Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч авария: иномарканы куып барган ЮХИДИ машинасы инспекторы һәлак булды

Узган төндә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан.

news_top_970_100
Казанда коточкыч авария: иномарканы куып барган ЮХИДИ машинасы инспекторы һәлак булды

Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.

Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән. 

Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.

29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, "БМВ" йөртүчесе аек булмаган. 31 яшьлек машина йөртүче 2015 елда юл һәлакәте урынын ташлап киткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Ул да имгәнеп, хастаханәдә ята.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100