3 яшьлек бала шырпы белән уйнау аркасында янгында һәлак булган

2 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: МЧС РТ

Апас районы Шәмәк авылында янгын булуы хакында хәбәр иткән идек. Янгында өч яшьлек бала һәлак була.

Малайның әнисе мунчага кер юарга китә, баланы өстеннән бикли. Малай шырпы белән уйный, нәтиҗәдә янгын чыга. Малайның әтисе өйгә кайтканда, йортны төтен чолгап алган була. Малай ишек төбендә аңсыз хәлдә яткан була. Ул урамга чыгарга теләгән, әмма ишек бикле булу сәбәпле чыга алмаган дип фаразлыйлар. Әти-әнисе баланы коткарырга тырыша, әмма ул төтеннән һәм ис тиеп агуланудан һәлак була. 

Министрлык шырпы белән сак эш этү кирәклеге хакында аңлату эшләре алып бару кирәклеген искәртә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла