Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гонорары бар, әсәре юк: тарихи романнар язар өчен дип бирелгән 2 миллионны язучылар ничек тоткан?

"Татар-информ" татар язучыларына тарихи шәхесләр турында роман язарга бирелгән миллионнарны эзли.

news_top_970_100
Гонорары бар, әсәре юк: тарихи романнар язар өчен дип бирелгән 2 миллионны язучылар ничек тоткан?

Язучылар гонорарларның түбән булу мәсьәләсен даими әйтеп тора. Бу мәсьәләне Язучылар берлеге съездларында да даими күтәрелә. Берлек бу проблеманы хәл итү өчен республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә һәм проблеманы өлешчә хәл итүгә ирешә.

Бурыч: гонорар бар, китап языгыз!

2012-13 еллар тирәсендә Татарстан Президенты Татарстан язучылар берлегенә әдәби әсәр язу өчен 2 млн. сум акча бирә. Грантларны Татарстан язучылар берлегенең 2012-2016 еллардагы рәисе Рафис Корбан юллап ала. Ул, идарә белән киңәшеп, акчаны биш татар язучысына бүлә. Бу язучыларның һәркайсы 400 мең сумга тарихи шәхесләр турында әсәр язарга йөкләмә ала.

“Мәшһүр татарлар турында романнар, чәчмә әсәрләр иҗат итү буенча дәүләт заказы алдык. Быел биш шәхес турында әсәрләр яза башлыйбыз һәм шулай ел саен дәвам итәргә исәп бар. Язучыларга гонорары яхшы булачак. Әлегә кадәр китап нәшриятләренең язучыларга андый гонорар түләгәннәре юк иде”, - дип сөенә шул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан.

Тарихи шәхесләребез турында зур күләмле әсәрләр язарга Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнәй, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева алына. Килешү төзелә, әсәрләр тапшыру срогы билгеләнә, имзалар салына.

  • Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла - Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф турында;
  • Яшь язучы, Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин - күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол турында;
  • Алиш премиясе лауреаты, ул вакытта ТР Министрлар Кабинеты белгече Галимҗан Гыйльманов - татар һәм башкорт шагыйре, авылдашы Шәехзадә Бабич турында;
  • Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева - татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында;
  • Шагыйрь Ләис Зөлкәрнәй - ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы Дәрдмәнд турында язарга алына.

Башлаган эш – беткән эш ди халык. Якын киләчәктә татар халкының бөек шәхесләре турында саллы китаплар дөнья күрәчәк дип көтәргә генә кала.

Сүз уңаеннан, беренчел мәгълүматларда язучы һәм галим Солтан Шәмсинең Казан ханы Сафа Гәрәй турында язачагы әйтелгән иде. “Мин акча алмадым. Мораль яктан аны эшли алмадым. Язмаган әйбер өчен ничек акча алыйм инде?! Ә роман языла. Романнан бер өзекне “Мәдәни җомга”га бирергә җыенып йөрим”, - диде ул “Татар-информ” журналистына. 

Тәртипләре "бишле" булган язучылар

Башлангычның “беренче карлыгачы” буларак, 2017 елда Рөстәм Галиуллинның “Васыять” исемле китабы басылып чыга. 

Рөстәм Галиуллин: "Китап басылып чыккач бик күп уңай фикер ишеттем. Әлбәттә, күңел кушып язылганнан да рәхәте юк. Әмма бу роман эшли-эшли күңел кушканга әверелде. Героемны яраттым. Заказлы әйбергә заказ итеп карамыйча эшләдем. Дөресен әйткәндә, бик кыен булды. Ярый әле, шул вакытта ИЯЛИга эшкә кергән идем. Журналдан эштән киткәч, ярты ел тоташ роман белән утырдым. Архивлар белән эшләдем, галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Хатыйп Миңнегулов, Сарманнан Дамир Гарифуллин нык ярдәм итте. 2015 елның ахырында эшемне тапшырдым: Рафис Корбанга язып бетергәнлегемне күрсәткәч, тагын эшкәрттем әле. Эшли-эшли өч елдан артты инде. Минемчә, 2,5 - 3 елда зур әсәр язу - нормаль язучы өчен нормаль вакыт. Алынган кеше намус белән башкарып чыгарга тиеш инде. 

Алыныр алдыннан безгә уйларга вакыт бирелде. Без уйладык, шәхесләрне карадык, сайладык. Татар әдәбиятында андый грантлар кирәк дип уйлыйм. Ул, беренчедән, язучыларга да ярдәм, стимул. Икенче яктан, шәхесләрне кайтару - өйрәнелмәгән шәхесләребез байтак. Язылса, бәлки, алар кино яки театр өчен кызыклы булыр иде. Аны заманча формада – 150-200 битлек итеп, документаль фактлар белән расланган, әдәби телне саклап, ләкин уйдырмаларны күп кертмичә, киң катламга да, әзерлекле катламга да укылышлы итеп эшләргәдер".

Быел Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган романы дөнья күрәчәк дип көтәбез. Айгөл роман белән генә чикләнеп калмыйча актриса турында пьеса да язган - Татарстан язучылар берлегенең драматургия һәм тәнкыйть секцияләренең берләштерелгән утырышында каралды.

Айгөл Әхмәтгалиева: “Мин әсәрне билгеләнгән срок тулырга ике көн кала илтеп бирдем. Килешүгә кул куйгач, телисеңме-теләмисеңме - эшлисең инде. Быел китабым чыгар дигән өмет бар. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турынңа роман да, пьеса да яздым. Кешегә кирәк булырмы инде – белмим”.

Башкалардан ым да юк, шым да юк

Беркөнне каләмдәшләренең әдәби бурычлары турында Татарстан язучылар берлегенең хәзерге рәисе Данил Салихов искә төшерде. Ул бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең «Яшел камин янында. Шәхесләребез» мәгърифәти проектының беренче утырышында әйтте. Утырыш күренекле галим, язучы һәм дин әһеле Ризаэддин Фәхретдингә багышланган иде.

Утырышта катнашкан “Мирас” журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон Берлек әгъзалары алдына тарихи шәхесләр турында күбрәк язу бурычы куелырга тиешлеген күтәреп чыкты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов фикеренчә, бу юнәлештә әкренләп күтәрелеш сизелә башлаган. Ул берничә ел элек берничә язучының заказ белән тарихи шәхес турында әсәр язарга алынган булуын искәртеп үтте.

“Бүгенгесе көндә ул эшләнеп бетмәде. Ркаил Зәйдулла язып бетермәгән, Галимҗан Гыйльманов өстендә дә тора. Язучының намусында инде ул. Мин алар аны онытканнар дип уйламыйм. Тарихи әсәр язу өйрәнүне сорый. Бер-ике айда языла торган әйбер түгел”, - диде ул. Данил Салихов Рөстәм Галиуллинның Таҗетдин Ялчыгол турында китап язуын уңай мисал буларак әйтеп үтте.

Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла грант суммасының аз булуына дәгъвасын белдерде:

"400 мең бирелде дисәләр дә, аның бит салымнарлан соң кулга кергәне 200 мең чамасы гына иде. Кире кайтарсак, "400 мең итеп кайтарырга кирә була" диделәр", - ди ул.

"Заказлар күп – өлгереп булмый. Тарихи әсәр язу - җитди эш, ул марафон йөгереше түгел. Кемдер романны ун ел да яза. Булгаков, әнә, “Мастер и Маргарита”ны гомере буе язган. Безгә әсәр язу срогы уртача гына әйтелгән иде. Минем эш бара - романның шактый өлеше язылган, “Мәдәни җомга”да өзекләре дә чыкты. Кол Шәриф турында пьеса да яздым әле. Тарихны язучы кеше бер генә юлдан бармый бит, Казан ханлыгы чоры турында повесть та яздым. Нәтиҗәсе күренеп тора инде. Тарих ул шундый әйбер, керәсең-керәсең, кергән саен тирәнрәк суырып тора: яңа мәгълүматлар ачыла. Киңрәк алырга теләсәң - күп белергә кирәк. Ярый әле, Тарих институты фәнни китаплар чыгарып тора. Өйрәнергә материал күп. Хәзер Әстерхан ханлыгы турында укып ятам. Кырым ханлыгы тарихын да, Касыйм ханлыгын да, Нугай урдасы ханлыгын да өйрәнергә кирәк. Аларның бөтенесе романга кереп тә бетмәс. Ләкин автор кермәгәнне дә белергә тиеш. Кол Шәриф турында язу минем хыял иде. Акча бирмәсәләр дә язар идем. Өстемдә тора инде ул. Гомерем булса, тәмамлармын".

Бөтендөнья татар конгрессында узган "Ирек мәйданы" бәхәс клубында Ркаил Зәйдулланың әсәре турында Дамир Исхаков та телгә алды. Ркаил Колшәриф турында роман язам, материал кирәк дип килгән иде. Колшәриф турында материалларны өйрәнгәч, "Әсәрне язмаска булдым" диде, дип сөйләде тарихчы. Ркаил Зәйдулланың фикере үзгәргән булып чыга - Дамир Исхаковка язмыйм дигән булса, безгә язам, диде.

Тукай премиясенә кандидат Галимҗан Гыйльманов: "Алганда җиңел булып тоелса, эшли-эшли бик четерекле булып чыкты ул. Шагыйрь турында романтик әйбер генә язарга була иде. Ләкин бит аның фаҗигасе бар. Бераз уйларга туры килде. Анда укучыга бик нечкә бирә торган урыннар бар. Алары өчәр-дүртәр вариант эшләнде. Роман буларак язылып бетсә дә, мин аны кайта-кайта эшлим. Бигрәк тә сәяси якларын караштырам. Анда әле үзем өчен дә сораулар бар. Тагын бер кат кайтып күз йөртеп чыгармын дим. Бик кыска гына өзекләре матбугатта чыккалады. Ул новеллалардан торган роман. Исеме – “Бабич”. Яңгырашында хәтта бераз шомлырак та булган аһәң бар. “Бабич” - минем тормышымдагы иң авыр әсәрем булгандыр. Ул бит Бабичның үзе дәрәҗәсендә, Бабич талантлы булган кебек талантлы булырга тиеш. Бабич бит - философ. Мәхәббәтле җан да булган. Шәхесне бит мәхәббәт ача. Чор турындагы күп әйбер укучыга яңалык булачак”.

Ләис Зөлкәрнәй: “Шагыйрь турында прозада язуы бик авыр икән. Әмма әкренләп языла. “Казан утлары”нда Сөембикә турында шигъри романым чыгачак. Мин бит авыру белән көрәшәм...”

Нәтиҗә: Татар язучылары өчен гонорар булмаганга күрә язмыймы?

Рафис Корбан бу грантны алган вакытта җитәкчелек аның дәвамлы булачагын ышандырган була. Әмма бер шарт белән: "Бу әсәрләрне язып карагыз, алга таба нәтиҗәләрдән чыгып, күз күрер", - диләр Язучылар берлеге рәисенә. ТР җитәкчелеге шарты үтәлмәү сәбәпле, Язучылар берлеге алдагы елларда грант акчаларын сорый алмый. Шул рәвешчә, бу өч язучы Язучылар берлегенең грант алып язу юнәлешендәге эшчәнлегенә нокта куйган дип фаразларга була.

Рафис Корбан язучылардан бу әсәрләрне таләп итмәгән булса, кем белә, бәлки ул алга таба да эшли алган булыр иде... Берлек рәисе, әсәрләрне язучылардан җитди итеп таләп итә башлаган. Ул язучылардан үз өсләренә алган җаваплылыкны үтәүне сорый. Әмма Рафис Корбан бу эшне азагына җиткерә алмый. Язучылар Рафис Корбанны икенче срокка берлек җитәкчесе рәисе итеп күрергә теләми.

Рафис Корбан: "Роман язу өчен 400 мең бирелгән иде. Тукай премиясеннән аз гына азрак сумма. Килешүдә китерү вакыты билгеләнгән иде. Грант алган биш язучының икесе язды, өчесе акчаларын алып кесәләренә салдылар да, китермәделәр. Берсе трилогия язам, тагын 400 мең булмасмы дип килгән иде... “Башта китер әле”, дидем. Шул вакытта тиз генә язылса, тагын биргән булырлар иде. Хәзер бит язучылар өчен махсус андый акчалар алынмый.." 

Газинур Морат: "Мондый грантлар, төрле әдәби конкурслар татар әдәбиятына бик кирәк ул. Акча әдәбиятны бозмый..."

Марсель Галиев: "Тәкъдим иткәннәр иде дә, мин алмадым ул грантны. Чөнки ул вакыт мин бер шәхес турында яза идем. Кем турындамы? Үзем турында".

"Борчылма, Ркаил, утырганда язарбыз!"

Марсель Галиев бу вакыйгага бәйле бер мәзәк тә сөйләгән, имеш. Ул "Казан утлары" журналында басылып та чыккан.

"Язучылар берлеге идарәсендә Рафис Корбан Галимҗан Гыйльманов белән Ркаил Зәйдулладан әсәр таләп иткән. Тыңлата алмагач, хөкем һәм төрмәгә утырту белән яный башлаган. Ркаил башын ия, ә Галимҗан аны тынычландырып: "Борчылма, Ркаил, утырганда язарбыз", - ди".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100