Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьеводагы һәлакәттә 78 кешенең 37се генә исән калган

Шереметьеводагы һәлакәттә 78 кешенең 37се генә исән калган

news_top_970_100
Шереметьеводагы һәлакәттә 78 кешенең 37се генә исән калган
Кичә кич Шереметьево аэропортына төшкән очкычтагы янгында 41 кеше һәлак булган. Бу мәгълүматны Россия Тикшерү комитеты тарата.

Исән калган пассажирларның исемлеге "Аэрофлот" компаниясенең рәсми сайтында урнаштырылган. 

  • "Аэрофлот" компаниясе очкычы Мәскәүнең Шереметьево аэропортына төшкәндә яна башлаган. Ул Мурманск шәһәрендә очарга тиеш булган, әмма, янгын чыгу сәбәпле, кире борылырга мәҗбүр булган. РИА Новости агентлыгы янгын электр җиһазлары ватык булу сәбәпле чыккан дип фаразлый. "Очкыч куркынычсызлыгы буенча законнарның үтәлешен тикшерү буенча прокурор тикшерүе билгеләнгән", - дип яза РИА Новости. 
"Аэрофлот" һәм Шереметьево авиакатастрофада һәлак булучыларның якыннарына ярдәм күрсәтәчәген белдергәннәр. "Аэропорт һәм авиакомпания җитәкчелеге SU1492 Москва - Мурманск рейсындагы фаҗигане шәхси фаҗига итеп кабул итә, һәлакәттә үлгәннәрнең якыннарына һәм зыян күрүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез", - дип хәбәр итә аларның матбугат хезмәтләре. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100