Баянчы Айдар Вәлиев: "Концертларда фонограмма өчен зур штраф кертергә кирәк"

7 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали
Айдар Вәлиев – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты. Татар дөньясында иң яхшы импровизацияләүче дисәм, ялгышмамын, мөгаен. “Татар-информ” хәбәрчесе музыкант белән күрешеп, аның музыкага ничек кереп китүе, татар җырларының чит ил кешеләре ни рәвешле кабул итүе, плагиатлык, фонограмма га җырлау турында сөйләште.

Айдар Вәлиев – музыка көллияте укытучысы да. Казанда туа, музыка мәктәбендә, музыка көллиятендә һәм Казан дәүләт консерваториясендә укый, соңыннан Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге Россия музыкасы академиясендә стажировка үтә.

Айдар Вәлиев белән әңгәмә барышында яңгыраган төп фикерләр:

1. “Миннән яхшы шофер килеп чыгар иде

2. “Татар җырларын да халыкка профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итәргә кирәк”

3. “Һәвәскәр һәм профессионал дигән катгый бүленеш булырга тиеш

4. “Французлар татар җырларының ярата, әмма дозаны белеп бирергә кирәк”

5. “Татарстанда музыкаль бизнес мәьәләсе чишелеп бетмәгән”

6. “Россиядә баянның популярлыгы өскә күтәрелә”

7. “Бездә исән вакытында кешене бик күрмиләр: чит илгә китсәң, монда сине искә ала башлыйлар...”

8. “Игорь Крутой – Россиянең төп плагиатчысы”

9. “Минемчә, безнең җырчылар үз-үзләре өстендә шөгыльләнми”

10. “Без татар мәдәниятен күтәрергә бурычлы”

11. “Нинди күлмәк яки костюм кияргә кирәкми дисәгез, ТНВ каналын ачып карагыз”

12. Фонограмма яңгырый икән, зур штраф салырга һәм бер елга концертларда катнашу хокукын алырга кирәк”

13. “Теләсә кайсы милләт кешесе белән музыка телендә аралаша алам”

14.Профессиональлек беренче урында булырга тиеш

“Миннән яхшы шофер килеп чыгар иде

– Музыка өлкәсенә караган күп этапларны узарга туры килгән. Сез музыкага ничек килдегез?

– Кечкенә вакытта мине дәү әни музыка мәктәбенә илтте. Башта бу миңа ошамый иде, аннан соң урта мәктәптә укый башладым һәм “өч”леләр китте. Шуннан соң мин тормышымны музыка белән бәйләячәгемне аңладым. Университетка керсәм дә, мин анда укый алмас идем дип уйладым. Тугызынчы класста мин Германиянең Клингенталь шәһәренә киттем, анда баянчылар арасында Халыкара конкурста катнаштым, дипломант булдым. Германиядән 2001 елда кайттым да Казанның музыка көллиятенә кердем.

– Музыкага кереп китү, бәлки, нәсел-буыннарыгыздан бәйледер?

– Юк, әнием – медик, аптекада эшли, әтием гомер буена өй җиһазлары ясаучы өлкәдә эшләде. Әти аз гына һәвәскәр булып гармунда уйный иде, болай, профессионаллар юк.

– Музыка мәктәбенә килгәч, нәкъ менә баян уен коралын ничек сайларга булдыгыз?

– Кечкенә чакта мин кәстрүл капкачы ала идем һәм Хәния Фәрхинең “Сагындым сине, Питрәч” җырын тыңлаган вакытта бармаклар белән капкачка баскалый идем. Әти шуны күреп алды да, миңа кечкенә гармун алып кайтты. Мин, дыңгырдатып, бер кул белән уйнарга өйрәндем. Дәү әни дә шулвакыт: “Бу малай университетка керсә бернинди мәгънә дә булмас, музыка мәктәбенә барса, хәерлерәк булыр”, - диде. Менә шулай. Баянны сайлавым бик тә очраклы килеп чыкты.

– Ә шулай да, музыка юлыннан китмәсәгез, үзегезгә нинди һөнәр сайлар идегез?

– Шофер булыр идем. Гомер буе йөк машинасында йөрисем килде. Йөк машинасында бабам эшләде, шуңа күрә бик кызык иде ул миңа. Миңа калса, миннән яхшы шофер килеп чыгар иде.

– Музыкадан кала, хобби-шөгыльләрегез юкмы?

– Мин авылны, мунчаны, бакчаны, балта эшен яратам. Гомумән, эшләргә яратам. Нигә дигәндә, авылда физик яктан эшләгәндә баш ял итә. Музыка бит ул катлаулы процесс, башта бик күп мәгълүмат: ноталар, төрле программалар һ.б. Миңа Төркия дә кирәк түгел, авылдан башка бернәрсә дә кирәк түгел.

Кечкенәдән үк мин авылга кайта идем. Әни ягы – Әлдермеш авылы. Хәер, хәзер инде туганнар калмады, күптән кайткан юк. Хәзер минем икенче авыл бар – хатын ягыннан – Яңаул авылы. Ул да Биектау районында урнашкан. Хәзер шунда кайтып йөрим. Әти ягы – Сарман районы, Шәрләрәмә авылы. Ул Илһам Шакировның авылыннан ерак түгел.

“Татар җырларын да халыкка профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итәргә кирәк”

– Халык арасында сезнең турыда “баянчылардан иң яхшы импровизатор, техника ягыннан иң оста уйнаучы” дигән сүзләр йөри. Бу чыннан да шулаймы? Үзегезне ничек бәялисез?

– Мин үземә бәя бирә алмыйм. Һәр көнне мин өч сәгать шөгыльләнәм. Минем көнлек максатым ул. Профессионал булу өчен һәрвакыт шөгыльләнеп торырга кирәк. Мин әйбәт уйнарга тырышам.

Төрле мәйданнарда Татарстанны күрсәтергә туры килә: ЮНЕСКОның 60 еллыгында мин Парижда, БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирында, Вашингтонда дөньяның иң яхшы театрларының берсе – “Уорнер”да һ.б. җирләрдә чыгыш ясадым. Андый җирләрдә Татарстанны тәкъдим итәр өчен көн саен төрле музыканы тыңларга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Икенче юл юк.

– Бу уңышларга ирешүнең юллары бармы?

– Җиңел эшкә, акчага бирелергә кирәкми. Үз юлың, стилең белән барырга кирәк. Музыкантларга билгеле бер кануннар бар: импровизациягә өйрәнер өчен классика мәктәбен үтү зарур. Классик әсәрләрне уйнау таләп ителә – И.С.Бах, К.М.Вебер, Д.Корватти, В.А.Моцарт, Й.Гайдн һ.б. Шуларны уйнап чыккач, синең китапханәң тулылана бара, планкаң күтәрелә.

– Болар арасында татар әсәрләре дә бардыр бит?

– Татар әсәрләре, әлбәттә, матур. Минемчә, аларны да халыкка профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итәргә кирәк. Татар җырларын бозуы бик җиңел. Мин күп кешеләр белән аралашкан вакытта җырның дөрес вариантын уйнап күрсәтәм, алар миңа җырның дөрес түгеллеген әйтә, чөнки кешенең башында җырның “дөрес түгел” варианты әйләнеп йөри. Мондый интерпретацияләрне массага чыгарырга ярамый. Кызганыч, моңа безнең эстрадада контроль юк. Мәсәлән, казах җырларын алсак, “А-студио” төркеме җырлары Россиягә, дөньякүләм дәрәҗәгә чыккан, шул ук төрек, азәрбайҗан җырларында сыйфат дигән әйбер бар. Без әле аны эзлибез генә, минемчә. Мин “Фантазия” дигән попурри ясаган идем: бер әсәрне сигез ай эшләдем (аранжировкасын, интерпретациясен һ.б.). Ә кешегә ике атнада кирәк. Мәсәлән, безгә татар попуррисы кирәк дип чакыралар. Мин алты ай срок куям. Юк, юк, алай озак кирәкми, диләр.

“Һәвәскәр һәм профессионал дигән катгый бүленеш булырга тиеш

– Бу күренешне нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Бу – татарларның сыйфатны санламавымы яисә вакыт дип ашыгуымы?

– Минемчә, система булырга тиеш. Әйтик, сез бит дәваланырга барган вакытта үзешчән табибка бармыйсыз, сезгә профессионал кирәк. Шуңа күрә дә профессионаллар булырга тиеш. Бүгенге татар эстрадасы җырчыларының күбесе бик популяр, гастрольләрдә йөри, концертлары гөрли, әйбәт акчалар эшлиләр. Концертларына кеше килә. Әмма ләкин алар үзләрен һәвәскәр җырчы дип таныйсылары килми. Ә һәвәскәр һәм профессионал дигән катгый бүленеш булырга тиеш. Музыкант кеше профессионал булырга тиеш, ул – музыка мәктәбе, музыка көллияте, консерватория. Менә сезгә система.

– Махсус шура төзү, эстраданы контрольдә тоту буенча бик күп сөйләшүләр алып барылды. Моңа карата Сез әйтеп үткән “һәвәскәр җырчылар” каршы да чыкты...

– Әлбәттә, каршы чыга. Алар бит үзләрен профессионал дип уйлый. Музыка өлкәсендә шуңа күрә “хаос” барлыкка килде: һәвәскәрләр сыйфатсыз, яраксыз продукт чыгара. Мәсәлән, Хәйдәр Бигичевны алыйк, ул – профессионал, консерватория бетергән. Халык җырларын да мелизм, әйбәт тавыш белән җырлый иде һәм опера арияләрен дә башкара иде. Бу – кирәкле әйбер, шулай булырга тиеш тә ул. Совет заманында “Москонцерт” дигән оешма, концерт программаларын кабул итү комиссиясе бар иде. Ике сәгатьлек программаны җыйдың ди, комиссиядә утыручы профессионаллар аны тикшереп утыра, кабул итә: нинди җырлар кертелгән, кайсы җырчы башкара, ничек башкара һ.б. Башкача берничек тә була алмый. Ул комиссия кирәк дип уйлыйм. Күптән кирәк инде ул.

– Миңа калса, татар эстрадасы белән рус эстрадасы аерыла. Аермасы нәрсәдә дип саныйсыз?

– Татар һәм рус эстрадасының аермасы – чиксезлектә. Дөресен әйткәндә, Россия эстрадасында хәлләр яхшыдан түгел. Андагы җыр бакчасында чүп бик күп. Россия эстрадасыннан мин Юрий Антонов, Валерий Сюткин, Леонид Агутин, Владимир Пресняков, “ДДТ”, “Машина времени” төркемнәрен әйтер идем. Алар – профессионаллар. Үзләре дә яхшы уйный, музыкаль аккомпанементлары да яхшы, шоу да ясыйлар.

Иң төп аерма – сыйфатта. Минемчә, безгә сыйфат җитми, профессионализм кирәк. Соңгысы исә һәр көнне эшләгән вакытта гына булырга мөмкин.

– Гади халык яратып өлгергән һәвәскәр җырчылар да булырга тиештер бит?

– Һәр музыка яшәргә хокуклы. Безгә бүленеш – профессиональ һәм һәвәскәргә аерылу кирәк. Һәвәскәрләр булсын! Әмма алар үзләрен профессионал дип хис итә. Минемчә, ул дөрес әйбер түгел.

“Французлар татар җырларының ярата, әмма дозаны белеп бирергә кирәк”

– Үзегезнең дә чит илләргә гастрольләр белән еш йөргәнегез турында ишеттем. Репертуарны ничек әзерлисез? Билгеле бер илгә барырга туры килгәндә шул илдә яшәүче халыкның музыкасын алдан өйрәнеп куясызмы?

– Мин аларны, ничектер, үзлегемнән беләм. Күп халыкларның җырларын өйрәнгәнем дә булмады. Мин аларны каяндыр ишетеп уйныйм.

– Димәк, яхшы музыкант булыр өчен, яхшы ишетү сәләте булырга тиеш?

– Әйе. Яхшы музыкант – комплекс. Талант 5 кенә процент тәшкил итә. Миндә талант бар дип, мин диванда утыра алмыйм. Иртәгә концерт, ди. Мин – сәләтле, болай да уйнап чыгам аны, диванда ятып торыйм әле, дип әйтә алмыйм. Талант – 5%, эшләү – 95%. Без, музыкантлар, спортсменнар кебек, көн саен шөгыльләнергә кирәк.

Казанга Ришар Гальяно дигән дөньякүләм танылган аккордеонист килгән иде, ул миңа бер сәхнәдә француз, джаз әсәрләрен икәүләп имровизация ясарга тәкъдим итте. Татар көен дә уйнап күрсәтүне сорады. “Зәңгәр күлмәк”не уйнадым. Ул аны бик ошатты. 4 июльдә Италиянең Кастельфидардо шәһәренә барып, аккордеоннар ясаучы бер заводның йөз еллык юбилеенда уйнарга тәкъдим ясады. Алла боерса, мин хәзер бер попурри әзерлим, ул татар һәм рус җырларыннан торачак.

– Шул ук татар көйләрен чит илләрдә уйныйсызмы? Алар ничек кабул итә?

– 2012 елда Франциянең тугыз шәһәрендә 20 концерт бирдем. Анда мин Марсель Аззоля дигән аккордеонист белән уйнадым (ул җырчы Эдит Пиаф белән эшләгән музыкант). 80 яшь булуына карамастан, ул һаман да уйный иде. Без шәһәрнең уртасында бер мәйданда (Колизей кебек җирдә) уйнадык. Французлар безнең җырларны бик ярата. Әмма татар җырларының дозасын белеп бирергә кирәк. Тортны күп ашасаң, ул тәмле булмый. Аз ашасаң гына тәмен тоясың. Мин татарның иң тәмле – элекке халык җырларын гына уйнадым: “Зәңгәр күлмәк”, “Олы юлның тузаны” һ.б. Яратып кабул иттеләр. Француз аккордеонисты Доминик Эморин белән Рамил Курамшинның “Һай, егетләр!” дигән әсәрен уйнадык. Менә шулай татар әсәрләренә танылу китерәбез.

Күбесенчә мин классик әсәрләрне уйныйм. Французлар минем интерпретациядәге үзләренең җырларын уйнаганны якын күрә.

– Үзегез уйнаган көйгә үзегез торып басып биеп китәр идегезме? Андый мизгелләр булгалыймы?

– Бию баян белән авыррак була торгандыр. Елмаю, эмоциональ дәрәҗәдә ләззәт алу, әлбәттә, бар.

“Татарстанда музыкаль бизнес мәcьәләсе чишелеп бетмәгән”

– Гармун яки баян осталыгы буенча Татарстанда махсус мәктәп юк дип беләм. Сезнең кебек югарылыкларга менәр өчен бу мәктәп кирәк дип уйлыйсызмы?

– Махсус андый мәктәпләр юк. Әмма аны бик кирәк дип әйтмәс идем. Ярар, баянчы һәм гармунчылар мәктәбе булды, ә кешесе булмаса, нишләргә? Музыкант үзе эшләргә тиеш. Мәсәлән, мәктәпкә кергән вакытта балага ритм, тавыш югарылыгын, әсәрләрне өйрәнергә мөмкинлек бирелә. Музыкант күбесенчә өйдә эшләргә тиеш, ягъни өй эшен. Ул “мәктәп” башта булырга тиеш. Аеруча әсәрне бер-ике ай буена өйрәнеп утырган вакытта килеп чыкмаган урыннар күп була. Сәхнәгә чыккач, бармаклардан үзеннән-үзе килеп чыга башлый. Куллар баш белән уен коралы арасында арадашчы гына.

– Баянчылар өчен Татарстанда ихтыяҗ бармы? “Консерваторияне тәмамлаган кешеләрнең эш урыны бер генә – музыкаль мәктәпләр” , - дигән фикер яңгыраган иде. Шул ук консерватория бетергәннәр өчен алга таба күтәрелеп китәргә мөмкинлек бармы?

– Вокалчылар күбрәк халыкка кирәк, инструменталистларны ни өчендер күрмиләр. Ләкин Италия, Франция, Америка, Бразилия, Германиягә килсәң, аккордеонны бик яраталар. Ул анда беренче урында тора. Мәсәлән, вокалчы үзе генә җырлый алмый, ә инструментларда уйнаучы вокалчыдан башка уйный ала. Безнең баянны гына алыйк: анда аккомпанемент та, соло да бар. Аны Төркиядә бик яратып кабул итәләр. Төрекләр белән Америка, Германия, Австриядә биш ел эшләргә туры килде, җырларын күп уйнадым, һәм безнең уен коралы аларда киң таралган. Шуңа күрә минем программада төрек, азәрбайҗан, татар, немец, француз җырлары да бар.

Базар дигән әйбер бар. Кулланучы һәм тәкъдим итүче була. Без музыканы эшлибез, уйныйбыз. Без аны сатарга тиеш түгел. Аның өчен аерым кеше – менеджер булырга тиеш. Европага чыккан вакытта менеджерым концертларны оештыра, шартлар, түләү мәсьәләсе буенча килешү төзи. Миннән – проект (концерт). Татарстанда музыкаль бизнес юк. Россиядә дә юктыр дип әйтер идем мин. Шуңа да ул проблема әле чишелеп бетмәгән.

“Россиядә баянның популярлыгы өскә күтәрелә”

– Төрле илләрдә уен коралларына мөнәсәбәт төрлечә булып чыга, шулай бит? Шул ук баян бездә ничәнче урында тора һәм чит илдә ул бөтенләй башка позициядә урын алган...

– Татарстанда баян барыбер беренче урында дип саныйм, татарларга баян моңнары кирәк. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта булдым, анда ЮНЕСКОның генераль сәркатибе кунакта бар иде, баянда уйнаганымны бик яратып тыңладылар. Безнең баян, тальян, гармун, курай – халык уен кораллары булып санала. Россиядә алай түгел, ул өченче урында. Россиядә башта вокал, аннары гитара, аннары гына баян. Совет заманында баянчы бик дәрәҗәле профессия иде, соңыннан ул түбән төшә башлады. Әмма түбән төшкәндә (алга таба югарыга менәр өчен) билгеле бер чик була. Минемчә, баянның популярлыгы өскә күтәрелә. Мин бу юнәлештә эшлим: концертлардагы чыгышларымны Инстаграмга, Ютубка кертергә һәм Татарстанны күрсәтергә тырышам.

– Татар эстрадасы җырларын алыйк. Аларның күп өлешен баян алып тора, аранжировкаларда да баян тавышы яңгырый. Мәсәлән, Элвин Грей эстрадага җырларны башкача да биреп була, дигән фикерне исбатлады, ул икенче төрле аранжировка тәкъдим итте, яңалык кертеп җибәрде, һәм халык аңа “ябырылды”. Шулай да, баян хәзерге җырларда күпчелек өлешне алып тормыймы?

– Аранжировкаларда уйнаган яшь баянчыларга белем һәм профессионализм җитеп бетми. Баян партиясен аранжировкага яздырган вакытта чама дигән әйбер кирәк. Күбесе баянын алып, “мин талантлы җырчы белән эшлим” дип сәхнәгә чыга. Алар баянда бар белгәнен шул бер җырда гына уйнап күрсәтә. Алай була алмый. Һәр җырның үз стиле бар. Ламбаданы алыйк. Анда бик матур итеп аккордеон партиясе язылган. Җырны тыңласаң, ул уен коралы җырга бер дә комачауламый, киресенчә бер бизәк шикелле генә яраклашкан. Татар җырында да шулай булырга тиеш. Белем алу кирәк. Кешене укытырга да ирек бирергә кирәк. Мәсәлән, миндә импровизация дигән классны кертү идеясе туды. Мин аны чынга ашырыр өчен тырышачакмын.

