Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында янгында дүрт яшьлек бала үлгән

Әни кеше баласын өйдә ялгыз калдырып, мунчага кер юарга киткән.

news_top_970_100
Апас районында янгында дүрт яшьлек бала үлгән

Бүген Апас районында фаҗига булган. Шәмәк авылында Һади Такташ урамындагы йортта янгын чыккан. Бу турыда Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике фатирлы йортта янгын чыккан. Урынга коткаручылар киткән. Янгын сүндерүчеләр 13.46 сәгатьтә килеп җиткән. Ялкынны 13.56 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

Соңыннан билгеле булганча, әни кеше баласын өйдә үзен генә калдырган. Үзе мунчага кер юарга киткән. Әти кеше эштән кайткан һәм фатирда көчле төтен булуын күреп алган. Ишекне ачып кергән һәм ишек янында бала ятуын күреп алган.

Ир-ат баласын күтәреп алып, урамга чыккан, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакырган. Алар хатыны белән икесе баланы терелтергә маташкан. Ләкин урынга килеп җиткән табиблар баланың үлемен генә раслаган.

2016 елда туган бала яну продуктлары белән агуланып үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фатирдагы янгын бала шуклыгы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100