Удмурт дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе Айрат Шәфыйков: "Татарның дөньякүләм танылган өлкәсе - музыка. Әдәбият та, театр да түгел"

6 Июня 2018

Укылган: 1102 тапкыр

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Михаил Захаров
Айрат Шәфыйков – Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе. Аның белән бик очраклы таныштык: дустым итальян кызы Сара Шибетта социаль челтәрләрдә Айрат әфәнде турында күп язды, ахырдан, түзә алмыйча, “сез бит татарлар, сезгә танышырга кирәк!” дип миңа әйтеп ташлады. Айратның милли җанлы кеше икәнен беренче язышудан соң ук аңлап алдым, үзенчәлекле фикерләре белән җәлеп итте ул мине.

“Бөтен дөньядан килгән студентлар Казан консерваториясендә укулары белән үзләрен бик бәхетле тоя”

– Минем исемем Айрат Шәфыйков. Мин Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе булып эшлим, солист буларак чыгыш ясыйм. Тумышым белән Әлмәт районының Елхово авылыннан. Укуым шулай ук Әлмәттә узды. Миңа еш сораулар бирәләр, ничек инде ул авылда яшәп, музыкаль белем алып була диләр. Ләкин бик тырышсаң була икән ул! Мин алты ел музыкаль мәктәптә укыдым – белем алыр өчен Елхово белән Әлмәт арасын күп таптарга туры килде. Антонина Лапочкина дигән кешедә укыдым, соңыннан инде укуымны Әлмәт музыка училищесында дәвам иттем. Ул хәзер көллият дип атала, ләкин миңа училище сүзе күбрәк ошый. Анда заманында музыка өлкәсендә танылган кешеләр укыган. Мәсәлән, ТРның халык артисты Кирам Сатиев, профессор Әбүзәр Фәйзуллин, Шамил Шамгунов һ.б. Әлмәттә белем алганнан соң, мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Минем өчен ул зур бәхет иде, чөнки консерваториядә укырга һәркем хыяллана! Ул аерым урын алып тора, чөнки якын тирәдәге консерватория Казанда гына бар, күрше республикаларда (әйтик, Марий Элда, Удмуртиядә) беркайда да юк! Бүгенге көндә студентларның ихтыяҗын Казан консерваториясе генә канәгатьләндерә. Казан консерваториясенә укырга дип студентлар бөтен дөньядан килә: Кытайдан, Россиянең төрле төбәкләреннән... Алар укулары белән үзләрен бик бәхетле тоя!


Мин ТРның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллинда баян классында укыдым. Белгечем буенча баянчы һәм гармунчы. Икенче белгечлегем дирижерлык буенча, бу инде күбрәк халык уен кораллары оркестры белән бәйле. Укытучым – Якутиянең атказанган артисты Николай Кисненко. Укыту системасы бакалавр программасына күчкәч, студент өчен сайлау мөмкинлеге куела, дирижерлык яки башка өлкәгә китеп була. Мин дирижерлыкны сайладым. Дөресен генә әйткәндә, консерваториядә укыганда ук моның белән җенләнеп киттем!


“Берәр проект белән чыгыш ясыйсың килсә, опера театрын яки башка сәхнәләрне бирмиләр”

– Консерваториядә белем алганда, мин берьюлы ике коллективта уйнадым: беренчесе – профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” халык уен кораллары оркестры. Кафедрага укырга кергәндә халык уен коралларында уйнаучы кешеләр ике оркестрга бүленә: халык уен кораллары оркестры һәм “Татарика” татар музыкасы оркестры. Кемгә кайсы оркестр эләгә инде, сине йә монда алалар, йә тегендә. Миңа ничектер шулай бәхет елмайды, мин “Татарика” оркестрына эләктем. Без күп гастрольләрдә йөрдек, мин анда бик теләп уйнадым. Без опералар да куйдык, “Башмагым” музыкаль драмасын да уйнадык, сольный концертлар да оештырдык, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, Оренбург, Башкорстстаннарга бардык, барысын санап та бетереп булмый.


Ә икенче коллективка килгәндә, анысы – консерваториянең фольклор ансамбле. Мин анда очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Аның тарихы кыскача гына болайрак булды: консерваториянең беренче курсына минем белән бергә Әлмәт училищесында укыган иптәшем керде. Кызганычка каршы, ул үзе теләгән факультетка эләгә алмады. Шулвакыт аңа этномузыкология кафедрасына керергә тәкъдим иттеләр. Әлеге кафедра күбесенчә фольклор белән шөгыльләнә, алар экспедицияләр ясый һ.б. Ул анда укыган вакытта гармунчылары юк иде һәм мине уйнарга шунда чакырдылар. Әлбәттә, ул вакытта мин гармунда уйнамадым. Мин шуннан ничектер гармун белән кызыксынып киттем һәм аларда уйный башладым. Ул коллектив белән дә шактый йөрдек: мәсәлән, Алтайга фестивальгә бардык. Коллективка килгәндә, анда төрле милләт фольклоры чагыла. Кем килә, нинди милләттән булганына карап, үзенең мәдәнияте белән шөгыльләнә. Анда марилар да, чуашлар да, удмуртлар да, татарлар да бар. Татарларны алсак, аларның бүленешләре шактый күп. Мәсәлән, мишәрләр, типтәрләр, Пермь татарлары бар. Фольклор ансамбленең җитәкчесе – Лилия Сәрвәрова. Безнең хәтта шундый кызыклы проект булды – без Гогольнең “Рождество” әсәре буенча опера куйдык. Без аны неофольклоризм дип атыйбыз. Операны куяр өчен, әлбәттә, симфоник оркестр булырга тиеш. Әмма аны ниндидер сәбәпләр аркасында оркестр уйный алмады. Безнең “Татарика” оркестры бераз зурайтылды да, без аны сәхнәгә куйдык. Камера операсы зур уңыш белән барды, үз тамашачысын тапты. Ул операда консерваториянең фольклор ансамбле дә катнашты. Мин операның яртысын башта оркестрда уйнадым, аннары киенеп, фольклор ансамбле белән чыгыш ясадым. Минем өчен ул кызыклы проект булды. Кызганыч, андый проектлар өчен опера һәм балет театрын яки башка сәхнәләрне бирмиләр. Ул премьера зур концертлар залында куелды.

Гастрольләргә килгәндә, ул опера белән без Яшел Үзәнгә, Саранскига, Ижауга, Марий Элга бардык. Мин ул операда бик теләп уйнадым. Беренчедән, ул бөтен кеше өчен дә кызыклы проект иде, икенчедән, гармунчы партиясен башкарган беренче кеше мин идем, проект шунысы белән дә кадерле, миңа махсус партия язып бирделәр.

“Татарстанда гармун буенча махсус белем бирә торган уку йортлары юк”

– Гармун темасына кереп киткәч, консерваториянең фольклор ансамблендә уйнагач, ул үзенә җәлеп итте. Мин гармунда уйный идем, ләкин профессиональ дәрәҗәдә үк түгел. Гомумән, Татарстанда гармун буенча махсус белем бирә торган уку йортлары юк (мәсәлән, Мәскәү, Архангельск белән чагыштырганда). Ул факультатив кына булырга мөмкин. Ләкин бүгенге көндә татарча гармунда уйнарга өйрәнәм дисәң дә, беренче чиратта, репертуар темасы килеп баса, чөнки ул иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. 

Татарча халык көен уйныйм дисәң – табып булмый, чөнки, кызганыч, ул өлкәдә эшләүче юк, хәтта профессиональ композиторлар да эшләми! Ә халыкка ул кирәк. Халыкта эшкәртмәләрне, халык көйләрен тыңларга бик зур ихтыяҗ бар.

Бездә шундый система – ярты ел саен сессия бирелә һәм син үзеңнең программаңны тәкъдим итәсең. Консерваториянең үзенең таләпләре бар: син нәрсә телисең, шуны уйный алмыйсың. Анда полифония, берничә кисәктән торган зур әсәр, йә халык көе, йә виртуоз әсәр уйнарга кирәк. Рөстәм Рәхмәтуллин гармунда уйнарга киңәш итте. Һәм сессия өчен мин үз-үземә программа төзедем: хромка өчен халык көйләреннән фантазия дип аталды ул. Мин аңа күрсәттем, Рөстәм абый канәгать калды. Дөресен әйткәндә, консерватория кафедрасында башкалар баян белән җитди программа уйнады, ә мин ахырдан гармун белән чыктым. Моның өчен кыю кеше булырга кирәктер, чөнки син Курамшинны да, Вәлиевне дә түгел, ә үз әсәреңне уйныйсың, бәя уйнаганыңа да, башкарган әсәреңә дә бирелә.

“Татар моңы”ннан соң хәтта аралашмаган туганнар да элемтәгә керде”

– Дәүләт имтиханында мин башта баянда уйнадым, аннары кулыма хромка алдым, үземнең әсәремне башкардым. Гармун белән уйнауда бу беренче җиңү булды. Миңа калса, ул шактый уңышлы килеп чыкты. Ул әсәрне без аңа кадәр дә уйнаган идек: 2011 елда “Татар моңы” дигән телевизион конкурста катнаштык. Үземнең теләгем булмаса да, ансамбль белән катнашырга булдым. Инструменталь ансамбль җыеп, без башта бер конкурста уйнап карадык һәм җиңдек тә. 

Ә “Татар моңы”на килгәндә, туры эфирда уйнау үзенең нәтиҗәләрен бирде. Кызганыч, без тулысынча уйный алмадык, чөнки конкурсның вакыты чикле иде. Ничә еллар үтте, әмма мин һаман да аның язмасын караганым юк. Тулы эфир чыкканнан соң, телефонга да бик күп шалтырата башладылар, хәтта Россия һәм чит илләрдән яздылар. Аралашмаган туганнар да элемтәгә керде. 

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшеңне белсеннәр өчен, сине телевизордан күрсәтергә тиешләр. 

Әгәр дә гади тормышта шәхси шөгылең бар икән, бигрәк тә сәнгать кешесе була калсаң, телевизордан күренмисең икән, димәк, син иҗат итмисең, бернәрсә дә эшләмисең дигән фикер туа кешедә.

“Консерваторияне тәмамлаган кешеләрнең эш урыны бер генә – музыкаль мәктәпләр”

– Әйткәнегезчә, Сез хәзер Татарстаннан читтә, Ижаудагы “Танок” ансамблендә эшлисез. Чит җирләргә үзегез теләп чыгып киттегезме? Гомумән, “Танок” ансамбленә ничек барып эләктегез?

– Миңа калса, кеше тормышында күп кенә әйберләр алдан уйлап эшләнми. Әгәр без билгеле кешеләрнең биографияләренә мөрәҗәгать итсәк, күп әйберләр очраклы рәвештә килеп чыкканын күрәбез. Очрашулар, танышулар, ниндидер вакыйгалар – барысы да очраклы. Минем дә, чагыштырмача, нәкъ шулай булды. Мин дүртенче курста укыганда армиягә алып китәргә теләделәр. Мин Әлмәттән булгач, повестка да андагы хәрби комиссариаттан консерваториягә килеп төште. Китәргә дип әзерләндем. Ул вакытка имтиханнарымны тапшырган идем, ләкин диплом аласы бар, дипломны ала алмыйча китеп барышым иде. Ләкин Казаннан ниндидер кәгазьләр килеп, мине армия сафларына алмаска булдылар. Кайбер планнарым бозылды. Минем дирижерлык буенча укуымны дәвам итәсем килде. Калгач, йә бер ел эшләргә кирәк, йә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк була дидем. 

