Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодар якларында таудан төшеп киткән автобуста Татарстан кешеләре дә булган

Краснодар якларында таудан төшеп киткән автобуста Татарстан кешеләре дә булган

news_top_970_100
Краснодар якларында таудан төшеп киткән автобуста Татарстан кешеләре дә булган
7 августта Новороссийск шәһәре янында булган юл һәлакәтендә Татарстан кешеләре дә имгәнгән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, туристлар утырган "Хендай" автобусы һәм "Фольксваген Туарег" машинасы трассада бәрелешкән. Шуннан соң ике машина да таудан төшеп киткән. 

Автобуста ике кеше - Чаллыда яшәүче 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз булган. Алар имгәнгән. Хәзер хастаханәдә яталар. Якташларыбызның хәле стабиль дип бәяләнә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 40 кеше хастаханәдә, 13 кешегә операция ясаганнар. Өч кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Алар җиңел машинада утырган.

Хокук саклау органнары җинаять эше ачкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100