Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Әни, татарның музыкантлары юкмыни соң ул?” Мәктәптә балаларыбыз татарча җырлыймы?

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимегәндә "татар телен башка урыннарда - дәрестән тыш чараларда, музыка, рәсем дәресләрендә куллануны беркем тыймый" дигән фикерләр дә ишетелгән иде. Музыка дәресләрендә балаларга татар җырларын өйрәтеп, татар музыкантлары белән таныштыралар микән? Бу мәсьәлә ни дәрәҗәдә кискен? Мәктәпләрдә татар җырын укытырдай белгечләр җитәме? “Татар-информ” хәбәрчесе әлеге сорауга әти-әни, укытучы һәм белгечләрнең фикерләрен сорашты. 

news_top_970_100
“Әни, татарның музыкантлары юкмыни соң ул?” Мәктәптә балаларыбыз татарча җырлыймы?

"Татарстан гимнын булса да өйрәтсеннәр иде!"

Иң беренче булып, әти-әниләрнең фикерен белергә булдык. Мөслимә Гыйльманова – мәктәп яшендәге ике бала анасы. Ул “Татарстан гимнын булса да өйрәтсеннәр иде” дип өзгәләнә.

- Әни кеше буларак, мәктәпләрдә татар җырына укыту проблемасы бар дип саныйсызмы?

- Мәктәпләрдә татар җырына өйрәтү, гомумән, аздыр дип уйлыйм. Профильле татар мәктәпләрендә, әлбәттә, өйрәтелә торгандыр. Ә рус мәктәпләрендә татар җырына өйрәтеп утыралардыр дип уйламыйм мин. Рус мәктәпләрендә милли кадрларны туплау мәсьәләсе дә катгый тормый. 

Шәхсән үземнең ике балам да музыка дәресләрендә бары тик рус җырларын гына өйрәнәләр. Берсе сигезенче сыйныфта укый, икенчесе - икенчедә. Музыка дәресе дәфтәрен ачып карыйм, бер татар сүзе дә, татар исеме дә күренми. Бу мине бик тә борчый. Ни өчен борчый, чөнки без Татарстан Республикасында яшибез. Рус яки татар мәктәбе булуына карамастан, алар, Татарстанда яшәүчеләр буларак, Татарстанның гимнын булса да белергә тиешләр бит инде! Гимныбыз да бик матур бит. Россиянекен һичшиксез өйрәнеп чыгалар инде, ә Татарстанныкын танымыйча да торырга мөмкиннәр. Мәктәптән шуны да белмичә чыгарга тиеш түгел алар. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк.

- Бу проблеманың нигезендә сезнеңчә нәрсә ята?

- Әйтеп үтүемчә, рус мәктәпләрендә рус телендә аралашучы кадрларны эшкә алалар бит инде. Әйтик, татарча белми торган музыка укытучысы булса, ул инде балаларга татар җырын берничек тә өйрәтә алмый. Ләкин минем шуны әйтәсем килә: хәтта ул татар телен белмәсә дә, татар композиторларын ул балаларга өйрәтә, алар белән таныштыра ала. Мисал өчен, Чайковскийны өйрәнәләр алар. Авыл мәктәбендә шул ук Чайковскийны татар телендә өйрәнәләр бит. Татар музыкантлары турында интернетта да мәгълүмат җитәрлек. Димәк, татар музыкантлары турында рус телендә генә аралашучыларга да өйрәтеп була. Укытсыннар иде рус телендә. Монда инде синең кайсы милләттән булуың артык мөһим дип уйламыйм мин.

- Сезнеңчә, проблеманың нигезендә кадрларның татарча белмәүләре генә торамы?

- Юк, бу бердәнбер сәбәп түгел. Һәрбер фәннең үз планы була, музыка дәресенеке дә. Бу әйберләрне еллык план төзегәндә үк исәпкә алырга кирәк. Шул планга татар җырына өйрәтү дигән бүлек юктыр дип уйлыйм мин. Татарстанда яшәгәнне генә искә алып булса да, бу эшне эшләргә кирәк. Мәгариф органнары да бу мәсьәләгә игътибар итсә, әйбәт булыр иде.

