Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театрының юбилее: баш режиссерга – сандык, чибәр директорга – комплиментлар

Кариев театры үзенең 30 еллык юбилей тантанасын Татар театрының рәсми туган көненә – 22 декабрьгә куйган иде. Тик унтугызынчы ел рәттән яңа ел алдыннан үткәрелүче “Татар җыры” фестивале дә үз концертын Татар театры туган көнгә куйган булып чыкты. Кыскасы, Кариев залының түрендә утырырга тиешле кайбер җитәкчеләр эстрада концертына киткәннәр булса кирәк, теләгән кешегә залда берән-сәрән булса да урыннар бир иде. Әмма бу кичәнең кунаклары татар зыялыларын туплый алды. Алар аз булса да, бу кичәдә аларның концентрациясе иде.

news_top_970_100
Кариев театрының юбилее: баш режиссерга – сандык, чибәр директорга – комплиментлар

Кариев театры – Казан дәүләт Яшь тамашачы театры - бу юбилей кичәсе белән яшь тамашачының үсмерләр булуына ачыклык кертте. Ягъни, сүз белән әйтмәсә дә, бар бизәлеше, шул исәптән, кичәгә алынган репертуары белән үзенең балалар театры булмавына басым ясады.

Театр нигез итеп алган сайлаган кара төс – үсмерләрнең яраткан төсе. Димәк, театр мәктәп тулы кара джинсылы һәм кара джемперлы 14-16 яшьлек үсмерләрне үзенә якынайтмакчы. Бирсен Ходай!

Әмма ул үсмерләрне алар бала булганда кем әзерләп бирергә тиеш соң? Күршедәге курчак театрымы? Кыскасы, нәниләр өчен аю һәм бүре булып кем уйнарга тиешлеге турында ныклап уйланасы бар.

Кариев театрының логотибындагы ак-кара төсләр һәм шул төсләр өстендәге кызыл “миң” – бик стильле дия алабыз. Фойе да, сәхнә дә, юбилей видеоролигы да – аклы-каралы, артистларга да кара киемнәр тегелгән. Ә логотиптагы кызыл “миң” урынында Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиеваның кызыл зур алкалары иде булса кирәк.

Тарих мизгелләре

Театрның туган көне итеп 1987 елның июле санала, беренче спектакль 1988 елда Диас Вәлиев пьесасы буенча куелган “Намус хөкеме” спектакле чыгарыла. 1991 елда театр студиясен Дәүләт театры статусы бирелә. 1996 елда коллективка Алафузов йорты бинасы тапшырыла. 2007 елда Кариев театры исеме бирелә. 2012 елда Алафузов йорты авария хәлендә булу сәбәпле, театрга Петербург урамындагы Офицерлар йорты бирелә. 2018 елның мартында коллектив төзекләндерелгән һәм янкорма өстәлгән яңа бинасына күчә. Театрның яңа бинасын котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килә.

Сиксәненче еллар ахырында ачылган татар дәүләт театрлары республикада өчәү – Чаллы, Түбән Кама һәм Кариев театрлары.

Кичә барышы: “Без яшәргә әзер”

Юбилей кичәсенең тамаша өлеше театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләрдән төзелгән. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева аны “тукылган” дип атады. Тукучылар – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов. Театрның 30 еллык тарихы булса да, аның беренче унбиш елы видеороликка сыйган. Кичә өчен Ренат Әюпов килгәч, ул куйган спектакльләр генә кулланылган. Югыйсә коллективта театрның алдарак чорын хәтерләгән артистлар да бар. Бәлки, алар шушы стильгә сыймаганнардыр, онытылганнардыр, йортсыз-җирсез күченеп йөргән чагында югалып калганнардыр.

Театр коллективы “Кыйссаи Йосыф”, “Сак-сок”, “Җиде кыз”, “Алмачуар”лардан башлап, бүгенге “Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Суперкияү” кебек яңа спектакльләренә кадәр искә төшерде. “Ләйлә белән Мәҗнүн” спектакленнән өзектән соң артистлар сәхнәдә “шаша-шаша” кабатлаган “Без яшәргә әзер” сүзләре кичәдән соң һәр тамашачыга ияреп кайтып та киткәндер. Музыкаңа рәхмәт, Эльмир Низамов!

Театрның нигезендә торган ветераннар залның беренче рәтендә утыра иде. Аларга – Алмаз Хәмзин, Әлфинур Хисами, Зәйтүн Яркәев, Инсаф Абдулла, Илдус Фәизов һәм башкалар – аларга алкышлар һәм залда булганнарына чәчәкләр.

Кичә барышы: котлаулар

Котлауларның рәсми өлеше ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев башкарды. “Габдулла Тукай булса, бүген “Бәйрәм бүген!” дип әйтер иде. Татар театры Тукайлар чорына башланган. Сезнең театр язмышы да шул чорда барлыкка килгән “Сәйяр” труппасы язмышына охшаган. Авырлыклар белән дөньяга килгән, гастрольләргә йөргән, бинасыз интеккән, мин Фәрит Хәбибуллинның җимерек йортлардан кирпечләр ташый-ташый тетар төзергә маташканын хәтерлим. Без аның белән берничә мәртәбә “Театр булсын!” дип хөкүмәт җитәкчеләренә дә кергән идек. Мин аның фидакарьлегенә шакката идем. Ул бернәрсәгә дә карамыйча алга бара иде”, - диде ул. Разил Вәлиев Кариев театрын хәрәкәт театры дип атады, һәм шагыйрь буларак, бәрәкәт сүзе белән рифмалаштырды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен дә Разил Вәлиев тапшырды. Минтимер Шәймиев котлау текстында Фәрит Хәбибуллинны җылы сүзләр белән искә алган, аның белән булачак театр өчен урын карап йөргәннәренә кадәр хәтерләвен әйткән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләү сүзләрен дә Разил Вәлиев җиткерде.

Россия театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинның котлавын Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина укыды. Театрның баш режиссеры Ренат Әюповка һәм артистларга Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатларын да ул тапшырды. Котлаулар рус телендә барды һәм грамоталар рамаларсыз гына иде. Шулай да бу грамоталар артистларның портфолиосы өчен бик кирәк. Атказанган һәм халык исемнәре алу өчен портфолионың калынрак булуы яхшы.

Бу юбилейда артистларның дәрәҗәле исемнәр алмавын җитәкчелекнең өлгермәвеннән булса кирәк. Яңа директор килгән өч ай андый эш өчен аз вакыт, әлбәттә. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова артистларга халык һәм атказанган артист дигән мактаулы исемнәргә документлар тапшырылганын әйтә, әмма аның озак процесс булуын искәртә. Коллективы театрның ветераны Нуриәхмәт Сафинның Россия күләмендә халык артисты исемен алуы турында да хыяллана.

Алып баручылар рәсми котлауларның кичке мәҗлестә дәвам итәчәген әйтте. ТР Мәдәният министрлыгы да, Мәгариф министрлыгы да, шәһәр мәдәният идарәсе дә шунда котлаячаклар дип хәбәр итте алып баручылар.

Ильская сандыгы

Котлауларның иң тәмле өлеше театрның коллегалары – дәүләт театрлары сәхнәгә чыккач башланды. Хәзер кайбер театрлар андый котлауларны видеога күчерә башладылар, бу, әлбәттә, вакытны кыскарту максатыннан. Минемчә, бу котлаулар татар театрының бер колориты. Аларда һәр театрның йөзе һәм коллегаларына мөнәсәбәте чагыла.

Котлауларны үз тарихын беренче татар труппасыннан санаган Камал театры вәкилләре башлап җибәрде. Наил Дунаев колективка “режиссер белән артистларны бәйли торган куәтле прибор” тапшырды.

