Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?
Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.
“Кәҗүл читек” спектаклен театрның баш режиссеры Ренат Әюпов чыгарды. Инсценировка авторы - язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова. Рәссам – Илшат Вилданов. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Рольләрдә – нигездә театрның яшь артистлары.
“Кәҗүл читек” – Ренат Әюповның Гаяз Исхакый буенча беренче эше түгел. Бу режиссер - Гаяз Исхакыйны иң күп куючы. Ул Минзәлә театрында “Сөннәтче бабай” белән “Остазбикә”не куйды, Чаллы театрында “Кәләпүшче кыз”ны сәхнәләштерде. “Сөннәтче бабай” белән Минзәлә театры шактый уңышларга иреште, фестивальләргә йөрде. Инде менә – “Кәҗүл читек”. Болар дүртесе дә - проза әсәрләре.
“Кәҗүл читек” спектакле – татар авылы тормышыннан матур күренешләр. Мәдрәсәдә әйбәт балалар, яхшы күңелле хәлфә, юмарт мулла белән аның чибәр абыстае, аның берсеннән берсе акыллы өч баласы, килене белән чөкердәшеп яшәүче карт абыстай, авыл көтүендәге тәртипле сыерлар... Бөтенесе шулкадәр тәмле итеп ясалган. Бер тискәре герой да юк. Гаилә белән бергә карарга менә дигән спектакль. Бала тәрбияләү өчен дини кулланма, вәгазь китабы. Күзне рәхәтләндерә торган эстетикасы бар аның. Рәссамга да, композиторга да – афәрин!
Хикәянең кыскача эчтәлеге болайрак. Авыл мулласы үзенең кече улы Әхмәдуллага гаеткә читекләр алып кайтырга вәгъдә иткән. Әхмәдулла мәхдүм мактанып бөтен авыл малайларын туйдырып бетергән. Әмма “кәҗә Вәлинең килененең углы кызамык белән авыруы” сәбәпле читек вакытында өлгертелмәгән. Елак малайга әбисе “әнисенең иске читеген” каз май кушылган корым белән буяп бирә. Әмма гает намазында корымы чапаннарын буяп, кара төсе чыгып, мәхдүм көлкегә кала.
Ренат Әюпов белән Нәзифә Кәримованы ни өчен Гаяз Исхакый финалы канәгатьләндермәгән?
Ренат Әюпов белән Нәзифә Кәримова тандемы “мажорик” турындагы хикәянең финалын малай файдасына үзгәрткәннәр. Ягъни, Әхмәдулла көлкегә калып түгел, ә вәгазь аша акылга утыра. Әбисе теге читекләрне Исхакый язган ысул белән карага буяп маташа маташуын. Әмма Әхмәдуллага аны киеп торасы булмый. Ул дөньяның могҗизасы читектә түгел, әти-әнисенең янында булуда икәнлеген аңлый. Чөнки әбисе аңа корбан чалу тарихы турында сөйли.
Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга тиеш була. Әмма соңгы мизгелләрдә бала корбаны хайван корбанына алыштырыла. Әхмәдулла мәхдүмгә әбисе сөйләгән вакыйгалар сәхнә уртасында визуальләштерелә дә. Ягъни, Ибраһимны артист башкаруында күрәбез.
Шушы вакыйгаларны күз алдына китереп, малай мизгел эчендә яхшырып китә.
Ренат Әюпов башка төрле финалның каралмавын әйтә. Әхмәдулла көлкегә калмыйча гына яхшырырга тиеш. Көлкегә калса, ул – көнкүреш. Гап-гади мораль. Ә монда дини сүзнең көче күрсәтелә.
Ягъни, адәм баласы материаль байлыкка омтылырга тиеш түгел, аның өчен рухи байлык көчлерәк булырга тиеш.
Ә мин, бу мәсьәләдә тәрбияләнеп бетмәгән кеше буларак, бер анекдот искә төште. Тәрҗемәсез генә бирәм:
“ - Изя, вы счастливы? -
- А куда денешься!!?”