- Бәлки әти-әниләр үзләренең гамәлләрен аңлап, рус яки инглиз телләрен махсус өйрәнелә торган мәктәпләргә бирәләр дә, татар җырлары өйрәнелмәсә дә ярый дигән принцип белән яшиләрдер?

- Соң бардыр, әлбәттә, татар теленә гомумән каршы булган әти-әниләр юк түгел бит. Тик кабатлап әйтәм, эш бит татарча җырларга өйрәтү дә генә түгел. Татарның күпме танылган классиклары, күпме танылган музыкантлары бар. Аларны бит опера, балет театрларына барып, татарлар язган күбесен рус телендә тыңлап кайталар. Бик матур опералар бар, бик матур спектакльләр бар. Ә нишләп музыка дәресләрендә шул ук материалны рус телендә булса да бирмәскә ди. Алар ул җырларны, музыканы ишетергә, тыңларга тиеш. Менә ул классик җырчыларыбыз, композиторларыбызны һичшиксез мәктәптә өйрәтергә кирәк.

- Минем балаларга музыка дәресендә татар җырларын өйрәтмиләр дисез. Алар үзләре моңа ничек карыйлар, игътибар итәләрме?

- Балаларымның икесе дә татарча камил аралаша. Менә олы малаем бер тапкыр килеп: “Әни, менә без Шопеннарны, Чайковскийларны өйрәнәбез дәресләрдә. Ә татарларда андый кешеләр гомумән бармы ул?” – дип сораганы булды. Мин инде үзем утырып, аңлаттым. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхиннарны туган еллары белән булмаса да аңлаттым. “Улым, менә безнең шушындый мәшһүр классикларыбыз бар. Аларның менә шундый опералары, җырлары, маршлары бар. Алар дөньякүләм танылган. Сезнең музыка дәресләрендә керми алар, шуңа күрә син аларны белмисең”, – дидем. 

Башлангыч сыйныфларда да булмады, юк та. Мин музыка дәфтәрләрен күзәтеп барам, бер генә татар җыры булса. Хәтта менә иң гади җыр “Учат в школе”ның, татарча “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” дигәне бар. Аны бит инде өйрәнгән вакытта бер куплетын русча, икенче куплетын татарча да өйрәтеп була. Ул татарча вариантларын карап та тормыйлар. Гомумән, мәктәптә өйрәнелә торган күп кенә җырларның татарча вариантлары бар. Шул ике телдә дә берешәр куплет өйрәтсәләр, әйбәт булыр иде. 

Рифат Фәттахов: "Хәзер чын профессионал булырлык музыка укытучыларын әзерләмиләр"

26 апрель, туган тел көне көнне Президентыбыз Рөстәм Нургали улы сәнгать эшлеклеләре белән очрашкан иде. Рифат Фәттахов шул чакта “Мәктәпләрдә музыка дәресләре һәм аерым алганда татар җырына өйрәтү әһәмиятле” дип чыккан иде. Аның фикерен дә белергә булдык.

- Президент бн очрашуда сез мәктәпләрдә музыка дәресләренә әһәмият бирергә кирәк дип чыктыгыз.

- Президент белән очрашуда бүгенге көндә безнең Республика өчен, татар дөньясы өчен татар телен өйрәтү белән бер дәрәҗәдә музыка дәресләре дә бик әһәмиятле, дидем. Чөнки музыка укытучысы ул мәктәптә гади бер фән өчен җаваплы кеше генә түгел. Җыр укытучысы милли мәдәни мохит тудыручы да. Ул дәресләр өчен генә түгел, түгәрәкләр, концертлар өчен дә җавап бирә. Бу бүгенге көндә бик тә актуаль. Татар телен, татар мәдәниятен, татар халкын саклап калуда бик тә үтемле чараларның берсе – ул мәдәният һәм аның да иң үтемле формасы музыка.

Мин үзем бу тема белән кызыксынам. Бу өлкәдә бик зур проблема да бар. Казанда, калган зур шәһәрләрдә бу әйбер бик актуаль түгелдер, әмма авыл җирендә музыка укытучылары җитми. Гадәттә, музыка дәресен өстәмә итеп башка фән укытучыларына бирәләр. Монда нинди сыйфат турында сүз булуы мөмкин инде. 

Мин үзем таныш булган Казан мәктәпләрендә профессиональ дәрәҗәдәге музыка укытучылары бар, әмма аларның күпчелеге инде пенсия алдында. Берничә елдан соң безнең Республикада музыка укытучыларына кытлык туарга мөмкин. Бик күп мәктәпләрдәге музыка укытучылары заманында Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаганнар. Элек легендар музфак бар иде бит. Әмма педагогика институтын КФУга кертү белән берлектә музфакны да юкка чыгардылар. Бәлки өстәмә рәвештә генә музыка укытыладыр, әмма дә ләкин музфак заманындагы кебек профессиональ дәрәҗәдәге музыка укытучыларын укыту бүгенге көндә юк. 

Бу үзен берничә елдан соң бик нык сиздерергә мөмкин. Президент белән очрашу вакытында мин бу мәсьәләне күтәрдем. Ул аңа бик нык игътибар итте һәм Татарстан хөкүмәтенә бу проблеманы чишү буенча ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кушты.


- Сезнеңчә, бу мәсьәләнең чишелеше булачакмы?

- Чишеп булыр дип уйлыйм. Әйтеп үтүемчә, Мәдәният министрлыгы музыка укытучыларын укыту буенча чаралар күрергә тырыша. Әлбәттә, глобаль алганда бу безнең милли университет проблемасына килеп тоташа инде. Чөнки бит безнең югары белем бирердәй милли уку йортыбыз юк. Идеалда безнең татарның милли университеты булып, шунда һичшиксез музыка факультеты булырга тиеш. Әмма әлегә аларның берсе дә юк. Моның бер чишелеше булып, минемчә, Татарстан карамагындагы педагогика көллиятләрендә музыка факультетын оештыру торачак.

- Бер ана балам кайтып, “Әни, безнең данлыклы татар музыкантлары юк мени соң ул?” – дип сорады ди.

- Мин дә шуный әйтәм бит, шуны әйтәм. Музыка факультеты булган елларны милли компонентны да бик көчле бирәләр иде. Күрәсең, хәзер ул проблема бик кискенләшкән. Димәк, монда безнең мәгариф системасы кешеләре, мәктәп җитәкчеләре музыка дәресләренә стандартлар куйганда бик игътибарлы булырга тиеш.

- Уку-укыту программасы Мәскәүдә раслана диләр бит.

- Ансы да дөрес. Әмма минем белүемчә, Мәскәүдә дә милли тема кертү мөмкинлеге бар. Бу бик зур проблема, сүз дә юк. Һәм бу проблема теге проблемага барып тоташа. Безнең мәгариф системасында миллилекнең дәрәҗәсе дигән проблема бу һаман.

- Музыка укытучысы татар композиторларын белмәсә?

- Мин конкрет мисал китерә алмыйм. Әмма татар музыкасын, татарның җыр сәнгатен бу телне, бу мәдәниятне, бу милләтне камил дәрәҗәдә белгән кеше укытырга тиеш. Һичшиксез. Минем монда татар кешесе генә булырга тиеш дип ниндидер чикләүләр куясым килми. Чөнки безнең тарихыбызда бөек композиторыбыз Александр Ключарев дигән кеше бар. Ул бит рус кешесе. Әмма ул татар фольклорын, татар телен, татар мәдәниятен өйрәнгән кеше. Ул татар музыкасы турында татарлардан да әйбәтрәк белгән. Татар халык җырларын фәнни дәрәҗәдә өйрәнеп, җыентыклар, фәнни китаплар чыгарган кеше.

Миңгол Галиев: "Баланы моңнан аеру - җинаять"

Бу мәсьәлә буенча бөтен гомерен балаларны җыр сәнгатенә өйрәткән Миңгол абый Галиев белән дә әңгәмә кордык.

- Миңгол абый, мәктәпләрдә төгәл фәннәр рус телендә укытылган белән килешеп барабыз. Ә җыр дәресендә татар җырына өйрәтү нигә бетеп бара икән?

- Бөек рус халкы дибез без, бөек Россия дибез. Шушындый исемгә лаек булу өчен һәр милләтнең телен дә, йөзен дә саклау зарур. Әгәр дә әз булган милләтләрнең тамырына балта чабу дигән кебек теленнән, гореф-гадәтләреннә аеру бара икән, бу бөек Рус иленең бөек дигән сүзен сызып ташлауга бара.

Бер вакыт Шәмәрдәнгә очрашуга чакырдылар мине. Бер рус баласы булмаган җирдә, 700 бала укый торган рус мәктәбе яшәп ята икән. Ярый инде, математика, физика ише дөньяви фәннәрне алып барсыннар рус телендә. Ә нигә музыка дәресен дә рус телендә алып барырга? Аннары нигә татар җыры юк дибез, безнең бөтен уку-укыту программасы Мәскәүдә раслана бит. 


- Бәлки бу җыр укытучыларынан да торадыр?

- Анысы милли тәрбиядән тора аның, сеңлем. 

Безнең Казанда иң беренчеләрдән булып музыка факультеты ачылды педагогика институтында. Шуннан соң Уфада ачылды, аннары бүтән җирләрдә. Аннары Федераль Университетка әйләнеп китте. Шунда кешеләр әйттеләр: “Нигә инде монда музыка факультеты. Безнең музыка белгечләре әзерли торган консерватория бар, институтлар бар”, – дип. Бу бик ялгыш фикер. Чөнки консерваторияларда бары тик яхшы җырчылар, үз өлкәләрендә “ас” булган кешеләрне әзерлиләр, тик мәктәпләрдә музыка укытырдай педагогик белемле белгечләрне түгел. Алар осталыклары белән, музыка коралларында искиткеч итеп уйнаулары, искиткеч итеп җырлаулары белән халыкны гомумән тәрбияли, тик мәктәп баласын түгел. Мәктәп баласына музыкаль тәрбияне бары тик музыка укытучысы гына бирә ала.

КФУга кертелгәч, музыка факультетын кыскарта башладылар. Һәм берничә ел беренче курска алмадылар, алсалар да инде көллият белеме булганнарны гына алдылар. Ул да бакалавриат түгел, читтән торып үзләштерү бүлегенә һәм ансы да түләүле генә була дип әйттеләр. Шунда мин: “Менә бер 10 ел үтсен әле. Музыка факультетын бетерергә юл куйган кешеләрнең гаепләрен эзли башлаячаклар”, – дидем һәм шулай булды да. Менә инде узган елдан көллият белеме булмаганнарны да алганнар. Һәм шунысына игътибар иттем: аларның 
стипендияләрен 10-15 мең дип әйттеләр һәм бу бик гадел. Ник дисәгез, 30-40 елларны безнең Татарстанда опера театры мәсьәләсе килеп туганнан соң, Башкортостан белән кушылып, Мәскәүгә студиягә талантлы яшьләрне укырга җибәргән. Шул вакытта архивта сакланган бер интервьюда да әйтелә ул: опера сәнгате кирәк булгач, Татарстан хөкүмәте Мәскәүгә җибәрелгән яшьләрнең торуын да, ашавын да, юл мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды, стипендиясен дә күп итеп түләде, ул стипендия хәтта консерваторияда укытучы профессорларның хезмәт хакларыннан да югары булган, ди. Кирәк булгач, эшләгәннәр бит.

Музыка факультетын бетерү мәктәпләргә дә зыян салды. Белгечләр юк бит. Ә баланы моңнан аеру – зур җинаять. Ни өчен соң әле борынгы Грециядә математика, тел һәм моң бергә барган. Иң мөһим фәннәрнең берсе ул. Кешене рухи тәрбияләү өчен кирәк ул.

Музыка укытучысы: "Мәктәптә хәлләр бик мөшкел димәс идем"

Уразаева Ләйсән Камил кызы Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында музыка укытучысы булып эшли, шулай ук музыка мәктәбендә дә вокал дәресләре алып бара. Ул Татарстандагы һәрбер бала, нинди милләт баласы булуга карамастан, татар җырын, татар музыкантларын белергә тиеш дигән фикердә.

- Мәктәпләрдә татар җырына өйрәтү, татар музыкантлары белән таныштыру кимеп бара, ә кайбер мәктәпләрдә бөтенләй юк ише сүзләр килеп иреште. Сезнең мәктәпләрдә ничек?

- Безнең мәктәптә хәлләр алай мөшкел дип әйтмәс идем. Музыка мәктәбенә йөрүче балаларым күпчелек татарча җырлыйлар, мин татар җырына басым ясап өйрәтәм. Татар конкурсларында да күп катнашабыз.

- Ә менә лицейда ничек? Планга татар җырын, татар музыкантларын өйрәтү дигән бүлек кертелгәнме?

- Планга безнең "музыка родного края" дип кертелгән ул, туган як, туган төбәгеңнең музыкасы белән танышу дип. Ә Гали Акыш исемендәге лицейда минем бер сыйныфта 90 процент бала татар. Алар белән күпчелек татарча өйрәнәбез инде. Үзләре дә татарча җырларга телиләр.

- Татарстанда яшәүче һәрбер бала татар җырын белергә тиешме?

- Әлбәттә! Һичшиксез! Татар баласы гына түгел, ә башка милләт балалары да белергә, танышырга тиеш дип саныйм. Минем бер рус кызы бар иде, хәзер бетереп чыкты инде. Шул "Моң чишмәсе" дигән конкурста 2 дәрәҗә лауреат булды. "Зәңгәр шәл"дән Мәйсәрә җырын өйрәнде бүтәннәргә карап. Аны жюрилар рус икәнен аңламадылар да, керәшен дип уйладылар. Ә ул чип-чиста рус кызы.

Аннары башка төбәкләрдә үз телләрен өйрәтәләр бит, бездә дә әз генә булса да керергә тиеш бит инде ул, музыка дәресендә булса да.

- Бала өчен муызканың роле ничек?

- Музыка тәрбияли. Менә музыка мәктәбендә дә бөтенләй бер гаиләгә әйләнәсең, балалар нык тәрбияле булып үсә, күңелләре чиста була аларның, матурлыкны күрә беләләр. Хәзерге балалар болай да компьютер уеннарыннан чыгалмыйлар, роботлар кебек. Аларның күңелләрен үстерергә кирәк. Музыка дәресләре шуның өчен кирәк инде ул. Шул балаларны өйләреннән алып чыгып, музыка мәктәбенә кертеп утыртыр идем кулымнан килсә.

- Аннары музыка дәресләрен музыка белеме булмаган укытучылар укыта. Әйтик, рәсем, технология укытучыларына өстәмә дәрес итеп бирәләр. Музыка укытучылары җитми мени соң бүгенге көндә, яки сәбәп башкада микән?

- Җитми дип уйлыйсызмы? Шәһәр мәктәпләрендә юктыр андый нәрсә. Гадәттә ул сәгать җитмәүдән була. Аннары район хакимиятләреннән дә тора инде ул. Әгәр дә аларга дәресне кем алып баруы мөһим түгел икән, музыкага карата шундый битараф икән алар, музыканы икенче урында торучы фән итеп кабул итәләр икән, алалар инде шундый укытучыларны.

Ә болай музыка белгечләре бар бит инде. Менә безнең Чаллыда педагогика көллиятенең музыка факультеты бар. Әзерлиләр бит бары. 

"Татарстанда музыка фәне буенча педагогик кадрларга кытлык"

Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен без мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. 

