Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дусларын янгыннан коткарган 10 яшьлек малай комада": Хабаровск өлкәсендә 200ләп бала яшәгән лагерьдә коточкыч янгын чыккан

"Дусларын янгыннан коткарган 10 яшьлек малай комада": Хабаровск өлкәсендә 200ләп бала яшәгән лагерьдә коточкыч янгын чыккан

news_top_970_100
"Дусларын янгыннан коткарган 10 яшьлек малай комада": Хабаровск өлкәсендә 200ләп бала яшәгән лагерьдә коточкыч янгын чыккан
23 июльгә каршы төндә Хабаровск өлкәсендә "Холдоми" туристлар комплексы территориясендә балалар ял итә торган лагерьдә янгын чыккан. Фаҗига вакытында пешкән ике кыз бала хастаханәдә реанимациядә үлгән, 11 яшьлек тагын бер кыз мәетен янгын урыныннан тапканнар. Бүген исә үлүче балалар саны дүрткә җитте. Солнечный бистәсендәге район хастаханәсендә бүген тагын бер бала вафат булган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы төбәк губернаторы башлыгының матбугат сәркатибе Надежда Томченкога сылтама белән хәбәр итте.

Палаткалардан оештырылган лагерьдә 7 дән 15 яшькә кадәрге 200ләп бала яшәгән.

Төбәк җитәкчелеге 24 июльдән өч көнлек матәм игълан итте.

Хабаровск өлкәсе губернаторы Сергей Фургал палаткалы лагерь турында "беркем дә белмәде" дип сөйләгән. Губернаторның бу сүзләреннән соң, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ачуын белдергән.

"Бу темага кабат кайтып, карап торам да, Хабаровск өлкәсенең Фургал фамилияле губернаторы болай ди: палаткалы лагерь булуы турында беркем белмәде дә, ул хосусый, ди. Бу ни дигән сүз? Аны кем белергә тиеш соң?" - дип әйткән Медведев сишәмбе көнне вице-премьерлар белән очрашуда.

"Губернаторның бу сүзләре нәрсә аңлата: беркем дә белмәгәч, алар үз вазифаларын начар башкарган дигән сүз. Әгәр белгән булсалар, нигә рөхсәт биргәннәр? Шуны ачыклагыз һәм миңа хәбәр итегез", - дип кушкан премьер-министр.


Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Янгын ватык җылыткычтан килеп чыккан дип фаразлана.

Янгын нәтиҗәсендә дүрт бала һәлак булды, 12 кеше, шул исәптән җиде бала зыян күрде, диелә бу хәбәрдә. Тагын биш олы кеше җиңелчә имгәнгән. Янгын 2,4 мең квадрат метр мәйданда булган. 26 палатканың 20се янып беткән, тагын алтысы җимерелгән.


"Бу фаҗига олылар гаебе белән килеп чыккан", дип хәбәр итте "Беренче канал". Лагерьдә 189 бала була. Бар кеше дә йоклап беткәч янгын чыга. Балалар ята торган палаткаларга мизгел эчендә ут каба. Ут капкан тентлар балалар өстенә төшә. Дүрт бала үлә, тагын берничәсе критик хәлдә, аларның тәненең 90 процентлап өлеше пешкән, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, лагерь хезмәткәрләре башта экстрен хезмәтләргә хәбәр итми. Шулай ук балалар ялын оештыручыларның кагыйдә бозулары да ачыклана. Башта олылар фаҗиганең масштабларын да бәяләп бетерми. Алар янгынны үзләре сүндереп маташа, балаларга игътибар итмиләр, эвакуация булмый, дип хәбәр итә "Беренче канал".

Хәзер янгын урынында металл каркаслар, янгыннан кәкерәешеп беткән кроватьлар гына калган.

"Беренче канал" башка балаларга ярдәм иткән 10 яшьлек Арсений турында да сөйләде. Бу малай ахырга кадәр кызларны уттан алып чыгарга булышкан. Хәзер ул авыр хәлдә. Янгын вакытында дусларына геройларча ярдәм иткән Арсений комада ята.

Россия сәламәтлек саклау министры кушуы буенча, янгын урынына пешү медицинасы белгечләре һәм реаниматологлар киткән, биредә психологлар, катастрофа медицнасы табиблары эшли.

Исән калган балалар әлегә әти-әниләрен көтеп тора. Аларны тау чаңгысы базасы корпусларына урнаштырганнар. 
 
 
 
Өлкә җитәкчелеге махсус комиссия оештырган. Бу лагерьдә әле май аенда гына Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре булган. Алар эвакуация планы булмавын, тагын башка кагыйдә бозуларны ачыклаган. Палаткаларга да игътибар иткәннәр.

"Бу палаткалы лагерьне оештырган вазифаи зат әлеге урынны экстремаль чаралар уздыру өчен кирәк дип аңлатты", - дип сөйләгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хабаровск өлкәсе буенча баш идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Иван Колонтай.

"Балалар 18 тәүлек дәвамында бу палаткаларда кунарга да, яшәргә дә тиеш түгел иде дигән сүз. Смена нәкъ 18 көн дәвам итә. Путевкалар да ике тапкыр артыграк сатылган. Лагерьгә 226 бала урнаштыру каралган, ә балалар саны ике тапкыр артык - барысы 428 путевка сатылган", диелә бу хәбәрдә.

Канал хәбәр иткән версияләрнең берсе буенча, балалар төнлә туңмасын өчен, җылыткыч куйганнар, шуннан ут чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100