Кариев театрының яшьләре – “Матурлар, алтын кебекләр, эштә ялкын кебекләр”
Кариев театры сәхнәсендә ут чыгарып биеп йөргән яшьләргә карыйм да:
“Э-эх, яшь кызлар,
Э-эх, яшь егетләр,
Матурлар, алтын кебекләр,
Эштә ялкын кебекләр”, – дигән совет чоры җыры искә төшә.
Шундый шәп егетләр-кызлар эшли бу театрда. Кариев театры – яшь тамашачы театры. Яшь тамашачы яшь артистларны карарга тиеш.
Әхмәдулла ролендә – Ләйсән Закирова, Әхмәдулланың абыйсы ролендә – Эльдар Гатауллин, Миңнегали ролендә – Булат Гатауллин. Күмәк рольләрдә – труппаның яшьләре.
Эпизодик Хәлфә ролендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин. Символик роль. Шәкертләрне тезеп утыртып Хәлфә дәрес бирә. Бу эпизод театрда өлкән буын белән яшь буын арасындагы чылбырның булуына ишарә.
Әхмәдулла роленә Ренат Әюпов актриса Ләйсән Закированы сайлаган. Татар театры тарихында малайлар ролен гомер-гомергә яшь актрисалар уйнаган инде ул. Ләйсәннең дә дебюты малай роленнән башланды. Төкле аякларың белән диләрме әле?!
Журналист киңәшче түгел, хөрмәтле коллегалар!
Театрлар, гадәттә, премьера алдыннан спектакльләрен журналистларга күрсәтәләр.
Кариев театры спектакль вакыйгаларының гает алдыннан баруын сәбәп итеп, журналистларны гает коймагы белән дә сыйлады. Премьерага килгән тамашачыларга да коймаклар вәгъдә ителде.
Спектакльне премьера алдыннан карарга журналистлар белән бергә алар хокукында язучылар да килгән. Бу театрда пьесасы куела башлаган Камил Кәримов, бу театрда яңарак кына премьерасы булган Зиннур Хөснияр, бу театр эшендә инсценировка тәрҗемәчесе буларак катнашучы Луиза Янсуар, шулай ук язучы Нәбирә Гыйматдинова да бар иде журналистлар арасында.
Әлеге хөрмәтле язучыларның бер өлеше дә, журналистлар да Кариев театрына киңәш бирүне үзенең намус эше дип санады булса кирәк. Һәрберсе киемгә карата да, музыкага карата да, режиссер эшенә дә киңәшләрен бирделәр. Яшь драматург Зиннур Хөснияр хәтта коллегаларына “Бер карауда язмагыз, язар алдыннан, инсценировканы укыгыз”, дип искәртте. Исхакыйны укыгыз дип әйтергә теләгәндер, Чөнки инсценировка ул мөстәкыйль әсәр түгел, шуңа уку мәҗбүри түгел дип беләм.
Спектакльне карарга килгән журналистның максаты – күргәнен мөмкин кадәр кызыктырырлык итеп потенциаль тамашачыга җиткерү, театрга әлеге спектакльдән мәдәни вакыйга ясарга булышу.
Әлеге максатларын үтәү өчен ул, әлбәттә, режиссерга, рәссамга, инсценировка авторына, композиторга, театр директорына, артистларга сорауларын бирә ала. Матбугат конференциясеннән соң чәй эчү кебегрәк чара булса, яки гардероб тирәсендә киенеп торганда фикерен дә әйтә ала.
Ә менә спектакльне әзерләүче төркемгә һәм коллегаларына киңәш бирү - журналистның эше түгел дип саныйм.
Безнең эшебез – вакыйга ясау. Театр безне шуның өчен чакыра. Теләсәк, “чебеннән дә фил ясый алабыз”. Ә монда фил ясап торасы юк. Ул бар, аның барлыгы турында кычкырасы гына бар. “Кәҗүл читек”не карарга килегез!