Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск өлкәсендә хәрби частьта шартлау: авылларны һәм бистәләрне эвакуацияләр

Красноярск өлкәсендә хәрби частьта шартлау: авылларны һәм бистәләрне эвакуацияләр

news_top_970_100
Красноярск өлкәсендә хәрби частьта шартлау: авылларны һәм бистәләрне эвакуацияләр
Бүгенге көндезге бер тирәсендә Красноярск өлкәсендәге хәрби частьта берничә тапкыр көчле шартлау булган. Якында урнашкан авыллар һәм бистәләрдә яшәүче кешеләрне коткаручылар эвакуацияли. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Шаһитлар көчле шартлауларны һәм күккә күтәрелгән төтен баганасын видеога төшергән. 


Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби припаслар саклана торган скалад шартлаган. Фаҗига Ачинск һәм Назаров шәһәрләре арасында урнашкан хәрби частьта булган.

Часть янында урнашкан Каменка авылы кешеләрен, якындагы өч авылда яшәүчеләрне МЧС автобусларында эвакуациялиләр.  Фотода халыкны эвакуацияләү күренеше сурәтләнгән (Красноярск буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы).

 

Биредә яшәүчеләр йортлары җимерелү турында хәбәр итә. Шәһәр хакимияте кешеләргә хәрби часть ягына бармый торырга куша.

Ачинск шәһәре хакимияте матбугат хезмәте гадәттән тыш хәл турында хәбәр итте. "Каменка авылы районында гадәттән тыш хәл. 74008 хәрби часте тирәсендә снаряд шартлаган тавышлар килә. Фаҗига урынына белгечләр китте. Ачинск шәһәре халкына тыныч булырга, фаҗига булган урынга бармый торырга киңәш ителә", диелә бу хәбәрдә.

"Красноярск өлкәсендәге Ачинск районында артиллерия складында янгын чыкты. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын снаряд шартлаудан башлана", - дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы төбәктәге экстрен хезмәтләр вәкиленә сылтама белән.  

"Каменка авылы янында хәрби частьнең артиллерия склады территориясендә снаряд шартлады, янгын башланды", - дигән агентлык әңгәмәдәше. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Пресс-служба администрации Ачинска сообщает: «ЧП в районе деревня Каменка (Ачинского района). Слышны взрывы снарядов в районе войсковой части 74008. К месту происшествия выехала оперативная группа ЕДДС во главе с Илаем Ахметовым. Просьба жителей города Ачинска сохранять спокойствие и исключить поездки в сторону указанного населённого пункта». #Красноярск #СИБИРЬ #красноярскийкрай #Ачинск #Чп

Публикация от ДЕЛА.РУ (@dela24ru)


Соңрак "Вести" каналы хәбәр иткәнчә, дүрт кеше яраланган, пешкән. "Кешеләрне күтәреп алып чыгалар", - дип сөйләгән фаҗига урынында булган "Оса" телеканалы корреспонденты.

20 км радиустагы авылларны эвакуациялиләр, урынга ике янгын поезды, бронетехника киткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби частьтагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Яна торган складларда 40 мең чамасы снаряд бар, алар 125 һәм 152 мм калибрлы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100