Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сазлык суын эчеп, елап утыра иде": Әниләре җиләк җыйганда югалган өч яшьлек бала ике тәүлек буена урманда адашып йөргән

"Сазлык суын эчеп, елап утыра иде": Әниләре җиләк җыйганда югалган өч яшьлек бала ике тәүлек буена урманда адашып йөргән

news_top_970_100
"Сазлык суын эчеп, елап утыра иде": Әниләре җиләк җыйганда югалган өч яшьлек бала ике тәүлек буена урманда адашып йөргән
Омск өлкәсендә тайгада югалган өч яшьлек малайны йөзләрчә кеше эзләде. Бала ике көн һәм ике төн дәвамында куе урманда адашып йөргән. Аны 15 августта таптылар. Бәхетле очрак турында РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Җылы җәймәгә төрелгән баланы бүген әти-әнисенә тапшырганнар. Волонтерлар елаша, бер-берсен кочаклый. Сабыйны әти-әнисе белән күрештергәннән соң, табибларга тапшыралар.

"Барыгызга да бик зур рәхмәт", - ди Степан Бархатов - нәни Коляның әтисе. 
 


Татьяна Филлипова исемле волонтер да күз яшьләре аша елмая. Коляның кепкасы табылгач, малай якында булуын аңлап алалар. Тиздән бала үзе дә тавыш бирә. "Без үзебез дә кычкырдык. "Улым", дип дәштем. Ул "әни, әни", диде", - дип сөйли "Лиза Алерт" төркеме катнашучысы.

"Ул тездән сазлык эчендә басып тора. "Әни", дип кычкыра. Барыбыз да ишетеп алдык, йөгереп бардык, кулыбызга алдык, машинага кадәр күтәреп илттек, ашыгыч ярдәмгә кадәр китердек", - дип сөйли волонтерлар.

Ашыгыч ярдәм машинасында Коля сөйләшә башлады, ашап алды. Табиблар аның хәлен уртача катлаулылыкта дип бәяләде, дип сөйли алар.

13 августта Коля Бархатов әтисе һәм әнисе белән машинага утырып, урманга җиләккә бара. Әти-әнисе 15 минутка китеп торган арада, бала югала. Сабыйны эзләп тапмагач, ир белән хатын коткаручылар чакыра. Нәни малайны 35 сәгать дәвамында полиция, коткаручылар, волонтерлар - 700ләп кеше эзли. Алар куе урманны җентекләп эзләп чыга. Күктән вертолет, җирдән этләр дә баланы эзләшә.

Баланы эзләү төнлә дәвам итә. Соңгы минутка кадәр баланың табылуына ышанган волонтерлар да, коткаручылар да бертавыштан әйтә: Коля Бархатов - үзе чын герой. 


Хәзер бала реанимациядә, аны тиздән гомуми палатага чыгарачаклар. Бала анасы белән. Әгәр кыенлыклар килеп чыкмаса, ул иртәгә үк өенә китәчәк. 

"Һөнәри эзләүче кызыбыз тапты. Ул бүген иртән Мәскәүдән килгән иде. Малай түмгәккә утырган, сазлык суы эчеп, елап тора иде", - дип сөйләгән волонтерлар NGS55.RU сайтына.

"Иртышская правда" газетасы волонтерлары-журналистлар да әлеге бәхетле очрак турында сөйли. "Бала кепкасын югалткан, сазлыкка бата башлаган, аяк киемнәре шунда калган. Без тапканда ул ятып тора иде, сазлыктан су эчмәкче булган. Кулга күтәреп алгач ук, Коля йокыга китте", - дип язган алар.    

"Омск өлкәсендә 13 августта югалган бала табылды. Ул исән-сау. Аны табиблар карады. Баланың гомеренә куркыныч янамый. Бала урманның сазлыклы урынында табылды", - дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. 


Коляның хәле турында Большереченский үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Максим белоусов сөйләгән. "Малайның организмы бераз кипшегән, ләкин бу тиз арада нормага керәчәк", - дигән ул. "Малайның хәле канәгатьләнерлек. Ул салкын да тидермәгән хәтта. Һава торышы яхшы булды. Көндез 25, төнлә 15 градус җылы иде. Яңгырлар да яумады. Баланы черкиләр генә талап бетергән", дип хәбәр итте "Вести" каналы.  

Бала булган урынга джиплар белән дә барып булмаган, сабыйны кулга күтәреп алып чыканар.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100