Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәби»-«Дитя»: Ирада Әюпова хыялын Айгөл Горнышева тормышка ашырды

Казан яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев үзенең «Бәби» пьесасын «Дитя» исеме белән үзе куйды.

news_top_970_100
«Бәби»-«Дитя»: Ирада Әюпова хыялын Айгөл Горнышева тормышка ашырды

«Бүген без татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләрен чыгарабыз. Ләкин татар язучылары да төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аларның пьесалары алдынгы театрлар репертуарына кертелсә, бу – алга китеш булыр иде», - диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның коллегия утырышында ясаган чыгышында. Беренче булып министр сүзенә Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева колак салды.

Әлбәттә, Татарстанның мәдәният министры бу хыялын Татарстан Президенты һәм Россия мәдәният министры алдында трибунадан яңгыратканда ТЮЗда Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасын кую планы бар иде инде. Монысы инде Айгөл Горнышеваның вазгыятьне алдан күрә белүе.

Казан яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев үзенең «Бәби» пьесасын «Дитя» исеме белән үзе куйды.

Моннан ун ел элек шушы ук пьесаны Камал театры сәхнәсендә аны драматургның остазы Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Гаилә елында гаилә белән карый торган спектакль буларак чыккан иде ул. Эмиль Талипов театрның даими тамашачыларына шушы спектакльдәге ата эт Ялкын роле белән, Илнур Закиров көяз Тутый кош булып хәтердә калгандыр.

Әсәрнең сюжеты болайрак. Урам этләре җимерелгән сәнгать сараенда – бәлки ул театрдыр, бәлки музей булгандыр – яшәп яталар. Цивилизация хәзинәсе булган китаплар да, скульптуралар да этләр хакимлегенә калган. Кешеләр үзләре өмет тулы күзләр белән караган җан ияләре этләр белән мәчеләргә генә түгел, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә дә битараф. Шушы ташландык сәнгать сараена этләр сыенган, ватык скульптура эченә дә алар оя корган.

Көннәрдән бер көнне этләр, адашып килеп эләккән тутый кош белән бергәләп, ташландык бина янында ташландык бәби табалар. Адәм баласы сәнгать әсәрләрен генә һәм үзенә ышанган эт белән мәчеләрне генә түгел, үз баласын да ташлаган булып чыга түгелме?! Бәлки, бу бала үскәч хайваннар белән кешеләрне дуслаштыра алыр дип фаразлый этләр һәм баланы үзләре үстерергә карар итәләр...

Алга таба әлеге адәм баласына урам мәчеләре дәгъва итә. Ташландык скульптуралар арасында эт-мәче сугышлары. Ә бит уйлап карасаң, эт белән мәченең үзара бүлешер бер әйбере дә юк. Алар бары тик кеше игътибарына гына конкурентлар. Үзара сугышап-талашып алу күңел ачуның бер төре булса, икенчедән, кеше игътибарын дәгъвалау һәм аның җитмәвенә ачыну гына. Төрле милләт вәкилләренең мәгълүмат кырында үзара төртешеп алулары кебек кенә инде...

Режиссер пьесасын сәхнәләштерү өчен мюзикл жанрын сайлаган һәм актив театраль композиторларның берсе Юрий Чаплин белән эшләгән. Ул театрның штаттагы рәссамы һәм гомумән татар театрлары белән хезмәттәшлек итә торган аз санлы композитор һәм аранжировщикларның берсе. Спектакль өчен уннан артык җыр язылган.

Казан яшь тамашачы театры өчен пьесаны театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов тәрҗемә иткән. Җыр текстларын Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә яңгырый.

Рәссам буларак, Камал театрыннан Сергей Скоморохов чакырылган. Декорацияләрне ул ясаган, костюмнар да аныкы.

Репетиция

Режиссер рөхсәте белән мин соңгы репетицияләрнең берсен карадым. Артистлар киенеп беттеләр. Прогон башлана. Залда - режиссердан тыш, композитор, фотограф, вокал буенча педагог, рәссам, аның ике укучысы, ут куючылар.

Репетицияләр башланыр алдыннан беренче диалог.

Журналист: Күпме җыр язылды?

Композитор: 17 булдымы икән?..

Режиссер: Унысы спектакльгә керде.

Журналист: Калганы әрәм буламыни?

Фотограф: Нишләп әрәм итсен? Сата ул аны берәр театрга. Әлмәткәме... башка берәрсенәме...

Композитор: Әйе, без бер нәрсәне дә югалтмыйбыз.

Журналист: Шулайдыр шул. Сез бит бик аз икән. Нибары берничә композитор бар театрлар белән эшләүче.

Икенче диалог.

Журналист: Нишләп актрисалар фотографны килеп кочаклыйлар, бик җылы аралашалар, ә композиторны кочакламыйлар?

Композитор: Тарихта бит аларны фотограф калдыра. Инстаграмга фото кую өчен дә фотограф кирәк. Хәзер бит фотограф - театрдагы иң кирәкле кеше.

Өченче диалог.

Журналист: Рус театры булса да, сиңа тап-татарча итеп “Илгиз абый” дип дәшәләр икән монда, отчестволап тормыйлар.

Режиссер: Әйе, гел шулай дәшәләр. Күбесе татарлар ич аның.

Прогон тәмамланды. Сәгать шактый соң. Залда Илгиз Зәйниев тавышы яңгырый: “Битегездән гримны юа аласыз, костюмнарны салмагыз! Әле ут куелып бетмәде. Кабатлыйбыз!”

Артистлар арыганнар иде. Бәлки эт һәм мәче булып киенгән яшь актерлар һәм актрисалар “эт тормышы” дип тә уйлап куйганнардыр...

Улларыгыз һәм кызларыгыз белән Казан яшь тамашачы театрына «Дитя» спектаклен карарга килегез, әти-әниләр! Өйдә эт-мәче асрап интегергә теләмисез икән, балаларыгызга ике сәгатькә этле-мәчеле спектакль бүләк итәргә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100