Шунысы мөһим, күп кенә консерваторияне тәмамлаган кешеләр – кызыл булса ни, зәңгәр диплом булсын – нинди генә дәрәҗәдә уйный белмәсен, аларның эш урыннары бу очракта бер генә – ул музыкаль мәктәпләр. Әгәр дә бәхет елмайса, ниндидер училище эләгергә мөмкин. Казанда минем белән бергә укыган кешеләр барысы да шулай эшли. Бик сирәк кеше генә ниндидер коллективка эләгә ала. Мин аны “үзеңнең уйнаганың өчен акча эшләү” дип әйтәм. Ә мәктәпләрдә сиңа балаларны укытканың өчен акча түлиләр. Минем шундый укытучылык эше белән шөгыльләнәсем килмәде, чөнки консерваториядә укыган елларда ук мин үземә юнәлеш алган идем. Күп кеше укыган вакытта үзенең кайсы өлкәгә барачагын белми.

Татар музыкасы гел минем белән бергә килде: гармуннар, баяннар урын алды, халык көйләре белән шөгыльләнә башладым. Ә “Танок” ансамблен мин ялгыш кына интернетта күрдем. Анда вакансия урыннары бар иде. Ул дәүләт ансамбле булып саналса да, мин аның “реформалар”, үзгәртеп корулар вакытына туры килдем, шактый кешенең аннан киткәнен ишеттем. Анда эшкә документлар буенча алмыйлар, башта утыртып тыңлаталар, белемеңне тикшерәләр. Әгәр дә син аларның стиленә туры килсәң, сине алырга мөмкиннәр. Үтә алмасаң, аларга консерватория тәмамлаган дипломың да кирәк түгел. Һәм мине анда алдылар. Ижауга беренче баруым түгел иде, шул ук “Татарика” белән дә барганым булды. Миңа сорау бирәләр, ничек инде сине анда алдылар, ни өчен бүтән кешене түгел дип. Минем хуҗам исә: “Син баянда да, хромкада да, гармунда да уйный белдең!” – дип җавап бирә. Ул үзенең ролен уйнады, бушка китмәде, тормышта ярдәм итте дип әйтәсем килә. Мин ул ансамбльдә эшләп киттем, җәйгә инде икенче ел була.


“Удмуртиядә татар сәнгатен күрсәтү отышлырак”

– Программагызда нинди репертуар бар? Ансамбль турында сөйләп китсәгез иде.

– “Танок” сүзен күп җирдә удмурт сүзе дип уйлыйлар. Сез үзегез дә шулай уйлагансыздыр. “Танок” – ул славян сүзе. Алар “молодёжно-исполнительский стиль” дип әйтә. “Танок” дигән сүз күбрәк “тано”, “хоровод” дигән сүзләр белән янәшә килә. Ул Удмуртия республикасының халык җырының һәм биюнең дәүләт ансамбле дип атала. Әмма анда нинди милләт җыры яки биюе икәне күрсәтелмәгән. Программабызның күп өлеше рус репертуары, чөнки ансамбль оешуының максаты – славян милләтеннән булган кешеләргә мәдәният ягыннан хезмәт күрсәтү. Программада төрле әсәрләр бар. Мәсәлән, казак җырларына аерым игътибар бирелә. Миңа, әйтик, татарча уйнарга мөмкинчелек бирәләр, мин үземнең эшкәртмәләремне башкарам. Төп критерий – чыгышның халыкка ошавы, профессиональ эшләнгән булуы. Хәзерге программабызда венгрия, итальян, ирландия, сирия биюләре бар. Татарча бию куярга да исәптә бар. 

Ләкин кадрлар мәсьәләсе килеп баса. Татар музыкасы, хореография яки җыр булсынмы, ул шактый катлаулы. Мәсәлән, рус кешесе беркайчан да җиренә җиткереп татарча җырлый алмый. Без русча җырласак та, уйнасак та, татар музыкасын башка милләт кешесенә башкарырга авыр. Сезнең рус кешесенең “Карурман”ны җырлаганын күргәнегез бармы? Минем бик күргәнем юк. Ә менә бу биюне куяр өчен махсус кадрлар кирәк. Әлбәттә, мин музыка белән тәэмин итә алам. Ләкин әлегә аны эшләп булмый. Ә ихтыяҗ бар, чөнки Удмуртиянең халык санын исәпкә алсак, татарлар икенче урында тора. Беренче урында руслар, ә икенчесендә без. Бу Удмуртиядә. Ә Удмуртлар дүртенче урында гына. Шуңа күрә, бу демографик хәлне исәпкә алсак, Удмуртиядә татар сәнгатен күрсәтү отышлырак та! Удмурт коллективлары җитәрлек.

– Дус-туганнарыгыздан читтә яшәве авырмы? Нинди кимчелекләре яки өстенлекләре бар?

– Кая гына барсаң да, ияләшеп була дип әйтәләр. Миңа читтә яшәве авыррак. Ижауда минем беркемем дә юк. Консерваториядә бергә укыган дуслар бар, әлбәттә. Яшәгәч, бергә эшләгәч танышлар да барлыкка килә. Катлаулырак бераз. Читтә яшәүне җиңел дип әйтмәс идем. Халык җырларында да “сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара” дип җырлана бит. Мин аны үз тәҗрибәмдә яхшы беләм. Ничек кенә булмасын, мин өйдә генә утырмыйм, без гел гастрольләргә йөрибез. Без кичә генә Свердлау өлкәсенең Красноуфимск шәһәреннән кайтып төштек. Ул Ижаудан 600 километр тирәсе урнашкан. Без автобус белән төнлә бардык һәм төнлә үк кайттык, ул бик катлаулы әйбер. Тамашачыга ошады, “заказной” концерт куйдык, әле үзләре чакырабыз дип калды. Башка яктан караганда, без Башкортстанда да, Татарстанда да еш булабыз. Удмуртиянең күп җирләрендә йөреп чыктык. Интернетта дуслар афишаны күрәләр дә, миңа фотога төшереп җибәрәләр. “Ярар, килербез, очрашырбыз әле” дип калалар. Монысы аеруча күңелне сөендерә.

– Гастрольләрдә йөргән вакытта, татар телендә еш аралашасызмы? Гомумән, татар телен камилләштерү өчен ниләр эшләдегез дип әйтә аласыз?

– Мин үземне күп очракта татарча гына сөйләшәм дип саныйм. Руслар белән татарча сөйләшергә яратам. Ансамбльдә эшли башлаганда мин бер үзем генә татар милләтеннән идем. Катнаш гаиләләрдән булганнар очрады, кызганыч, катнаш гаиләләрдән туган балалар русча гына белә, рус теле барыбер өстенлек ала. Җәмгыятьтә рус теле күбрәк кулланыла. Тел белү – ул тәрбиягә дә карый. Тора-бара Татарстаннан кешеләр килде, бераз гына булса да татарча аралашырлык танышлар бар, ләкин минем татарча аралашуга ихтыяҗым кала бирә. Күп очракта йә телефоннан, йә интернеттан аралашырга туры килә.


“Татар телендә төп проблемаларның берсе – рус сүзләрен катыштырып сөйләү”

– Телне камилләштерү мәсьәләсенә килгәндә, һәрбер татар кешесе бу өлкәдә эшләргә тиеш дип саныйм. Иң төп проблемаларның берсе – рус сүзләрен катыштырып сөйләү. Каюм Насыйри “ике телне бергә кушып сөйләү – наданлык галәмәтедер” дип язган (мин сүзен-сүзгә хәтерләмим, ләкин мәгънәсе шул). Менә бу проблемалар килеп чыкмасын өчен, әлбәттә, күбрәк яхшы әдәбият укырга, андагы сүзләрне истә калдырырга кирәк. Шулай ук, ничек кенә авыр булмасын, аны практикада куллана белергә дә кирәк. Безнең күп кенә сүзләребез хәзер заманча сөйләмнән төшеп кала, без аларны рус сүзләре белән алмаштырабыз. Ул шуның хәтле гадәткә кереп китә, безгә шулай булырга тиеш кебек тоела. Минем фикерем шундый.

“Төрекләр телләрен консерватив рәвештә саклый, ә безнең татар теле шундый заманча телгә әйләнде!”

- Мәсәлән, мин Литвада булганда төрекләр белән аралаштым. Тукайның иҗаты белән таныш булсаң (ә ул XX йөз башында язган), төрекләрне аңларга була. Чөнки алар телләрен консерватив рәвештә саклый: йөз ел элек ничек сөйләшкән, хәзер дә шулай сөйләшәләр кебек тоела миңа. Җөмләнең төзелеше, аерым сүзләр... Ә безнең татар теле шундый заманча телгә әйләнде! Алга киттек дип әйтә алмыйм, әмма без бер урында тормыйбыз, яңа сүзләр өстибез. Бездә консерватизм сакланмый кебек. Төрекләрне аңлар өчен, шул заман әдәбиятын белергә кирәк. Тукай, Дәрдмәнд һ.б. иҗатын син яхшы белсәң, төрекләрне аңларга мөмкин. Мин үземне татарча, чагыштырмача, яхшы беләм дип саныйм, уртак сүзләр булса да, кайбер вакытта аралашканда инглиз теленә дә күчәргә туры килә.

“Рус телендә “дорогая да прекрасная” һәм бетте, ә менә татарча сүзләрнең яңгырашы күңелгә якын дип әйтүчеләр бар”

– Татар телен үстерүгә үзегездән нинди өлеш керттегез дип саныйсыз?

– Минем белән аралашкан төрле милләт кешеләренең миннән “заряжаться” иткәннәре ошый. Кайбер татарларда шундый кимчелек бар, татар гаиләсеннән булган татар кешеләре татарча сөйләшергә ояла. Ул җәмгыятьтә дә шулай. Хәзер хәтта татар татар белән дә татарча аралашмый! Үземнең мисалымда, әгәр мин татарча сөйләшсәм, кешеләрне татарча сөйләшергә этәрәм икән, аларның стимулы уяна. Ул кешегә батырлык өсти. “Мин бер үзем генә түгел, минем кебек кешеләр дә бар икән”, дигән фикер туарга мөмкин. Мин аны уңай әйбер дип саныйм.

Мин кызлардан ишеткәнем бар: сезнең татар телендә матур сүзләр – җанкисәгем, җаннарым, матурларым, карлыгачларым һ.б., ә безнең рус телендә “дорогая да прекрасная” һәм бетте, татарча сүзләрнең яңгырашы күңелгә якын дип әйтүчеләр бар. Әгәр дә алар кызыксыналар икән, мин бик шат.

– Сез гастрольләрдә күп йөргән. Татар теленең кулланылышы Татарстаннан читтә нинди хәлдә, бәя бирә аласызмы?

– Кая гына барсам да, татарларны очраттым. Мәсәлән, Алтайга баргач та, татарлар белән очраштым. Очрашуга бабай, хәләл җефете һәм аның кызы килгән, алар барысы да татар киемнәреннән иде, татарча бик яхшы сөйләштеләр. Безгә ул Җирнең әллә кайсы ягына барган төсле тоелды. Анда да татарлар яши, алар татарчаны безгә караганда яхшырак белә дип әйтер идем. Ул анда саклана. Ул кешеләр миңа үз көчләре белән Барнаулда мәчет төзегәннәрен әйтте. Читтәге татарлар, бәлки, Татарстандагы татарларга караганда активрактыр да. Бу проблема массакүләм чараларда хәзер күп яктыртыла башлады, ТНВда “Халкым минем”, “Татарлар” һ.б. тапшырулар. Без бер елны Киров өлкәсенә бер мәдәният йортына бардык. Безгә кадәр анда ниндидер чара бара иде, мин кызыксынып карадым, алар анда Нәүрүз бәйрәмен үткәрде, татарларны гына түгел, башкротларны, үзбәкләрне дә чакырды. Бу миндә горурлык хисе уятты.

Кая гына барсаң да, син үз кешеләреңне таба аласың. Консерваториядә укыганда Литвага ике тапкыр бардым, татарлар белән очрашырга туры килде, ләкин анда кырым татарлары күбрәк яши. Мин аларның Литвада төпләнеп калуын тарихи вакыйгалар белән бәйле дип саныйм. Кайчандыр бездән күченеп киткән татарларның, башкортларның күбесе татарча белми. Анда литва, рус, төрек белен белүчеләр бар, алар белән аралашу минем өчен бик тә кадерле булды. Бер апа бар иде, аның исеме Әсма апа. Без фейсбукта һәрвакыт аралашып торабыз. Мин аңа туган булмасам да, ул гел миңа “туганым” дип яза. Әсма апа татарча бик яхшы сөйләшә, әмма аның күп еллар туган ягында Башкортстанда булганы юк икән. Аның ире литва кешесе, “кайтасы да, күрәсе дә килә, ирем җибәрми”, – ди.

“Санкт-Петербург консерваториясендә “Башмагым”ны куйганда зал шыгрым тулы иде

– Кулланылышы ягыннан, татар теле төрле җирдә төрлечә. Ләкин күп очракта ул саклана дип әйтер идем. Консерватория елларында оркестр һәм опера студиясе белән Санкт-Петербургка барган идек, Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль драмасын Н.А. Римский-Корсаков исемендәге консерваториядә куйдык. Зал шыгрым тулы. Санкт-Петербургта бит бу, Казанда түгел! Аннан соң безне ресторанга алып киттеләр. Барысына да бер өстәл эләкте. Тәнәфестә безнең янга бер егет килде. Аның шундый күңеле тулган иде “безгә тагын килерсез әле, куярсыз әле, тагын бер җырларбыз, очрашырбыз әле”, дип калды. Әгәр дә шундый сәнгатьне аңлаган, бәя бирә торган кешеләр бар икән, миңа калса, бу бик яхшы.


“Татарның дөньякүләм танылган өлкәсен музыка дип саныйм. Әдәбият та, театр да түгел”

– Татар көйләрен яки җырларын уйный калсагыз, тамашачы ничек кабул итә?

– Соңгы вакытта ансамбльдә удмурт җырына, биюенә игътибар азрак биелә. Удмуртиядә аңа ихтыяҗ бар, күп кеше фәлән җырны ишетим әле дип концертка килә. Ә мин күп очракта татарча уйныйм. Ничек кенә булмасын, татар музыкасы яхшы, уңай кабул ителә. Татарның дөньякүләм танылган өлкәсен музыка дип саныйм. Әдәбият та, театр да түгел. Бу шәхсән минем фикерем, чөнки музыкада тәрҗемә дә кирәкми – аны тыңлап, күңелең аша үткәрәсең. Барысы да кешенең үзеннән тора: син нинди репертуар уйныйсың, ул ничек эшләнгән һ.б.

“Удмуртия театрларының милли репертуары юк дәрәҗәдә”

– Татар теленә булган уй-фикерләрегез, теләкләрегез? Аны ничек саклап калып була дип уйлыйсыз?

– Миңа калса, татар телен саклап калу өчен, барысын да комплекслы рәвештә эшләргә кирәк. Әлбәттә, гаиләдән башларга. Күп очракта иң аянычы шул: әти-әнисе дә татар булган бала бүгенге көндә татарча сөйләшми. Катнаш никахларга бөтенләй кагылып тормасаң да була. Шуңа күрә, иң мөһиме тәрбия дип саныйм. Кыйнап-сугып түгел, син шулай бул дип, аралашып, әкиятләр укып, театрга йөртеп. Казанда гына түгел, Татарстанның һәр зур шәһәрендә татар театрлары бар (Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Буа). Удмуртия белән чагыштырсак, анда Ижауда гына ике театр бар, шуның берсе рус, икенчесе удмурт, ләкин репертуарлары икесенең дә бер үк. Икесендә дә рус спектакльләре бара... Милли репертуар юк диярлек. Шул ук вакытта мин балалар бакчасының да, мәктәпләрнең дә роле зур дип уйлыйм. Татар теле укытылырга, мөмкинлекләр, методикалар булырга тиеш. Бездә ничек кенә урбанизация булмасын, татар теле авылларда күбрәк саклана. Ул барлык милләтләрдә дә шулай. Авыл – телнең иң күп саклана торган җире, чөнки анда күбрәк аралашалар, шәһәрдә алай сөйләшеп булмый диярлек. Сезнең вахтагызга кердем, минем белән татарча сөйләштеләр. Барыбер әйбәт бит! Бәлки махсус татарча сөйләшә торган кешеләрне куялардыр? Ничек кенә булмасын, миңа ул ошады.

“Россиядә яшәүче һәр милләткә телне саклау буенча да, яшәү буенча да тигез хокуклар бирелергә тиеш”

Дәүләт дәрәҗәсендә килгәндә, минем фикеремчә, махсус дәүләт программалары кирәк. Бу Татарстанга гына кагылмый. Һәрбер милли республиканың да телне, мәдәниятне, халыкларны саклау буенча дәүләт программасы булырга тиеш. Моңа аерым акчалар да бүленеп бирелсә, яхшы булыр иде. Ул Россия күләмендә, федераль дәрәҗәдә булырга тиеш дип саныйм. “Безнең Россия күпмилләтле халкы белән бай” дип әйтергә яраталар, ә аны саклауга килгәндә, кызганычка каршы, безнең башкарган эшләребез аз. Россиядә яшәүче һәрбер милләткә телне саклау буенча да, яшәү буенча да тигез хокуклар бирелергә тиеш. Миңа калса, менә шундый комплекслы чаралар булганда, татар телен саклап калып булыр дип уйлыйм.

“Татар музыкасына башка милләт кешеләре дә тартыла”

– Сез нәкъ менә татар музыкасына тартылгансыз. Ни өчен татар музыкасын сайладыгыз?

– Минем фикеремчә, татар кешесе булып, бүтән музыкага тартылып булмый. Татар музыкасына татар гына түгел, башка милләт кешеләре дә тартыла. Иҗат итүне әйтмим, тыңлау һәм уйнау буенча. Татарстанда укыган кеше, барыбер, азмы-күпме үзләренең репертуарына татар әсәрләрен ала. Казанда бөек татар композиторлары бар, хәзер эшләүче композиторлар да юк түгел. Кешенең күзаллавын киңәйтер өчен булса да, музыкантлар татар әсәрләрен уйный. Бу уңай күренеш. Миңа килгәндә, минем сайлау мөмкинлегем әллә ни юк. Бар иде ул, ләкин күңел дигән әйбер, каядыр омтылыш бар. Мин татар музыкасы белән генә шөгыльләнәм дип әйтмәс идем, эш буенча “Танок” ансамблендә рус музыкасын уйныйм. Гомумән, мин музыканы күп тыңлыйм, чит ил музыкасын да ошатам, барысын да тыңларга яратам.

“Эльмир Низамов, Эльмира Галимовалар Европа стилендә иҗат итәргә тырыша, авангардка кереп китә. Ә татар музыкасына урын бик аз кала”

– Ничек уйлыйсыз, хәзерге заманда татар музыкасының кыйммәте бармы?

– Миңа калса, бар, ләкин бик зур түгел. Әйтеп киткәнемчә, репертуар проблемасы мәсьәләсе бик кискен. Без моңа тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмибез. Әгәр дә бүген иҗат итә торган композиторларны алсак... Сез беләсезме хәзерге заманда иҗат итә торган татар композиторларын, кемнәр бар?

– Алар бармак белән генә санарлык. Эльмира Галимова, Эльмир Низамов...

– Ә аларның иҗаты белән Сез танышмы? Нәрсә язалар, нәрсә уйныйлар, беләсезме?

– Азмы-күпме, әйе.

– Менә бу композиторларга килгәндә, әгәр дә Сез иҗатлары белән таныш булсагыз, кызганыч, алар Европага тартыла, Европа стилендә иҗат итәргә тырыша. Бигрәк тә әле авангардка кереп китәләр, XX гасырда барлыкка килгән агымнарга кушыла. Ә татар музыкасы бик аз кала. Барысы да традицияләрдән, пентатоникадан, мелизматикадан китәргә тырыша. Мин әйтмим, ниндидер үсеш, омтылыш булмаска тиеш дип. Булырга тиеш. Әмма ул әсәрне тыңлагач, гади кешеме, профессормы, ул аны аңламаячак. Шул ук Эльмир Низамовны алыйк. Мин аның белән шәхсән таныш. Ул шактый танылган композитор, аның әсәрләрен дәүләт симфоник оркестрлары да уйный, аның үз сайты да бар. Аның иҗатына килгәндә, интернетта “произведения татарского композитора Эльмира Низамова прозвучали в Монте-Карло” дип язалар. Ләкин нинди әсәр уйнадылар микән дип берсе дә сорамый! Баксаң, “Небесныедвижения” дигән әсәре уйналган! Әгәр дә аны тыңлап карасагыз, ул татар музыкасы да, рус музыкасы да түгел. Ул шундый авангардлы әйбер! Нинди техникада язылганын белмим, мин ул өлкәдә белгеч түгел. Әмма, гомуми музыка күзлегеннән караганда, ул җитди әсәр, анда фикерләр салынган, оркестровка эшләнгән. Ә татар музыкасына аның кагылышы бармы икән? Бу бик зур сорау уята. Минем фикеремчә, юк. Нишләптер оркестрлар күбрәк шундый әсәрләргә игътибар итә.

“Эльмир Низамовның романсында татар сүзләре булмаса, аның әсәрен “татарча романс” дип атап булыр иде микән?”

– Эльмир Низамовның вокаль музыкасы да бар, ул зур шагыйрьләр белән генә эшли: Ренат Харис, Равил Фәйзуллин. Эльмир Низамов аларның сүзләренә романслар яза. Ә сүзләре татар телендә булмаса, ул романс татарча булыр иде микән? Минем өчен бу да сорау астында. Әлбәттә, һәр кеше каядыр омтыла, татар музыкасында тәҗрибәләр куя, ладтан китеп карый һ.б. Миңа калса, монда шактый гына уйланырга кирәк. Мин аны начар дип әйтмим, ләкин бездә бу өлкәдә проблемалар бар.

“Ильяс Камал – татар музыкасының киләчәге”

– Хәзер уңай мисал китереп карыйм. Мәсәлән, татар виолончелисты, композитор Ильяс Камалны алыйк. Без аның белән күптән түгел генә сөйләшкән идек, фикерләребез уртак, бер очрашсак, биш-алты сәгать сөйләшмичә аерыла да алмыйбыз. Нинди генә әйбер язмасын, аның әсәрләрендә татар музыкасы чагылыш таба. Ул джаз элементларын да, яңа заманча техникалар да куллана. Нәрсә генә эшләмәсен, аның музыкасын аерырга мөмкин, Ильясның үзенең стиле барлыкка килгән дип әйтергә була. Ул әле яшь композитор, без аның белән консерваторияне бергә тәмамладык. Хәзер Ильяс филармониядә солист буларак эшли, иҗатын дәвам итә. Аның әсәрләрен мин шактый югары бәялим. Мина аңа “син – татар музыкасының киләчәге” дип гел әйтә киләм. Әлбәттә, ул моның белән килешми, ул башын күтәреп йөри торган кеше түгел, һаман эштә. Ильяс татар музыкасына гына түгел, башкорт, керәшен фольклорына да мөрәҗәгать итә һәм шактый уңышлы дип саныйм мин аны.

“Симфония иҗат итсәгез, ТРның дәүләт оркестры аны уйнарга алмаска да мөмкин, чөнки аларга авангард кына кирәк”

– Башка композиторларга килгәндә, җыр язучылар бар, хәзер музыкага җитди игътибар бирелми диярлек. Җырга дигәндә, җырны сатып була. Сатасың да, акча эшлисең. Мәсәлән, скрипка өчен, йә фортепиано өчен концерт язсаң, беркем дә акча түләми, аны уйнамыйлар да. Үзең өчен язма ясыйсың килә икән, оркестр үзе акча сорарга мөмкин, чөнки бездә бүгенге көндә шундый вәзгыять. Күз алдына китерегез: сез симфония яздыгыз, Татарстанның дәүләт симфоник оркестрына минем әсәремне уйный алмассызмы икән дип барасыз, кызыксынып алсалар, бәлки, уйнарга да мөмкиннәр. Әгәр дә ниндидер кызыксыну, ниндидер авангард булмаса, алмаячаклар. Аудиоязма яздырасыгыз килсә, әйтик, архивта саклар өчен, алар “менә шул сумманы түлисез дә, без сезгә аны яздырып бирәбез” дип әйтәчәк, ягъни моның өчен бик зур акчалар кирәк. Хәзер җыр язучылар күп, бездә һәр кеше композитор дип саный үзен.

“Казан опера театрында куелган операларның кимендә 60-70% татарныкы булырга тиеш!”

– Сез, консерваториядә укыган кеше буларак, әйтеп китә аласызмы, ни өчен Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телендә булган репертуарлар бик аз?

– Мине бу сорау бик борчый. Күптән түгел генә бу темага кагылган бер мәкалә чыкты, җырчы Эльмира Кәлимуллина Шаляпин фестиваленә багышланган пресс-конференциядә Италия кешесе татар операсын ишетергә теләр иде дип театрны тәнкыйтьләп чыкты. Мин аның фикере белән тулысынча килешәм. Театрның җитәкчесе татар кешесе, ләкин ул ни өчендер моңа игътибар бирми. Мин бу әйберне һич кенә дә аңламыйм. Театр матур бизәкләр белән ясалган, Казан үзәгендә тора, әле Муса Җәлил исеме белән дә бәйле, бу бит бик зур исем! Миңа калса, әгәр дә шулай дип атала икән, куелган операларның кимендә 60-70% татарныкы булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, чит ил, рус классикасына да игътибар бирергә кирәк, чөнки бездә татарлар гына яшәми. Төрле репертуар белән дә кызыксынасы килә, югары дәрәҗәдә куелышын да карыйсы килә, ләкин без үзебезнең мирасыбызны югалтып барабыз!


“Опера һәм балет театрында партияләрне башкару өчен кайдандыр солистларларны чакыралар. Безнең үзебезнең кадрлар кайда соң?”

Бүгенге көндә театрда нәрсә куела? Анда “Шүрәле” балеты куела. Аңа минем дә барганым бар, ләкин кайбер вакытны анда тере симфоник оркестр уйнамый, аның язмасы гына куела. Мәсәлән, минем шундый балетта булганым бар. Ләкин аның күпкә бәяләре арзанрак, шунысы да бар. Әгәр дә үзебезнең театрларыбыз әсәрләрне куймый һәм гонорарлар түләми икән, әлбәттә, композиторлар эшләмиячәк. Алар җыр язып, аны эстрадага сатып, акча эшләүне кулайрак күрәчәк. Бездә яза алырлык кешеләр бар, алар эшли ала.

Театрда Резеда Әхиярованың “Алтын Урда” балеты һәм “Шагыйрь мәхәббәте” операсы бара. Әгәр дә буклетларны карасагыз, анда чакырылган солистларны күрерсез. Төп партияләрне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән кешеләр уйный. Ә безнең үзебезнең кадрларыбыз кайдадыр? Мин белмим. Консерватория аларны күпме чыгара бит.

“Консерваториянең опера студиясе халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә”

– Безнең онытылып барган операларыбыз бар, мәсәлән, Мансур Мозаффаровның “Галиябану” операсы. Шуңа да карамастан, консерваториядә опера студиясе бар. Ул ничектер халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә. Әйтик, алар Нәҗип Җиһановның “Качкын”, “Алтынчәч” операларын куйды. Моны уңай әйбер дип әйтәсем килә. Опера театры дигәч, опера һәм балет кына куелырга тиеш дигән сүз түгел. Безнең әле музыкаль драмаларыбыз, комедияләребез да бар: Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев... Аны бит Г.Камал яисә К.Тинчурин театрларында куеп булмый. Аның өчен махсус зал кирәк. Аның күбесендә хореография элементлары да бар. Ул опера театрында кайчандыр куелган.

Минем бер таныш апам бар, ул костюмер булып эшли, Җиһановны куярга җыенганнарын әйтте, 30 ел үттеме икән опера театрында куйганда ди, хәзер аны консерваториядә чыгарачаклар. Консерватория әле ул “Хафизәләм-иркәм”не дә куйды, үз тәҗрибәмнән хәтерлим, “Башмагым”ны Казанда куйганда халык шыгрым тулы иде, хәтта басып-басып карадылар! Ул катлаулы әйбер, аны җиңел генә уйнап булмый. Казан консерваториясенең шундый эше мине канәгатьләндерә.

“Татарстанда эстрада бик каты җәелеп китте, аның уңай яклары күбрәк дип әйтер идем”

– Татар эстрадасы белән Сез танышмы, күзәтеп барасызмы? Бәя биреп китсәгез иде.

