Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунчада ис тисә нишләргә?

Мунчада ис тисә нишләргә?

news_top_970_100
Мунчада ис тисә нишләргә?
Ис тию иң куркыныч агулану төре булып тора. Сөрем газының исе дә, төсе дә юк Ул һавадан авыррак, коймалар аша да җиңел генә уза, тәрәзәдән, туфрактан, хәтта респиратордан да үтеп керергә мөмкин. Бу турыда "КП" сайты язды.

Ис газы кан составындагы гемоглобин белән бик тиз берләшә, эритроцитларны ашый. Гемоглобин белән берләшеп, организмда кислород таралуны туктата. Шулай итеп кислород "ачлыгы" барлыкка килә. Бу бик куркыныч һәм үлемгә китерә.

Гадәттә кешеләр мунчада, гаражда, җилләтү дөрес эшләмәсә, фатирда да ис тиеп һәлак була.

Ис газы белән агулануның беренче билгеләре - косасы килә, баш әйләнә, пульс ешая, тирәлектә ориентация югала.

Ис газы белән агуланган кешене әлеге газ чыганагыннан читкә алып китәргә кирәк. Саф һавага алып чыгу хәерле. 
  • Организмга кислород бирергә, өске киемне, галстук, каеш кебек буа торган әйберләрне салдырырга.
  • Ис тигән кешене янына яткырырга, тынычлыкта калдырырга.
  • Кеше аңында булса, кайнар баллы чәй, кофе бирергә.
  • Нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтергә.
  • Кирәк булса, ясалма сулыш, йөрәккә туры булмаган массаж ясарга.
  • Ис тигән кешегә табиблар никадәр тизрәк ярдәм итсә, шулкадәр яхшырак була.
Ис тимәсен өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә:
  • Гаражда кунмаска.
  • Газ горелкасын яки керосин лампасын ябык бинада кулланмаска.
  • Гаражда машина двигателен эшләтеп тотмаска, машинада йокламаска.
  • Морҗалар һәм вентиляция каналларын чистартып торырга.
  • Мунчада булганда үз халәтеңә иътибарлы булырга, ис тию билгеләрен истән чыгармаска.
Ис тию җиңелчә булганда, гадәттә, ул 4-4,5 сәгатьтә бетә. Бу вакытта кешенең сәламәтлеген игътибар белән күзәтеп торырга, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Ис тиюнең өч төре була.
  • Кисәк кенә ис тию.
  • Аң югалту.
  • Эйфория халәте.
Кисәк кенә ис тию иң куркынычы була. Бу вакытта кандагы гемоглобинның 75 проценты ис газы белән берләшә һәм кеше шунда ук үлә. Аң югалтканда кешенең кан тамырлары агулана. Эйфория булганда кешенең нервлары агулана, ул аңын югалтырга яки бик ярсырга мөмкин. Бу очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелгән интернетта киңәшләр сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100