Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күз алдым яктырып китте, башым ярылды": Казанда студент кыз өстенә кибетнең элмә тактасы ишелеп төшкән

"Күз алдым яктырып китте, башым ярылды": Казанда студент кыз өстенә кибетнең элмә тактасы ишелеп төшкән

news_top_970_100
"Күз алдым яктырып китте, башым ярылды":  Казанда студент кыз өстенә кибетнең элмә тактасы ишелеп төшкән
28 октябрьдә Казанда көчле җил булды. Давыл агачларны аударды, реклама такталары, кибетләрнең элмә такталары ишелде. Шуларның берсе кибет яныннан узып баручы 22 яшьлек Алинә М. өстенә төшкән. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте. 

"Мондый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем. Ләкин мин дәшми калу ярамый дип уйлыйм, бу турыда язарга кирәк. 28 октябрьдә металл элмә такта ишелеп төшеп, минем башым ярылды, ике зур яра барлыкка килде. Мин институттан кайтып килә идем. кайтып җитәргә ике минут чамасы калгандыр, кисәк кенә күз алдым яктырып китте, колагым ишетми башлады, мин теземә чүгәләдем. Мин шартлау булды дип торам. Күземне яхшылабрак ачарга тырыштым. Аннары шуны аңладым: бу зур металл конструкция булып чыкты, ул миннән өч метр ераклыкта ята, минем башымны шул имгәткән. Мин аркама борылдым, башымны тоттым, бөгәрләнеп яттым, бик нык авырту тойдым. Такта минем башымның артына тигән, муенымны, башымның артын авырттырды", - дип язган Алинә социаль челтәрдә.

Бу хәлне бик күп кеше күреп торган, алар ярдәмгә ташланган. 

"Минем яныма бер хатын йөгереп килде, аның баласы да янында иде. Ул мине кочаклап диярлек алды да, якындагы чәчәк кибетенә алып китте. Аннан флорист кыз чыкты, ул да миңа ярдәм итте. Беренче шок - артта калган. Икенчесе - минем битем канга буялып беткән, өс киемнәрем, кулларым, аякларым - бар да канда. Кызларның сөйләшкәнен ишетәм: "Ашыгыч ярдәмгә ничек шалтыратырга?", "бер өч яки ноль дүрт". Рәхмәт хисләре чарасызлык белән буталып бетте", - ди Алинә. 

Урынга ашыгыч ярдәм килгән, кызны хастаханәгә алып киткәннәр. "Нейрохирургия бүлегендә ятам, башымдагы яраларны тектеләр. Миңа ярдәм иткән бар кешегә дә зур рәхмәт. Киләчәктә ни булыр, карарбыз. Мин исән, рәхмәт", - ди Алинә. 

Шаһитлар сүзләренчә, бу такта төшеп китү ихтималы алдан ук булган инде. Тактаның төшеп китү мөмкинлеген күрүчеләр кибет хезмәткәрләрен дә бу хакта  кисәткән.  

Кибет хезмәткәрләре дә такта төшүне кире какмаган. "Бу тактаны алып киттеләр. Ул көнне бик каты җил булды бит. Казанда тукталышлар да җимерелде бит", - дип акланган алар.

  • Татарстанда көчле җил түбәләрне куптара, агачларны аудара, реклама такталары җимерелә, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100