Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әби белән аның ике яшьлек оныгының мәетен мунчада тапканнар

Башкортстанда әби белән аның ике яшьлек оныгының мәетен мунчада тапканнар

news_top_970_100
Башкортстанда әби белән аның ике яшьлек оныгының мәетен мунчада тапканнар
Башкортстанның Яңавыл районындагы Зайцев авылында бер йорт мунчасында хатын-кыз белән нәни бала мәете табылган. Хәзер Нефтекама шәһәре тикшерүчеләре "саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эшен тикшерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 16 июнь кичендә 58 яшьлек хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек оныгы мунчага кереп китә. Бераздан соң аларның өенә күрше хатыны килә. Өйдә кеше булмагач, ул мунчага барып карый. Шунда әби белән онык мәетен күреп ала.

Әби белән оныкка мунчада ис тигән дип фаразлыйлар. Аларда ис газы белән агулану билгеләре була. 

Тикшерүчеләр вакыйга булган урынны тикшергән. Экспертиза чаралары билгеләнгән. Шулар буенча әби белән оныкның үлеме сәбәпләре ачыкланачак. Хәзерге вакытта шаһитларны сораштыралар, диелә бу хәбәрдә.

  • Мунчада ис тигәндә ярдәм итү өчен киңәшләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100