Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карелиядә ике кызны чәнчеп үтергән маньякны эзлиләр - видео

19 сентябрьдә Петрозаводскида медколледжта укучы кызның мәете уку йортының тулай торагы янында табыла.

news_top_970_100
Карелиядә ике кызны чәнчеп үтергән маньякны эзлиләр - видео
Кызның муенына һәм эченә пычак белән чәнчеп үтерелгәнен ачыклыйлар. Ул урамга тартырга чыккан була. Кыз дүртенче курста укыган, күп балалы гаиләдән булган. Социаль челтәрләрдә кызның әти-әнисенә ярдәм максатыннан акча җыю оештырыла.


20 сентбярьдә төштән соң медколледжтан ерак түгел урында тагын бер кызны үтерәләр. Үтерүчене урамнан барган велосипедчы күреп кала. Ул кызга пычак белән кадаганнан соң йөгереп качкан кешене күргән. 

Социаль челтәрләрдә өченче кызның гәүдәсе табылуы һәм шәһәрдә маньяк булуы хакында имеш-мимешләр тарала.

Кызларны үтерү факты буенча җинаять эше ачыла. Әмма Карелия буенча эчке эшләр министрлыгы әлегә бернинди комментарий бирми. 20 сентябрь кич социаль челтәрләрдә полициянең бер кешене кулга алганы турындагы ролик тарала. Бу видеода тоткарланган кешенең үтерүгә катнашы бармы-юкмы икәне рәсми рәвештә расланмаган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100