Көзгә кадәр җиләк җыючы бакчачы: “Утырту өчен мыекчадан чыккан беренче, икенче үсентене аласы”

31 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Байлар Сабасында яшәүче кызыклы кешеләрнең берсе - җиләк үстерүче бакчачы, 70 яшьлек Фәйзрахман абый Гарипов. 

Җиләк кыры – 20 чакрым ераклыктагы Ике басу Арташ авылы янында. Фәйзрахман абый көн саен икенче авылга барырга һич иренми. Иренеп утырса, улына шушы эшне башлап карарга киңәш итәр идемени инде ул?! 

Улы Илнар белән бергәләп тотыналар алар бу татлы шөгыльгә. Фәйзрахман абыйның тормыш иптәше Разыя апаның да өлеше зур. Көзгә кадәр сыйлый торган ремонтант каен җиләкләрен иң элек Разыя апа өендә кечкенә савытта үстерә. Кырда җиләклек булдыргач, шунда күчерәләр. Бүген дә бик эре җиләкләре белән куандырып тора каен җиләкләре.

Җиләк кырында эш башлаганнарына өч еллап вакыт узган. Башта Илнар башкарак юнәлештә үзен сынап карый. Күлне арендага ала, чистарта, балыклар үрчетү була аның хыялы.

–Аучы булсам да, хайваннарны, кошларны атканым юк. Аучыны киек-җанварлар атып кына йөри, дип уйлап ялгышалар, аучы аларны ашатырга, үрчергә, сакларга ярдәм итүче дә, – ди Илнар.

Күлне рәткә китергәч, янәшәдәге болынлыктан сигез кешенең пай җирен сатып алалар. Бик аз вакыт булса да, футбол мәйданчыгы да була әле биредә. Яшьләр җыелып туп тибәләр. Нәкъ менә шул вакытта зирәк бабай, җирне әрәм яткырмыйк, җиләк үстереп карыйк, дип киңәш итә.

– Грант алу өчен гариза язып, бизнес-проект төзедек. Комиссия рөхсәт биргәч, ныклап эшкә керештек. Документлар артыннан Илнар йөрде, мин юл күрсәтүче генә, – ди үзе.

Миллион сумлык грант ала Гариповлар.

– 2016 елның көзендә кәлшәләрне Мамадыштан алып кайттык. 24 мең төп кәлшә алып кайту һәм башка чыгымнар белән 400 мең сумга төште ул вакытта. Бу бөтен акчаны суыра торган нәрсә икән мин әйтәм, үзебезнең кәлшәне булдыру ягын карарга кирәк, дим. 

Нишләргә, ничек эшләргә кирәк икәнен китаплардан укыдык, балалар интернеттан да карады. Беренче елны мыекларны кисмәдек, мыеклар ике рәт арасына да чыгып үсә бит, шуларны август-сентябрьдә яңа рәт ясап күчереп утырттык. Шулай итеп, беренче елны 10 мең төп җиләк кәлшәсен үзебез үстердек, – дип сөйли Фәйзрахман абый.

“Рәт арасын чабып кына алабыз”

Җиләк түтәлләре пленка белән капланган. Пленка астыннан торбалар үтә һәм алардан тамчылап су сибелә. Җиләкләр бер-берсеннән 40 сантиметр ара белән утыртылган. Моның өчен пленканы тишәләр һәм шул тишекләрдән җиләк үсентесен өскә тартып чыгаралар икән. Пакетларның кулланышта булу срогы биш ел. Викторияне пленка белән каплап үстерүнең тагын бер өстенлекле ягы – пленка белән капланган җир тиз җылына һәм җиләкләр дә иртәрәк өлгерә. Шулай ук чүп үсми, җиләкләр туфракка тиеп пычранмый.

– Тәрбияләмичә генә җиләк булмый, гел шушында без. Яз-көз корган яфракларыннан чистартабыз. Суны күлдән насос белән кудырабыз. Рәт арасын кайбер җиләк үстерүчеләр химикатлар белән эшкәртә, без чүп үләннәрен чабып кына алабыз. Анда сипкән агу барыбер туфракка үтә, туфракны да зарарламыйбыз. Моны яз көне генә эшләргә тырышабыз. Көздән калган үләннәр карт тотуга ярдәм итә. Безнең монда ялан кыр булгач, кыш көне кар бик ятмаска да мөмкин. Менә быел да кышын кайбер бакчаларда да җиләкләр өшегән иде. Ә кар капласа, җиләкләрнең кыш чыгу мөмкинлеге зуррак, – дип аңлатты ул.

Җиләкнең Италиядә чыккан “Клери” сортын утыртканнар. Бакча җиләгенең көзгә кадәр җиләк бирүче ремонтант сорты да бар. Август аенда тавык йомыркасы зурлыгындагы кып-кызыл викторияләрне моңарчы күргәнем юк иде. Менә хәзер викториянең дә көзгә кадәр уңыш бирә торган сорты барлыгын күрдем. Кызыксынучларга киңәшләрен дә, кәлшәләрен дә бирә Фәйзрахман бабай.

Җәен җиләк җыярга килүчеләр - күрше авылныкылар. Алар яз-көз эшкәртү вакытында да, җиләк җыйганда да төп эшче көчләр. Сатып алучыларны да эзләп йөрисе юк. Каядыр алып барып урнаштырып та йөрмиләр. Ул яктан да бик уңайлы. Сатып алучылар бер-берсеннән ишетеп күрше авыллардан килә икән сезон вакытында. 

З гектарга якын мәйданда бакча җиләгеннән тыш, кара һәм кызыл карлыган, алмагачлар үсә.

– Карлыганнарны төрле районнардан алып кайттык. Буа, Киров якларына да чыгарга туры килде, Карлыганнар ике мең, алмагачлар 250 төп, – ди бакчачылар.

Ялан кырда менә шулай җиләк үстерә Гариповлар. Фәйзрахман бабай заманында Минзәлә совхоз техникумында агроном белгечлеге алган. Яшьлектә алган белемнәре олыгайгач җиләк үстерергә дә ярдәм иткән.

– Быелгы җиләк уңышы уртача булды, начар дип әйтеп булмый. Беренче кыраулар чәчәкне алды, шуннан калганы әйбәт кенә үсте. Хәзерге вакытта җиләк үсентеләре әзерләү белән шөгыльләнәбез. Мыекчалардан чыккан үсентеләрне аерым савытларга утыртабыз. Кирәк кешеләргә сатып та бирәбез, үзебез дә утыртабыз. Утырту өчен мыекчадан чыккан беренче, икенче үсентене аласы. Тамырын кыскартып, ян-якларындагы хәлсез, корган тамырларны өзәсең дә утыртасың. Виктория үсентесенең тамыры озын булса бөкләнеп кала, бөкләнеп калгач үсеп китәргә файдалы булмый. Тамыр аска таба үсеш алырга тиеш, – дип киңәш бирде ул.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Йорт һәм бакча

Сентябрь аенда нәрсә эшләргә? Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы һәм чәчәк түтәлендә башкарылырга тиешле 30 иң мөһим эш

Сентябрь – бакчада эш бетте дип җиңел сулар өчен сәбәп түгел әле. Тәҗрибәле бакчачылар кишәрлектә дистәләгән кичектергесез эш калганлыгын яхшы белә. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы һәм чәчәклектә тормыш кайнавын дәвам итә, димәк, әле сезгә шактый тир түгәргә туры киләчәк дигән сүз. 

Йорт һәм бакча

Җимеш агачларыннан мул уңыш алу серләре: нинди химик препаратлар кулланырга һәм известь белән кайчан эшкәртергә?

Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы корткычларның активлашу чоры башлана. Май аенда җиләк-җимеш агачлары һәм куакларда талпан, гөблә кебек төрле корткыч күбәләкләр, гөмбәчек чирләре баш калкыта башлый. Шулай ук парша, бакча җиләгендә - соры черек авыруы, карлыган белән крыжовникта - антракноз, виноградта - хлороз, ә бәрәңге белән помидор үсентеләрендә фитофтороз авыруы килеп чыгарга мөмкин.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла