Казан кинофестивале нәтиҗәләре: 10 факт һәм 19 статуэтка

13 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов
Казан кинофестивале - безнең хәбәрчебез күзлегеннән.

Эчтәлек

1. Быел Казан кинофестивале төрле илләрдә уздырыла торган берничә кинофестиваль белән килешүләр төзеде. Килешүләрне имзалау тантаналары матбугат үзәгендә узды. Болар – Италия, Төркия, Швейцария, Казахстанда узучы кинофестивальләр. Әлегә без кинофестиваль җитәкчеләренең хезмәттәшлек итәргә теләкләре турында ишеттек. Әлегә – рәсми сүз һәм имза. Алга таба нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләник. Канн халыкара кинофестивале белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кадәр – алга!

 2. Кинофестиваль башка елларда төрле форумнар, түгәрәк өстәлләр, бик күп сандагы матбугат конференцияләре белән шыплап тутырылган булса, быел ул яктан җиңеләйде. “Сүз азайды, эш күбәйде” диимме? Параллель программалар, ретроспективалар саны артты. Ягъни, тыңлар өчен сүз түгел, карау өчен кинокартиналар күбрәк тәкъдим ителде. Мисыр киносы, япон киносы, Монголия киносы, Һиндстан киносы...

3. Казан кинофестивале бөтен Татарстан кинематографистлары өчен уртак мәйдан булырга тырыша. Мәсәлән, киләсе елда иң кимендә Милли бәйгедә катнашасы Татарстан фильмнарына быел анонс ясады. Болар – “Остазбикә”, “Әпипә” мюзиклы. Алексей Барыкин үзенең “Водяная” фильмын төшерү тарихын күрсәтте. “Кире” фильмының авторлары белән очрашу оештырылды. Дөрес, алар әлегә Эльмир Низамовның Камил Ларин сүзләренә язылган җыр язмасын тыңлатудан тыш яңа продукция тәкъдим итмәделәр. Тамашачы алдына чыгып... яңа бер нәрсә дә әйтмәделәр. Хәер, премьераның “Кинотавр”да булачагын әйттеләр. Шулай булсын, “Кинотавр” әйбәт кинофестиваль, Канн кинофестивале булмаса да.


Статуэткалар

 4. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приы Казахстанга китте. Статуэтканы сәхнәдән татар егете Айдар Шәриповның әнисе кабул итеп алды һәм режиссерга тапшырырга вәгъдә итте. Адилхан Ержановның “Ласковое безразличие мира” нәфис фильмының премьерасы быел Канн халыкара кинофестивалендә булды. Ул биредә төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмның Казан кинофестиваленә эләгүендә “Татар-информ”ның да тыйнак кына өлеше бар. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов – Казан егете. Фильм Канн фестивалендә катнашкач, Айдар Шәриповны котлаган һәм беренче интервью алган матбугат чарасы без идек. Читкәрәк китеп булса да әйтик, республика кинематографиясенә диагноз куйган әлеге интервью зур бәхәсләр тудырды.

“Татар-информ” Казан кинофестивале дирекциясеннән бу фильмга һәм аның операторына игътибар итүен сорады. Кинофестивальнең башкарма директорына рәхмәт – Миләүшә Айтуганова фильмны төп конкурска катнашырга чакырды. Фильмны Казанда аның куючы опеарторы Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Кызыл келәмнән дә ул узды. Дөрес, ябылу тантанасында катнаша алмады, Казахстанда аның чираттагы проекты башланды. Статуэтка аны өендә көтеп тора.

 5. Телисезме, хөрмәтле кинорежиссерлар, юкмы, әмма сезгә килешергә туры килә - Татарстанның иң яхшы кинорежиссеры – Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Моны мәртәбәле жюри таныды: иң яхшы режиссер эше дип “Мулла” фильмын игълан итте. Ә аның режиссерлары – театр режиссеры Рамил Фазлыев белән яшь кинорежиссер Әмир Галиәскаров. Әлбәттә, “Мулла”га жюриның игътибары куанычлы хәл. Бу шулай булырга тиеш тә. Фестиваль беренче чиратта үз фильмнарыбызны алга этәрергә тиеш.