– Кайсы музыкантларны үзегезгә үрнәк итеп куясыз?

– Татарстаннан мин бик тә Хәйдәр Бигичевны яратам, ул югары дәрәҗәдәге профессиональ башкаручы. Минемчә, ул Бөтендөнья йолдызы була алыр иде. Әлбәттә, Илһам Шакиров. Мин аның белән таныш та идем: Камал театрында аның 80 яшьлек юбилеен үткәргән вакытта баянда уйнадым, Аллага шөкер, тарихка ул видеоязма кереп калды. Аннан соң, элекке җырчыларны яратам: Азат Аббасов, Гали Ильясов, Рәшит Ваһапов. Сара Садыйкованың җырлары ошый.

Россиядән – классика. Анна Нетребко, пианистлардан – Святослав Рихтер, Эмиль Гилельс, Европадан алар бик күп. Лучано Паваротти, Оскар Питерсон, Хосе Каррерас, Ришар Гальяно һ.б.

Татар баянчыларыннан Сәйдәш Гарифуллинның иҗаты ошый. Ул бик талантлы музыкант, кеше буларак та ул яхшы кеше. Ялгышмасам, ул фәннәр кандидаты да әле һәм аккордеончы. Аның уйнап яздырган көйләрне җәй көне Г.Камал исемендәге театр янында, паркларда ишетергә була. “Тәмле” итеп уйный торган абый. Шулай ук, мәрхүм Рөстәм Вәлиев. Минем бик әйбәт дустым иде, кызганыч, иртә китте. Без аның белән консерваториядә бер педагогта укыдык. Һәм Ринат Вәлиев, әлбәттә.

“Бездә исән вакытында кешене бик күрмиләр: чит илгә китсәң, монда сине искә ала башлыйлар...”

– Әгәр дә Сезне яхшы гына акчалар түлибез дип вәгъдә итеп, чит илгә чакырсалар, нинди карар кылыр идегез: анда калыр идегезме яисә монда да үсәргә мохит җитәме?

– 2012 елда Франциядә концертларым беткәч, бер мэр “почетлы гражданин” дигән медаль бирде, яшәргә өй, колледжда укытырга эш тәкъдим итте һәм шәһәрдә калырга тәкъдим ясады. Бу бөтенләй дә бушка. Әмма мин ул вакытта укый идем әле, Казанга кайтырга туры килде. Хәзер уйлап торам, мөгаен, китәр идем. Кайтырга һәрвакытта да мөмкин. Китә калсам, Италиягә барыр идем.

Чит илгә китсәң, ни өчендер монда сине искә ала башлыйлар, синең кирәгең чыга, шартлар тудыралар һ.б. Бездә исән вакытында кешене бик күрмиләр. Мин музыканы яратам. Шартлар булса мин монда да уйныйм. Шуңа күрә мин үземне “планета гражданины” дип саныйм.

– Ни өчен Италиягә китәр идегез? Нигә Америка түгел?

– Американың бер плюсы бар – америкалылар професионалларны ярата, һәм яхшы акчалар түлиләр. Әйтик, минем дустым 25 ел Калифорниядә яши, үзе Үзбәкстаннан, дойра уен коралында уйный (бәрмә уен коралы – ИТ). Нинди дәрәҗәләргә ирешүен сорадым. Ул Стиви Вандер дигән Америка җырчысының соңгы альбомында перкусия партиясен яздырган (бәрмә уен коралы – ИТ). Шәп! Ни өчен Италия дигәндә, барлык иң яхшы әйбер Италиядән дип уйлыйм: иң яхшы кием, ризык, иң яхшы тавышлар, машиналар һ.б. Моң дигән әйбер бездә дә бар, Италиядә дә бар. Ул ничектер хисләндерә, анда яңа фикерләр килә, мөмкинлекләр ачыла, уйныйсы килә башлый.

Минем иң яраткан ил һәм шәһәрләр исемлегем бар: Италия, Париж, Будапешт, Таллин һәм Казан.

– Ни өчен Россиядә музыкантлар өчен шартлар тудырылмаган дип уйлыйсыз? Хәл итеп булырлык мәсьәләме ул?

– Әлбәттә, хәл итеп булырлык. Миңа калса, мин вакыттан алга барам. Чөнки кечкенә чактан ук зур йолдызларны тыңлап үстем, шуңа күрә кызыксынуларым бик киң, төрле стильләрне яратам. Импровизация – ирек. Анда син композитор да, аранжировщик та, үз-үзеңә хуҗа да. Ә инде берәр композиторның әсәрен уйнаган вакытта чикләр бар, һәрьяктан диварлар бар.

“Игорь Крутой – Россиянең төп плагиатчысы”

– Композиторларның әсәрләренә импровизация уйнаганда үзләреннән сорыйсызмы?

