Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодар краенда куркыныч автоһәлакәт: туристлар утырган автобус һәм җиңел машина таудан төшеп киткән

Краснодар краенда куркыныч автоһәлакәт: туристлар утырган автобус һәм җиңел машина таудан төшеп киткән

news_top_970_100
Краснодар краенда куркыныч автоһәлакәт: туристлар утырган автобус һәм җиңел машина таудан төшеп киткән

Новороссийск шәһәре янында куркыныч автоһәлакәт булган. РИА Новости хәбәр итүенчә, кичә, 22.20 сәгатьтә Новороссийск-Керчь юлында Фольксваген Туарег автомобиле Хэндай автобусы белән маңгайга маңгай бәрелешә. Җиңел машина автобусны куып узып китмәкче булганда бәрелешкәннәр дигән мәгълүмат та бар.

Трасса тау читеннән уза. Авариядән соң ике машина да юлдан чыгып, 10 метр аска төшеп китә. 

Автобуста һәм машинада 45 кеше булган. Дүрт кеше һәлак булган, аларның икесе - балалар. Алар барысы да фольксваген пассажирлары - әни кеше һәм аның балалары. Җиңел машинаның йөртүчесе, 1974 елгы ир, авыр тән җәрәхәтләре алган. Автобустагы 41 кеше хастаханәләргә озатылган, аларның 12се балалар. 

Автобуста "Эллада" санаториясендәге ял итүчеләр булган.

Җинаять эше кузгатылган. Кайнар телефон номеры: 8-861-268-64-40

"Бу урын һәрвакыт куркыныч иде. Йөк машиналары күп, Краснодарга, Новороссийскийга баралар. Анапа ягына борылуы куркыныч, монда гел бәрелешәләр",  -дип сөйләгән авария урынында булган Анапа кешесе Валерий Ворошилов. Ул һәлакәттән соң видеога төшергән. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100