Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Алар бик ачы итеп ыңгырашты”: Хабаровскида лагерьдә янгын вакытында үлгән балаларның тәне тулысынча диярлек пешкән

“Алар бик ачы итеп ыңгырашты”: Хабаровскида лагерьдә янгын вакытында үлгән балаларның тәне тулысынча диярлек пешкән

news_top_970_100
“Алар бик ачы итеп ыңгырашты”: Хабаровскида лагерьдә янгын вакытында үлгән балаларның тәне тулысынча диярлек пешкән
23 июльгә каршы төндә Хабаровск өлкәсенең Солнечный районындагы “Холдоми” туркомплексы территориясендә балалар лагерендә янгын чыкты. Әлеге лагерь Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән 40 минутлык ераклыкта урнашкан. Лагерьдә 7 дән 15 яшькә кадәрге 189 бала ял иткән. Шуларның дүртесе үлде, 12 кеше имгәнде. Алар авыр хәлдә хастаханәдә ята. Янгын турындагы эшне Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерә. 


Янгын сүндерүчеләр ачык утны бик тиз сүндерсә дә, тулысынча сүндереп бетерү өчен сәгать ярым вакыт кирәк була. 26 палатканың  егермесе янып бетә. Балаларның күпчелеге шуларда була. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Палаткалы лагерьгә Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән ял итәргә килгән 10 яшьлек кыз янгын вакытында ук һәлак була. Ул лагерьгә туган көнен бәйрәм итәргә килә. 23 июльдә кызга 11 яшь туласы булган.

Тагын өч баланы Солнечный районы хастаханәсенә китерәләр. 13 һәм 12 яшьлек ике кызның, 11 яшьлек малайның тәне тулысынча - 100 проценты диярлек пешкән. Малай янгын вакытында кызларга ярдәм иткән. Арсений исемле бу бала кызларны палаткадан тартып чыгарган. Ул үзе бик каты пешкән һәм хастаханәдә комада яткан иде
 


Солнечный хастаханәсе лаборанты Клавдия Тыщук журналистлар белән аралашкан. “Алар шундый ачы итеп ыңгырашты, тыңлар хәл юк иде”, - дигән ул.

Хабаровскидан килгән табиблар бу балаларны караган һәм күчерергә ярамый дип карар чыгарган. Аларның тәненә бераз гына орынганда да кан басымы төшеп китү ихтималы булган. Табиблар аларның гомерен саклап калырга тырышкан, ләкин балалар 23 июльдә өчесе дә вафат булды.

Тагын бер баланы шок халәтендә китергәннәр, икенче баланы Комсомольск-на-Амуре шәһәренә илткәннәр. Ул ис тиеп агуланган. 

 

Палаткаларда җылыткыч приборлар булуы ихтимал. Коткаручылар фикеренчә, балалар киемнәрен киптергән, шул сәбәпле янгын чыккан булуы мөмкин. РИА Новости агентлыгының чыганагы янгын чыгуның төп версиясе җылыткычларга бәйле булуын әйткән.

Чыганакларның берсе сүзләренчә, лагерь вожатыйлары электр җылыткычлары турында белгән. “Бөтен кеше дә күрде, моны норма дип санадылар”, - дигән ул.

Лагерь бик популяр булган. Алдагы өченче сменага 428 путевка сатылган инде. Өлкәдә мәгариф министры вазифасын башкаручы Александр Король РИА Новостига хәбәр иткәнчә, путевкаларны сата торган оешма яшәү уңайлы корпусларда була дип ышандырган. Палаткалы лагерь турында беркайда да искәртелмәгән. Корпусларга сыя торган балалар саныннан ике тапкыр артык путевка сатылу шуның белән бәйле булу гаҗәп түгел, диелә бу хәбәрдә.

“Әти-әниләрнең күбесе безнең палаткалы лагерьне күз алдына китерми. Алар балаларын ике урынлы кечкенә һәм иске брезент палаткада яши дип уйлап борчыла. Бездә бар да башкача, палатка кую өчен махсус агач подиум ясалган, палатка җиргә куелмаган. Биредә кроватьлар тора. Йокы капчыклары юк. Палаткада электричество бар, телефон өчен зарядка урыннары, шәхси әйберләр өчен тумбочкалар бар. Санузел да палаткалы лагерьдә урнашкан, балалар коттеджда яшәүче күршеләрнә бәдрәфкә йөрми. Палаткалы шәһәрнең уңайлы инфраструктурасы бар”, - диелгән лагерь турындагы игъланда. 
 
Лагерь вожатыйлары агентлык хәбәрчесе белән аралашудан баш тарткан. Алар биредә ике елдан да артык эшләмәүләрен генә әйткән.

Фаҗигадән соң да лагерь эшләвен дәвам итә. Лагерьнең инстаграмдагы төркемендә палаткалар фотосы аклы-каралы төстә куелган. 

 

Анастасия Козлова (фамилиясе үзгәртелгән) исемле кыз бу лагерьдә былтыр булган. Ул РИА Новости агентлыгы хәбәрчесе белән аралашкан. Фаҗигале сменада аның дуслары вожатый була. Һәр палаткада сигезәр кеше яши. Һәлак булучы кызлар янгын чыккан палаткада була. Алар киемнәрен киптерү өчен җылыткычка элеп куйган дип фаразлана. Башка мәгълүматлар буенча, палаткада җылылык пушкасы булган.

“Ун минут эчендә барысы да янып бетте. Вожатыйлар һәм җитәкчеләр утны үзләре сүндереп маташты. Ләкин палаткаларның материалы бик тиз эри торган иде. Балалар йөгерешеп чыкканда, аларның өстенә яна торган кисәк ишелеп төште. Шуннан соң бер малай кызларны алырга дип палаткага кереп китте”, - дип сөйли Анастасия дусларының сүзләрен.

Аның сүзләренчә, тревога тавышын балаларның барысы да ишетмәгән. Шуңа күрә алар пижамаларын алыштырырга, кыйммәтле әйберләрен алып чыгарга өлгермәгән. “Минем бер дустым каты йоклаган, кычкырган тавышка уянган. Ул соңгы мизгелдә генә чыгып өлгергән”, - дигән Анастасия.

"Холдоми" лагере директоры Максим Кузнецов өлкә губернаторы белән киңәшмә вакытында палаткаларның янгынга чыдам материалдан эшләнгәнлеген әйткән. Аның сүзләренчә, балалар барысы да шатерлардан үзләре чыккан. Аларны төнге вожатый чыгарды, дип сөйләгән ул. Ләкин балалар ни сәбәпле шулай көчле пешкән, ни өчен 11 яшьлек малай үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларны коткарып йөргән – моны директор аңлата алмаган.

Соңрак Кузнецовны, "Экстрим Сервис" оешмасы хуҗасы Виталий Бурлаковны кулга алдылар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

 

Россия Тикшерү комитетының Хабаровск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачты. Тикшерүчеләр лагерь җитәкчелегенең гамәлләрен, куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, лагерьдә берничә йөз бала белән бары тик ун хезмәткәр генә эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100