Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дошманыма да мондый кайгы килмәсен": Саратовта үтерелгән тугыз яшьлек кызның әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты

"Дошманыма да мондый кайгы килмәсен": Саратовта үтерелгән тугыз яшьлек кызның әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты

news_top_970_100
"Дошманыма да мондый кайгы килмәсен": Саратовта үтерелгән тугыз яшьлек кызның әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты
Саратов шәһәрендә җинаятьче буып үтергән тугыз яшьлек кыз баланың әнисе видеомөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге видео социаль челтәрләргә урнаштырылган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Ул баласын эзләргә ярдәм иткән, кайгы уртаклашкан якташларына рәхмәт әйтә.

"Бу безнең өчен бик зур кайгы. Безгә үзара ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Мин Саратов халкы гаҗәеп мәрхәмәтле, көчле һәм ышанычлы булуын аңладым. Аларга таянырга була. Мин эзләүдә катнашкан һәркемгә ышана алам, аларның барысы да кочаклап, әйтәм: "Син бик кирәк идең, син безнең янда булдың". Мин бөтен Саратовка рәхмәт әйтәм, бөтен илгә рәхмәт әйтәм. Безгә башка шәһәрләрдән дә шалтыраттылар, көч биреп тордылар. Моны сүзләр белән аңлатып та булмый. Аллаһы күрсәтмәсен, мондый хәл беркайда да кабатланмасын, дошманыма да мондый кайгы килмәсен", - ди мәрхүмә кызның әнисе.

Бу ханым балаларның мәктәпкә юлын имин итәргә тәкъдим итә. "Мин бу турыда Саратов хакимиятенә дә әйттем, алар безгә ярдәм итәргә әзер. Моны ничек итеп эшләп булганын әйдәгез бергәләп уйлашыйк", - ди ул. 
 


Узган чәршәмбе көнне Саратов шәһәрендә мәктәпкә барышлый тугыз яшьлек кыз бала югалды. Аны өч меңнән артык кеше эзләште. Баланың мәетен бер тәүлектән соң таптылар. Ул көч кулланып үтерелә. Баланың мәете ул көн саен мәктәпкә йөри торган сукмак тирәсендәге гаражда табыла. 35 яшьлек ир-атны үтерүдә шикләнеп тоткарладылар, аннары кулга алдылар. Моңа кадәр дә бу кеше талау, көчләү өчен хөкем ителә. Ул 2017 елда иреккә чыга һәм полиция күзәтүендә була. 

  • "Ул бик яхшы һәм мәрхәмәтле": Тугыз яшьлек баланы буып үтерүдә гаепләнүче кешенең әнисе улының өйгә кайтуына өметләнә, дип язган идек.

Саратовта "ЛизаАлерт" эзләү төркеме җитәкчесе Костантин Костырин һәм аның Мәскәүдәге коллегасы Григорий Сергеев моңа кадәр сексуаль характердагы җинаять өчен хөкем ителгән кешеләрне күзәтү системасын кабат карарга тәкъдим итте. Волонтерлар сүзләренчә, мондый кешеләр еш кына кабат җинаять кыла. Ә хәзерге вакытта эшли торган профилактика системасы җинаятьне булдырмый кала алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100