Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башмагым-jazz» мюзиклы – Тинчурин театрының «театраль җәдидчелек»кә протесты

Тинчурин театры үзенең яңа гасыр башында гаять зур уңыш белән барган «Башмагым» музыкаль спектаклен яңадан куйды. Әмма арада ике дистәгә якын ел гына ятса да, бу юлы аңа зур уңыш фаразланмый. Ни өчен?

news_top_970_100
«Башмагым-jazz» мюзиклы – Тинчурин театрының «театраль җәдидчелек»кә протесты

«Башмагым» музыкаль комедиясе – төрле форматтагы татар театрында иң күп куелган әсәрләрнең берседер. Һәр образның һәр репликасы тамашачы күңелендә сакланган әсәрнең яңа куелышы көтелгән өметләрне акладымы?

«Башмагым» музыкаль комедиясенең язылу тарихы бар. 

Татарстан радиосы фондында сакланган язмаларга таянып, журналист Раил Садретдинов аны болайрак тасвирлады: «Бөек Ватан сугышы еллары. 1942 ел. Барлык мәдәният хезмәткәрләре Кайбыч районына окоп казырга җибәрелә. Фронт сызыгы биредән үтәчәк дигән куркыныч була. Халыкның рухы төшкән. Кешеләрнең кәефен, рухын күтәрерлек вакыйга кирәк була. 

Окоп казучылар арасында мәшһүр композитор Җәүдәт Фәйзи дә була. Бригада белән Гадел Кутуй җитәкчелек итә. Нәкъ менә ул Җәүдәт Фәйзигә халыкны эшкә җилкендерерлек әсәр язарга тәкъдим итә. Билгеле, юмор һәм музыка авыр минутларда яшәргә көч өсти. 

Җәүдәт Фәйзигә музыкаль комедия язу өчен 3 ай вакыт кирәк була. Премьера 1942 елның 1 мартында Казанда уза. Тамаша 3 сәгатькә тоткарлык белән башлана. Сугыш вакыты - һәр тамашачының документларын тикшерү шулкадәр озакка сузыла. Сәрви партиясен Галия Кайбицкая, Галимҗан ролен Фәхри Насретдинов башкара. Ильяс Әүхәдиев дирижерлык итә. Режиссеры Сөләйман Вәлиев-Сульва була. Либретто авторы - Таҗи Гыйззәт. Ул тарихка татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия - «Башмагым» либреттосының авторы буларак кереп кала. 

Таҗи Гыйззәт аны башкорт драматургы Хәбибулла Ибраһимовның нәкъ шул исемдәге пьесасы буенча яза. Либретто авторы пьесадагы комик һәм сатирик моментларны көчәйтә төшә. Музыканың нигезендә XVIII гасыр уртасыннан билгеле «Башмагым» җыры ята. «Башмагым»ның сәхнә язмышы бик бәхетле була. Аны бик күп телләргә (украин, үзбәк, тыва, рус) тәрҗемә итәләр. Бик күп профессиональ, үзешчән театрлар бу әсәргә мөрәҗәгать итәләр. Тагын бер кызыклы факт: «Татарстан" радиосы фондында «Башмагым»ның ике язмасы бар».

Режиссер Сөләйман Вәлиев-Сульва 1952 елда «Башмагым» музыкаль комедиясен Күчмә театрда да куйган. Бу – әсәрнең бүгенге Тинчурин театрында беренче куелышы.

  • Бераз читкә китеп. Әлеге музыкаль комедия Кариев театры репертуарында да бар. Аны театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Азат Хөсәенов аранжировкасы белән куйган. Премьера – 2010 елның марты. Коллективка Казан консерваториясе белемле Алсу Фәйзуллина килгәч музыкаль спектакльләр кую мөмкинлеге барлыкка килә.

«Башмагым» музыкаль комедиясе «Нур» Уфа дәүләт татар театрының репертуарында да гел булып тора. Хәзер аның икенче куелышы. Быел аны Казанга алып килеп тә күрсәттеләр.

Әсәрнең эчтәлеге. Кәрим бай Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайта. Ул, акчаларын югалтып, 58 мең сумлык вексельләр хисабына кызы Сәрвәрне Зыя байга дүртенче хатынлыкка ярәшеп кайта. Зыя бай Сәрвәргә 500 сумлык башмаклар биреп җибәрә. Казанда Сәрвәргә хатлар язып торган Галимҗан бар. Җиһан карчык аларга ярдәм итәргә алына – Галимҗанга башмакларны урларга киңәш итә. Бөтенесе башмак кайгысы белән йөргән арада Сәрвәр белән Галимҗанны никахка ук озата.

1999 елда Рәшит Заһидуллин әлеге музыкаль комедияне Тинчурин сәхнәсенә куюы татар дөньясында сәнгати вакыйга булган иде. Бу – театр труппасында җырчы артистлары – Зөлфия Вәлиева белән Ирек Әхмәтханов булган вакыт. (Дөрес, Зөлфия әле дә бар, рольләре генә юк.) 

Җиһан карчык ролендә – театрның легендасы Исламия Мәхмүтова. Кәрим бай – Хәлил Мәхмүтов. Зыя бай – Наил Шәйхетдинов.

«Башмагым» музыкаль комедиясе куелган еллар - театрның музыкаль бүлеген Чыңгыз Абызов җитәкләгән еллар иде ул.

«Башмагым» музыкаль комедиясендә без тере оркестр имитациясен ясый алдык. Җәүдәт Фәйзи музыкасын чын оркестр кебек яңгырата алуыбызга профессионаллар да гаҗәпләнә иде. Ә бит анда бер тере инструмент та катнашмады. Әмма без синтезаторга кертелгән тере инструмент тавышларын кулланып, камерный симфоник оркестр яңгырашын бирә алдык. Шул заман өчен бу зур уңыш иде. Хәзер дә артистлар ул спектакльне сагынып искә ала», - дип сөйләде Чыңгыз Абызов.

Артистлар әлеге спектакль белән зур гастрольләрдә булуларын сагынып сөйлиләр. Әйе, театрның гөрләп эшләгән еллары иде ул.

Ниһаять, яңа куелыш. «Башмагым-jazz». Жанры – мюзикл. Бу – Тинчурин театры коллективының 25 ел өзеклектән соң беренче тапкыр оркестр чокырында урнашкан чын оркестр белән чыгыш ясавы иде. Тарихи вакыйга!

«Башмагым-jazz» куелган театрның оркестр чокырына хуҗа итеп композитор һәм музыкант Ильяс Камал чакырылган – дирижер таягы аның кулында, аранжировка да аныкы. Ильяс – яңа «Башмагым»ның зур казанышы.

Режиссер Рәшит Заһидуллин «Башмагым» геройларын башкарак заманга күчергән – илленче-алтмышынчы елларга дип аңлыйм. Кунак кызларының һәм егетләрнең Әсәл Исмәгыйлева ясаган стиляга костюмнары шуңа ишарә.

Ни өчен режиссер әлеге яшьләр субкультурасына игътибарын юнәлткән соң? Стиляга – яшьләрнең чит ил яшәү рәвешен эталон итеп алып, совет мораленә, стереотипларга протесты. Бу традиционлыкны алга сөргән, экспериментларга бармаган, үз эчендә бикләнебрәк яшәгән театрның «театр җәдидчеләре» булырга омтылган башка театрларга протест билгесе түгелме? Сәхнә тулы чуар киемнәр миңа шушы протест булып тоелды.

«Театр җәдидчелеге» дип мин милли театрларның Россия театраль киңлегендә үз урыннарын табарга тырышулары, Европа театрларын югарылык үрнәге дип күтәреп, шуңа омтылуларын саныйм. Татар театрлары төрле фестивальләргә йөреп, мөмкин кадәр аларда катнашып, дөнья театрларын күзәтеп барырга, алар үрнәгендә үз үсеш юлларын билгеләргә омтылалар. Арттырып җибәрү үрнәкләрен дә беләбез, анысы башка мәсьәлә. Бу вазгыятьтә Тинчурин театры һәм, Чаллы театры да, мөгаен, бераз консервацияләнеп яшәргә омтыла. Аларның үз тамашачысы бар, әлбәттә. Тинчурин театрының ябыклыгы татар театрының совет чорында формалашкан традицияләрен саклап калырмы һәм бу кирәкме?

Тинчурин театрының нәкъ менә бу сезонда әлеге музыкаль спектакльгә алынуының җитди сәбәпләре бар – театр өстендә музыкальлеккә йөз тоту бурычы тора. Бу киңрәк итеп әйткәндә, театрны "өстән" үзгәртергә, яңартырга омтылыш, әлбәттә. Музыкаль спектакльләр кую – театрның үз йөзен булдыруның бер ысулы итеп карала.

Театрның җыйнак кына оркестры булдырылды, димәк, музыкаль спектакльләр дә булырга тиеш. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов шул хакта хыяллана. Театрның быелгы премьераларын теоретик яктан шушы юнәлешне алу дип саный алабыздыр. «Гөләндәм туташ хатирәсе» – татар профессиональ музыкасына нигез салучы шәхес Салих Сәйдәшев истәлеген зурлау. Икенчесе – театрның легендар актрисасы, җырлары белән дә халык күңеленә кергән, Тинчурин театрының Күчмә вакытта ук музыкальлеге үрнәге булган Исламия Мәхмүтованың үз пьесасы буенча үзе куйган спектакле. Өченчесе – джазлаштырылган «Башмагым» - беренче татар музыкаль спектакле.

Тик шунысы бар – болар берсе дә традицион музыкаль спектакль түгел иде.

«Башмагым»ны куярга алыну өчен беренче шарт – труппаның җырчы артистлары булырга тиеш.

Галимҗан ролен башкару өчен театрның җырчы актеры бар – Казан консерваториясендә белем алган Илнур Байназаров. Ә Сәрвәр роленә Илнурның хатыны – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы Гөлнара Байназарова чакырылган. Гөлнара – мюзиклның иң зур казанышы иде. Аның сопрано тавышы теләсә нинди музыкаль театрның бизәге. Галимҗан да шәп. Дөрес, бер-берсеннән уздырыштан уйнаган егетләр һәм кызлар фонында Галимҗан артык тыйнак булып югалыбрак калды. Уздырыштан уйнаган егетләр һәм кызлар спектакльгә халыкчанлык түгел, үзешчәнлек керттеләр. Кызганыч.

Кызганыч, театрның башка җырчы артистлары юк булып чыкты. Әйтик, Җиһан карчык партиясен үткән куелышта Исламия Мәхмүтова башкарган иде. Шәп иде Җиһан карчык! Җырлый да иде, көлдерә дә иде. Бу юлы әлеге теләсә кайсы урта һәм өлкән буын артисты кызыгырлык роль Мәхмүтовларның кызына – Лилиягә тапшырылган. Җиһан карчык яшәртелгән һәм Җиһан ахирәткә әйләнеп калган. Бер генә проблема – вокал юк. Шунлыктан без Җиһан арияләрен ишетмәдек. Югыйсә, театрда урта буында да менә дигән җырчы актрисалар бар. Үткән куелышта Сәрвәрне уйнаган Зөлфия Вәлиева бар, эстрада җырчысы буларак танылган Резеда Төхфәтуллина бар. Театр Ирек Әхмәтханов киткәннән соң җырчы актерлары белән артык горурлана алмады, шуңа да ир-атлардан Байназаровтан башкалар җырламады диярлек.

Хәтта оперетта вариантында хор булырга тиешле, ә комедиядә дус кызлар һәм дус егетләр дә вокалга түгел, көнкүреш комедиягә басым ясадылар. Рус телендә «переигрывают» дигән сүз бар – кыскасы дус кызлар бер-берсен уздырыштан уйнадылар. Ансамбль юк иде. Хәтта гомер-гомергә синхрон хәрәкәтләре белән хәтердә калган шымчылар да ансамбль түгел, ә Зөлфәт Закиров белән Артем Пискуновның үзара кем яхшырак булдырыштан ярышы.

Либретто, әлбәттә, кыскартылган һәм заманчалаштырылган. Зыя бай – Себер бае гына түгел, «Татпотребсоюз» рәисе. Кәрим бай өенә машинада кайта. Мунчага түгел, ваннага керә. Дөрес, әле өенә телефоннар кермәгән – Матильда Августовнага телеграмма суга. Казанда яшәсә дә, Кәрим байның урысчасы да чамалы. Ни өчендер әсәрдән бөтен дини традицияләр алып ташланган. Җиһан карчык намаз укымый, йоклый; Сәрвәрне өшкерми, тынычландыра; никахка да озатмый, ЗАГСка озата. Персонажларның хәтердә калган арияләре дә, кабатлана торган сүзләре дә кыскартылган. Әйтик, Зыя бай «Өчәү генә хатыным» дип җырлап йөрми, ә Казан пәрәмәчләренең кечкенәлегенә зарлана. Кәрим байның хатыны Фәхрия дә сөйдергечләр ясатып мәшәкатьләнми, ирен карату өчен ак чәчле парик кына киеп куя.

Соңгы елларда без театрның примасы Резеда Сәлахова булуын күзәтә башлаган идек. Театр кысаларында гына калмыйча, ул төрле мәдәни чараларга алып баручы буларак та чакырыла. Кыскасы, йолдызлы еллары иде. Хәзер ул озынга сузылмаган декрет ялыннан соң сәхнәгә әйләнеп кайтты. Әмма Резеда инде яшь кызчык түгел – табигать үзенекен итә, ул инде затлы, матур ханым. Аның «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклендәге туташ роле өчен дә олыгайганын күрдек. Ни хәл итәсең, театрның примасы бәби үстергән арада коллективка баш режиссер Рәшит Заһидуллинның яңа укучылары килгән. Алар әле бер-берсеннән артык аерылып тормаса да, теләк булганда кайсын да үстереп буладыр.


Спектакльдә кызык күренеш – Резеда прималыкны бирмәскә «җан талаша». Аның беренчелек өчен Байназарова белән «эчке диалогы» күзе булган һәр тамашачыга күренерлек. Әмма дус кыз ролендәге Резеда Сәлахова Сәрвәр түгел шул инде. Тинчурин театрының яңа йолдызы – чакырылган җырчы Гөлнара Байназарова.

Бер күзәтү. Заманында театр прималары вокаллы актрисалар иде. Соңгы елларда гына режиссерлар җырлый белмәгән актрисалардан прима ясый башладылар.

Нәтиҗә. «Башмагым-jazz» - Тинчурин театрының төрле сәбәпләр аркасында озак итеп чыгарылган спектакле. Театр проблемаларыннан хәбәрдар җәмәгатьчелек аны озак көтте. Театрны ял итү чарасы дип санаган тамашачы аның музыкаль фон астынданы көнкүреш комедия өлешенә игътибар итеп, рәхәтләнеп көлеп утырды. Кемдер Ильяс Камал тарафыннан яңа сулыш өрелгән музыкага сокланды. Кемдер Әсәл Исмәгыйлева теккән чуар киемнәрдә бәйрәм күрде. Кемдер спектакльнең артык озынлыгына ялкып утырды.

Әйе, театрның рәхәтләнеп җырлый алырлык артистлары юк, әйе, театрга оркестрның яңгырашын бирә алырлык яңа музыкаль аппаратура да кирәк. Театрны музыкальләштерү өчен эшлисе дә эшлисе әле. Әмма театрның оркестр чокырында эшлисе килгән яшь егетләр-кызлар утыра, сәхнәдә Байназаровлар бар. Иң мөһиме шул – калганы булыр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100