Камал театрының икенче вәкиле – Равил Шәрәфиевның бүләге шәхсән Ренат Әюповка багышланган иде. Ул театрның баш режиссерына сандык тапшырды. Русча шкатулка дип атап йөртелә торган нәни генә сандык иде ул. “Минем хатын Ренатны сандыклар җыя дип ишеткән. Миңа Фатыйма Ильскаядан истәлеккә шундый бер сандык калган иде. Хатын сиңа бирик диде. Ул сине бик ярата. “Кирәк булса, әнидән калган зур сандыгымны да бирәм”, дип әйтте”, диде Равил Шәрәфиев. Сандыкка өстәп Ренат Әюпов куйган “Суперкияү” спектаклен дә мактап алды: “Сезнеке безнекенә караганда әйбәтрәк”, - диде.

Курчак театры исеменнән театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров һәм директор урынбасары Ильяс Тарханов котлады. Качалов театры котлауларын театрның сәнгать җитәкчесенең әдәби бүлек буенча ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова җиткерде һәм, әлбәттә, үзләренең “нибары 200 елга гына” өлкәнрәк булуларын искәртеп узды.

“Театр уен гына түгел. Театр өстендә зур миссия ята. Сез аны спектакльләрдән тукылган спектакль белән үзегез дә әйтеп бирдегез. “Без шундый театр төзербез”, дидегез – сез аны төзерсез дә. Татар яшьләрен театр тамашачысы итеп тәрбияли торган театр төзегез!” – диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

“Республикада биш дәүләт театрын хатын-кыз җитәкли”, - дип дәвам итте ул. “Гүзәл Римзил кызын саклагыз. Сез аның белән гүзәл театр төзерсез”, - диде Фәридә Исмәгыйлева, коллективка мөрәҗәгать итеп.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева биш директор дигәндә үзен, Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова, “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарованы, Кариев театры Гүзәл Сәгыйтованы күз алдында тотты.

Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев татар театрын мишәрләр төзегәнлегенә басым ясады. “Кариев та, Тинчурин да, Хәбибуллин да мишәр”, - диде ул кыска гына итеп.

Үсмерләр өчен иң модный төс кара булса, икенче урында – аксыл ал төс. Раил Садриев Яшь тамашачы театрын котларга ал костюм киеп килгән иде.

Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов сиксәненче еллар ахырында өч театр барлыкка килүен искәртеп үтте: “Аларның труппалары, тамашачылары, репертуарлары бар. Тоткан юллары үзләренчә, алар бер-берсен кабатламыйлар. Яшәсен татар театры! Ул никадәр күбрәк – шулкадәр яхшырак. Бәлки без татар халкын исән-имин киләчәккә алып бара алырбыз”, - диде ул.

Сиксәненче еллар театрының өченчесе – Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе котлауларын Ренат Харис шигыренә төреп әйтте.

Сиксәненче еллар ахырында – туксанынчы еллар башында оешкан тагын бер татар театры бар: Туймазы татар дәүләт театры. Аның быел гына билгеләнгән баш режиссеры Илнур Муллабаевның театрның һәм аның директорының матурлыгына исе китте.

Минзәлә татар дәүләт драма театры исеменнән театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов котлады.

“Молодежный театр на Булаке” театрының баш режиссеры Рөстәм Фәтхуллин Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театрына гына түгел, театр сәнгатенә өлеш кертәчәк шәхес дип атады һәм труппа алдында баш иде.

“Рус ТЮЗыннан берничә татар сүзен” Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов әйтте. “Ул театрга яшь һәм матур директор белән алга баруларын” теләде.

Финал сүзләрен ике җитәкче – баш режиссер белән директор әйтте. Ни өчендер ренат Әюпов театр гомеренең якынча чикләрен билгеләде: “Безнең әле 300-400 ел яшисебез бар”, диде. Ә аннары?

Ә Гүзәл Сәгыйтова Кариевның “Без шундый театр төзербез” дигән сүзләрен кабатлады. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100