Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил Тукаев: "Татарларның темпераменты итальяннарныкы кебек - юл аша кычкырышып сөйләшәләр"

Татарстанда театраль лабораторияләре хәрәкәтенең “атасы” Нияз Игъламов кураторлыгында Буа театры кысаларында “Буа талиясе” театраль лаборатория һәм “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале үткәрелә.

news_top_970_100
Камил Тукаев: "Татарларның темпераменты итальяннарныкы кебек - юл аша кычкырышып сөйләшәләр"

Август аенда Буа театры базасында “Буа талиясе” театраль лабораториясе үтте. Казанда футбол чемпионаты булса да, WorldSkills ачылса да, хәтта сабантуй артистлар сабантуе (!) булуга карамастан, лаборатория барыбер үтмичә калмый.

Театраль лаборатория – берничә көн эчендә режиссер белән артистларның берләшеп театраль продукт эскизы әзерләве. Эскиз күрсәтелеп, төрле фикерләр ишетелгәннән соң, театр җитәкчелеге хәл итә – үстерергәме бу эскизны һәм әллә онытыргамы?

Өченче ел үткәрелеп килүче “Буа талиясе” театраль лабораториянең максатларын мин болайрак аңлыйм.

Беренчедән, Буа театры Россиянең театраль пространствосына керә. Ягъни, бүгенге көндә Россиядә театрда тормыш кайнавын күрсәткән ике юнәлеш бар – театраль лабораторияләр һәм театр фестивале. Театраль лаборатория узган шәһәрләр Россиянең театраль җәмгатьчелеге тарафыннан алга киткән театраль шәһәр дип санала. Бәлки, Буада яшәүче Хөббениса (исем шартлы алынды) түтәй бары тик Тямаев гастрольгә килгәч кенә театр ишеген ачып кергәндер һәм шәһәрдә андый түтәйләр әле бик күптер. Әмма безнең анда эшебез юк: театраль лаборатория белән фестиваль уза икән – димәк, Буа – театраль шәһәр. Бетте-китте!

Икенчедән, лаборатория беренче чиратта артистларны һәм режиссерларны гына түгел, театрны һәм театраль тамашачыны бер селкетеп алу өчен уйлап табылса да, бер нәрсәне дә әрәм-шәрәм итергә яратмаган татарлар аны театрның репертуарын баету өчен кулланалар. Ягъни, татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит. Буа театры татарның шушы сыйфатына таянып эш итә – башта спектакльне уйнап карый, аннары экспертлар сүзен ишетеп, журналистлар һәм тамашачы реакциясен күреп, спектакльне куеп бетерергә режиссерны чакыра. Кыскасы, Буа театры “капчыктагы мәчеләр” белән эш итми.

Буа театрынең репертуарында эскизлар аша үсеп чыккан спектакль байтак:

- Егор Чернышовның Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган “Абага”сы,
- алдарак телгә алынган – “Концлагерьчылар” – Чаллы егете Тимур Кулов спектакле,
- Гогольнең “Женитьба”сы буенча Антон Безъязыков куелышында “Брак” комедиясе,
- Максим Курочкинның "Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" комедиясе.

Валерий Шергин пьесасы буенча куелган “Концлагерьчылар”спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг битенә керде.

“Абага” спектакле фестивальдән фестивальгә йөри башлады. Май азагында гына “Радуга” халыкара фестиваленнән кайтты.

Буада лаборатория оештырылуның өченче стратегик сәбәбе дә бар. Анысы турында – соңрак.

“Буа талиясе” театр лабораториясендә быел дүрт эскиз әзерләнде. Болар:
- Александр Вампиловның “Старший сын” комедиясе;
- А.П.Чеховның “Тәкъдим” комедиясе;
- Эжен Ионесконың “Лысая певица” абсурд комедиясе;
- Кәрим Тинчуринның “Американ” сатирик комедиясе.
Күренгәнчә, сайланган пьесалар барысы да комедия жанрында.

Режиссерлар итеп Алессандра Джунтини, Александр Огарев, Баатр Колаев һәм Камил Тукаев чакырылган.

Җиңелчә акцент белән русча сөйләшә торган итальян режиссеры Алессандра Джунтини Вампилов пьесасы геройларын вербатим аша ачырга тырышкан. Ягъни, сәхнәдә тамаша башланыр алдыннан һәр герой, режиссер сорауларына җавап биреп, үзенең кемлеген аңлата һәм тормыш фәлсәфәсе сата. Аннары әсәрнең бер өлеше сәхнәләштерелгән.

Мәскәү тәнкыйтьчеләре арасында бу алымны кискен тәнкыйтьләүчеләр булса да, Буа тамашачысы мондый спектакльне яратыр иде дип фаразлыйм. Кемнең кем икәне һәм ни уйлаганы баштан ук аңлашыла – уңайлы.


Иң катлаулы эскиз Баатр Колаевка эләккән. Бурят режиссеры Кәрим Тинчуринның “Американ” сатирик комедиясе тапшырылган. Бөтен дөнья куйган Вампилов белән Ионесконы куярсың ул, ә син татар классикасын куеп кара!

Баатр, безнеңчә Батыр, батыраеп алынган. Башта пьесаны коры сөяккә калганчы чистарткан да, вакыт һәм урын үзенчәлекләрен онытып, шул геройлар белән үз әсәрен куйган. Бу без белмәгән “Американ” иде. Әмма беләсе килгән “Американ”.

Тәнкыйтьчеләргә тәнкыйть

Ни гаҗәп, чакырып китерелгән Мәскәү һәм Питер белгечләре арасыннан бары тик берсе генә пьесаны укыган булып чыкты. Калганнарына Нияз Игъламов синхрон тәрҗемә ясап торды. Әгәр хөрмәтле белгечләр Татарстанга килеп спектакль эскизларын бәяләү өчен гонорар алалар икән, эшләсеннәр инде алар! Укып килсеннәр! Укып килмәгәннәр икән – “2”ле!

Камил Тукаев: “Минем бу җиргә – Татарстан җиренә бурычым бар кебек”

А.П.Чеховның бер пәрдәлек мәзәк пьесасына Камил Тукаев алынган. Быел “Алтын битлек” театр премиясенә ия булган татар милләтле актерыбыз ул. Пьеса “Тәкъдим” дип атала.

Эчтәлеге дә гади генә. Ломов күршесе Чубуковның утарына аның кызының кулын сорарга килә. Чубуков, сөенеп, кызын чакыра. Әмма кызы, кунакның килү сәбәбен белгәнче, Ломов белән бер җир кишәрлеге аркасында бәхәсләшергә өлгерә. Кыскасы, кияү буласы кешене аталы-кызлы куып чыгаралар. Кыз шулвакыт күршесенең килү сәбәбен белә, Ломовны кире кайтарта. Ул инде теге кишәрлекнең үзләренеке булмавын да танырга әзер. Әмма яңа бәхәс куба – кемнең эте яхшырак. Чубуков яшьләр кире уйлап өлгергәнче аларның кавышуына ризалыгын бирә. Тегеләрнең бәхәсе дәвам итә.

Чубуков ролендә – Раил Садриев үзе. Кызы ролендә – Айгөл Сәгыева, Ломов ролендә – Илфир Солтанов.

Камил Тукаев белән Раил Садриев фантазиясе Чехов пьесасын тәрҗемә итмичә генә татарчалаштырган. Чубуковлар темпераментлы татар гаиләсенә әверелгән. Камил Тукаев социаль челтәрләрдә Чубуков фамилиясенең чыбык сүзеннән алынганлыгын да аңлаткан. Степан Чубуков Илдар Исмәгыйлевичка әверелгән һәм стильләштерелгән татар милли киемнәре кидертелгән. Наталья Степановна да Әнисә Илдаровнага әверелгән, ул балачактан хәтергә кереп калган совет фольклораныдагыча - Җыр һәм бию ансамбле кызлары кебек киендерелгән.

Әле Чеховны татарчалаштыру моның белән генә тукталмаган. Татарстаннан читтә үскән Камил Тукаев эскизга үз хатирәләреннән татарлык өстәгән.

Камил Тукаев: Мин татарлар өчен үзем белгәннәрдән һәм хәтердә калганнардан чыгып кына нидер куя алам. Әйе, ул романтик рухта булачак. Чөнки без, дистанциядә яшәүчеләр, легендалар, әбиләребез һәм бабайларыбыз турында хатирәләр белән яшибез. Монда яшәүчеләр өчен ул гадәти тормыш. Мин дистанцион этнос буларак бу әсәр аша үз милләтемә карашымны белдерәсем килде. Әйтик, монда берничә фразадан соң гауга тудырып булыр иде. Әмма мин низагтан качарга теләгән тәрбияле кешеләрне күрсәтергә теләдем. Минем өчен татарлар шундый кешеләр. Хәтеремдә – без әни белән авылга кайтып төшәбез. Әниемнең туган җире - Менделеевск районының Камай авылы. Бу - Вафирә Гыйззәтуллина авылы. Ул бездән юл аша гына яши иде. Бер ара мин аның сеңлесенә гашыйк идем.

Иркутскидан дүрт көн буе поездда кайта идек, әмма әни дәү әнигә үз хәлләрен сөйли алмый иде. Чөнки дәү әни сөйләргә бирми, гел кыстап тора: “Әйдә, әйдә, аша, аша, чәй-чәй...” Үзе сорый: “Роза, ничек анда синең хәлләр?” Роза тагын сөйли башлый, дәү әни тагын бүлдерә: “Әйдә, әйдә, аша, аша”. Алар бакчага чүп утарга чыгалар. Ике буразна чыккач, тагын: “Чәй эчәбез!” “Эчтек кенә бит”. “Әйдә, әйдә, картошка не убежит”. Алар гел чәй эчеп торалар. Күрше керсә дә: “Әйдә-әйдә, утыр, чәй пить”. Минем геройларым да сөйләшә генә башлыйлар, конфликт килеп чыга, алар аны зурга җибәрмәс өчен – “Әйдә, чәй эчәбез!”.

Татарларның темпераменты итальяннарныкы кебек. Әйтик, урыс авылында урамның ике ягында торган ике кеше сөйләшү өчен юл аша чыгалар. Ә татарлар алай итми – юл аша гына сөйләшәләр. “Әминә, нихәлләр, Миңнәхмәт, кая барасың?” Татарларны белмәгән кеше аларны кычкырышалар дип уйларга мөмкин, әмма алар кычкырышмый, бу гап-гади хәл белешү генә.

Раил Садриев та нәкъ шушы кешеләр кебек. Татар артистлары темперамент белән аерыла. Сөйләм рәвеше башкача. Авылга Әлмәт театры килгәне истә калган. Алар сәхнәдә шулкадәр кычкырып сөйләшәләр кебек иде. Мин телне начар белә идем, артистларның ни сөйләгәнен аңламыйм, нигә бу кадәр күп кычкыралар дип аптырый идем. Татарлар удмуртлар, чувашлар, мордвалар белән катышып яшиләр. Буада да чувашлар да яши. Мин Буада торганда алар минем белән “Исәнмесез!” дип татарча исәнләшәләр иде. Аларга минем татар икәнлекне әйткәннәр һәм алар минем белән татарча исәнләшергә кирәклеген беләләр. Ломов ролен башкарган Илфир Солтановта мин шушы кешеләрнең зыялылыгын күрдем. Мин бу җиргә килеп төшкәч, Чеховны куярга алынсам да, татар театры ясарга тиешлегемне аңладым. Чөнки минем бу җиргә – Татарстан җиренә бурычым бар кебек”.

Камил Тукаев шунда ук Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевадан Әлмәт театрына спектакль куярга чакыру алды.

“Минем шушы зыялы татар актеры белән үз артистларыбызны таныштырасым, аларны бергә эшләтәсем килә”, - диде Әлмәт театры директоры чакыруына уңай җавап алуына куанып.

Әлбәттә, Раил Садриев та “Тәкъдим” янына Чеховның тагын бер әсәрен өстәтеп, Камил Тукаевны тулы бер спектакль әзерләргә чакырачак.

Шушы урында Раил Садриевның Буада фестивальләр һәм лабораторияләр уздыруының өченче максатына җитәбез.

Раил Садриев Буада татарның генофондын булдармакчы. Татарстаннан читтә яшәгән татар сәнгатькәрләренә үз милләтенә карата әйтер сүзен Буа театры аша әйтергә мөмкинлек бирелә. Камил Тукаевка кадәр Тимур Кулов, Алсу Галина, Дамир Сәлимҗановлар Буа театрына килеп эскизлар һәм спектакльләр әзерләделәр.

Соңгы эскиз – “Лысая певица” турында язып тормыйм. Ул абсурд комедиясе. Андый кәмитнең дә үз тамашачысы бардыр. Әмма алар татар түгелдер. Абсурд тормышта бик күп. Сәхнәдә генә булса да безгә мәгънә кирәк.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100