. Болай фактурный, диярләр. Экономия максатларыннан, диярләр, бәлки. Ә шулай да...

Баксаң, аңлый алмаучылар мин генә булып чыкмадым. Социаль челтәрләрдә күпләр шушы сорауны куя һәм җавап эзли. Мин бу сорауны сериалны төшерүче “Русское” компаниясенең пиар-менеджерына да бирдем. Җавап булмады.

Безнең үзәк урамнарда, туган якны өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, 100 ел элек тә, хәзер дә пычрак булмаган. Казанның пычракка баткан Кремль урамы ул “күзләре ачылган” Зөләйхадан да авыррак түгелме икән әле? 

Фикерләр








Мәдәният

"Татарстанда бер җырчының да Айдар Фәйзрахмановныкы кебек уйландыра торган концерты юктыр"

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Борчылма...” дип аталган концерты булды. “Татар-информ” хәбәрчесе бу концертны карады һәм сезгә Айдар Фәйзрахманов концертының башка татар концертларыннан кайсы ягы белән аерылганын аңлатырга булды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла