Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көчле җил түбәләрне куптара, агачларны аудара, реклама такталары җимерелә - видео

Татарстанда көчле җил түбәләрне куптара, агачларны аудара, реклама такталары җимерелә - видео

news_top_970_100
Татарстанда көчле җил түбәләрне куптара, агачларны аудара, реклама такталары җимерелә - видео
Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстанда урыны белән бик көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Көн дәвамында һәм кичен көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. 

Бүген Яшел Үзән районында көчле җил реклама тактасын ишеп төшергән. Такта чак кына машина өстенә килеп төшмәгән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Бу вакыйга Тынычлык микрорайонында булган. 



Казанда офис үзәге янында көчле җил түбәнең бер өлешен сигез машина өстенә алып аткан. Шаһитлар хәбәр итүченчә, гадәттән тыш хәл Дементьев урамында «Авиатор» үзәге янында булган. 



Вишневский урамында ишегалдында торган автомобиль өстенә агач ауган.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100