1. Мәктәпләрдә музыка дәресләре нинди план-программа буенча укытыла?

2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә мәгариф" дигән Федераль законның 28 статьясы (алга таба – Федераль закон) нигезендә мәгариф оешмалары белем бирү, фәнни, административ, финанс-икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыруда мөстәкыйльлеккә ия.

Федераль законның 2 статьясындагы 9 пункт нигезендә белем бирү программасы – ул белем бирүнең төп характеристикалары (күләм, эчтәлек планлаштырылган нәтиҗәләр), педагогик-оештыру шартлары һәм законда каралган очракларда, уку планы, календарь уку графигы, уку предметларының эш программалары, курслар, дисциплиналар (модульләр), башка компонентлар, шулай ук бәяләү һәм методик материаллар рәвешендә тәкъдим ителгән аттестация формалары комплексы.

Федераль законның 12 статьясындагы 7 өлеш нигезендә белем бирү программалары ФГОС нигезендә һәм үрнәк төп белем бирү программаларын исәпкә алып эшләнә.

«Музыка» фәне федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергәндә «Сәнгать» фәне өлкәсе составында мәҗбүри булып тора. Шулай ук аларны үзләштерүнең предметлы, метапредметлы һәм шәхси нәтиҗәләренә карата таләпләр билгеләнде.

2. Мәктәпләрдә татар җырларын, татар композиторларын өйрәнү каралганмы?

Гомуми белем бирү буенча Федераль укыту-методик берләшмәсе карары белән расланган төп белем бирү программаларында «Музыка» фәненә бирелгән сәгатьләр (1-4 сыйныф һәм 5-7(8) сыйныфларга атнага бер тапкыр музыка дәресе каралган) һәм аерым сыйныфларда эшчәнлек төрләре буенча укытуның эчтәлеге билгеләнде:

- Халык уен кораллары белән бергә Россия халыкларының төрле жанрдагы җырларын (бишек, хор, бию җырлары һәм башкалар) башкару;

- Россия халыклары иҗаты. Музыка һәм шигърият фольклоры, милли уен кораллары, милли кием-салым турында белемнәрне формалаштыру. Ансамбльдә, хорда җырлау күнекмәләрен ныгыту;

- Халык музыка иҗаты. Халыкның гомуми мәдәниятен үстерүдә телдән телгә күчеп килгән халык иҗаты. Рус халык музыкасының характерлы үзенчәлекләре. Рус халык вокаль музыкасының төп жанрлары. Россия халыкларының музыкаль фольклоры. Үз төбәгенең музыка мәдәнияте, халык музыка иҗаты белән танышу һәм башкалар.

3. Профессиональ дәрәҗәдә музыка укытучысы белгечләрен әзерләүче уку йортлары бармы?

Башлангыч һәм төп мәктәптә эшли ала торган музыка укытучыларын Арча педагогика, Чаллы педагогика һәм Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятләрендә әзерлиләр.

Укыту "музыкаль белем" урта һөнәри белем бирү программасы 53.02.01 буенча башкарыла, "музыка укытучысы, музыка җитәкчесе" квалификациясе бирелә. Алар башлангыч һәм төп мәктәптә музыка укытучылары, балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре булып эшли ала. Бу белгечлек буенча белем алучы контингенты узган елда 259 кеше булса, киләсе елгы кабул итү планында 60 кеше.

4. Хәзерге көндә музыка укытучылары җитмәү дигән нәрсә күзәтеләме?

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында музыка фәне буенча педагогик кадрларга кытлык күзәтелә. 23 вакансия ачык.

Шул ук вакытта, 2019 елда "Музыкаль белем" белгечлеге буенча 60 тан артык укучы урта һөнәри белем, 30 дан артык укучы югары белем алды.

Югары уку йортын һәм урта һөнәри белем бирү уку йортын тәмамлаучылар безнең Татарстан Республикасы мәктәпләренә эшкә килер дип ышанабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100