Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл & Рифат: Яңа гасырның иң асыл яңа җырын кайсы мәдәни менеджер чыгара алыр?

"Татар-информ" хәбәрчесе яңа гына эшен башлаган «Безнең җыр» иҗат лабораториясе белән «Яңа татар җыры» конкурсын чагыштыра.

news_top_970_100
Гүзәл & Рифат: Яңа гасырның иң асыл яңа җырын кайсы мәдәни менеджер чыгара алыр?

Татарның ике мәдәни менеджерына берьюлы бер үк фикер иңгән – татар эстрадасының бөтен проблемалары репертуар булмауда. Чөнки классик татар җырларын яңача яңартуга корылган «Үзгәреш җиле» фестивале, никадәр генә сыйфатлы эшләнмәсен, эстраданың төп кулланучысы булган тамашачы арасында әлегә киң популярлык алмады. Әлегә. Оештыручылар, әлбәттә, бирешми. Иске җырларга яңа сулыш өрү дәвам итә.

Татар дөньясының үзәгендә кайнаган ике татар менеджеры яңа юлдан китәргә тәкъдим итә: яңа гасырның яңа җырлары туарга тиеш.

«Калеб» яңа буын җыены лидеры һәм Кариев театрының директоры Гүзәл Сәгыйтова һәм аның командасы «Безнең җыр» иҗат лабораториясен ачып җибәрде.

Ә Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» конкурсын игълан итте.

Совет чоры сабый чагына гына туры килгән Гүзәл Сәгыйтова совет чоры рухындагы исем тапкан – «Безнең җыр». Ә яшьлеге кайнап торган туксанынчы елларга туры килгән Рифат Фәттахов, шул елларда формалашкан «яңа» сүзен алга чыгарган – «Яңа татар җыры».

Чикле лаборатория һәм чиксез конкурс

Кариев театры һәм «Калеб» яшьләре чиксезлекне пропагандаласа да, бу юлы иҗатчылар өчен яшь чикләүләре кертелгән - җырларны яшьләр язарга тиеш. Һәм теләсә кем түгел, ә «Калеб»челәрнең «җитәкче катлавы» сайлаган кешеләр. Болар – унҗиде композитор, унҗиде шагыйрь һәм унҗиде җырчы. Барысы да нигездә классик белем алган профессионаллар.

Ә инде шактый консерватив Рифат Фәттахов иҗатта чиксезлек яклы – аның өчен җыр язучылар яшь, җенес, белем буенча бүленми. Язсыннар гына! Ул конкурска үзешчәннәрнең дә, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин кебек халык шагыйрьләренең дә катнашуына өметләнә.

Вакыт чикләре дә төрлечә. Фәттаховның вакыт та кысан түгел. Конкурс майның соңгы көннәрендә игълан ителде, гаризалар сентябрьдән кабул ителә башлый. Нәтиҗәләр белән дә ашыкмыйлар. Конкурс номинантларын күрсәтә-күрсәтә концерт сезоны дәвамында барачак.

Ә Сәгыйтова командасы лаборатория игълан ителгәннән соң, ун көннән беренче нәтиҗәләрне барлаячак. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрендә - концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.

Һәр ике шәхес яхшы җыр өчен яхшы гына премия вәгъдә итә. Финанс чыганагы һәр ике очракта та Татарстан мәдәният министрлыгы - Рифат Фәттаховка конкурс уздыру мөмкинлеге тудырылган, Гүзәл Сәгыйтовага грант бирелгән. Рифат Фәттахов әлегә суммаларын әйтеп сөйләшми, ул, гомумән, суммалар әйтеп сөйләшергә яратмый. Ә Гүзәл Сәгыйтованың грант суммасы зур түгел. Бушка эшләүдән башлаган «Калеб» булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнгән. Оркестр чакыру һәм бөтен аудиоязмаларны да кертеп нибарысы 1 млн ярым акчага эшләргә җыеналар.

«Безнең җыр»

Гүзәл Сәгыйтова планканы югары куя. "Татар җырының алтын фондына керерлек җырлар иҗат итәсе иде", - ди ул.

Яшь иҗатчылар җырны конкрет башкаручыны күздә тотып иҗат итүе яклы, җыр авторлары җырчының индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алырга тиеш дип саный. Шунлыктан командага җыр авторлары санынча җырчылар да алынган.

Яңа җыр иҗат итүгә беренче адымнар "Калеб" яңа буын җыенының җыр лабораториясенә багышланган түгәрәк өстәл утырышыннан башланды. "Шагыйрь, композитор һәм җырчының темпераментлары туры килергә тиеш дип уйлыйм", - ди Йолдыз Миңнуллина. Опера җырчысы Артур Исламов та һәр җырчы өчен индивидуаль, махсус җырлар иҗат итү традициясе булганын искәртте. Җырчы Илгиз Мөхетдинов та шагыйрь белән композитор үз башкаручысын таба, дигән фикерне куәтләде.

Икенче очрашуда яшьләр татар җыры корифейлары Разил Вәлиев һәм Резеда Әхиярованың лекциясен тыңладылар.

Театр һәм яшьлек икән, әлбәттә, уенсыз булмый – командалар шобага тотып сайланды. Фамилияләр кәгазьгә язылган. Кәгазьләр төрелеп, өч шикәр савытына салынган. Һәрберсеннән берәрне алсаң, команда туплана. «Өлешемә тигән көмешем», ди татар кешесе бу очракта. Шушы очраклы тупланган команда ун көн эчендә җыр иҗат итәргә тиеш иде. Рүзәл Мөхәммәтшин кебек хөкүмәт эше белән бәйле иҗатчылар вакытны сузу ягына таба фикер әйтеп караганнар иде. Әмма оештыручылар Разил Вәлиевнең беренче җырын Илһам Шакиров соравы буенча сәгать ярымда язганлыгын искә төшерделәр дә, теманы яптылар.

"Җырлар әзер булгач, аларны оркестр белән өйрәнү, җәен концертка әзерләнү чоры булачак", - дип белдерде Йолдыз.

«Яңа татар җыры»

Рифат Фәттахов конкурсның татар эстрадасын яңа затлы җырлар белән баету максатыннан үткәрелүен әйтә. «Татар эстрадасының иң зур проблемасы – репертуар булмау. Җырчылар репертуар булмаудан интегәләр. Моның бер сәбәбе – стимул булмаудыр, - ди конкурсның идея авторы. - Яңа җыр конкурсы үткәрү идеясе белән өч ел яшибез инде. Ниһаять, финанс яклары хәл ителде. Конкурс Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән берлектә үткәрелә», - ди ул.

Оештыручылар җырның аранжировкасын ясаучы өчен дә аерым номинация булдырганнар. «Аранжировка зур әһәмияткә ия. Аранжировка ул – җырның күлмәге. Кайвакытта бик үк матур булмаган көне дә аранжировщик матурлап куя ала. Заманча аранжировщиклар күп түгел», - ди Рифат Фәттахов.

Конкурста «Балалар җырлары» номинациясе дә бар.

Җыр текстлары конкурска аерым очракларда музыкасыннан башка да кабул ителергә мөмкин.

Конкурс алга таба ике елга бер мәртәбә үткәрелер дип уйланыла.

Ярар, үтте ди конкурс яки лаборатория. Ул җырларның алга таба язмышы ничек булачак?


«Безнең җыр»

Яшь иҗатчылар язган 34 җырны унҗиде җырчы оркестрга кушылып башкарачак. Монысы лаборатория шартларында язылган.

Тик шунысы бар, әгәр Кариев театры залы турында сүз бара икән, оркестр чокыры юк.

Әмма театрның Гүзәл Сәгыйтовага кадәр эшләгән директоры Мансур Ярмиев яңа бинага күчкәндә әйтте - Кариев театрының кайчанда булса үз оркестры булса, сәхнә алдында оркестр чокыры ясауның бер кыенлыгы булмаячак. Чөнки директор бу чокыр булырга мөмкин урынны, төзүчеләр белән килешеп, мәңгелек итеп эретеп ябыштыртмаган.

Әлбәттә, җыр ул бер башкарылу гына түгел. Әйтик, Кариев театрында үткәрелгән түгәрәк өстәл утырышында "Татар-информ" агентлыгы шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева җырчылардан бигрәк аудиториянең нинди җыр көтүе игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйткән иде. Ул, шулай ук, татар җырларын таныту, популярлаштыру өчен, радио, телевидение генә җитмәвен, Интернетка өстенлек бирергә кирәклеген җиткерде.

«Үзгәреш җиле» фестиваленең төп проблемасы яңа җырларның язмалары яңа чыккан вакытында тиз арада халыкка таралмауда булмадымы икән әле?

Яңа җырлар иҗат ителгәч, "Татар радиосы" һәм "Болгар" радиосы вәкилләре аларны танытуга битараф булмаячакларына ышандырды.

«Яңа татар җыры»

Рифат Фәттахов конкурс җырларын әзер җырчылар белән бергә көтми. Чөнки аның, продюсер буларак, үз җырчылары һәм үз фестивале барлыгын беләбез. Җырларның иң асыллары Ваһапов фестивале җырчыларына биреләсенә шикләнмибез. Әмма Ваһапов фестиваленең татар дөньясын Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек асыл егетләр белән тәэмин итеп торуын белгәнгә, аның татар эстрада репертуарын баета алырлык җырларының бер оешма чикләрендә генә калмавына да ышанабыз.

Резеда Әхиярова һәм Разил Вәлиев кебек иҗатчылар җырның ирекле булуын телиләр. Алар бу фикерләрен Калеб-ликбез утырышында да әйттеләр. Ягъни, җырны һәр җырчы һәм һәр буын үзенчә башкара алсын!

Җыр тексты язучыларга Разил Вәлиевтан киңәшләр

- «Җыр сүзләре» диләр, җырга сүз түгел, шигырь язарга кирәк.

- «Бер алманы бишкә бүләек» шигырен яздым да, Илһам Шакировка китердем. Өендә юк иде, ишегенә кыстырып калдырдым. Кич шалтырата: «Укыдым. Ошады. Җырлап карадым. Җырлап була. Әмма бер урынын үзгәрт», ди. «Кар аклыгы гөлгә күчкән» дип язгансың, җырлаганда «караклыгы» дип килеп чыга», диде. Мин «Кыш аклыгы» дип үзгәрттем.

- Җыр шигырендә ике ачык авазны бергә куярга ярамаганлыгын да Илһам абый өйрәтте. Чөнки ике сузык аваз җырлаганда кушылып бергә әйләнә. Ул хәтта Тукайның «Туган тел» шигырендә дә андый урыннар барлыгын әйтә иде. «Ике сузык авазның кушылуы җырчыга кыенлык тудыра», ди. Андый вакытта пауза кирәк ди.

- Җыр өчен язылган шигырьгә шагыйрь үз аһәңен салган була. Аның күңел аһәңнәренә композитор кушыла алмый икән, яхшы җыр тумый. Менә Һади Такташның шундый матур шигырьләре җырга бармый. Тукайның да шактый шигырьләре җырга бармый. Сибгат Хәкимнең бик күп шигырьләре җырга бара. Шагыйрь үзе яртылаш композитор булырга тиеш. Композитор шагыйрь салган музыка аһәңен тоярга тиеш. Алар тәңгәл килергә тиеш.

- Җыр өч төрле юл белән языла. Әзер шигырьгә музыка язу. Әзер музыкага шигырь язу. Шагыйрь белән композиторның заказ белән бергә алынып эшләве. «Безгә узыйк Казан урамын» җыры Казанның меңъеллыгына махсус язылды.

- Иҗат иткәндә шагыйрь белән композиторның «җеннәре килешергә» тиеш.

- Мин милли нигезе булмаган көйгә шигырь яза алмыйм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100