– Миңа калса, иң элек, башка милли республикаларның эстрадасы белән чагыштырга кирәк. Удмуртия белән чагыштырыйк: анда гомумән эстрада юк. Бер-ике җырчы, коллектив булырга мөмкин, ләкин бездәге кебек меңәр җырчы юк. Бездә махсус комиссия ясыйбыз дип әйттеләр дә, артистларны санау буенча да комиссия ясасалар әйбәт булыр иде! Җырчылар булмагач, кешенең сайлау мөмкинлеге дә юк. Мәсәлән, Башкортстан эстрадасына халык йөри, ләкин сыйфат ягыннан ул безнекеннән аерыла. Әмма Татарстанда эстрада бик каты җәелеп китте. Күбесе туксанынчы еллардан башлады. Хәзер карасак, бездә нинди генә жанрлар юк! Кем ничек булдыра ала: кемдер рэп, клубняк, лирика җырлый. Һәркем үзе яза һәм үзе башкара хәзер, чөнки барысы да акчага корылган. Дөресен генә әйткәндә, татар эстрадасының уңай яклары күбрәк дип әйтер идем. Әгәр кеше татар җырына йөри, аны тыңлый икән, нинди генә дәрәҗәдә булмасын, бу татар теле саклануга бер адым булып тора. Яшьләр тыңлыймы, башка кешеләр тыңлыймы, аларның хәтеренә җырның сүзләре кереп кала, аның тәрҗемәсен беләселәре килә башлый.

“Шурага махсус таләп куяр идем – анда югары музыкаль белем булган кешеләрне генә җырлатырга кирәк”

– Бәя бирү дигәннән, махсус шура төзү, эстраданы контрольдә тоту буенча бик күп сөйләшүләр алып барылды. Миңа калса, бу күптән, бер ун-унбиш ел элек үк, кирәк иде. Мин бу идея белән килешәм. Безнең барысын да контрольдә тоталар, әмма эстрада турында гына оныталар. Анализ ясасак, әгәр дә минем җырлыйсы килә икән, бернинди дә киртәләр юк – сиңа белем дә, беркемнең рөхсәте дә кирәк түгел – барасың филармониягә, залларын арендалыйсың, акчаңны түлисең, концертыңны куясың, җырлар яздырасың, шигырен-көен сатып аласың, музыкантлар яллыйсың һәм эшләргә була. Күп кешеләр шулай итә. Шура төзегәч тә, аның ниндидер критерийлары булырга тиеш: әйбәт җырласын, сүзләре мәгънәле булсын, плагиат булмасын һ.б. Минем шундый фикерем бар, җырчыларны күз уңында тотып әйтүем, мин махсус таләп куяр идем – анда югары музыкаль белем булган кешеләрне генә җырлатырга кирәк. Моның белән килешмәскә дә мөмкиннәр, кемдер талантлы кешеләр бар дияр. Андый кешеләр барыбер югалмый дип уйлыйм. Безнең бөтен мөмкинлекләребез бар, әйтик, үзешчән сәнгать һ.б. 

Әгәр дә кеше талантлы икән, ул югары уку йортын да тәмамлый ала, аңа мөмкинлек бирергә кирәк тә. Андый кешеләрне югалтырга ярамый. Татар эстрадасын карасак, анда ничә кешенең белеме бар? Пенсия яшенә җитеп тә укырга килгән кешеләр бар. Мәсәлән, мин РКБга барам да, “мин табиб, берәр чирлене бирегез, берәр операция ясыйм” дип әйтәм. Минем медицина буенча белемем юк. Әгәр дә шулай эшләсәм, аның ахыры аяныч бетәр иде. Ә эстрадага бернинди күзаллаусыз килү шулай ук фаҗига. Кеше күңеле белән эстраданы чагыштырырга ярамый дип әйтергә була, ләкин эстрадада тамашачыга бирелә торган “товар” үзенең нәтиҗәсен бирә, бигрәк тә рухи яктан.


“Югары сәнгать белән ясалмалылыкны аера белергә кирәк”

– Үзләре өчен курка торган кайбер җырчылар “нәрсәгә кирәк ул комиссия, барысы да җырласын, халык яхшыларын калдыра, начарлары төшеп кала”, ди. Мин моның белән килешмим. Беренчедән, бездә музыкаль белем бирү системасы түбән дәрәҗәдә. Чит илләр белән чагыштырганда, бездә күпләр профессиональ музыка белән таныш түгел. Рәсем сәнгатенә, опера театрына бездә аерым кешеләр генә йөри: йә ул өлкәдә эшли, йә ул шул өлкәдә тәрбияләнә. Бу очракта, эстрадада менә ШУЛ югары сәнгать икән, менә шулай җыларга кирәк, шундый шигырьләр булырга тиеш икән дигән фикер туарга мөмкин. Югары сәнгать белән үзешчән сәнгатьне, ясалмалылыкны аера белергә кирәк, чөнки аның тәэсире зур.

“Хәзер һәрбер авыл апасы да үзен шагыйрь дип саный”

- Җырчылар күбәйгән саен шагыйрьләр, композиторлар дә арта. Хәзер һәрбер авыл апасы да үзен шагыйрь дип саный. Ә шигырь эчтәлегендә күпме хата китә! Плагиат дигән темага кагылып та тормыйм, анда бер фикерне икенче яктан кабатлау бөтенләй начар әйбер. Музыка белгече булгач, музыкада проблемалар тагын да күбрәк дип әйтә алам. Бездә “плюсовка”га җырларга ярамый дигән закон бар иде, хәзер эшлиме икән ул белмим, ләкин тәҗрибәдә тере тавышка җырлаучылар бик аз. Үз-үзен хөрмәт иткән җырчы “плюсовка”га җырламаска тиеш дип уйлыйм.

– Казанга кайтырга җыенасыз дип ишеттем. Алга таба нинди планнарыгыз бар?

– Планнар зурдан. Казанга кайтырга исәп. Татар халык мәкале бар: “Чит җирдә солтан булганчы, үз идеңдә олтан бул”. Шуңа күрә мин шул ук эшчәнлек буенча дәвам итәргә телим. Минем хромка, баян, труба өчен язылган әсәрләрем бар. Аларга язмалар эшләргә уйлыйм.

Фикерләр








Мәдәният

Миңгәр Сабан туе: бер мәйданда биш концерт, уртасында бер көрәш

Җәй җитүгә һәр татар кешесенең иң көтеп алган вакыйгасы - Сабан туе. Бу милли бәйрәмебезнең нинди генә төрләре юк хәзер. Саба районы Миңгәр авылында республикадагы иң зур Сабан туйларының берсе уза. Быел Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла