Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьлек сере (Зәмирә Сәмигуллина)

Яшьлек сере (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100
Яшьлек сере (Зәмирә Сәмигуллина)

Хәдичә абыстайны соңгы юлга озатырга күрше-тирә авыллардан да килделәр. Авылның Ак әбие булып йөргән карчыкны һәммәсе дә яратты шул.

Кайчан килсәң дә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер нечкә күңелле бу карчыкны үз итмәслек тә түгел. Нур бөркүче шомырт кара күзләре, йомшак, ипле генә дәшүе – үзе бер дога. Авылда гына түгел, күрше авыллардан да анны Коръән ашларына, авыз ачтыру мәҗлесләренә алып китеп кенә тордылар. Таң сулары, догалар белән дә күп кешегә яшәү көче бүләк итте әле ул. Тормыш ыгы-зыгысыннан арып килгән бик күп хатын-кызның серләрен дә саклый белде. 

Үзе тормышка чыгып балалар үстерә алмагач, сабыйларны да бик яратты. Аш мәҗлесләреннән кайтканда, үзенә бирелгән күчтәнәчләрен урамда очраган бала-чагага өләшә торган иде. Урамдагы таныш та, таныш түгел дә балаларга конфет-прәннек өләшкәндә, аның күңелен үткәндәге ямьсезлеге кимерә иде. Әй, ямьсезлек! Әнә шул ямьсезлекне, серне бертуган апасы һәм җизнәсеннән башка беркем дә белмәде. Һәм ул шул серне үзе белән алып та китте…

Азгын Салихны Хәдичәнең әллә дулкынлы чәчләре әсирләде, әллә ымсындыргыч тулы гәүдәсе җәлеп итте. Хатыны өйдә юк чакта Салих балдызына бәйләнергә гел сәбәп кенә эзләде. Кыз эшнең кая таба барганлыгын сизеп, апасының өйдә булмасын белсә, үзе дә кача. Ә ул көн гомерлек язмышына кара тап булып языласын белсә, һай белсә, ике аягының берсен дә атламый иде кыз. Апасы эштән кайтышка аш өлгертергә тырышты. Газ плитәсе янына килеп кенә басты кыз, иңеннән җизнәсенең зур, көчле куллары кочып алганын сизми дә калды.

– Ошыйсың син миңа, – диде азгын Салих. – Үзең теләмәсәң дә, мин сине телим. Барыбер үземнеке итәм, карышма да. Әгәр апаңа берәр сүз ишетелсә, икегезне дә яхшылык көтмәячәк, - дип куркытып куярга да онытмады...

Газаплану, оят, гарьлек, тән авыртуы гына түгел, җан авыртуы да, сафлыкны югалту… Чәчәк кебек балкып йөргән кызга болар барысы берьюлы, бер мизгелдә өелеп килде. Тормышта гел шулай бит: бер минутлык кына шатлыкны әллә никадәр озак вакытлар көтәсе, бәхетне, шатлыкны эзләп-эзләп, көтеп-көтеп тә табып булмый. Ә хәсрәт сине үз еэзләп таба. Ап-ак яулыкларга төренсәң дә, караңгы почмакларга поссаң да, аннан кача алмыйсың.

Ятимә Хәдичә шул көннән соң тормыштан ваз кичте. Беркемгәдә ышанычы калмады аның. Хәтта үзенә дә. “Булгандыр бит, каршы торып булгандыр, һичьюгы башына берәр нәрсә белән сугарга булгандыр бит”, – дип үз-үзен битәрләп, гаепләп елады. Тик бу очракта елау файдасыз иде инде. Кирәк бит ә! Никах белән, тигез тормышта яшәүче ир белән хатын бәбигә уза алмый йөри. Ә Хәдичә шушы хәлдән соң ук авырга уза. Хатын-кыз сизмиме соң инде.?! Өч ай дигәндә, апасы эшнең нидә икәнен, кем “җиле” уйнаганын сизенеп, эшне тиз арада хәл итәргә уйлады. Хәдичәне Казандагы бала тудыру йортына алып барып эзне яшерергә тели. Авыл җирендә мәшәкатьнең беткәне юк бит. Тегесе-монысы артыннан йөри торгач, бер ай уза. Хәлимә, үз иреннән авырга узган сеңлесен җитәкләп табиб каршына килгәндә, инде соң була. Монда Хәдичә фикере белән исәпләшүче дә юк. Хәлимә сүзе закон: бу хәлне авылда беркем дә белергә, сизәргә тиеш түгел! Бала туганчы Хәдичә авылга кайтмаячак... Бәбине шушында табып, калдырып кайтачак.

Егерме өч яшьлек Хәдичә шулай эшләде. Читкә “акча эшләргә” киткән кыз, авылына шушы вакыйгадан соң ике ел узгач кына, баланы калдырып кире әйләнеп кайтты. Кайтты дип әйтүе генә ансат. Апасы өйрәткәнчә: ”Миңа бала кирәкми!” дигән сүзне әйтеп, кызны шәфкать туташының кулына тапшырып кайтты. Ә ул вакытта җанындагы бер кыл өзелгәнне, ничек өзелгәнен ул үзе генә белә. Тик барып яшәр урын булмау, апасы белән җизнәсеннән курку аны шушы адымга китерде. 

Бертуганына карата да, җизнәсенә карата да бергенә ихтирамы да, ышанычы да калмады аның. Әмма туганлыкны өзәргә ярамый бит. Аналар бер, карыннар бер! Гарьлеген яшерә-яшерә алар белән бер түбә астында яшәвен дәвам итте. Араларында салкынлык ятса да, авыл халкы алдында берни сиздермәделәр. Хәдичә артыннан егетләр дә йөрде, димләп тә карадылар. Тик кыз үз эченә бикләнде, бер егетне дә якын китермәде, кияүгә чыкмады. Кыз әби булып картайды. Яшьлегендә серләрен ай белән генә серләшкән, үзлегеннән догалар укырга өйрәнгән Хәдичә олыгая төшкәч намазга басты. Абыстайларга догалар өйрәнергә йөри-йөри үзе дә абыстайга әйләнде. Авызыңда канн булса да төкермә, дип өйрәтә бит халык мәкале. Хәдичәдә үткәннәрен күңеленең иң түренә яшереп, кайдадыр кызы барлыгын белеп әрнесә дә, язмышына ризалашып гомер итте.

Ә бала тудыру йортында калган кызчыкны, баласыз, игелекле гаилә үзенә сыендырды. Карынында йөрткән ананың ни рәвешле калдырып киткәнен дә белмәгән кыз тормышы түгәрәкләнгәч, анасын эзләргә кереште. Үпкә-рәнҗү белдерү, нидер өмет итү ниятеннән дә түгел, минем ярдәмгә мохтаҗ түгел микән, дип эзләде ул аны? Кызганыч, әнисен тапканда, ана инде бу дөньядан киткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100