Тәмле кишер үстерү өчен 10 киңәш

14 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: Автор
Шәмәрдәндә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Илсөяр Кәбировадан тәмле кишер үстерү өчен 10 киңәш.

– Бакчасында кишер үстермәгән кеше сирәктер. Халык тәҗрибәсен тыңлап, Интернет һәм журналлардан мин яхшы сыйфатлы, тәмле кишер үстерү өчен түбәндәге 10 шартны үтәргә кирәк дип уйлыйм, – ди Илсөяр ханым.

1. Кишерне уңдырышлы көпшәк туфраклы, яктылык күп төшә торган урынга чәчәргә;

2. Бер урынга ике ел рәттән утыртмаска;

3. Кишер түтәлен еш йомшартып торырга, чөнки жир өсте катып китсә, кишер ямьсез һәм кыяфәтсез булып үсә;

4. Орлык сайлау. Кишернең бик күп төрле сортлары бар. Мин үзем кышка яхшы саклана торган сортлардан "Королева осени" һәм "Лосиноостровская"ны үстерәм. Шушы сортларны утыртып, ел саен орлыгын әзерлим. Мәшәкате күп булса да, орлыклар көчле булып чыга. Кыш көне үк аларның тишелешләрен тикшереп карыйм;

5. Кишер түтәлендә буразналар арасын уч төбе киңлегендә калдырам, шулай эшләгәндә рәт арасын эшкәртүе җиңеләя. Орлыкларны бернәрсә белән дә эшкәртмичә чәчәм. Ләкин тишелә башлауга сыек ал төстә марганцовка эремәсе сибәм. Кишер чебененә каршы нашатырь спирты эремәсе дә файдалы.

6. Кишерне сирәкләү бик җаваплы һәм авыр процесс. Буразна арасыннан җил йөрсә, кишер сирәк үсеп торса, бернинди чир дә, ялангач әкәм-төкәм һәм проволочник та куркыныч түгел. Сирәкләү эшен җиңеләйтүне кыш көне үк уйларга була. Мин кишер орлыгын бәдрәф кәгазеннән тасмалар кисеп, крахмал клейстры белән, 4-5 см ара калдырып, орлыкларны ябыштырып чыгам. Яз көне буразнага сузып саласы гына кала.

7. Кишер тирес яратмый һәм ашламалар күп булса, ул кәкре-бөкре һәм әче булып үсә. Хлор катнашкан ашламаларны кишергә бөтенләй кертергә ярамый. Августа түтәлгә көл, известь кертсәң, тәмле куе төстә, кетердәп торган кишер җыярга була.

8. Кәбестә , чөгендер, кыяр, суганнан соң кишер яхшы үсә.

9. Су сибүгә килгәндә, 5-6 чын яфраклар формалашканчы, суны регуляр сибәргә кирәк. Ә инде алга таба, коры булса да, су сибү кирәкми, чөнки тамыр үзе су эзләп аска китә, тамыразык та тигез, матур формалаша. Су күп булганда, тамыразык йонлач була һәм ярыла.

Июль аенда 2-3 грамм бор кислотасы эремәсен, 20 көн вакыт аралыгы белән 2 тапкыр сипкәч, кишер чиста, матур, зур булып үсә.

10. Кишерне көз көне көчле салкыннар башланганчы, аяз көнне җыеп алам һәм саклауга әзерлим.

Кишер орлыгын кайнар суда тотсаң, шәп тишелә

Чаллыда яшәүче һәвәскәр бакчачы Гүзәл Мәрдәнованың кишер орлыгын чәчү буенча үз ысулы.

–Үзебез кечкенә чактагы “Шантане” сортлы кишерне үз итәм. Хәзерге цилиндр формасындагылар бик ошап җитми. Кишер утыртыласы түтәлне казыганда ком салам, тиресне күп кушмыйм. Тирес күп кушылса, кишер кәкере була, дигәннәрен ишеткәнем бар, шуңа күр бик аз кертәм. 

Кишер орлыгын ярты сәгать 60 градус җылылыктагы кайнар суда тотарга кирәк. Су суына башласа, кайнарны өстәргә мөмкин. Орлыкның тышында эфир мае бар, менә шул орлыкка тиз генә тишелеп чыгарга ирек бирми. Кайнар суга салгач, эфир мае эри һәм орлык тиз тишелә. Сәбәбе менә шул. Суда тоткач, орлык укмаша. Моның өчен орлыкны бәрәңге крахмалы белән бутап чәчәм. Болай иткәндә бер-берсенә ябышмый да, ашлама да булып тора.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Йорт һәм бакча

Язын нинди агач үсентеләре утырту отышлы?

Тиздән базарда, сәүдә нокталарында җимеш агачлары, куак үсентеләрен сату җанланып китәчәк. Сатучылар үз товарын мактап һәрберсенең мул уңыш бирәчәген вәгъдә итәр. Безнең табигать шартларында мул уңыш бирердәй үсентеләрне ничек сайлап алырга һәм алар үсеп китсен өчен ничек утыртырга? Белгечләр киңәшләрен күздә тоткан бакчачылар алданмас. 

Йорт һәм бакча

Бәрәңгедә алтынсу нематода: Чувашия бәрәңгесен утыртырга ярамый

Авыл халкының иң авырткан җире – бәрәңге, минемчә. Язын бакчаны ничек эшкәртергә, тирес кертергәме-юкмы дип баш вата, аннан соң орлык сайлап интегә. Кешедән калышмыйча төбен өяргә дә, кортка каршы көрәшергә дә, чүбен дә утарга кирәк. Ярый әле никадәр тәрбия биреп, бәрәңгең уңса! Уңмаса, нишләрсең?

Йорт һәм бакча

Кабагыгыз уңдымы?

Cентябрь – уңыш җыю вакыты. Бакчаларда бәрәңге һәм күп кенә яшелчәләр казып алынды, хәзер авыл халкы мәш килеп кабак уңышын җыюга кереште. Социаль челтәрләрдә берсеннән берсе уздыырп, зур кабаклары белән мактанышалар. "Интертат" кабак үстерү һәм саклау серләре белән таныштыра.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла