Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәравихта кылган дога (Зәмирә Сәмигуллина)

Тәравихта кылган дога (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Сәхәргә уяна алмабыз, Габдрахман, ятыйкмы әллә инде, – диде Тәгъзимә апа, бабаена йомшак итеп кенә дәшеп.

– Мин нәфел намазын гына укып алыйм инде, карчык, син ята тор, булмаса.

Тәгъзимә апа яшәүнең матурлыгына, рәхәтлегенә шөкер итеп урынга менеп чүмәште. Ләкин карты намаз укып бетергәнче, керфеген дә йоммады.

– Йә, Раббым, дөньяларга тынычлык, күңелләребезгә иман байлыклары бир, дип ил-көнгә иминлек сорады Габдрахман. – Карчыгым Тәгъзимәгә исәнлек-саулык, миңа карата мәхәббәтен арттырсаң иде, йә Раббым, – дип елый-елый дога кылды да, кытыршы куллары белән битен сыпырды.

Тәгъзимә апа гаҗәпләнеп калды, күңеле тетрәнде. Мәхәббәтен арттыр диме?! Олы яшьтә парлы булуның кадере шушы микән әллә? Алар бит бер-берсе өчен кирәк һәм терәк. Габдрахманы килеп урынга ятканда йоклаган кыяфәт кенә чыгарып ятты. Аллаһ ишеттерде микән әллә, шул көннән башлап, бабаен тагын да ныграк хөрмәт итә, тәрбияли башлады. Яратудан бигрәк кызганды бугай ул аны. Шул жәлләү хисләре алып та кайтты бугай үзен бу якларга.

Тәгъзимә апа Ташкент якларыннан Татарстанга кайтып, килен булып төшкәндә алтмыш өч яшьтә иде инде. Яшьтән кавышкан, балалар үстергән ире Сәлимхан вафатыннан соң, өч ел узгач, туган якларыннан хәбәр килде.

– Безнең авылда бер бабай бар. Гомере буе авыру хатынын күкрәк баласы кебек тәрбияләде. Карчыгы үлеп киткәч, бөтенләй ямансулап калды. Өч баласының да үз тормышлары, син дә ялгыз, Тәгъзимә апа, әллә уйлап карыйсыңмы, икенче юлы бабайны да алып килимме, – диде Ташкентка килгән авылдашының кызы.

– И, юләр, син нәрсә, картаеп беткәч нинди кияүгә чыгу, – дип кеткелдәде Тәгъзимә апа.

Авылдаш хатын Закирәнең кызы Сәрия, ерак араны якын итеп, ике ай узуга бабайны ияртеп Ташкентка килеп тә җитте. Ябык кына гәүдәле, кечкенә буйлы авыл картын бер күрүдә кызганды әбекәй. Бабакайның нурлы күзләре дә үзенекен итте бугай.

– Бу яшьтә кияүгә чыгу оят бит, балаларыбыз ни әйтер, – дисә дә, – күңеленнән генә чыгармын ахрысы, дип уйлап куйды. Габдрахман абый да Тәгъзимә апаны ошата төште. Мөлаем йөзле, тыныч кына сөйләшүче бу карчыкның әллә нинди мәхәббәтле сөяге бар. Сәрия кайтып әйткәч тә, олыгайгач бер дә күрмәгән хатын-кызга ничек ияләнермен, дип куркуга калган иде. Шулай да, пенсия акчасы җитәрлек, дөнья күреп булса да кайтырмын, дип ияреп китте Ташкентка. Һәм ялгышмады да, ияләнүе дә әлләни кыен булмады. Әллә кайчангы танышлар кебек якынайдылар.

Карт белән карчык беренче очрашудан соң, балалардан рөхсәт сорыйк, диеп аерылыштылар.

– Бабай ошый икән, чык әни, картлык көнеңдә кара-каршы утырып чәй эчәр кешең булыр. Чакырып карадык, безнең янга барыбер яшәргә килмисең, – диеште Тәгъзимә апаныкылар. Габдрахманныкылар да каршы килмәде.

– Үзеңә ошаса, алып кайт. Тик, гомер буе читтә яшәгән карчык авыл тормышына күнегә алырмы? – дип кенә шик кертте олы кыз.

Габдрахман абыйның алты почмаклы авыл өенә кайтып кереп тормыш итә башлагач та, шикләре таралды балаларның. Тәгъзимә апа ялкау хатын түгел. Йортта гомере буе авыру хатын тәрбияләнгәнлеге сизелде кебек. Бабайның хәлле вакытта, шофер булып эшләгәндә алган бөтен акчасы ашауга, хатынына дару алырга китеп барган булса кирәк. Бер дә гаепләмәде карчык. Нечкә күңелле, кешеләргә гел изгелек эшләргә торучы бу апа, киресенчә, Габдрахманга ярдәм итә алуына, үзенең аңа иптәш буларак кирәк булуына сөенеп кенә яшәде. Тормыш итәргә пенсия акчасы җитсә дә, тик утырырга теләмәгәннән, йомшак аяк киемнәре дә тегеп сатты. Элеккеге авыл кешесе кишер-чөгендер үстерсә дә, күбрәк ит-бәрәңге ашаган. Витаминлы ризыкларга әлләни әһәмият бирмәгән. Табынга уып, бал белән тугланган кишер, сарымсаклы чөгендерләр куела башлагач та, Габдрахман бабай көлеп куйган иде баштарак. Карчыгының кыставына түзә алмыйча ашый торгач, файдасын да күрә башлады бит.

Бабакай гомере буе шофер булып эшләсә дә, үз машинасы булмый. Икенче кабат гаилә корып җибәргәч, әби ярдәме белән машина да алып куялар. Тик, шулай матур итеп кенә яшәп яткан чагында Габдрахман бабай берничә тапкыр инсульт кичерә.

– Авыруы җитди, монда гына дәвалап булмый, Казанга алып барырга кирәк, – ди табиб.

Нәкъ менә шушы вакытта “Өч кыз” әкиятендәге кебегрәк хәл килеп чыга. Әтиләрен шәһәр хастаханәсенә алып барырга кирәк, әмма техника юк. Балаларның тимер атлары бар барын, әле ниндие генә, һәркайсында чит ил машинасы. Дөнья артыннан куучы балалар гына әтиләренә вакыт җиткерә алмый. Тәгъзимә апа такси белешеп, ирен хастаханәгә алып китә. Ике атнадан артык дәваланалар. Габдрахманның улы – Хаҗинур килеп-китеп йөри. Ә менә кызларыннан хәл белү дә, хәбәр-хәтер дә юк. Тәгъзимәнең Казанда яшәүче улының хатыны көн саен кайнар аш китерә. Карчыкка берни түгел. Читтә яшәгәч урысчаны да әйбәт сөйләшә. Тик менә, Габдрахманның гына кызлары хәл белмәүдән күңеле тырнала, карчыгыннан ояла. Тәгъзимә тормыш күргән хатын, сиздермәскә тырыша. Үзенең дә авыртуы көчле, канындагы шикәр көне-көне белән күтәрелеп, хәлсез йөргән чаклары күп. Бабай бераз хәл алып, өенә кайткач, әби авырып урын өстенә ава. Мәскәүдәге кызы әбине үзе белән дәваланырга алып китә. Үзе авыр хәлдә ятканда да, бабай өчен кайгыртып яши. Алтмыш-алтмыш биш яшьтә кавышып, егерме елга якын бик бәхетле, матур яши карт белән карчык. Ләкин, сиксән биш яшендә Габдрахман дөнья куя. Бар шартына туры китереп җирлиләр бабайны.

Вафатына илле бер көн тулганга үткәргән аш мәҗлесе төгәлләнгәч, кызлары җиткергән хәбәрдән соң гына җир йөзендә, чыннан да, шәфкатьсезлек яшәгәнлеген аңлый карчык. Синең бу йортта бер хакың да юк, үз балаларыңа кит, дип куып чыгаралар аны. Әби больницада чакта йортны да кече кызына яздыралар. Сиксән өчне узып баручы Тәгъзимә карчыкка бер ни дә кирәкми, йорт та дәгъваләми. Тик, әтиләре исән чакта бер тапкыр да килеп хәлен белмәгән кызларының гына миһербансызлыкларына җаны үртәлә. Юкса, булышып йөргән улы да булган бабайның. Аңа яздырсалар да хәтерең калмас иде. Үзенең күлмәкләрен генә җыеп, әби үз малаена яшәргә китә. Анда да бик яратып, көтеп алалар дәү әнине. Яратмаслык та түгел ул, һәрчак кулында тәсбих, телендә дога, йөзендә нур.

Бу вакыйгага бер ел узды. Кабат Рамазан ае җитте. Тәгъзимә апа быелгы уразаны да көтеп алды. Сәхәр вакыты җиткән саен, беренче иреннән бигрәк Габдрахманын искә алды. Менә бүген дә якты, нурлы мәчеттә тәравих намазын укырга намазлыгын җәйде. Габдрахманның рухларын шат кылып, кызларының күңелләренә иман байлыклары салып, шул иман орлыкларын һәр мизгел саен арттырсаң иде, Раббым, дип теләде. Шул чагында иңендә ниндидер рәхәт җылылык тойды ул. Әллә фәрештәләр ишеттеме икән, мәчет эченә нур тулды. Ихласлык белән елый-елый ай буена үз балаларына да, Габдрахманныкыларга да тәүфыйк сорады. Тәравих намазының соңгысын укып, урамга чыгуга, каршысына ят машина килеп туктады. Габдрахманның олы кызы икән.

–Тәгъзимә апа, без ялгышыбызны аңлап, сине алырга килдек. Улыңның өенә бардык, сезне мәчеттә, диделәр. Әти дә төшкә керде. Әйдәгез, безгә кайтыйк, әтиебез белән яшәгән йортта яшәрсең, ярдәм итеп торырбыз, – диештеләр.

Ул төнне үк кайта алмады Тәгъзимә карчык. Әмма Гает бәйрәмен Габдрахман белән бергә гомер иткән нигездә үткәрде.

Тәравихта ихласлык белән кылынган доганың чынга ашуын Тәгъзимә карчык үзе дә шул яшендә генә аңлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100