Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Корыган ботаклар өстендә утыра иде": Урманда югалган биш яшьлек Зәринәне өч көннән соң исән килеш таптылар

"Корыган ботаклар өстендә утыра иде": Урманда югалган биш яшьлек Зәринәне өч көннән соң исән килеш таптылар

news_top_970_100
"Корыган ботаклар өстендә утыра иде": Урманда югалган биш яшьлек Зәринәне өч көннән соң исән килеш таптылар
Түбән Новгород өлкәсенең Вознесенский районындагы Степановка авылында 18 августта Зәринә исемле биш яшьлек кыз бала югалды. Аны дүртенче тәүлектә, 21 августта таптылар. "Рысь" эзләү төркеме вәкиле Надежда Ермолаева бу турыда ТАСС агентлыгына хәбәр иткән. 

"Кыз урманда табылды. Ул исән", - дип әйткән Ермолаева.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, кыз бик ябыккан. "Россия Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, "Рысь" коткару-эзләү отряды хезмәткәрләренең, волонтерларның тырышлыгы белән, бала табылды. Ул кычкырган тавышка җавап бирде. Хәзер бала хастаханәдә. Ул бик ябыккан, баланы табиблар карый", - диелгән ведомство хәбәрендә.
 
Бер гаилә биш яшьлек кызы белән бергә авылга туганнарына кунакка килә. Бер мизгелдә бала өйдән чыгып китә һәм югала. Эзләүдә вертолетлар, тепловизорлар кулланылды, водолазлар төркеме баланы судан эзләде. Моңа кадәр бала югалган урында аю эзләре табылган иде. Сабый һәлак булмаган микән дигән шикләр дә булды. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Зәринә исемле кыз баланы 800ләп кеше эзләде. Ул берүзе өч төн урманда кунды. Бала бик туңган, ач булган, диелә бу хәбәрдә.


Зәринәне өйдән 2 километр ераклыкта тапканнар. Баланы коткарган мизгелне видеога төшергәннәр. Бу вакытта урамда кап-караңгы булган. Коткаручылар кызның исеме белән эндәшкәч, бер мизгелдә бала җавап биргән. Шулай итеп Зәринә өч көн бер ялгызы урманда утырганнан соң, табылган.

Биш яшьлек кыз бала кап-караңгы урман эчендә коры ботаклар өстендә утырып торган. "Баланың аяклары кырылып беткән, бала бик ябыккан, аның су эчәсе килгән. Ул бездән эчәргә су һәм ашарга торт сорады", - дип сөйләгән "Рысь" төркеме командиры Андрей Ермолаев.


Биш яшьлек кыз якшәмбе көнне өйдән чыгып киткән. Башта ул олылар белән урманга гөмбәгә барган булган, аннары йокысы килгән. Баланы авылга кайтарып, бабасы янында калдырганнар. Бабай күрмәгән арада, бала чыгып киткән. Ул туганнары янына урманга барырга җыенган, ләкин адашкан.  

Бу вакытта бала янында ана аю да йөргән. "Аю эзен күрдек, тавышын да ишеткән идек. Җәнлек ике көн буе бер урында йөрде, без Зәринә өчен бик курыктык", - дип сөйләгән коткаручы Андрей Ермолаев НТВ каналына.  


  • 15 августта Омск өлкәсендә югалган өч яшьлек бала ике көн һәм ике төн тайгада адашып йөрде. Аны эзләүдә 700ләп кеше катнашты.  "Сазлык суын эчеп, елап утыра иде": Әниләре җиләк җыйганда югалган өч яшьлек бала ике тәүлек буена урманда адашып йөргән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100