 Өендәге иң затлы киштәгә иң затлы статуэткасына алып кайтып урнаштырган Рамил Фазлыевтан инде ныгытып Әтнә театры белән шөгыльләнә башлавын сорыйбыз. Әлмәт, Минзәлә, Буа театрлары белән чагыштырганда Әтнә театры республиканың театраль дөньясында шактый артта күренә. Статуэтка сезне яңа үрләргә җилкендереп торсын. Театр дөньясында!

 Ә шул вакытта...

 6.  “Мулла” фильмы Казанда лаеклы призларын җыйганда, аның белән бер вакытта төшерелгән икенче бер татар фильмы Анапада үз призын алып, Казанга кузгалды. Илдар Ягъфәров “Байгал” фильмының “Киношок”тагы җиңүен “татар халкына багышлады”. Чөнки бу фильм, авторы әйтүенчә, “татар халкы турында һәм татар җирендә төшерелгән”. Сүз уңаеннан, кино белгече, Казан кинофестиваленең программа директоры Сергей Лаврентьев “Байгал” фильмын бик югары бәяли һәм аны Татарстан кинематографиясендә яңа этап дип саный. Ни өчен бу “яңа этап”ны Казан кинофестивале читләтеп узды соң? Моны аның режиссерының башка фестивальләрдә катнашу теләге белән аңлаттылар. Әмма, миңа калса, бу “Мулла”га юл бирү булмадымы икән? Бер үк вакытта чыккан ике фильмны чагыштырсак, режиссерларның тәҗрибәсе ягыннан, техник яктан, әлбәттә, “Байгал” көчлерәк. Ә менә тематика ягыннан, һичшиксез, “Мулла” алгы планга чыга. Шушыларны чагыштырсак, “Мулла”ның сайлануы аңлашыла. Нууу, "Мулла"да шәрә кызлар бар инде барын, әз генә, ләкин бит ул үзебезнең татар мунчасы. Кызлары да үзебезнеке. Сүз уңаеннан, “Байгал”да андый кадрлар юк.






"Мулла" фильмыннан күренеш.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганованың үзе үк "Мулла" фильмының генераль продюсеры булуы турында сүзләр булды. Булса соң?!  Ул бит сайлап алу комиссиясендә дә, жюрида да түгел. Әйе, ул, ягъни, ул җитәкләгән оешма, сайлап алу комиссиясе әгъзаларына да, жюри әгъзаларына да, гади генә итеп әйткәндә, гонорар түли, яки түләүчеләрнең берсе булып тора. "Мулла" фильмының язмышын хәл итүче кешеләрне Миләүшә Ләбибовна сайлап ала яки сайлап алуга катнаша. Булса соң?! Ул кешеләр барысы да исемле, дәрәҗәле кешеләр. Алар начар фильмны сайлап яки начар фильмга яхшы приз биреп репутацияләрен бозмаслар. Шуңа күрә мин бу кешеләргә ышанам. Шуңа күрә "Мулла" фильмының яхшы булуына да ышанам, сез дә ышаныгыз!


 Тамашачы

 7. Быел кинофестиваль фильмнары залларында тамашачы азрак иде. Бу тамашачының “Ривьера”га күчәргә теләмәвеннәнме – аңламадым. Хәтта Ирина Алферова да кызыктыра алмады тамашачыны, Виторганнар гаиләсенә дә аншлаг түгел иде. Алферова телевизордан еш күренми диләр – онытканнардыр, ә Виторган артык еш күренә – сагынмаганнардыр. Кинофестивальнең ябылу тантанасында кызыл келәм янында кунакларны алкышлап торучылар рәтләре дә сирәк иде. Ирексездән бутербродын алып көне буена кинотеатрга килгән татар әбиләрен сагынырсың.

Алдагы елларда кинофестивальнең төп тамашачысы әбиләр иде һәм моның шулай булуыннан без журналистлар көлә идек. Алар сумкаларына ризыкларын, эчәргә компотларын тутырып киләләр иде. Чөнки “Родина” кинотеатры буфетларында яки Бауман урамы кафеларында тамак ялгый башласаң, нинди пенсия җитсен?!

Быел әбиләр азайды, әллә алар картайды, әллә алар пенсиягә чыкмый башладылар, димәк, көндез килә алмыйлар. Кыскасы, кинозаллар бушабрак калды. Хәер, татар фильмнары тулы залларга күрсәтелде. Нурания Җамалиның “Үксезләр” фильмында, мәсәлән, утырып түгел, басып торырга да урын юк иде.

 Кызыл келәм

 8. Тамашачы кызыл келәм янында милли киемнәрдән басып торган гүзәл кызларның костюмнары бигүк татарча түгел дигән фикергә килде. Баш киемен шешә өстендәге соскага охшатучылар да булды. Танылган рәссам Наилә Кумысникова аның авторларына социаль челтәрләр аша үзләрен милли костюм кысаларында тотарга киңәш бирде.


9.  Кызыл келәмнән чәкчәк ашап үткән кинофестивальнең пресс-атташесы Михаил Похваленый – фестивалебезгә кунаклар мөнәсәбәтенең ачык чагылышы иде. “Келәмегез йомшак, чәкчәгегез тәмле, ә гонорар кайчан күчә?”

 10. Ачылу тантанасында Кызыл келәм тантанасы шактый озын тамашага әверелсә, ябылганда узучылар сирәкләнгән иде. Ә аннан үтергә тиешле фестиваль кунакларының шул ук “Ривьера” комплексының отеленнан чыгып кызыл келәм янына кадәр җәяү килүләре “кызыл келәм” дигән хыялны басма алдына җәелгән кызыл паласка әйләндерде дә калдырды.



 XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале бүләкләре


Тулы метражлы нәфис фильмнар

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм – “Ласковое безразличие мира”, Адилхан Ержанов. Казахстан, Франция

 Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше

1. «Гольнеза», Саттар Шамани Гол. Иран.

2. “Мулла”, Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров.

 Тулы метражлы нәфис фильмга иң яхшы сценарий - «Халеф». Сценарист: Мурат Дюзгуноглу. Төркия.

 Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы оператор эше - Фильм «Гольнеза». Оператор: Мухаммад Факури. Иран. 

 Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле -

1. Актер - Куандык Дүсенбаев. «Ласковое безразличие мира». Казахстан, Франция

2. Актер - Мәхмүт Хәмида. Фильм «Ксерокопия». Мисыр

Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле

1. Актриса - Лилия Волкова. «Не чужие», Россия

2. Юан Ли. «Сумерки», Кытай

 

Кыска метражлы нәфис фильмнар

 Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм

1. Ахмад Заери «Олива Саада». Иран

2. Алессандро Гранде «Бисмилла». Италия


Тулы метражлы документаль фильмнар

Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм - Петр Лом «Бирманский учебник истории». Нидерланды, Мьянма, Норвегия

Кыска метражлы документаль фильмнар

Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм - Кирстен Гайнет «О чем грустит наш дом». Россия (Башкортостан)


«Яшь Россия»

“Яшь Россия” номинациясендә иң яхшы фильм - Хава Мухиева «Агач». Россия (Чечня)


Милли бәйге

«Иң яхшы тулы метражлы милли фильм» - Галина Долматовская «Чистополь. Из жизни малого города»

 «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» - Влада Васильева «Рабочий момент»

 «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» - Елена Ермолина «Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе»

 «Иң яхшы милли документаль фильм» - Алеша «Зачем я это делаю»


Махсус бүләкләр

 “Россия – ислам дөньясы” номинациясендә “Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен” бүләк - Серик Аппымов «Звонок отцу»

“Кино сәнгатендә гуманизм өчен” Татарстан Республикасы Президенты бүләге - “Мулла”, Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров.

Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләге

 1. Шамира Наотунна «Мопед». Шри-Ланка.

2. Елена Ермолина «Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе»

 Казан мэрының махсус бүләге - Әмир Гатауллин «Коран: от ниспослания до Казанского издания»

 Жюриның   махсус   искәртмәсе - Вера Глаголева «Не чужие». Россия

 Тамашачы мәхәббәте призы – Нурания Җамали “Үксезләр”.

 






Фикерләр








Мәдәният

Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Вип-кунакларны залга тезеп утыртып сәхнәдән рәхмәт әйтү жанрын татар сәхнәсенә Салават Фәтхетдинов кертте. Әлеге файдалы жанрны бик рәхәтләнеп Айдар Галимов эләктереп алды. Инде Сербиядән кайтып Уфага китеп барышлый Казанда туктап, Раил Садриев та “рәхмәтле кичә” үткәреп алды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла