Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу кан коешны булдырмый калып була иде". Кызының үтерелгәнен әнисе телевизордан карап белгән

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Карелия башкаласы Петрозаводскида ике кызны пычак белән чәнчеп үтерделәр. Үтерүдә шикләнелүче кулга алынган, кызларның якыннары бу үлемнәрне булдырмый калырга мөмкин иде, ди.

news_top_970_100
"Бу кан коешны булдырмый калып була иде". Кызының үтерелгәнен әнисе телевизордан карап белгән

Җинаятьнең хроникасын gubdaily.ru  яза. Петрозаводск халкын аякка бастырган үтерүләр якшәмбе көнне башлана. Антон балигъ булмаган кызны үзенә - тулай торакка кунакка чакыра. Ул шунда кызга һөҗүм итеп, буа. Кыз аңын югалткач, күкрәгенә пычак белән кадый. Ул көн буе үтерүче янында була. Дүшәмбе көнне ул апасына шалтырата ала һәм аны коткаралар. Кыз полициягә аның телефонын бирә. Әмма аны ни сәбәпледер тоткарламыйлар. "Мин полициянең ни өчен аны кулга алмавын аңламыйм. Ул бит хәтта телефонга җавап бирде! Бу кан коешны булдырмый калып була иде",  - ди кызның әнисе.

Кызга һөҗүм иткәннән соң Антонның кайда булуы билгесез. 

Чәршәмбе кичендә Петрозаводск медицина колледжының студенткасы тулай торак янына тәмәке тартырга чыга. Аңа шунда һөҗүм итеп, пычак белән бугазына кадыйлар. Кыз шунда ук үлә. 

Пәнҗешәмбе көнне шәһәр паркында тагын бер кызны үтерәләр. 27 яшьлек Александра пәнҗешәмбе көнне ял итәргә тиеш була. Ул парк аша өенә кайтып барганда үтерүченең каршына чыга. Бу хакта "Карелия Ньюс" басмасына кызның таныш егете сөйләгән. "Ул бик якты кеше иде. Һәрвакыт булышырга гына тора. Андыйлар аз. Бер дигән гаиләдән - әтисе, әнисе, өлкән апасы бар. Акыллы, белемле, яхшы эштә эшли. Гаиләсен төзергә өлгермәде, әмма әниләреннән аерым, песие белән яши иде."

Бу ике җинаятьтә шушы ук Антон гаепле дип фаразлана.

Егет әйтүенчә, кызының үлүен әнисе телевизордан карап белгән. Кызның әти-әнисе паркка бара, әмма алар килгәндә мәетне алып киткән булалар. Кызның әнисенең хәле авырая, аны парктан ашыгыч ярдәм белән алып китәләр. 

Кыз үтерүчене белмәгән. Ул очраклы рәвештә аның каршына килеп чыккан. Ул үтерүчегә каршы торган - кызның тәнендәге яралардан чыгып, экспертлар шундый нәтиҗәгә килгән.

Пәнҗешәмбе кич үтерүдә шикләнелүче Антон кулга алына. Ул ике ел элек кеше талаган һәм машина куып алып киткәне өчен җиде ел утырып чыккан. Барлыгы биш тапкыр утырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100