– Күп композиторлар әсәрләрен үзләре миңа тәкъдим итә. Шулай да мин күбесенчә башкару мөхәррирлеге дигән әйберне эшлим. Ул – миннән кертелгән яңалыклар. Шуңа күрә “исполнительская редакция Айдара Валиева” дип язып куям. Минемчә, болай әсәр яхшыра гына.

Авторлык хокуклары дигән мәсьәлә рус шоу-бизнесында бик киң таралыш алган. Татар эстрадасында да күптән түгел ыгы-зыгы булды: танылган җырлар авторы Илгиз Закиров “Татар-информ” редакциясенә җырларының урлануы турында сөйләгән иде. Ул берничә композиторның җырларында үзенең җырыннан алынган элементларны күрсәтеп һәм тыңлатып бирде. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Плагиат дигән әйбер хәзер дә актуаль булып кала. Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый. Ноталарны алсак, алар бит җидәү генә. Кабатлану була ала, минемчә. Ләкин җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыяте) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була.

– Бездә продюсерлык мәктәбе дә эшләнелеп бетмәгән. Килешәсезме?

– Баянчылар мәктәбе бик кирәк түгел, әмма продюсерлар мәктәбе булырга тиеш. Бәлки, көллият яки институт булдырырга кирәктер. Продюсер яисә менеджерның музыка буенча белеме булырга тиеш. Нинди стильләр бар, аны кем тыңлаганын белергә тиеш ул. Мәсәлән, заводка барсаң, Людвиг ван Бетховенны уйнап утырмыйсың бит инде, анда икенче музыка кирәк. Театрда “Күбәләгем”не шулай ук уйнап булмый, анда Салих Сәйдәшев, Сара Садыйков, Нәҗип Җиһановның әсәрләрен уйнарга кирәк.

“Минемчә, безнең җырчылар үз-үзләре өстендә шөгыльләнми”

– Театр темасына да кагылып үтәсем килә. Сез Татар дәүләт опера һәм балет театры белән таныштыр, анда чит ил, рус опералары бик актив куела. Ничек уйлыйсыз, ни сәбәпле татар опералары репертуарда аз?

– Моны да менеджер эшләргә тиеш, популяризация булу зарур. Әйтик, мине белмәгән кеше концертыма мине яратмаганга түгел, белмәгәнгә күрә килми. Күбрәк реклама кирәк. Хәзер инде Инстаграм бар, ул бик әйбәт эшли, бик кирәкле социаль чара: мин анда директор да, халыкка тәкъдим итүче дә. Телевидениегә барып реклама бирсәң – ыштансыз каласың...

– Театрга чит җырчыларны чакыртып, опералар һәм балетларны куюга ничек карыйсыз?

– Мин моңа бик әйбәт карыйм. Бүген Рүзил Гатин белән күрештем, ул хәзер Италиянең “Ла-Скала” театрында җырлый. Әлеге театрның үз труппасы юк, аның бары тик оркестры һәм хоры гына бар. Барлык солистларны алар чакыра гына. Ул бик дөрес әйбер: алар солистларга чыгыш ясарга ирек бирә. Мәсәлән, Анна Нетребко да, Альбина Шаһиморатова да шулай эшли. Алар профессионал булганга күрә халыкка кирәк, аларның дәрәҗәләре, осталыклары бар. Бездә әйбәт тавышлар булса, безнекеләр дә җырлар иде. Минемчә, безнең җырчылар шөгыльләнми. Үз өстеңдә эшләргә кирәк.

– Шулай да классик татар опералары өем-өем архивта тузан җыеп ята дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Алар халыкка кирәкми булып чыгамы?

– Кирәк түгел дигән әйберне мин кабул итмим. Андый сүз юк һәм булырга да тиеш түгел. Кешеләр Салих Сәйдәшевнең күп әсәрләрен белеп тә бетерми. Аларны чыгарырга кирәк. Ремейк, аранжировка дигән әйберләр дә бар. Вакыт белән бер адымда барырга кирәк. Вакыт бер урында гына тормый, үсә, үзгәрә. Безнең кызыксыну юк. Мәдәният министрлыгы да күз йоммаска тиеш. Яңа министр – Ирада Әюпова килде. Миңа калса, ул үзенең урынында. Министрлыкта ничә ел эшләп, ул андагы “кухня”ны белеп бетерде, шуңа күрә анда бик күп яңалыклар була тора һәм алар әйбәт якка. Барлык яңалыкны да яхшы яктан кабул итә белергә кирәк. Минемчә, без моңа барып җитәрбез. Яңа креатив проектлар да булыр, чөнки Ирада Әюпова сәнгатьтә бар нәрсә белән дә кызыксына. Һәм бу сәхнә кешеләре өчен уңай күренеш.

– Татар операларын күтәреп чыгып, сәхнәләштереп булса әгәр, Казан тамашачысы аңа йөрер идеме?

