Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск өлкәсендә кабат шартлау: Кешеләр имгәнгән, поездлар хәрәкәте чикләнгән, авыл өстендә самолетлар очу тыелган

Красноярск өлкәсендә кабат шартлау: Кешеләр имгәнгән, поездлар хәрәкәте чикләнгән, авыл өстендә самолетлар очу тыелган

news_top_970_100
Красноярск өлкәсендә кабат шартлау: Кешеләр имгәнгән, поездлар хәрәкәте чикләнгән, авыл өстендә самолетлар очу тыелган
Красноярск өлкәсенең Ачинский районында хәрби арсеналда бүген кабат шартлаулар яңгырады. Район хакимияте төбәк күләмендә гадәттән тыш хәл режимы игълан итте. Бу турыда район башлыгы Евгений Розанчугов әйткән. "Вести" каналы шул хакта хәбәр итте.  

  • 5 августта Каменка авылындагы хәрби складта янгын чыкты, артиллерия припаслары шартлый башлады. Янгын сүндерүдә авиация, роботлар катнашты. Янгынны 6 августта сүндерделәр. Хәзер төзекләндерү эшләре бара. Бер кеше һәлак булды, 13 кеше имгәнде. Районнан 16 мең кешене эвакуацияләгәннәр иде.  

ТАСС агентлыгының экстрен хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хәзер Каменка авылы янындагы хәрби склад өстендәге һава юллары ябылган. Ачинск-2—Назарово өлешендә поездлар хәрәкәте чикләнгән. Шул сәбәпле Абакан—Мәскәү һәм Новосибирск—Абакан поездлары әйләнгеч юлдан китә. Башка пассажир поездларының хәрәкәте үзгәрми, дип әйткәннәр Россия тимер юллары оешмасы матбугат хезмәтендә.

Башта шартлау вакытында биш кеше имгәнгән дип хәбәр ителгән иде. Олы яшьтәге бер хатын җиңелчә яраланган, ул амбулаториядә дәваланачак. Ике полицейский һәм ике хәрбинең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Бу турыда ТАСС агентлыгына Ачинский Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Денис Лебедев сөйләгән.

Соңрак агентлык имгәнүчеләр саны ун кешегә җитүен хәбәр итте. Дүрт кеше хастаханәдә ята, алты кешегә амбулаториядә ярдәм күрсәткәннәр.


“Ачинский балчык-туфрак комбинаты ("РусАл Ачинск") эше штатлы режимда бара, яңа шартлаулар комачаулык итми”, дип сөйләгәннәр предприятиенең матбугат хезмәтендә.

Бүген хәрби кораллар складында яңгыраган ике шартлауның сәбәбе төгәл билгеле түгел. Үзәк хәрби округ матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, шартлау яшен аркасында булган. Яшен припаслар торган киштәгә суккан.

Өлкә хакимияте хәбәре буенча, шартлау миналарны алу вакытында булган. "Интерфакс" агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, махсус поезд таптаганнан соң, снаряд шартлаган. Шуннан соң вагоннар һәм тимер юл ватылган. Ләкин бу мәгълүматны Россия тимер юллары оешмасында кире какканнар. "Снаряд юл янында ята иде. Хәрби частьтә гадәттән тыш булганда, алар шунда төшкән", - дип аңлатканнар ведомствода.


 

Каменка авылы халкы куркынычсыз урынга китәргә тырыша. Алар яңа шартлаулардан курка. Биредә яшәүче бер хатын шартлау җирле вакыт белән 19:00 — 19:20 сәгатьләр тирәсендә булуын яза. Бу вакытта ул ире белән машинада бара. "Шартлау яңгырады. Тирә-як чалт аяз булып яктырды. Тагын шартлау булды, шартлау дулкыны килде, колак чыңлады, коточкыч", - дип яза ул социаль челтәрдә. Кешеләр бу урыннан тизрәк китү ягын карый, алар снаряд ярчыклары тиюдән курка.

Каменка авылында яшәүчеләрне Малиновка авылына эвакуациялиләр. Моның өчен районга 11 автобус килгән. Складтагы миналарны алу буенча эшләр туктатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100