Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул бик яхшы һәм мәрхәмәтле": Тугыз яшьлек баланы буып үтерүдә гаепләнүче кешенең әнисе улының өйгә кайтуына өметләнә

"Ул бик яхшы һәм мәрхәмәтле": Тугыз яшьлек баланы буып үтерүдә гаепләнүче кешенең әнисе улының өйгә кайтуына өметләнә

news_top_970_100
"Ул бик яхшы һәм мәрхәмәтле": Тугыз яшьлек баланы буып үтерүдә гаепләнүче кешенең әнисе улының өйгә кайтуына өметләнә
Саратов шәһәрендә тугыз яшьлек Елизаветаны үтерүдә шикләнелүче Михаилның әнисе белән федераль телеканал журналистлары аралашкан. Бу хатын улының яхшы кеше булуын әйтә, тиздән өйгә кайтыр дип өметләнә. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 

Михаилның күршеләре исә киресен сөйли, бу хатынның да берничә тапкыр аларның балаларына янавын әйтәләр.

Михаил үзе исә баланы үтергәнен полиция хезмәткәрләренә сөйләп биргән инде. Тугыз яшьлек Елизавета 9 октябрьдә мәктәпкә барышлый югалды. Аны эзләүдә Самара өлкәсеннән йөзләрчә хокук саклаучы, волонтер катнашты. Соңрак аның мәете бер гаражда табылды. Михаил баланы буып үтергәнен үзе әйткән. Криминалистлар балага карата җенси гамәлләр кылынмавын ачыклаган.
 
Баланы үтерүдә шикләнелүче ир-аттан сорау алган видео Россия Тикшерү комитеты таратты. 



11 октябрьдә кичке якта полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр Михаилның әнисе янына фатирга керергә тели. Бу хатын "Ярдәм итегез" дип сорап тәрәзәдән кычкыра. Ләкин аңа ярдәм итәргә теләк белдерүче генә табылмый. 
 
Шулай да хокук саклаучылар бу хатынның фатирына керә. Михаилның анасы журналистлар белән теләмичә генә аралаша. 
 
"Әй, җитте инде. Дөрес түгел бу. Сез минем улымны белсәгез иде! Ул бик яхшы, мәрхәмәтле, акыллы, эшчән", - ди бу хатын. Ул улының беркемне дә үтермәвенә, тиздән өйгә әйләнеп кайтачагына ышана. 
 
"Ул гади эшче булып эшләде, хәзер дә эшли. Анда барысын да ачыкларлар. Җинаять эше буенча шикләнелгән кешеләрнең барысын да җыйдылар дип аңлыйм. Кеше берни дә эшләмәгәч, ни булып бетсен ди?!" - ди хатын һәм хәзер Михаилның кайда булуын да белмәвен әйтә. 
 
35 яшьлек Михаил Туватин алты тапкыр хөкем ителгән, ул талау, урлау, көчләү өчен төрмәдә утырган. Бер тапкыр аны 12 яшьлек кызга карата җенси җинаять кылуда гаепле дип тапканнар. Күршеләре сүзләренчә, Михаилның әнисендә психик авыру бар, ул да күршеләрнең балаларына янаган. 
 
"Әле Михаил төрмәдә утырган чакта ук, бу хатын миңа "Улым төрмәдән кайткач, синең балаларың белән ни буласын күрерсең әле", дип яный иде. Минем балаларым урамда йөри, аларга комачаулый. Бу хатынның башы авырту", - дип сөйләгән бер күрше хатын "Звезда" каналына. 
 
Бүген Саратов шәһәрендә Елизаветаны җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга йөзләрчә кеше җыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100