– Йөрер иде. Беренчедән, мин үзем барыр идем. Мәсәлән, быелгы сезонда безнең оркестр белән Валерио Сгарджи дигән итальян җырчысы чыгыш ясады. Итальян, инглиз әсәрләре белән беррәттән ул Рөстәм Яхинның “Күңелдә яз” дигән романсын татар телендә җырлады. Рөстәм Яхин – Мәскәү консерваториясен тәмамлаган, композитор, пианист буларак таныш. Ул зур профессионал, шуңа күрә аның әсәрләренә ихтыяҗ зур. Шул ук һәвәскәр композиторга музыка законнарын белергә кирәк, алар бит тикмәгә генә уйлап чыгарылмаган. Кагыйдә булмаса, яшәп булмый, хаос була, музыкада кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

“Без татар мәдәниятен күтәрергә бурычлы”

– Чит ил кешеләре татар телен, сөйләмен ничек кабул итә икән? Аларга татар телендә җырлау уңайлымы?

– Минемчә, бик әйбәт кабул итәләрдер. Без ике ел элек Англиянең Оксфорд университетына бардык, “Дөнья тарихында татарлар” китабын тәкъдим иттек. Анда бик зур утырыш булды. Шуннан соң мин бер сәгатьлек сольный концерт куйдым, татар җырларын уйнадым. Кеше күп иде, ошаттылар. Аларга ул яңа сулыш, яңа мәдәният. “Ак Барс”, “Рубин” уен командаларын, Казан Кирмәнен беләләр. Миңа калса, без татар мәдәниятен күтәрергә бурычлы.

“Үзгәреш җиле” булды. Бердән-бер минус – Мәскәү музыкантлары чакырылу. Бездә дә яхшы музыкантлар, эстрада-джаз оркестры бар. Без дә ул әсәрләрне уйный алабыз. Дөресен әйткәндә, шулкадәр “космик акчалар” түләү мәҗбүри түгел. Без, музыкантлар, болай да гомер буе хәйриячелек эшләп йөрибез. Шуңа күрә безгә элементар шартлар бирсәләр, җиренә җиткереп башкарып чыгар идек, чөнки без аны Татарстан өчен, безнең мәдәният үссен өчен эшлибез. Җырчыларны да өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, аранжировка бик әйбәт, ә җырчыга музыкаль белем җитеп бетми. Аларны билгеле бер стажировкага җибәрергә кирәк. Баянга җырлаган җырчы кинәт кенә 30 кешелек оркестр белән җырлый башлый икән, ул дирижерның хәрәкәтләрен аңламаячак. Бу инде этаптан-этапка эшләнә торган бик зур комлекслы эш.

“Нинди күлмәк яки костюм кияргә кирәкми дисәгез, ТНВ каналын ачып карагыз”

– Шулай ук җырчыларның ничек итеп киенүе дә игътибарга алына. Хәзер кем ничек тели, шулай киенеп чыга. Моны ничек бәялисез?

– Безнең татар эстрадасын карасак, бу инде кеше көлкесе. Нинди күлмәк яки костюм кияргә кирәкми дисәгез, ТНВ каналын ачып карагыз. Ә бит сәхнәдә чыгыш ясау үрнәкләре интернетта бар, Андреа Бочелли, Селин Дион, Роза Рымбаева ничек итеп чыгыш ясаганнарын күрегез! Безнең җырчыларны карасаң, әйтергә сүзләр дә калмый. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, сөйләү, мәзәкләр яңгырату... Мин бит инде концертка мәзәк яки артистның сөйләвен тыңларга килмәдем, җыр тыңларга килдем. Хәзер күбесе концертларын үзе алып бара. Борынгы гасырлардан шундый профессия бар – конферансье. Ораторларның яисә конферансьеның аерым бер курслары булырга тиеш. Мин театр училищесында укытам, бездә сәхнә теле дигән фән бар, ул бик кирәк әйбер. Күбесе сәхнәдән үз фикерен белдерә алмый, чыктым аркылы күпер дип сөйләшләр. Проблемалар бик күп, аларны күзәтергә кирәк. Җыр бакчасын чүп баскан. Ул чүпне утап була.

“Фонограмма яңгырый икән, зур штраф салырга һәм бер елга концертларда катнашу хокукын алырга кирәк”

– Концертларда тирләп-пешеп үзләре җырлаган җырчылар бар. Авызларын ачып торучылар да бихисап. Эстрадада мондый күренеш Сезне биздермиме?

– Төрле мәйданнар була. Әйтик, урамда, яңгырлы салкын көндә чыгыш ясарга туры килә, шундый форс-мажорлар була инде ул. Мәсәлән, мин бер концертта Абакан шәһәренә киттем, анда без зур кырда чыгыш ясадык. Бик салкын көн иде. Мин үз чыгышымны 40 минут көтеп тордым. Кулларым катып бетте. Мин барыбер уйнап чыга алдым. Әмма кемдер уйный алмаска яисә җырлый алмаска да мөмкин. Менә шул вакытта фонограмма кулланырга мөмкин, минемчә. Концертка килгән вакытта, ул мөмкин булмаган әйбер. Әйтик, мин һәр концертыма туганнарга билет алып куям, бер билет бер мең сум тора ди. Мин биш кешемне чакырам. Кеше акчасын түләп билетын ала. Ул бит кассета тыңларга килми. Кассетаны машинада да, өйдә дә тыңлап була. Бу очракта комиссия кирәк, миңа калса. Фонограмма яңгырый икән, зур штраф салырга һәм киләсе концертларда чыгыш ясау мөмкинчелеген булдырмаска кирәк. Бу бик тә гадел булыр иде.

“Теләсә кайсы милләт кешесе белән музыка телендә аралаша алам”

– Телләр белгән – илләр гизгән дип әйтәләр. Сез гастрольләрдә бик күп йөргәнсез. Телләрне ничек өйрәндегез?

– Мин телләрне күп беләм дип әйтмәс идем. Брюссельда бервакыт чемоданым югалды, мин бер сәгать буена сөйләшергә, ситуацияне аңлатырга маташтым. Алар фламанд телендә сөйләшә, инглиз телен яратып бетермиләр. Менә шулай мин инглиз телен өйрәндем дә инде. Аз гына француз телен беләм. Иң мөһиме – мин музыка телендә сөйләшәм! Минем баяным бар һәм теләсә кайсы милләт кешесе белән музыка телендә аралаша алам. Шуңа күрә миңа тел белергә кирәк тә түгел. Белсәң, әйбәт инде ул. Француз телен өйрәнеп бетерергә хыялым бар.

– Рөстәм Вәлиев, Илһам Шакиров кебек йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясагансыз. Алар белән бәйле булган хәлләр истә түгелме? Нинди киңәшләрен бирә иделәр?

– Мәрхүм Рөстәм Вәлиев миңа еш шалтырата иде һәм оркестр белән репетицияләр ясаганда янга килә иде. Уйнавымны яратты. Ул миңа гел: “Һәрвакыт беренче номерда бул!” – дип әйтә торган иде. Ул минем башка сеңеп калды. Шуңа күрә дә мин һәр көнне музыка белән шөгыльләнәм. Бервакыт төнге унбердә шалтыратты: “Ник син мине котламыйсың?” – ди. Рөстәм абыйны туган көне белән котларга тотындым. “Нинди туган көн, миңа Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр”, - дип әйтеп куйды.

Илһам абыйның 80 яшьлегенә багышланган концертта гримеркада аның белән бергә булдым, аны җырлатып утырдым. “Уйна тальян гармуныңны...” – шул җырны гел кабатларга кирәк иде, соңгы елларда хәтере начарланган иде бит. Аннан соң “Ак калфак”ны һ.б. җырларны җырлады. Карасам, Илһам абый инде тавышын җылыткан. Бер кыз керә, Илһам абый белән фотога төшүне сорый. Болай кабул ителмәгән булса да, кызны керттем. Ул Илһам абый янына утырды, ә Илһам абый биленнән сыйпап тора. Кыз рәхмәтләрен әйтте. Илһам абый: “Матурым, тукта әле, мин бит әле сиңа бернәрсә дә эшләмәдем”, - дип шаяртты. Менә шундый истәлекле хәлләр хәтердә калган. “Тән картайса да, җан картаймый” дигән гыйбарә бар. Минемчә, Илһам абый һәрвакытта да бар әйберне аңлап яшәгән. Соңгы ике-өч елда гына биреште. 80 яшлегендә бар әйберне дә аңлый иде, хәле генә юк иде. Шунысы кызганыч. Бу – туктата алмаслык процесс. Perpetuum Mobile – мәңгелек хәрәкәт.

Профессиональлек беренче урында булырга тиеш

– Киләчәккә планнарыгыз нинди? Яшь баянчыларга киңәшләрегез дә бардыр.

– Киләсе сезонда А.И.Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры “XXI гасыр музыкантлары” дигән яңа абонемент эшли, минем дә сольный концертым кертелгән. Аллабирса, ике бүлектә мин уйнарга тиеш булам. Ришар Гальяно чакыруы буенча Италиягә барып кайтырга исәп бар, татар җырларын Италиядә дә танытачакмын. Яңа альбомымны чыгарырга телим. Инде ике әсәрем дә бар. Һәм инде эшләргә дә эшләргә! Безнең профессиядә чик юк. Шуңа күрә без гел үсә алабыз һәм ул кирәк тә. Яшьләргә бер генә сүз әйтәм: эшләргә, шөгыльләнергә, татар музыкасын яхшы дәрәҗәдә чыгарырга кирәк. Профессиональлек беренче урында булырга тиеш.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Люция Әблиева: Беренче апрель шаукымы (шаян хикәя)

Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез Люция Әблиева 1 апрель - көлке көненә "Интертат" укучыларына күчтәнәч әзерләгән. Ничек уйлыйсыз: алдау кыенракмы, алдатмаумы?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла